Ришат Фазлыйәхмәтов табигатьтә ничек чабынып булганын күрсәтте

Җырчы, дуслары белән бергә, елга ярында полиэтиленнан күчмә мунча ясаган.

«Менә, дуслар, авылча мунча керәбез. Болай итеп берничә ел элек кенә кергән бар иде. Парник эффекты. Эчтә мич. Шунда кызу салып чабынабыз да суга сикерәбез. Сәламәт булыйк», — дигән артист.

Инстадуслары Ришатка җиңел пар теләгәннәр.

«Шәп мунча»;

«Монда бөтен вируслар пешә»;

«Үзем дә коенып чыккан кебек булдым»;

«Башың китә бугай инде», — дип комментарийлар калдырганнар. 

Күчмә мунча Әбри Хәбриевкә дә ошаган. «Балыкка барганда уйларга кирәк икән моны», — дигән ул.