Алинә Сафиуллина кеше ирләреннән ярдәм сорый

Җырчы яңа фатирына ремонт ясау белән мәшгуль.

Җырчы Алинә Сафиуллина яңа фатирына ремонт ясау белән мәшгуль. Ул ир-ат ярдәме сорап, Инстаграмдагы кызларга мөрәҗәгать иткән.

«Ни хәлләрегез бар соң, дусларым? Югалдым әле мин моннан. Күңелдә әллә нәрсә шунда… Сездән киңәш сорарга кердем. Аш бүлмәсенә матур плиткалар кайда бар икән ул? Аннары икенче фотодагы диванның кечкенә тәгәрмәче югалды. Кызлар, ирләрегездән сорап карагыз әле, каян табып була икән андыйны? Менә шундый мәшәкатьләр белән йөреп торам әле», — дип язган җырчы.

Җырчыга дус кызлары җавап биргәнче егетләр турыдан-туры язып, киңәш биргән, кибет адресларын язганнар.

Ә хатын-кызлар үзләрендә дә шул проблема булуын язган. Берсе диванының ике тәгәрмәче дә югалган булуын, икенчесе тәгәрмәчсез диваны линолеумны тишә башлаганын язган, өченчесе үзе дә тәгәрмәч эзли икән. Бу инстаханымнарның ирләре диванда ята гына белә ахры, ремонтны хатыннары кайгырта.