Никах төнендә татар киявен шаккатыру өчен, Роза Сабитова интим пластика ясый

Россиядә танылган димче өченче тапкыр кияүгә чыгарга җыена. Ринат исемле кияү егете Кипрда яши.

Роза журналистларга туй буласын үзе әйткән. Бу турыда "СтарХит" журналы хәбәр итте.

"Мин кияүгә җыенам. Ул да, минем кебек, татар кешесе. Бәйсез, мөстәкыйль, күчемсез милек белән шөгыльләнә. Беренче никах төнендә аны шаккатырыр өчен, интим пластика ясарга җыенам", - дип сөйләгән Роза.

Шулай итеп танылган димче 56 яшьлек Роза Сабитова өченче иренә туй бүләге әзерли икән.

Димченең мөселман кияве Розаның ярымшәрә купальниклар киеп фотога төшүенә каршы түгел дип хәбәр иткән идек.