Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовадан пакет төрү буенча лайфхак

Җырчы пакетларны урынны аз ала торган итеп төрергә өйрәткән видео куйган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразовадан пакет төрү буенча лайфхак
Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразова яңа видео куйган. Анда ул кибеттән әйберләр салып кайткан пакетларны урынны аз ала торган итеп төреп куярга өйрәтә.

«Бәлки кирәге чыгар! Тик торганчы, сезнең белән уртаклашыйм әле», - дип язган җырчы видео янына.

Җырчының виртуаль дуслары арасында карантинда шөгыльләнү өчен эш булды дип шатланып, шунда ук пакет төрергә утыручылар бар.

«Белми идем, рәхмәт яусын, сумкада йөртергә дә әйбәт»;

«Мин икенче төрлерәк итә идем, хәзер шулай эшләп карармын әле»;

«Шәп лайфхак»;

«Бик оста җырчы гына түгел, бик оста хуҗабикә дә икән сез»;

«Шундый оста төрәсез»;

«62 яшемә җитеп белми идем болай эшләп булганын»;

«Чын авыл кызы»;

«Киттем, тиз генә төреп куям»;

«Мин дә шулай эшләп куйдым», - дип комментарийлар калдырганнар.

«Бу пакетлар чүп салырга китә, төреп тормыйбыз», «Пакет җыймыйбыз», «Мин ялкауланам алай төреп утырырга», «Бу бит оят, пакет җыеп ятарга», «Тизрәк эшкә йөри башласак иде. Шалт-шолт һәм тартмага салу күбрәк ошый», - дип язучылар да бар.

Андыйларга бер инстачы: «Белгәннәр тик кенә утырсын, белмәгәннәргә лайфхак. Евроупаковка дип ата ул», - дип җавап язган.

«Бу артистлар ничек мактанырга белми димме инде. Ул капчыклар ничек тә тора, алай куйсаң да, болай куйсаң да», - дип тә язган берәү.

Кемгә пакет, кемгә лайфхак, ә кайберәүләрне җырчының аш бүлмәсендәге үзгәрешләр кызыксындыра: «Сез аш бүлмәсендәге шкафларны яңарттыгызмы, яңа интерьермы?» - дип комментарий калдырган артистларның тормышын җентекләп күзәтеп баручыларның берсе.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100