Нурзадә: "Плюс"кә җырлап, сезне алдар хәлем юк!

Нурзадә: "Плюс"кә җырлап, сезне алдар хәлем юк!
Җырчы Нурзадә, авыруы аркасында, концертларын кичектереп торырга мәҗбүр булган. Нурзәдә инстаграмында дарулар фотоларын куйган.

"Менә шулайрак булып китте бит әле хәлләр.
Көз, кыш буе чирләмәгән идем, яз җитте дигәндә генә.
Чыты авылы тамашачыларыннан гафу үтенәм.
Тамагым авырта, хәл юк, тавыш әлегә начар. Тамашачылар каршына чыгып, плюскә җырлап, сезне алдар хәлем юк!
Концерт күчерелә.
Зинһар, үпкәләмәгез", - дип язган җырчы.