«Ковидны һәр кеше үзенчә кичерә» - Алып баручы Айгөл Нәбиуллина хастаханәдә | intertat.tatar

«Ковидны һәр кеше үзенчә кичерә» - Алып баручы Айгөл Нәбиуллина хастаханәдә

Алып баручы, «BEZ» телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина үзенең хастаханәгә эләгүе турында хәбәр итте.

«Мин хастаханәдә, Аллаһка шөкер! Димәк, тереләм. Авырмагыз, сакланагыз! Һәр кешенең организмы төрлечә кичерә ковидны. Кайсы яктан китереп бәрәсен белә торган түгел. Сакланыгыз, җәмәгать урыннарында булырга тырышмагыз!» — дип язган ул.