Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Африка кызы үзенə тиң ярны Казанда тапкан

Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе 1 курс студенты Раилә Фәхртдинова КФУда идән җыештыручы булып эшләүче Африка кызы Джеанна турында яза.

news_top_970_100
Африка кызы үзенə тиң ярны Казанда тапкан
Рената Садыйкова

Джеанне Кабреллега 24 яшь, аның фамилиясе Грейс. Бу кыз Казанга 2018 елда Африканың Камерун иленнəн килгəн. Ул Казан дəүлəт ветеринар академиясендə белем ала, ветеринар булырга хыяллана. Шул ук вакытта укуына параллель рәвештә филология һəм мəдəниятара багланышлар институтында җыештыручы булып та эшли.

«Казанга килгəнемә бер дə үкенмим. Əйе, Африкада дусларым, əти-əнием, өч апам һəм бер энем калды, аларны сагынам. Лəкин мин үз тормышымны үзем алып барырга тиеш. Монда əтиемнең компьютер белгече булуы, əниемнең үз кибете булуы да бик мөһим түгел. Мин мөстəкыйльлеккə өйрəнəм. Шулай да, уку белән эшне алып бару җиңелләрдән түгел. Кайбер вакытларда барысын да ташлап, өйгә кайтып китәсе дә килә», — ди Джеанна.

Язмышы Джеаннаны туганнарыннан аера, әмма ул югалып калмый. Тормышны яратып алга бара. Инглиз, француз телләрен беләм дип тукталып калмый, рус телен дә тырышып өйрәнә. Ул үзенең чит илдə яшәвен ялгышлык дип санамый.

«Минем Казанда укуым, эшләвем очраклылык түгел, чөнки мин бу шəһəрдə үземə яңа дуслар таптым, ə иң мөһиме — мəхəббəтемне, сөйгəн ярымны очраттым. Аңа 30 яшь, ул да мин укыган академиядә белем ала. Ə иң кызыгы белəсезме нəрсəдə? Ул да бит Африкадан килгəн егет!» — ди Джеанна.

Джеанна фикеренчә, Казан бүген яшәү һәм матур тормыш алып бару өчен барлык уңайлыклары да булган зур һәм матур шәһәр. Монда яшәп калу һәрбер чит ил кешесенең хыялыдыр дип уйлый ул.

«Безнең дә Казанда төпләнеп каласыбыз килә, чөнки бу шәһәрдә мəхəббəтебезнең ялкыны кабынды», — ди Африка кызы Джеанна.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100