Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салаватка инстачылар яза: «Концертыңның Салават театры дип әйтерлеге калмады»

Җырчы инстаграм сәхифәсенә һәр көнне бер куплет яңа җыр куя башлады.

news_top_970_100
Салаватка инстачылар яза:  «Концертыңның Салават театры дип әйтерлеге калмады»
Салават Камалетдинов

Салават Фәтхетдинов, август аенда Камал театрында узачак концертларына әзерлек кысаларында, яңа марафон башлап җибәрде. Һәр көнне кичке сәгать унда инстаграм сәхифәсенә бер куплет яңа җыр куя.

Икенче җырын Салават «хисле кешеләр өчен», — дип билгеләгән.

Легендар җырчының яңа җырлары турында бихисап күп комментарийлар укырга мөмкин. Күбесе бик позитив, мактау сүзләре һәм «шәп» сүзен аңлата торган лайклар белән. «Күңелне айкый торган, бөтен дөньяны биләп ала торган җыр», «Балачакны искә төшерә төшерәм мин сезне тыңлап», «Талантыгыз көчле. Шундый матур башкарасыз», «Салават абый, сезнең һәр җырыгыз миңа атап язылган кебек. Бик күпләр сыман тормыш юлында еш ялгышканга, адашкангадыр инде», — дип язганнар.

Тискәре фикерләр дә күзгә чалына.

«Картайдың инде, үгез кебек үкермә»;

«Салават абый, сез дә башкалар кебек пластик операция ясатыгыз әле. Сезне гел яшь күрәсе килә бит»;

«Тының бетә, абзый. Кәҗәләрең янында азрак йөреп, кубрәк репетиция ясарга кирәк»;

«Истә калырлык җырлар булса иде. Соңгы арада истә калырлыклары юк»;

«Салаватның жырлары да матур, тавышы да үзгәрмәгән. Ләкин Салават театры дип әйтерлеге юк соңгы концертларының. Сценарийлары мәгънәсез. Универсиада, Тукайнын 100 еллыгына багышланган концертларын сагынам. Ярышларда йөреп, ашыгыч репетицияләр белән генә булмый шул ул. Яхшы сезон күп хезмәт һәм вакыт таләп итәдер», — дип язганар.

Дөрес, Салават Зәкиевич аларның берсенә дә җавап бирмәгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100