Гүзәл Уразова "копилкага акча җыеп көтеп алган" сеңелкәшен күрсәтте

Гүзәл Уразова "копилкага акча җыеп көтеп алган" сеңелкәшен күрсәтте
Гүзәл Уразова сеңлесен Гөлназ белән төшкән фотоны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

"Гөлназны бүлнистән ничек алып кайтканнары әле дә истә. Иң җылы хатирәләр", - дип яза ул.

"Озак көтеп алынган сеңелкәш бит ул! Әти-әнидән аннан башка бер әйбер дә сорамый идем. Хәтта копилкага акча җыйганда да, сеңелкәш сатып алабыз дип планнар корганмын. Күрәсен, ләкләк белән кәбестә турында миңа берсе дә әкият сөйләмәгән. Сеңлем Гөлназ үзе дә бик матур җырлый, яратам", - ди Гүзәл.

Данир Сабиров та бу пост янында үз хатирәләрен уртаклашып, язып калдырган. "Без энекәш белән сеңел алырга дип акча җыйдык. Но акча җитмәде, тагы малай булды. Видимо, кызлар кыйммәтрәк тора", - ди ул.

Инстачылар кызларга комплиментлар яза, матурлар диләр, исәнлек-саулык телиләр.