Җырчы Лилия Муллагалиева үзен күрә алмаган инстачысын ачыклаган

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Инстаграм аккаунтында үзен күрә алмаган инстачы белән таныштырган.

«Менә бу ханым мине нык ярата», — дип язып куйган җырчы, әлеге кешене билгеләп. Баксаң, Лилияне игътибарсыз калдырмаган бу хатын җырчының Инстаграм сәхифәсен күзәтеп бара, һәм бертуктаусыз ямьсез комментарийлар язып җибәрә икән. «Мактанчык», «Моңсыз», «Телефонда утырганчы балаңны кара, кеше арасында акыртып утырма», «Башыңа ул нәрсәне куймасаң, матур булыр иде», — дип тәнкыйтьләгән ул җырчыны.