Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Карантинда утырып алҗыганнар»: Enter журналы Алсу исемле секс-курчак тәкъдим итә

1 апрель - шаярту көнендә Enter сайты үзенчәлекле ролик чыгарды.

news_top_970_100
«Карантинда утырып алҗыганнар»: Enter журналы Алсу исемле секс-курчак тәкъдим итә

"3 марттан Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Моның кайчан бетәчәге билгсез. Дуслар белән сөйләшүләр дә туйдырачак, шул очракта Enter дан секс курчакның кирәге чыгачак. Аның сүз запасы зур түгел, ул шәп дип әйтә белә һәм начар малай ди", - дип язганнар журналда.

Курчакның Алсу исемле булуы һәм берничә татарча сүз белүен дә әйтергә онытмаганнар.

Телеграм каналда журнал редакциясе хакында "Карантинда утырып алҗыганнар" дип тәнкыйтьләп язалар. Әмма, "Интертат" фикеренчә, бу журнал редакциясенең 1 апрель шаяртуы. Шаяртуның никадәр уңышлы булуына, хөрмәтле укучыларыбыз, сез үзегез бәя бирегез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100