Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның кызы Гүзәл: «Безне нык зәгыйфь һәм бик көчле итүчеләр дә - балалар»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы Гүзәл соңгы арада булган вакыйгаларга карата үзенең уйлары белән бүлеште. Иң зур курку хисе хакында сөйләде.

news_top_970_100
Айдар Галимовның кызы Гүзәл: «Безне нык зәгыйфь һәм бик көчле итүчеләр дә  - балалар»
Гүзәл Галимованың Инстаграм аккаунтыннан

«Барысы да уза. Һәм бу да үтәчәк.

Минем карантиндагы тормышым гадәти, декрет тормышыннан күпкә аерылып тормый. Әлбәттә, яшь студент кызга караганда, әни кешегә өйдә утыру җиңелрәк бирелә. Безнең баш мие бигрәк кызык эшли инде, өйдә калырга соралган вакытта, әллә кайларга чыгып китәсе килә башлады.

Мин әлеге темадан шулкадәр арыдым. Укыйбыз, уйланабыз, мәгълүматны ачыкларга тырышабыз, шикләнәбез. Бигрәк тә соңгы ике көн эчендә әлеге хәлләр миңа нык басым ясады. Рәхмәт якын кешеләремә, хәтта карантин чорында да, мине сөендерү ысулларын табалар. Минем өчен нәкъ менә хәзер бу аеруча мөһим. Минем эмоциональ халәтем тотрыксыз.

Бер дустым, дүрт бала әнисе, бервакыт шундый сүзләр әйткән иде: «Кайчак мин балалары булмаганнарга көнләшеп карыйм. Гадәттән тыш хәл булган очракта алар үзләрен генә коткару турында уйлаячак. Ә без хәлдән килгәнчә, балаларны коткарырга тырышачакбыз». Андый хәлләрне күрергә язмасын, Аллаһ сакласын.

Һәр кичне, йокы алдыннан, миндә балалар өчен ниндидер акылдан язарлык курку хисе уяна. Ләкин иртән, балаларым булганга, үземдә зур көчләр тоеп уянам. Мин тауларны күчерә алам! Балалар хакына барысын да булдыра алам!

Менә шундый гаҗәеп кешеләр ул — балалар. Безне бик көчсез һәм зәгыйфь, шул ук вакытта бик көчле супергеройлар итүче дә алар.

Өйдә генә утырыгыз. Балалар өчен. Әти-әниләр өчен. Хәзер минем ирем кебек эшкә йөрергә мәҗбүр булганнар өчен.

Мин дә язгы шәһәр буйлап йөреп кайтырга телим. Тик тормышыбызга куркыныч янаганда, бу йөреп кайту шулай мөһимме соң?

Безгә бар нәрсәнең дә узуын истә тоту мөһим. Һәм бу да, һичшиксез, үтеп китәчәк!» — дип язган Гүзәл инстаграм сәхифәсендә.

Инстачылар да Гүзәлнең фикеренә кушылганнар, тынычландырырга тырышуы өчен рәхмәт сүзләре җиткергәннәр.

«Гүзәл, бик яхшы аңлыйм сине, бар куркуым балалар өчен», «Алтын сүзләр», «Бик дөрес язгансың, елаттың», «Тизрәк барысы да җайлансын иде, сәламәтлек барчабызга», — дигән комментарийлар калдырган алар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Все проходит. И это тоже пройдёт. ⠀ Не скажу, что моя жизнь на карантине сильно отличается от обычной, декретной. Уверена, любой мамочке посидеть в изоляции гораздо проще, чем, к примеру, юной студентке. Но как все таки интересно работает наш мозг: именно в тот момент, когда настоятельно попросили остаться дома, так сильно захотелось куда нибудь рвануть... ? ⠀ Я так устала от этой темы. Читать, думать, уточнять информацию, сомневаться в достоверности. На меня это очень сильно давит. Особенно последние два дня. Спасибо гормонам, и ветрянке?Здорово, что мои близкие люди, даже в период карантина, находят способы меня порадовать??♥️бесконечно ценю! Для меня именно сейчас это особенно важно. Мое эмоциональное состояние максимально нестабильно. ⠀ Одна моя подруга(мама 4 детей на секундочку )как то в сторис сказала такую фразу: иногда я завидую тем, у кого нет детей. В чрезвычайной ситуации они думают только о себе и спасают себя. А мы будем истерично спасать детей. И не дай бог у нас не получится этого сделать! ⠀ Именно из за детей ,каждый вечер ,перед сном , у меня просыпается какой то сумасшедший, животный страх.Но на утро, именно из за своих детей, у меня такой нереальный подъем сил. Я могу свернуть горы! Я все ради них могу! ⠀ Вот такие вот удивительные люди. Эти дети. Делают нас бесконечно слабыми и уязвимыми. И в то же время невероятно сильными. Супергероями. ⠀ Посидите дома. Ради детей. Ради родителей. Ради тех, кто сейчас (как и мой муж) вынуждены ходить на работу... Я тоже безумно хочу гулять по весеннему городу. Но так ли важна эта прогулка, если она рискует стать последней в вашей жизни... ⠀ Нам все важно помнить, что : все проходит. И это тоже обязательно пройдёт.❤️

Публикация от Гузель Галимова ? (@guzelgalimova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100