Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә: «Өйдә яту рәхәт булса, бөтен кеше дә дүрт стена арасында ятар иде»

Көтмәгәндә-уйламаганда редакциябезгә Нурзадә килеп керде. Изоляциядә ятып, әйтер сүзләре күп җыелган. Изоляциядән башлаган идек, оят әйберләргә кадәр җиттек, бездә туп тибеп йөргән кара тәнле малайлар белән төгәлләдек. Ул сөйләгәннәрне түкми-чәчми тәкъдим итәбез - Нурзадәнең яхшы фикерләре әрәм калмасын тагын.

news_top_970_100
Нурзадә: «Өйдә яту рәхәт булса, бөтен кеше дә дүрт стена арасында ятар иде»
Галина Лукоянова

«Әйбәт булды, эшсез утырыгыз, дип язган бер хатын-кыз»

Җырламыйча тору кыенмы, Нурзадә?

Кыен. Ипотека түләргә кирәк, бөтен әйбергә акча кирәк, ә эш юк. Һава белән тукланып булмый бит. Бу пандемия безнең өчен чокыр кебек булды.

Аннары артист кешегә телен чарлар өчен җырлап торырга кирәк, җырламау бик авыр. Концертларда тамашачы белән күзгә-күз очрашу ул энергия бирә. Ә экран аша син аны күрмисең, шул яктан ул әйбәт әйбер түгел. Мин Казанда концерт куйганда залга ут бирегез әле, күрим дидем, чөнки мин аларның күбесен беләм, кемнеңдер мәҗлесен алып барган, кемдер даими йөри. Кул чабулар кирәк, аны бернинди чәчәкләр дә, бүләкләр дә алыштырмый. Алып килмәгез чәчәкләр, әйбәтләп кул чапсагыз, ял итеп китсәгез, миңа шул җитә дим. Аннары концерттан соң әбиләр кереп, тотып карый, син телевизорда зур кебек идең, монда кечкенә генә икәнсең, диләр.

Мин тагын сәхнәгә тамашачы каршына чыккач, куанычымнан елап җибәрермен, мөгаен.

Онлайн концерт булды бит. Йөрмичә торсаң, атлап китүе авыр булган кебек, эшләми торгач, онлайн концертта җырлау яңадан башлагандай булды. Мин шулхәтле каушап бардым, тез буыннарыма кадәр калтырады. Сольный концерт куйганда да шулкадәр каушамый идем. Ул төнне йоклый да алмадым — беренче концерт куйган кебек, сүзләре дә онытылыр кебек. Ә көн саен концерт куйганда алай түгел.

Кемнәрдер җырчылар эшсез калды дип куанды да. Социаль челтәрләрдә шулай яздылар.

Кешенең эшсез калганына куанырга кирәк микәнни? Һәрбер кеше нәрсә булса да эшли. Табиб дәвалый, укытучы укыта. Җырчының җырлавы — аның хезмәте.

Сиңа начар сүзләр язучылар булдымы?

Юк. Минем инстадусларым алай язмый. Әмма шулай язганнарын бер көнне Лилия Муллагалиева аккаунтында күрдем. «Әйбәт булды әле, эшсез утырыгыз менә», — дип язган бер хатын-кыз. Лилия — дүрт бала анасы. Ураза аенда хатын-кыз икенче бер хатын-кыз турында шулай язган. Ул Лилияне ана итеп булса да хөрмәт итәргә тиештер бит?

Андый сүз язарга ярамый. Минем кәефем бик кырылды.

Миңа начар сүз язучыларга бик исем китми. Алай язучылар — үзләренең тормышы барып чыкмаган яки башы бик үк дөрес булмаган кешеләр.

Әле күптән түгел Инстаграмда: «Быел кыш җылы булу сәбәпле, көзен өянәкләре башланган кешеләр язга күчеп кенә китте», — дип язган идем. Кайбер кешеләр ник каты итеп яздыгыз, дип тә сорадылар. Андый кешеләр, теләсә нәрсә язып, үзләренә энергия ала, вампир алар. Мин андыйларга «Бәхетле булыгыз» дип кенә җавап язам. Ул — универсаль җавап. Кеше агрессиясенә җавап алмагач, шулай язганны күреп, сүзсез кала.

Башка җырчыларның хәлләре ничек?

Төрле кеше бар. Бюджетта эшләүчеләренеке ярыйсы. Аннары кемдер гаиләле, кемнеңдер ире эшли. Мин менә ялгыз. Үзем эшләсәм генә үземне яшәтә алам. Җыр өлкәсендә генә эшләгән, бизнесы булмаганнарга авыр.

Ничек яшисең инде?

Яшим инде. Аның бит әле үч иткәндәй бөтенесе бер вакытта өелә. Фатирның иминияте дә килеп җитте. Телефонны да төшереп ваттым, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй. Машина 15 мең км узды, беренче техосмотр вакыты җитеп бара. Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләгән акчам бар иде бераз, кара көнгә дип саклаган… Иминиятне чигермисезме дип барган идем, андый әйбер юк, диделәр.

«Иң кирәкмәгән профессия — җырчылар икән, дигән фикер килә башлаган иде»

Бу үзгәрешләргә китерәчәкме шоу-бизнес өлкәсендә? Бу әйбер беткәч, дөнья элекке рәвешенә керәчәкме?

Элекке рәвешенә үк кайтыр дип уйламыйм. Бу бит яңадан башлаган кебек.

Кемдер төшеп калырга мөмкинме?

Бәлки… Дөрес, мин үзем дә шулай уйладым. Иң кирәкмәгән профессия кешеләре — без икән, дигән уйлар килә башлаган иде күңелгә. Эш тукталды, өстәвенә, кешеләр шулай яза.

Бәхеткә, мине онлайн концертка чакырдылар. Күп кеше карады, аннары уңай фикерләр яздылар. Күңелемә рәхәтлек таптым, үз эшемне яратам икән дип уйладым. Шушы онлайн концерт карашымны үзгәртте.

Кеше эшен яратмаса, чирли башлый. Мәҗбүрие күңелгә рәхәтлек бирми. Менә шушыннан соң кеше эш булу — зур бәхет дип уйлый башлады. Мин эшемне болай да ярата идем, хәзер икеләтә яратам.

Миннән карантин бетүгә нишләр идең дип сорадылар. Картлар йортына хәйрия концерты куям дидем. Ул ел саен март аенда була иде, быелгысы өстемдә калды.

Кайчан дөнья рәтләнер икән соң?

Җәй җиткәч тә, Алла боерса!

Кеше концерт карамаска ияләнде, хәзер инде бармас та бүтән дип тә куркыталар бит. Онлайн концертлар белән тулган интернет.

Онлайн — ул бит хәзер генә. Кеше сугыш елларында да концерт караган.

Артистка сәхнә кирәк. Мин туры эфирны яратмыйм. Ул үз-үзең белән сөйләшеп утырган кебек. Элек «бу кеше ычкынган икән, үз-үзе белән сөйләшеп йөри» дип әйтәләр иде. Туры эфир шуның кебегрәк килеп чыга. Туры эфирга керсәм, үземне юләр кебек хис итәм, шуңа күрә нәрсә булса да языгыз дим, миңа кире элемтә кирәк.

Кешенең гайрәте чикте концертлардан, бүтән бармас дигән фараз әйтүчеләргә ышанасыңмы?

Юк, алай түгел. Кешенең концертларга йөрүе — ул дулкын булып бара. Берара кеше бик әйбәт йөри башлый, аннан соң тынычлана. Бераздан тагын йөри башлый.

Аннары, һәр җырчының үз тамашачысы бар, ул барыбер үз җырчысына килә.

«Коронавируска ышанмыйм»

Син коронавируска ышанасыңмы соң үзең?

Юк, ышанмыйм.

Андый авыру юкмы, синеңчә?

Юк, әлбәттә. Чөнки минем танышларым бар, аларның танышлары бар. Бер кешенең бер кешесе дә чирләмәде. Шулай булгач, ничек ышанасың инде?

Бу авыру халык тарафыннан «пычрак» авыру итеп кабул ителә бит. Моны йоктырган кеше ул хакта әйтми, яшерергә тырыша. Әйтик, авылда бер апа авырып китеп, үзендә коронавирус барлыгын әйтә икән, аңа күршеләре керүдән туктаячак.

Әйе. Төчкерсә дә әйтергә курка. СПИД чыкканда да шулай иде.

Шуңа күрә аны кемдер йоктырса да, авырганын әйтми һәм син белмисең. Бу кайчан бетә булды инде?

Май ахырында. Минем туган көннән соң! Аннары бетә.

Мин нәрсәсен аңламыйм моның, беләсеңме? Бу битлекләр, перчаткалар мартта кирәк иде. Шул вакытта сакланырга кирәк иде бик катгый. Кеше ята-ята, билгесезлек, халыкның ачуы да чыга. Бу бит кешегә психологик яктан басым ясаган кебек.

Авылда кибеткә кертмиләр, урамда битлексез йөргән кешегә штраф салалар. Кемнеңдер табышы бөтенләй юк, хәтта түләнелде дигән, бюджеттагы кешеләргә дә минималь акча гына түләнде. Кешенең яшәргә акчасы юк. Кеше ашар өчен банкка барып кредит ала. Эшкә чыкканнан соң кредитын да түләячәк. Шуңа күрә штраф салырга кирәкми кешегә. Кеше үзе тыңларга тиеш.

Шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр. Ишетмәсәң ишет, Мәңгәр артында Кишет, диләр иде бездә.

Бер җыр җырлаганга ничә сум түлиләр?

Артистлар нигә шулай артты икән дигән сүзләр үпкәләтмиме? Аны бөтен кеше әйтә, шул исәптән җырчылар үзләре дә.

Кердең дә җырладың һәм җырчыга әйләндең дигән сүз түгел бит. Ул җырчыларның күбесендә бер җыр һәм бетте… Сабан туена алып баручы итеп берәр егет эзли башлыйсың. Аның бар 10 җыры — тугызы Салават Зәкиевичнеке һәм берсе үзенеке. Ул еллар буе шуны җырлап, тик йөри. Үсмиләр дә кеше җырын җырлап йөреп.

Мин җырлый башлаганда булган җырчыларның хәзер берсе дә юк. Алар каядыр китеп бетте. Мин хәтерлим «Урмай моңы»на барганда күпме идек без, искиткеч тавышлы җырчылар бар иде араларыбызда…

Авыр профессия булганга китәләрме?

Бәлки. Минемчә, фанатлар кала. Мин үзем фанат.

Нигә шулай да җырчылар күп дигән сорауга җавап нинди? Акча күп дип киләләрме?

Күп түгел инде ул. Мин күп димәс идем.

Бер җырга ничә сум түлиләр дип сорыйм әле?

Ничек инде?

Бер җыр җырлаганыңа ничә сум түлиләр дим.

Түләмиләр! Без үзебез түлибез. Бөтен әйбер түләүгә калды бит инде. Киресенчә, без түлибез. Яңа ел бәйрәменә кергән өчен дә түлисе. Ант итеп әйтә алам, элек алай түгел иде, Яңа ел концертына керер өчен бер тапкыр да түләгәнем булмады.

Элек кызыграк иде эшләве, әле 3-4 ел элегрәк тә шулай иде. Без үсә, эзләнә идек. Мин, архивларга барып, композиторларның иске җырларын эзли идем. «Оныта алмыйм» дигән концертлар була иде. Телевидение-радиога барлык җырчыларны ала идек. Иртәдән кичкә кадәр Яңа ел концертына йөри идек. Акча түләмәсәң, кертмибез, димиләр идек. Без үзебез яңа җырлар тәкъдим итә, әзерли идек. Без иҗади процесста идек, җырлар әзерли идек.

Ә хәзер акча әзерлисез инде.

Хәзер акча гына. Алай гына булырга тиеш түгел. Яшьләр әзер җырны ала, түли дә сәхнәгә чыга. Хәзер иҗади процесс юк.

«Мин күп җырчыларны белмим дә» 

Син кайсы җырчыларны тыңлыйсың соң үзең?

Мин элекке җырчыларны тыңлыйм бит. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Сара Садыйковаларны. Әмма флешкадан тыңлый алмыйм. Дисктан гына тыңлый алам.

Ә хәзергеләрдән?

Тыңламыйм. Оят, күбесен белмим дә. Эшләгәндә җырлаганнарын кайчак ишетәм инде. Илһам абый, Әлфия апаны, радиодан архивтан яздырып кайта идем.

Нишләп җырчылар чишенә башлады икән ул?

Кем чишенде соң?

Санап күрсәтергәме? Менә соңгы арада гына да ничә җырчы чишенгән фотосын Инстаграмга куйды. Инде ир-ат җырчылар да чишенә башлады.

Минемчә, элек күбрәк тә иде әле эпатаж җырчылар. Үземнең фотоларны карыйм да, мин дә кыска итәкләр белән чыкканмын икән… Үзем өчен уңайсыз булып китә.

Ул сине бизәп кенә торгандыр.

Белмим инде. Яшьлек белән булгандыр инде. Әни миңа сәхнәгә эчке күлмәк һәм сапоги киеп чыкма, ди иде. Урамга кия торган сапогины сәхнәгә кимә һәм йокы бүлмәсенә дигән күлмәкне сәхнәгә кимә, ди иде. Кыска итәк кигәнмен инде.

Оятмыни?

Оят дип… Ай Аллам, мин шундый булдым микәнни дим.

Үткәннәрең өчен шулар гына оят булса, куркыныч түгел.

Шул гына дип… Үземнең җырларны тыңлыйм да, оят булып китә, яңадан яздырырга кирәк дип уйлыйм. Үземнең тавышымны ошатмыйм. Сәхнәгә чыккан гына вакыт бит инде, хәзер тыңлыйм: вокалны дөрес җырламаганмын дим. Хата табып утырам.

Хәзер бит Инстаграмда үзегезгә оят булган очраклар турында языгыз дигән флешмоб алып бара. Кыска итәгем өчен оят дип язып куясыңмы соң алайса?

Кыскасы гына ярар! Минем бер күлмәгем бар — анда кендек күренгән булган! Модалы булгандыр инде ул вакытта. Уңайсыз булып китте шул фотоны күргәч, нигә шулай чыктым икән дип уйладым.

Тагын бер 20 елдан бүгенгесе өчен оят булмасмы?

Юк инде, хәзер мин андый түгел…

«Җырчы атказанган исемен алганчы һичьюгы ун ел эшләргә тиеш»

Бөтен кешегә дә атказанган исеме бирәләр дигән сүз белән килешәсеңме?

Әйтә алмыйм. Ә кемгә бирәләр?

Азалия Зиннәткә атказанган исеме бирү тавыш чыгарды халыкта. Ничә ел җырлагач бирергә кирәк атказанган исемен?

Һәрхәлдә ун. Миңа егерме ел җырлагач бирделәр. Ә мин 2000 елларда ук инде Искәндәр Биктаһиров бригадасында җырлый идем, үз җырларым бар иде.

Тавышланмадың инде исем бирмиләр дип?

Мин бераз сабыррак бит. Әмма кәефне бозды инде, өлкән артистлар әйтә башлады, нигә сиңа бирмиләр икән дип. Бик күп җырчылар, халык артистлары, язучылар, шул исәптән Зөһрә Шәрифуллина, Рәшит Сабировлар хат язды.

2016 елда биргән идем документларны, бернинди сәбәпсез документларны читкә алып куйдылар. Сәбәбен белмим. Газинур абый Фарукшинга да бирмәгәннәр бит.

Кеше атказанга кадәр һичьюгы ун ел эшләргә тиеш дип саныйм.

Мәдәният министры Ирада Әюпова эстрада җырчылары белән очрашам диде. Очрашсаң, әйтер сүзең бармы?

Әле очрашмаган бит. Кисәк кенә сорагач, әйтер сүз дә юк кебек. 

«Бөтен нәрсәгә дә вакыт бар хәзер»

Синең Инстаграмда ничә кеше соң?

Хәзер карыйм. 33 мең ярым.

Үзе җыелдымы соң?

Үзләре языла.

Сатып алмыйсыңмы язылучыларны?

Ю-ук.

Менә бит, күпме тыңлаучың бар. Ә син яратмыйлар җырчыларны дисең.

Бар инде, бар. Яратам мин тамашачыларымны. Шундый уйлар килә генә башлады өйдә утыргач.

Өйдә утыруның файдасы тидеме соң?

Тиде файдасы да. Бик күп әйбер эшләнде. Костюмнар тәртипкә килде, төймәләре тагылып, ялтыравыклары эленеп бетте, кул җитми иде алайса. Әмма барыбер бикләнеп утыруы кыен, кая барып бәрелергә белми башладым. Аптырагач, тузгытып алам да, яңадан җыештыра башлыйм.

Өйдә бикләнеп утыру аркасында аерылышучылар саны артуы бар дип язалар. Бездә дә шулай булыр микән?

Юктыр. Бездә авыр вакытта кеше бер-берсенә ярдәм итәргә тырыша. Бер табиб әйткән иде — безнең илдә кеше коронавирустан түгел, психик тайпылышлар, суицид аркасында китәргә мөмкин. Чөнки бөтен кеше кредит-ипотекада утыра. Өйдә яту - ул өйдә яту инде. Рәхәт булса, бөтен кеше дә дүрт стена арасында ятар иде. Эшең булу - бәхет. Уф, туйдым инде бу эштән, диләр иде кешеләр. Хәзер алай димәсләр иде.

Вакыт юк, ди идек. Китап укырга вакыт юк, пешерергә вакыт юк, балалар белән булырга вакыт юк… Менә хәзер нишләргә теләсәң дә, вакыт бар. Китап укырга да, тәмле пешерергә дә… Әмма кеше аңлады — бәхет эштә икән бит. Әби әйтмешли, кешегә ай белән кояш та ярамый. Яңгыр яуса, тагын ява дибез. Кайчан кояш чыгар икән дибез, чыкса — туйдырды бу эссе, диләр. Аллаһ Тәгалә шулай җибәргәч, нишлисең?

Кеше әйбәт, дөньясы әшәкедер бәлки?

Кем белә, бәлки дөньясы шундыйдыр. Казахстанда дуслар һава сафланды, кошлар килде дип язалар. Төркиядә дельфиннар килгән! Кеше булмагач, табигать сафлана.

«Спортчылар да хәйрия концертлары уздырсын!»

Бу өйдә ябылып ятудан спортчылар да каза күрде. Алар кызганыч түгелме?

Мин берни дә әйтә алмыйм. Әмма артистлар гел хәйрия концертлары куя. Бер бала миңа язды — сез гел хәйрия концертлары куясыз ди. Дөрестән дә шулай, хәйрия концертлары артистларны дуслаштыра торган әйбер. Спортчылар бит җырчыларга караганда күпкә бай. Нигә алар бер дә хәйрия эшендә катнашмый? Хәйрия матчы уздырмый бит алар.

Син ник алай дип уйлыйсың?

Уздырсалар була инде. Ләкин алар чын күңелдән уйнар микән? Алар симулянт булып та йөрергә мөмкиннәр. Йөгереп чыктылар, ә чын күңелдән уйнамаска да мөмкин. Ә артистлар чын күңелдән бирә концертны.

Минем шундый вакытлар булды — ике көнгә өч хәйрия концерты булды. Безгә аның өчен акча бирмиләр. Шунысы бар — безнең чатыбыз бар, хәйрия концерты була дисәләр, кеше шунда ук җыела. Беренче чиратта эшенә фанатларча караучылар килә, билгеле. Бик популяр булганнар сирәк килә. Анысы да бар.

Ниндидер берәр Африка иленнән килгән кешенең безнең команда вәкиле булып, туп тибеп йөрүе белән килешәсеңме?

Юк. Спортчыларны үзебездә үстерергә кирәк. Күрә белмиләр генә бездәгеләрне. Аларга бирелгән акчаны талантлы балаларны үстерүгә бирсәләр, әйбәт булыр иде. Илендә бәлки танылгандыр ул кеше, ә безгә акча эшләргә генә килә. Әнә, берсе килде дә, аягын сындырды. Уйнамаса да түлиләр.

Көрәш тә шундый булмас микән, күпмедер вакыт узгач? Татарстан командасы булып, кара тәнлеләр көрәшмәс микән?

Юк, көрәш андый булмас. Мин көрәшне яратам. Ләкин Сабантуйларда шулай көрәшүче кеше юк. Матчлар бар безнең, ә сабан туенда көрәш бетә бара.

Ә хатын-кыз көрәше бөтенләй матур әйбер түгел. Ярар, кул көрәштерсеннәр, әмма ничек көрәшеп була инде? Штанга күтәрүчеләрне, бокслашучы кызларны аңламыйм. Хатын-кызлар ир-ат эшенә күчкән саен, ирләр хатын-кыз эшенә күчә бара. Юньле ир-атлар шуңа күрә бетте инде алар.

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә (Вәлиуллина Нурзадә Фирдинант кызы) Арча районы Сөрде авылында туган. Туган көне — 28 май. Балачагы Шура авылында уза, аннары Яңа Кенәр авылына күчәләр. Казан дәүләт педагогика университетының француз һәм инглиз телләре бүлеген тәмамлый. Мәктәптә, Милли китапханәдә, мәдәният министрлыгының халык иҗаты үзәгендә эшли. Казан сәнгать институтының эстрада һәм джаз бүлегендә читтән торып укый. 

Беренче җырлары 1999 елда «Дулкын» радиосында чыга башлый. 2000 елларда Искәндәр Биктаһиров төркемендә эшли башлый, 2002 елда беренче альбомы чыга. 2006 елда сольный концерт куя һәм үз төркеме белән эшли башлый. «Мәйдан» каналында «Яшьлегем чишмәләре» тапшыруын әзерли.

2002 елда «Татарстан яшьләре» республика фестивале, 2003 елда — «Урмай моңы», 2004 — «Дуслык моңы», 2005 — «Барлау» үзешчән композиторлар фестивале дипломанты. 2014 елда — «Болгар», 2016-2017 елларда «Манзара» музыкаль премияләре лауреаты,

Казанда 12 сольный концерт куя, алты альбом чыгара. 50 артык җыр авторы, аның җырларын Айгөл Бариева, ИлСаф, Дилә Нигъмәтуллина һ.б. җырчылар башкара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100