Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эстрадада яңа конфликт: җырчы Нияз Җәләлов тавыш операторы белән нәрсә бүлешә?

Тавыш операторы булып эшләүче Рамил Гарифуллин белән җырчы Нияз Җәләлов арасыннан кара мәче үткән. Бергәләп эшләгән концерттан соң ике сәхнәдәш арасында зур тавыш чыккан. «Интертат» әлеге низагның сәбәпләрен ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
Эстрадада яңа конфликт: җырчы Нияз Җәләлов тавыш операторы белән нәрсә бүлешә?

Соңгы вакытта татар эстрадасы тирәсендә ыгы-зыгылар гел булып тора. Җырчы белән продюсер тарткалаша, артистлар җыр бүлә алмый судлаша, авторлары үз өлешен даулый. Җырчы һәм тавыш операторы ызгышлары да бу өлкәне читләп үтми. Шушы көннәрдә ди-джей Рамил Гарифуллин белән җырчы Нияз Җәләлов арасында да низаг килеп чыккан.

Рамил «Интертат» электрон газетасына үзе мөрәҗәгать итте. Башка хезмәттәшләрен кисәтү максаты белән, җырчының биргән вәгъдәсендә тормавын сөйләде, концерт беткәч, алдан cөйләшенгән бәяне түләмәүдә гаепләп чыкты. 

Рамил Гарифуллин: «Аңа акыл кергәндер дип уйлаган идем»

Ди-джей Рамил Гарифуллин Нияз Җәләлов белән инде 2013 елдан бирле таныш. Бу Нияз Җәләловның халык арасында бик популяр булган, сәхнәләрдән төшеп тә тормаган вакыты. 

Баштагы чорда без аның белән уртак тел табып, җайлы гына эшләдек. Халык концертларына йөрде, безнең гонорарлар да ул вакытта тел-теш тидерерлек түгел иде. Әйткән сумманы һәрвакыт биреп барды, аеруча төшемле концертларда арттырып биргәне дә булды. Рейтингы төшә башлагач, безгә түләүләрне сизелерлек киметте, концертларында эшләвем файда китерми башлады. Шуңа күрә юлларыбыз аерылган иде инде безнең.

Соңгы вакытта кабат концертларына чакырып язгалады. Яңа елдан соң булган чараларга бара алмадым. 20, 21 гыйнвар көннәрендә Апас районы авылларында булачак концертларында эшләргә ризалаштым. Инде ул вакыйгалардан соң ничә ел вакыт узды, акыл кергәндер, элеккечә кыланмас дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән.

Сөйләшүебез буенча (ватсаптагы язышуыбызны дәлил итеп китерәм), бер концертка ул миңа 4 меңнән дә ким булмаган гонорар түләргә вәгъдә бирде. «Халык күп булса — 5 мең, өстәп бензинга да бирәм», — дип язды, дип сөйләде Рамил.

Тормыш теләгәнчә генә бармый, диләрме әле... Нияз Җәләлов планлаштырган концертларын Апасның Коштаулы авылында гына оештыра алган. Каратундагы клубка унлап кына кеше килү сәбәпле, концертны куеп тормыйча, төркем кире юлга кузгала.  Нияз Җәләлов төркеме Рамилнең машинасына төялеп, беренче көнне - 300, икенче көнне 270ләп километр юл уза. 

Концерт булмаса да, юл үтелгән, вакыт сарыф ителгән бит инде. Бу ике көн өчен ул миңа ким дигәндә 8 мең сум акча тиеш иде. Ә Нияз миңа эшләгәнем һәм бензин өчен нибары 3 мең сум түләде. Минем машинам һава белән йөрми. Әлеге акча бары тик юл чыгымнарына гына җитте. 

Алдагы көннең концерты өчен булса да тулы сумманы бир дип сорагач: «Каян алып бирим мин сиңа, кредит алып түлиммени?» — дип кычкырды. Бу кич югары тонда сөйләшеп тәмамланды. Бер-беребезгә начар сүзләр әйттек. Минем дә ачуым чыкты… Мин бит бушка җил куып йөри алмыйм, Ниязның халык җыя алмавында минем ни гаебем бар? Мин башка җырчылар белән дә хезмәттәшлек итәм. Берсенең дә болай итеп алдап эшләткәннәре булмады», — дип сөйләде Рамил. 

Нияз Җәләлов: «Мин аңа шуның кадәр акча түлим дип гарантия бирмәдем»

Нияз Җәләловның номерын җыйгач, ул Рамилнең кеше аз булган очракта гонорарның да аз түләнәчәгеннән хәбәрдар булуы турында әйтте.

Ул үзе шундый аңламый торган кеше булып чыкты. Бу бит концерт, банкет түгел. Мин аңа шуның кадәр акча түлим дип гарантия бирмәдем. Мин аны бирә дә алмый идем. Әгәр бәясе алдан килешенгән банкет булса, сүз дә юк. Ул авылга кайтканда ук гонорарның касса буенча түләнәчәген бик яхшы белә иде. Концертлардан бөтен артист та төркеменә шул билет сатылуга карап түли. Кеше аз килсә — бер бәя, күп булса, башка төрле. 

Аның мине шулай начар итеп күрсәтәсе килгәндер инде. Әйе, мин кире какмыйм, 3 мең сум түләдем. Концертның икенчесен уздырмадык. 3 мең сум — беренче концерт өчен хезмәт һәм бензин хакы. Ул концертта да егермедән артык кеше булмады. Болай да бөтен җыелган акчаны төркемгә бүлеп бетердем, әле өстәп аренда түләдем. 

Аның кем икәнен бөтен кеше белә инде. Икенче көнне үк минем белән концертка башка тавыш операторы барды. Бу хәлне белү белән үк чатка: «Борчылма, үзебез эшләрбез», — дип яза башладылар, — диде Нияз Җәләлов.

Нияз Җәләлов бу конфликтның зурга киткәненә борчылуын белдерде, «Алай булса, мин дә Рамил турында бик күп нәрсәләр сөйли алам», — дип куркытып та алды.

Ирек Галиев: «Әллә тагын берәрсен төп башына утыртканмы?»

Моннан биш еллап элек Нияз Җәләлов белән гастрольләргә йөргән алып баручы һәм ди-джей Ирек Галиев белән дә элемтәгә кердек. Нияз Җәләлов турында сорагач та иң беренче сүзе: «Нәрсә, тагын берәрсен төп башына утыртканмы әллә? Уф, көләм, урындыктан егылам хәзер», — булды аның.

Алып баручы әйтүенчә, Нияз Җәләлов гомере буе сату-алу өлкәсендә эшләгән кеше буларак, бу гадәтен иҗатка кергәч тә тиз генә оныта алмаган. «Ул һәрвакыт сатулаша. Мине алдаганы булмады. Кем икәнлеген белгәнгә күрә, мин акчаны алдан ук алып куя идем. Көндез — акча, кич — урындык», — диде ул, «12 стульев» фильмына ишарә белән. 

Рөстәм Сәрвәров: «Мине алай алдап качкан җырчылар күп булды»

Нияз Җәләловның элек үзе хезмәттәшлек иткән «Аксу» компаниясенә дә бурычлы булып калуы турында хәбәр ишетелгән иде. «Нияз Җәләлов һәм акча» темасына бер кереп киткәч, ул турыда да белешми кала алмадык. 

«Аксу» студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров бу хәбәрне инкяр итмәде. Төгәл суммаларын атамаса да, Нияз Җәләловка җырларны һәм клипларны «бүләк итеп» бирүе турында әйтеп үтте. 

Бу бик күптән булган хәлләр бит инде. Инде алар онытылып та бетте. Мине алай алдап качкан җырчылар күп булды. Берсе генә алдаса, аны гаепләр идең. Күп булгач, артык ышанучан булуда үземне генә гаепләргә кала инде. Аларның барысына да үпкә саклап яшәп булмый бит. Килешүдә бөтен суммалары да күрсәтелгән иде. Әмма алар белән судлашып йөримме? Вакытымны һәм акчамны гына сарыф итәр идем. Шуңа күрә хәзер мин артистлар белән эшләмим, бөтенләй башка юнәлеш буенча үсеп киләбез, — диде Рөстәм абый. 

Рөстәм Сәрвәров продюсер-җырчы мөнәсәбәтләре, ни өчен татар эстрадасында шундый низаглар күп булуы турында да сөйләп алды. 

Бик күп артистлар әле продюсер белән эшли башлап, сәхнәгә дә чыгып бетми, үзен йолдыз итеп хис итә башлый. Бездә продюсер-артист культурасы юк. Шуны аңлап бетермиләр. Безнең артистларга бүген спонсор кирәк, продюсер түгел. Акчасын бирүче булса, хәзер кеше җырлатып та сәхнәгә менәргә, гомер буе шул кеше плюсе белән җырчы булып йөрергә мөмкин. 

Шуңа күрә безнең татар артистлары Россия һәм дөнья күләменә дә чыга алмый. Аның өчен аларның да, безнең дә белемебез җитми. Җырчыларны биек үрләргә җиткерер өчен тәҗрибәле белгечләр булуы зарур. Әгәр татар эстардасының югарырак үрләвен, башка дәрәҗәләргә ирешүен теләсәк, белгечләрне укытырга чит илгә — Америкага, Европага җибәрергә кирәк.

Шул ук «Үзгәреш җиле» өчен күпме акчалар бүлеп бирелә. Әгәр шул акчаларны файдаланып, үзебезнең студентларны монда кайтып эшләрлек итеп укырга җибәрсәк никадәр яхшырак булыр иде. Яхшы белгечне монда тотып тору проблемасы да бар әле. Проблемалар күп. Шулар арасында иң мөһиме — белем җитмәү. Безнең артистларның күбесе нота белми, чит ил музыкасы белән кызыксынмый. Әгәр дә синең үсәсең килсә, син алар белән кызыксынырга һәм үзеңнең милли моңыңны саклап, шул моңны югары профессиональ дәрәҗәдә башкарырга өйрәнергә тиешсең. Һаман бер казанда кайнап кына үсеп булмый. Аның өчен дөнья дәрәҗәсендәге әсәрләр белән танышырга кирәк.

Шуңа да мин татар эстрадасыннан читләштем. Аннан, мин бит миллиардер түгел. Каяндыр акча явып торса, эшләп тә булыр иде. Син артистның үсешенә бер миллион кертсәң, ике миллион табыш алырга тиешсең. Продюсер эшен күбесе аңлап та бетерми. Мәсәлән, җырчы йоклый, ә продюсер төнлә дә аны ничек үстерим, акча каян алыйм, нинди җыр җырлатыйм дип уйлап ятарга мөмкин. Продюсер бер җырчыга шәп җыр табып биргән иде. «Юк инде, бу бала-чага җыры», — дип, күпме каршы килде аңа ул җырчы. Ахырда барыбер җырлады. Хәзер ул җыр аның иң популяр җыры, шул җыр аркасында гына ул артист төрле хакимият чараларында катнаша. Менә шулай бер җыр да җырчыны ясарга мөмкин, әгәр продюсер күрә белсә. Тик алар арасында да күрә белүчеләре азайды, — дип сөйләде Рөстәм Сәрвәров. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100