Фирүзә Сибгатуллина: «Бәлки юләрлегем белән үз бәхетемне ычкындырганмындыр...» | intertat.tatar

Фирүзә Сибгатуллина: «Бәлки юләрлегем белән үз бәхетемне ычкындырганмындыр...»

Фирүзә Сибгатуллина - 80нче елларның ахырында, 90нчы елларның башында сәхнәгә чыккан җырчы. Әмма бүген ул популярлар рәтендә юк. Аның популяр буласы да килә, тырыша да кебек...

Һәр җырчының үз планкасы була. Безнең эстрадада «топ»лар рәтенә кергән җырчылар да бар, (алар, гадәттә, сезон дәвамында төрле шәһәр-төбәкләргә концерт белән йөри, үз тамашачысын булдыра), әмма «топ»лар рәтенә кермәгәннәр дә бар. Шулай ук үзешчәннәр дә күренгәли. Алары башка төркем. Билгеле, «топ» җырчылар Казанның «Пирамида» концертлар залын да, мең кешелек «УНИКС»ны да, 605 урынлы филармонияне дә, Ленин мәдәният йортын һәм башкаларны да тамашачы белән тутыра ала. Кайберләре берничә концерт куя хәтта. Әмма алардан танылганлык буенча түбәнрәкләр дә бар бит, алары ярдәмчеләре, иганәчеләрдән башка залларның күбесен тутыра алмый.

Фирүзә Сибгатуллина, яшерен-батырын түгел, популяр җырчылар рәтендә тормый. Тик ул быел «УНИКС»та үзенең концертын куярга җөрьәт итте. Зал тулы түгел иде, яшермим. Эшләнеп бетмәгән урыннар да бар иде. Мәсәлән, җырчыга Татарстанның атказанган артисты исемен мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов биргәндә, экраннарда «Татарстанның халык артисты» дип язылган иде. Уйлар, фикерләр чынга аша, диләр инде ул диюен. Әмма аны үз эчеңнән генә уйларга кирәктер, бөтен залга «чәчәргә» түгел.

Аннан соң концерт узган елның яз айларында булырга тиеш иде дип беләм. Бер ел дәвамында диярлек әзерләнгән бу концертны алтын итеп булгандыр. Әллә, кабатлый-кабатлый, тузган инде шунда…

Алып баручылар. Концертны Рамил Шәрәфиев белән Зөлфәт Зиннуров алып бардылар. Сценарий кызыклы, бер-берсен аңлыйлар, хәтта шаяртып алулары да урынлы иде. Бу җырчыны игълан итүләре дә шәп булды. Әгәр хәтта мега-популяр артистны да тиешле дәрәҗәдә сәхнәгә чакырмасаң, халык аны башкача кабул итәчәк. Болар исә шушы җырчыны бик популяр йолдыз кебек дәште. Бу апага Татарстанның атказанган артисты исемен биргәндә дә, үзләрен тиешле тоттылар.

Аннан соң, Зөлфәт кофе кебек «два в одном» бит ул. Җырларын да бүләк итте.

Ут. Яшерен-батырын түгел, һәр җырчының концертында диярлек мәрҗән-мәрҗән, йолтыр-йолтыр килә торган утлар бар. Алар шоу эффектын өсти. Бу концертта да алар бар иде. Утлар бер сүнә, бер яна, җем-җем килә. Җырчының йөзе дә, утлар булганга күрә, яктырак күренә. Матур! Акчасын да кызганмаганнар.

Экраннар. Төрледән-төрле локацияләр күрсәткән, шулай ук җем-җем килгән экраннар да бар иде. Матур, зәвыклы! Һәр локация җырга да туры килә. Бу җырчының язмышы аяныч. Ятимлек турында җыры да бар аның. Иң матур локацияләр менә шушы җыр барышында иде. Күкләр…Ә артта фотографияләр бер-бер артлы күренеп ала.

Фирүзә Сибгатуллина турында, әле сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы булганга, популярлашып бетмәгән, әле аның барысы да алда, дип язып булмый. Андыйлар безнең сәхнәдә җитәрлек, килешерсез. Әмма Фирүзә апа инде 80нче елларның ахырында, 90нчыларның башында ук сәхнәгә чыккан җырчы. Ник ул популярлашып китә алмаган? Яисә нигә популярлашып та, «үз формасында кала алмаган»? Һәм тагын бер сорау: нигә нәкъ менә УНИКС?.. Бу сорауларга Фирүзә апа үзе җавап бирде. Шулай ук без аның белән язмышы турында да сөйләшеп алдык.

«Реклама бирмәгәнгә югалам»

Фирүзә апа, концерттан үзегез кәнәгать калдыгызмы?

Артист кеше кәнәгать кала алмыйдыр инде ул. Һәрвакыт ниндидер мизгелләр ошап бетми.

Кеше әз иде, әйеме?

Әйе, чөнки залны 50 процентка гына тутырырга ярый. 400 кешеләп булгандыр. Билетларны сату авыр, кеше дә килергә курка. Аннары, танылган артистларның гына тамашачылары кассадан билет ала.

400 үк булмагандыр ла, мин бардым ич концертыгызга. Ник «УНИКС»ны сайладыгыз? Казанда кечкенәрәк концерт заллары да бар бит.

«УНИКС» залы миңа ошады. Өстәвенә, яхшы гына ташлама да ясадылар. Алар белән эшләргә ризалаштым. Сәхнәне бизәү ягыннан да күп нәрсә тора. Мин ничек теләдем, шулай булды. Ул концертымны төштә күрә идем.

Концерт кую бик күп акча таләп итә. Ничә сум акчагыз китте?

Әлбәттә, акча кирәк. Арендадан башка да 350 мең кирәк булды. Акчаның күбесе кайтмады. Экраннар, махсус видеога төшерү булгач, төрле эффектлар эшләнгәч, концерт ярдәмендә акча эшләп булмый. Әмма мин бу концертым турында күптән хыяллана идем. Һәм, Аллаһка шөкер, хыялым чынга ашты.

Сезне танылган җырчы, дип әйтеп булмый. Үпкәләмәгез. Бәлки башта үзегезгә реклама ясыйсы булгандыр?

Танылыр өчен күпме вакыт кирәк икәнен үзең дә беләсең. Аның өчен «раскрутка» кирәк. Бу тагын акча. Ә без менә концертны төшердек, хәзер аңа егетләр монтаж ясаячак. Һәм без концертның өлешләрен телевизорлардан күрсәтәчәкбез. Менә булачак реклама. Әйе, мин еш күренмим, әмма мине җырчы буларак белүчеләр бар. Мин реклама бирмәгәнгә югалам. Хәзер артистлар күп, конкуренция көчле. Халык сайлана. Әгәр телевизордан күренеп, радиодан ишетелеп торсам, мине югалтмаслар иде.

Сезгә бәхет елмаймады микән? Сез бит инде, белүемчә, 90нчы елларда сәхнәгә чыккан булгансыз.

Мин сәхнәгә чыкканда җырчылар ун гына кеше иде. Алар — Әлфия апа, Илһам абый, «Бәйрәм» ансамбле, Хәмдүнә апа, мин, Асаф Вәлиев, Эльвира Хәйруллина… Без яшь идек әле ул вакытта.

Сез концерт куярга тырышкансыз, аңлыйм. Сәхнә бизәлеше, номерларның ахырына кадәр эшләнеп бетүе…

Пандемия вакытында, концертыма әзрәк халык килгән саен, миңа яхшырак. Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте миңа чыкты: «Тикшерәбез», — диделәр. Әгәр аларның шартларына буйсынмасаң, штраф түләргә кирәк булыр иде.

Фирүзә апа, ник сез төшеп калдыгыз?

Авыр сорау. Без ул вакытларда җырларны сатып алмый идек, телевидениегә җырларны яңгырату өчен акча түләмәдек. Җиңелрәк иде. Аннан соң…Син әйтмешли, бәхет елмаю да кирәк бит. Бәлки ул артист өчен беренче урында булырга тиештер әле.

Болары аңлашыла. Әмма кайсы мизгелдә сез популяр җырчылар рәтендә булмавызны аңладыгыз?

Әзрәк югалып калдым. Алга таба нишләргә белмәдем. Дөресен әйтсәк, ул вакытта без яшь, яшерен-батырын түгел, юләр. Барысын да аңлап та бетермәгәнмендер. «Ал күзлекләр», диләрме әле…Өстәвенә, акыл өйрәтерлек остаз да юк иде. «Болай эшлә, тегеләй эшлә», — дип киңәш бирүчем булмады. Артистлар арасында кем булдыра, шул булдыра. Ярдәм итү юк. Әле, киресенчә, аяк чалырга мөмкиннәр. «Менә шушылар аяк чалып йөрделәр», — дип әйтә алмыйм. Әмма мин дә андый авырлыклар аша үттем. Алинә, төрле вакытлар булды. Әмма авырлыклар аша үтеп, кеше чыныга. Димәк, шулай кирәк булган.

Акча да булмагандыр инде?

Акчасы да юк иде, әйе. Матди ягың яхшы булса, бөтен җиргә дә кереп була. Ул вакытта да шулай иде инде ул.

Сез кайларда эшләдегез? Кемнәр белән җырладыгыз?

Дәүләт филармониясендә җырчы булып эшләдем. Ул вакыттагы «Казан егетләре» ансамбле белән гастрольләргә йөрдем. Бу хәзерге «Казан егетләре» түгел, ә Закир Шаһбан, Әнәсовлар төркеме белән эшләдем. Аннан соң шәһәр филармониясенә эшкә кердем.

«Балам юк… »

Хәзер ничек акча эшлисез?

Концертлардан гына.

Сез кияүдәме?

Юк.

Чыкканыгыз булгандыр?

Юк.

Әй, алай кызык түгел инде. Бала да юкмы?

Балам юк… Кирәк булган. Апалар да шулай дип әйтә. Ул заманнарда: «Кеше ни әйтер?» — дип курыктык. Авылда сүз чыгартасы килми иде. Туганнарның йөзенә дә кызыллык китерәсе килмәде. «Әй, кемнәндер тапкан икән», — дип сөйләп йөрсәләр?.. Монысы да уйландыра бит. Хәзер уйлыйм: ник кемнедер тыңларга? Ничек күңелең тели, шулай яшәргә кирәк. Кеше булса да, булмаса да сөйли. Авылда мине ике баласы бар икән дип сөйлиләр икән… Мин генә алар турында белмим. Хәзер нишләтим инде?! Аллаһ шулай кушкан, димәк. Юләрлегем белән үз бәхетемне ычкындырганмындыр да бәлки.

Яраткан булгансыздыр?

Булды, әлбәттә.

Ник аларга чыкмадыгыз?

Белмим. Бәлки шулай кирәк булгандыр. Әгәр дә ул вакытта кияүгә чыккан булсам, хәзер мин башка төрлерәк булыр идем. Бәлки миңа үз кешем очрамагандыр. Ир-атлар белән яшәп алганым да булды. Миңа: «Син ир-атларны үзеңнән этәсең», — дип әйтүчеләр бар иде. Бәлки мин көчледер. Тумыштан Аллаһ нәрсә язган, кеше шуны күрәчәк. Бүгенге көндә әтием дә, әнием дә — сәхнә. Мин сәхнәсез яши алмыйм.

Ничә яшьтә әнисез калдыгыз? Әтиегез кайчан үлде?

Мин гаиләдә төпчек бала. Без җиде бала үстек, тагын өч бала булган, әмма алар үлгән. Әни миңа биш яшь ярым булганда үлде. Әнине хәтерлим дип әйтә алмыйм. Күбрәк фотографияләрдән генә танып беләм. Әни кирәген яшь чакта аңламыйсың, әмма олыгая баргач, аның юклыгы сиздерә башлый. Хәтта менә хәзер, 52 яшемдә, әнием белән сөйләшер идем. Елар, бәлки җырлар идем. Бәлки бәхәсләшеп тә алыр идек. Күңел түрендә эмоцияләр, әйтәсе сүзләр күп. Ул җитми… Бөтен дөньяга чәчеп булмый торган серләр була. Аларны бары тик әниеңә генә сөйлисең килә…

17 яшемдә әтисез калдым. Аңа үземнең тәүге кассетамны күрсәтергә өлгердем. Җырларым белән танышкач, озак тормады. Яныңда әниең булганда, ул гадәттә: «Кызым, менә болай эшләргә кирәк», — дип киңәшләр биреп тора. Миңа вакытында киңәш бирүче булмады. Әти кырысрак кеше иде. Кич чыкканда да качып-посып кына чыга идек. Әмма ул барыбер сизә иде. «Кыз, кая бардың?» яисә «Шул вакытта кайтып җиткән бул», — дия иде.

Үги әни булгандыр? Сезне ничек кабул итте?

Ир-атка хатын-кыз кирәк. Ә хатын-кыз ничек тә булса ирсез яши ала. Менә ир-атка ялгыз авыррак дип уйлыйм. Әни үлгәч, әтием ярты елдан соң күрше апага өйләнде. Балаларны да карарга кирәк иде бит. Ул апаның үз балалары булмады. Бәлки шуңа күрә дә ул кеше баласын артык сөя белмәгәндер. Мин күп еллар тулай торакта яшәдем. Бүлмәдәш кызлар һәр җомга көнне кич белән әтиләре, әниләре янына кайтып китәләр иде. Көнләштем! Ул мизгелне һаман да оныта алмыйм. Әнисе янына кайткан кызлардан көнләшә идем… Язмыштан узмыш юк, диюләре менә шушы инде ул. Җылылык җитмәү шуның хәтле авыр ул. Кемнәндер шушы җылылыкны эзлисең дә ялгышасың… Җитмәгән эмоцияләрне мин сәхнәдән алам. Менә бу концерт турында да мин күптәннән уйландым. Язган булгач, ул да үтеп китте.

Әниегез төшкә керәме?

Керә, әлбәттә. Ул минем артымнан күкләрдән күзәтә. Тулай торакта яшәгәндә кызлардан көнләшә идем, дип сөйләдем бит. Менә берсендә алар кайтып китте — мин елап калдым. «Әнием, ник син мине ташлап киттең?» — дип ярсыдым. Ачуым зур иде. Шул төнне әнине төштә күрдем. Ул ерактан килә… Матур итеп киенгән, тырнаклары кызыл төстә, иреннәре буялган, сумкасы да бар. «Мин бит үлмәдем», — диде… Аны шундый образда күргәч, миңа да шундый булырга кирәк дип уйладым. Еларга кирәкми, матур итеп киен, дидем үз-үземә. Әмма әни төшемә бу еллар дәвамында 1-2 тапкыр гына керде.

Сезгә Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр.

Әйе, бу исем миңа былтыр ук бирелде. 4 мартта Президентыбыз указга имза куйган иде инде. Карантин дип, бар дөньяны ябып куйгач, исемне алып булмады. Мәдәният министрлыгына баргач: «Фирүзә, бу дәрәҗәле исем концертта бирелсә, яхшырак булыр», — диделәр. Концерт куярлык мөмкинлегем булды. Нәкъ менә үз концертыма мине хөрмәт итеп килгән тамашачым каршында әлеге исемне бирделәр. Бөтенесе дә шат иде. Мин үзем дә иҗатымны бәяләгәннәре өчен рәхмәтле генә.

Бу исемнәрне дөрес бирәләр микән ул?

Мин бу исемгә лаеклы. Сатып алмадым, кемнәндер сорап йөрмәдем. Акчасы булган кеше сатып та аладыр. Соңыннан мактанып, масаеп йөриләр. Ә мин 80нче елларның ахырыннан бирле сәхнәдә. Исемне алыр өчен бик күп документлар җыярга кирәк. Һәр хатаны, һәр сүзне, өтерне тикшерәләр, үзгәртергә кушалар.

«Һәр ялгышудан соң кеше сабак алырга тиеш»

Алга таба тагын концерт куярга уйлыйсызмы?

Уйлыйм. Көзгә дип уйлап торам. Дөньялар яхшырсын.

Бу концертыгызда визажистка түләргә акчагыз булмады бугай…

Син дә ишеттеңме? Мин беркайчан да беркемне дә алдамыйм. Ул көнне миңа акча бирергә тиешләр иде, әмма акча миңа кадәр барып җитмәде. Әмма икенче көнне мин бу визажистка түләдем. Мин бер тапкыр алдасам, мине дистә тапкыр алдарлар…Үземнең дә алданып ялгышканым бар. Ялгышасың икән, димәк, син шушы юл аша үтәргә тиеш булгансың. Һәр ялгышудан соң кеше сабак алырга тиеш. Әмма юлымда һәрвакыт яхшы кешеләр очрап тора. Әйбәт кешеләр, Аллаһка шөкер бар.

Кияүгә чыгарсыз бәлки?

Бик теләп… Әллә табып бирәсезме?

Аңа 35 яшь булса?..

Ә нигә юк? Әгәр ул риза икән…

Аның теләкләрен, хыялларын чынга ашыра алыр идегезме?.. Бала тап, дисә.

Аллаһ Тәгалә бала бирсә, табар идем. Бүген медицина алга гына бара.

Әгәр сезгә, кияүгә чыккач, үзгәрергә кирәк булса, үзгәрер идегезме?

Әгәр безнең арада мәхәббәт булса, үзгәрер идем. Тик сәхнәне ташламаячакмын. Минем иҗат итәсем, җырлыйсым килә. Тамашачымны һәрвакыт сөенедереп торырга иде. Әйе, мин югалып тордым. Әмма теләгең һәм сәләтең булса, янә сәхнәдә үз урыныңны булдырып була дип уйлыйм. Минем әле яшисем, дөрлисем килә! Өлкәнәя барган саен язмышның да артык озын булмаганын аңлыйсың. Яшь чакта гына бар да алда әле дип күренә. Хыялланасың, очынасың… Максатың бар икән, тырышырга кирәк. Көтеп ятып булмый. Авылларга да йөрибез, зур-зур шәһәрләрдә дә концертларым булыр әле.