Иң танылган алып баручылар исемлеге: туйлардан кайсы күбрәк акча эшли? | intertat.tatar

Иң танылган алып баручылар исемлеге: туйлардан кайсы күбрәк акча эшли?

Җәй айларында алып баручылар туйларны ничә сумга үткәрә? Яшьләр өчен нинди тәкъдимнәре бар? «Интертат» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

Гаилә корырга җыенучы парларга ярдәм йөзеннән, бәяләрен, алып бару үзенчәлекләрен сорашып, «Интертат» алып баручыларның рейтингын төзеде. Популяр алып баручылар бик күп булу сәбәпле, аларны ике төркемгә бүләргә туры килде. Парлы алып баручыларның туй алып бару үзенчәлекләре, бәяләре белән түбәндәге язмада танышып була. Инде ялгыз алып баручыларны барларга да вакыт җитте.

Интеллигенция вәкилләре кайсы алып баручыны ярата?

Гөлназ Сәфәрованы — татар эстрадасының иң танылган алып баручысы дисәк тә ялгыш булмас. Татарстандагы бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка үтми. Моннан тыш, Гөлназ туйлар, никахлар уздыру белән дә шөгыльләнә. Алып баручының администраторы Алисә биргән мәгълүматларга караганда, Гөлназ туйларга координаторы һәм тавыш операторы белән йөри. Туйларны Татарстаннан читтәге төбәкләрдә дә алып бара. Гөлназ Сәфәрованың туй уздыру бәясе 70 мең сумнан башлана. 

Без индивидуаль программа буенча эшлибез. Һәр туй өчен махсус программа төзүне дә үз өстебезгә алабыз. Бик күп артистлар белән элемтәдә торабыз һәм кияү-кәләшнең теләген искә алып, туйлар вакытында аларны да чакырабыз. Гөлназ тантаналы рәвештә никахлар да терки. Ул очракта да һәр гаилә өчен берсен-берсе кабатламаган аерым сценарий языла, — диде «Интертат»ка Алисә. 

Данир Сабировның үзе белән элемтәгә керә алмадык. Артистның тормыш иптәше, концерт директоры Миләүшә Сабирова әйтүенчә, Данир туйларны үзе алып бара. Яшьләргә биючеләр, җырчылар, музыкантлар, кыскасы, 7-8 кешелек төркеме белән көчле шоу-программа тәкъдим итә. Миләүшә Данирның банкетлар алып бару хакын атарга теләмәде. Күрәсең, бәяләре барлык кешенең дә буе җитмәслектер. 

«Интертат”ка биргән мәгълүматлары буенча, инде 2017 елда ук Данир Сабиров иң кыйммәтле алып баручы булган. Аның төркеме туйларны 110 000-200 000 сумга үткәргән. 

Нурзадә туйлар алып барганда ара ераклыгын уйлап тормый икән. 

Кая чакыралар — шунда барам. Ерак араларга да чыгып китәбез. Салаватның баянчысы Илшат Шәехов һәм тавыш операторы белән йөрим. Мәҗлесләрне ике телдә дә алып барам. Безнекеләр ат бәясе түгел. Үзем авылдан чыккан кеше буларак, кешенең хәленә керә беләм. «Безнең 15 мең генә акча бар инде, ләкин сезне чакырасы килә иде», — дип килеп әйтсәләр, мин барам, иренмим. Чөнки эшемне бик яратам. «Мин 50 меңгә генә эшлим, сезгә бармыйм», — дип утырганым юк. Уртача бәябез 25 мең тирәсе инде безнең. 30 мең дә булырга мөмкин. Мәсәлән, Самарага мин 25 меңгә бара алмыйм бит инде. Анда бензинга гына да күпме чыгым китә, — диде Нурзадә. 

Сөмбел Билалова туйларны күбесенчә Мәскәү шәһәрендә алып бара. 

Мин берничә ди-джей белән эшлим. Берсе буш булмаса, икенчесенә шалтыратам. Үзем җырлыйм да, алып та барам. Без Казанда туйларны 35 меңгә үткәрәбез.

Мәскәүдә бәяләр кыйммәтрәк йөри. Анда ди-джей алып барганым юк, хезмәттәшлек итә торган җирле тавыш операторларым бар, — дип сөйләде Сөмбел Билалова. 

Фәнил Вакказов туй алып баруы үзенчәлеген үзенең шәхесе белән бәйләп аңлатты.

Бер алып баручы да бер-берсен кабатламый, бер-берсенә охшамаган. Кемдер артык җитди, кемдер артык күңелле алып бара. Мин исә алтын урталыкта. Мине мәҗлесләргә күбрәк интеллигенция вәкилләре чакыра. Татарның төрле дәрәҗәле, бай интеллигенциясе булырга мөмкин. Иҗади яки педагогик интеллигенция, авыл хуҗалыгы белән бәйле кешеләр дә якын итәләр.

Минималь составта мин һәм тавыш операторы. Без икебез дә җырлыйбыз. Безне 60 меңгә эшләүчеләр категориясенә кертегез, — диде Фәнил.

Кайсы алып баручы тостлар яратмый?

Әбри Хәбриев быел туйларның бик күп булуына сөенә. 

Туйлар башланып китте, Аллаһка шөкер! Бөтен җәй буена бер-ике көнем генә буштыр.

Төркемебездә тавыш операторы һәм баянчы егетебез бар. Ул мәҗлеснең координаторы буларак та йөри. Банкет залының администраторы белән элемтәдә тора. Кайчан нинди ризык чыга, кайчан тәнәфес икәнен билгели. Бу минем өчен бик уңайлы. Чөнки мин ашханәгә дә үрелә башлыйм икән, туй вакытында паузалар килеп чыгачак. Ә мин биш-ун минут пауза ясап алуларны гомер буе сөймәдем. Туйга килгәнсең икән , эшлә син. Шуның өчен сиңа акча түлиләр. 

Мин туй мәҗлесләрен инде 6-7 ел тостларсыз, ирекле микрофон системасы белән алып барам. Тостлар әйтүне элек-электән дә өнәп бетермәдем. Кич буе биш теләкне кабатлап утыралар, бернинди яңалыгы да, кызыгы да юк. Аның урынына җырлап, уеннар уйнатып, бай эчтәлекле программа белән кунакларның күңелен күтәрү яхшырак, минемчә. 

Мин бөтен Татарстан буйлап йөрим, географиябез киң. 

Казан тирәсендә алып барган өчен 45-50 мең сорыйбыз. Районнарга юл чыгымнары өстәлә. Аппаратурабыз үзебезнеке. Ләкин минем бәяләрне 80, 90, 100 меңгә күтәргәнем юк. Әллә кайдагы Баулы якларындагы туй булса гына 55 меңнәр булырга мөмкин. 

Бәяләрне арттырудан мәгънә юк. Әле бит ул бәяне акларга да кирәк. Мин аны 100 мең итеп тә куя алам, ләкин 100 меңлек шоу ясаганда, син айга бер туйдан артыкны эшли алмыйсың. Аннары, урта хәлле кешеләр дә чакыра алырлык бәя куясым килә. Минем сарафан радиом яхшы эшли. Алып баруымны ошаталар, шуңа өстәмә реклама да кирәкми. Хәтта инстаграм челтәрендә дә буш көннәрем бар дип реклама куйганым юк, — ди Әбри Хәбриев. 

Рамил Шәрәпов туйларны бары тик татар телендә генә алып бара. Алып бару белән 2010 елдан бирле шөгыльләнә. Татарстаннан тыш, Башкортстан һәм Мәскәү өлкәләренә дә чыга.

Һәр алып баручының үз стиле була. Бар матур итеп шигырь сөйләп, папка тотып, классик алып баручылар. Минем туйлар, әлбәттә инде, юмор белән бара. Теләсә кайсы әйбердән импровизация ясый алам. Теләсә кайсы буын белән уртак тел табам.

Мин ди-джей, аппаратура, светомузыка белән йөрим. Баянчы, биюче яки җырчы сорасалар, аларын да оештырабыз.

Бәяләребез Казанда 60 мең тирәсе, — дип сөйләде Рамил. 

Айваз Садыйров үзенең төгәл алып бару бәясен әйтмәде. Бу өлкәдәге уртача бәяләрне генә атады.

«Мин бары тик хәләл, эчемлексез туйлар гына алып барам. Бу минем дингә карашым белән бәйле. Әлеге принципка моннан өч ел элек килгән идем. Аңа кадәр эчемлекле туйлар алып бару тәҗрибәм дә бар иде. Хәләл туйлар алып бара башлаганда, заказ бирүчеләрнең шундый дилемма каршына килеп басуларын аңладым. Яшьләр үзләренең карашлары яки әти-әниләре соравы буенча, туйны эчемлексез үткәрергә карар кыла. Ләкин аларны кунакларына андый формат ошамас дигән сорау борчый һәм куркыта. Шуңа минем икенче принцибым — хәләл булса да туйны шундый ук күңелле, матур һәм югары дәрәҗәдә үткәрү. Мин яшьләргә хәләл туйларда да элеккеге тәҗрибәмне куллануымны аңлатам. 

Төркем шулай ук шартлы әйбер. Ким дигәндә үзем алып барам һәм янәшәмдә ди-джей егет була. Ул җырлап, мәҗлеснең музыкаль бизәлеше өчен дә җавап бирсә, тагын да әйбәтрәк. Минем андый кешем бар. Чөнки күпләр шундый минималь программа һәм оптималь бәя сорый. 

Төркемнең составын аерым җырчы, биюче, музыкант кушып үзгәртергә була. Уртача бәясе дә шуннан чыга. Бүгенге көндә бу event-индустриядә уртача алып бару бәясе 50-60 меңнәр тирәседер. Әлбәттә, бу бәяләр алып баручының исеменә, дәрәҗәсенә тәҗрибәсенә карап үзгәрергә мөмкин. 200-300 меңгә туй алып баручылар да бар».

Кемне Майамига туй алып барырга чакырганнар?

Зөлфәт Зиннуров никахлашырга теләүче парларга аппаратура, светомузыка, проектор белән экран тәкъдим итә.

Теләсәләр, шәхси фото һәм видеоларны күрсәтергә була. Экран белән бәйле өр-яңа бәйгеләр оештырам. Төркемебездә ди-джей, җырчы һәм мин — алып баручы. Үзебез киләбез, үзебез китәбез. Хакыбыз — 50 мең, — дип язды Зиннур.

Мөнир Рахмаев быелгы җәйдә туйларга ажиотаж дип саный. Җырчы бөтен төрле туйларны да алып бара. 

Түбәтәй, смокинглар киеп, 4-5 костюм алыштырып уздырам.   

Үземнең ди-джеем һәм биючем бар. Биюче яшьләргә миннән бүләк буларак чыгыш ясый. Мәҗлесләрне ике телдә дә алып барам. Шәһәрләрдә хәзер русча-татарча алып баруны сорыйлар. Чиста татар туйларын район үзәкләрендә генә очратырга мөмкин.

Оренбург, Мәскәү, Башкортстан, Ульян, Пенза якларына йөрибез. Ара ерак булганда, самолет белән очабыз. 

Күп еллар эшләү дәверендә нинди генә туйлар күрмәдем. Казанда бер вьетнам туе алып барган идем. Анда мең кеше булды! Кияү егете грек булган тагын бер туйны хәтерлим. Анда 400 кеше җыелды. Шул 400 кеше 8 сәгать буе биеде. Аларда йоласы шундый икән — өйләнешүчеләрне котларга чыгалар да бии башлыйлар. 

Бәяләргә килгәндә, мин бик сыгылмалы кеше. Җомга, шимбә көннәренә бәя зуррак була. Эш көннәренә туры килсә, яки кеше санына карап бәя үзгәрә. 

Кешеләргә дә уңайлы булсын дип эшләргә тырышабыз. Шул ук вакытта артык түбәнәйтә дә алмыйм, чөнки исемем бар, халык белә.  

Казанда мин туйларны 55-60 мең сумга, чит төбәкләрдә 75-80 меңгә алып барам. 

Мәскәүдә, Санкт-Петербургта 150 меңгә үткәрәбез, — диде Мөнир.

ИлГәрәйне туй алып барырга Майами шәһәренә хәтле чакырганнар. Риза гына булмаган. 

Туй 18 июнь көнне булырга тиеш иде, ә ул көнне минем туган авылымда Сабантуй. Шуңа барырга ризалашмадым. Аллаһка шөкер, гел чакырып торалар үземне. Соңгы арада Мәскәүдә еш булабыз, Анапада да туй алып барган бар. 

Бәяләребез төрлечә булырга мөмкин. Без бит аппаратура өчен аерым түлибез. Тавыш операторы, биючеләр, гитарачы, баянчы шулай ук аерым чакырыла. Әгәр дә яшьләр төркемем белән килүемне тели икән, бәябез 60-70 мең булырга мөмкин. Үзем һәм тавыш операторы гына булганда 30-40 мең тирәсенә эшлибез. Бәяләр туйның кайда үтүе, ерак барасымы икәнлегенә, кеше санына карап та үзгәрә. 

Аппаратураның да төрлесе бар. Кеше күбрәк булса, үзең белән көчлерәк аппаратура аласың. Барысы да парның үзе белән уртага салып хәл ителә. Артык кыйммәт дип әйтсәләр, бәяне аз гына киметергә мөмкинбез. Иң мөһиме — халык канәгать калсын, — ди ИлГәрәй. 

Ренат Галиәскәр туйларны оятсыз һәм мәгънәсез уеннарсыз, дәртле, матур итеп оештыра. Үзе җырлаучы ди-джей белән эшли. Казанда туйны 35 меңгә алып баралар.

Рамил Закиров туйларны үзе алып бара, җырлый. Тавыш операторы белән эшли. 

Мәҗлеснең зурлыгына карап, ике алып баручы форматыбыз да бар. Кайбер шәһәрләрдә туйларны дусларым белән дуэт формасында үткәрәбез.

Үзем генә алып барганда, бәяләрем 26-30 мең сум тирәсе. Саннар бәйрәмнең зурлыгына, вакытына карап үзгәрә. Башка өлкәләрдә алып бару хакым 30 меңнән башлана.

Илназ Гарипов без шалтыратканда сөйләшә алмый иде. Сабантуйларда салкын катык эчкәнме икән… Тавышы беткән. Җавапларны язмача җибәрде.

Мин татар гына түгел, үзбәк һәм төрек туйлары да алып барам. Төркемемдә администратор, светорежиссер, тавыш операторы, музыкантлар — барысы 6 кеше эшли. Мин үзем алып баручы, җырчы, бариста һәм иллюзионист та әле», — диде Илназ. «Сез алып барган туй нәрсәсе белән кызыклы?» — дигән сорауга: «Анда булырга кирәк», — дип җавап кайтарды. Илназ Казанда туйны 70 мең тирәсенә алып бара. Ике-өч ел элек бәяләре 40 мең булган. Элек тә 1000 $ иде, хәзер дә шулай ук», — ди ул.

Кемнең русчасы ярыйсы?

Илшат Исхаковның туйлар алып бару тәҗрибәсе — 15 ел. Күбрәк Казанда эшли. Туйларны ди-джей һәм баянчы Илдар Әхмәдуллин белән алып бара. 

Бәяләребез төрлечә, җәй айлары кыйбатрак йөри. Уртача 35-40 мең тирәсе.

Хәзер күбрәк яшьләрчә формат сорыйлар, шуңа мәҗлесләребез күңелле, дәртле үтә, — диде Илшат. 

Чулпан Гарипова эш графикларының элеккеге кебек ыгы-зыгылы булмавын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, моннан 3-4 ел элек җәй айлары туйлар белән шыплап тула торган булган.

Дүртәр көн бертуктамый туйлар алып барган вакытлар була, кулсыз-аяксыз калып эшли идек, — ди ул. 

Аның төркемендә җырчы һәм ди-джей бар. 

Быел минем өр-яңа программа, экран белән дә эшлибез. Хәзер күпләр туйны концертка әйләндереп калдыра. Ә мин алай түгел, килгән кунакларны катнаштырырга, олыларны да, яшьләрне дә күңел ачтырырга яратам. Кияү белән кәләш ягы, бер-берсеннән уздырып уеннарда катнашып, чыгышлар ясарлык атмосфера тудырам. Шулай итмәсәң, ике як та тыйнак утыра.

Минем программада билдән түбән әйберләр юк, ләкин уеннарым кызыклы. 

Быел туйлар сирәгрәк. Пандемия кешене куркуга салды. Кафеларны ябып куйсалар, мәҗлесләрне тыйсалар дигән шик белән, бәйрәм килеп терәлгәч кенә алып баручы эзли башлаучылар күп, — ди Чулпан. 

Төркемнең Казанда туй алып бару хакы — 25 мең. Кыш көне 17-18 меңгә дә эшлиләр.

Җомга-шимбә көннәре чәршәмбе-пәнҗешәмбегә караганда кыйбатрак йөри. Аннары, никахларның да төрлесе була. Туй кебек үтә торганнары һәм ике сәгатьлекләре була. Мәсәлән, җомга көнне иртәнге якта үтә торганының бәясе арзанрак. Әгәр мәҗлес кичке 16.00 сәгатьтә башлана икән, ул, ике генә сәгатьлек булса да, барыбер кыйммәтрәк чыга, — дип сөйләде ул. 

Русчам ярыйсы, шуңа туйларны ике телдә дә алып барам», — ди Алсу Фаракшина. 

Казан эчендәге туйларга 30-35 мең сорыйбыз. Самара, Богырыслан шәһәрләренә, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләренә дә чыгабыз. Мәскәү бәяләрем 60-70 мең тирәсе. Ди-джей, аппаратура тәкъдим итәм. Кирәк булганда, төрле бәядән артистлар табарга була. 

Эшли башлаган вакытта бик түбән бәягә дә йөрергә туры килде. Хәзер үземнең иҗатымны яратып, аерым җырлар өчен генә чакыручылар да күп, — ди ул.

Кайсы алып баручы музыкаль паузасыз җиде сәгатьлек мәҗлес үткәрә?

Ләйлә Дәүләтова туйларны 35 меңгә алып бара. 

Әлеге бәя туйның, никахның зурлыгына карап үзгәрә. Кайбер мәҗлесләрдә 200 кеше була. Кунакларны шулай күпләп чакыручы яклар әле дә бар әле. 

Ара ераклыгын да исәпкә алмыйча булдыра алмыйбыз. Мәсәлән, күптән түгел Пермь өлкәсенә бардык. Анда барырга күпме вакыт китә, аппаратураңны, төркемеңне юлга алып чыгып китәсең. Андый очракларда бәя берничә тапкыр арта, әлбәттә. 

Минем белән һәрвакыт Радик Шаяхмәтов дигән җырчы егет йөри. Ул профессиональ җырчы, гармунчы һәм ди-джей. Башка җырчыларны өстәмә бәя куеп чакыра алабыз. Мин, гадәттә, хәмер куелмый торган туйлар үткәрәм. Ләкин эчемлексез булсалар да, алар бик күңелле була. 

Туйда мин шагыйрә Ләйлә түгел. Ике урында гына шигырь сөйләп алам, үзәкләренә үтеп. Башка вакытта мин анда башка кеше. Акыллы, җитди булып бәйрәм үткәреп булмый. Туй - ул күңел ача, ике як аралаша, таныша торган бәйрәм. Минем төп максат концерт кую түгел, ничек тә кунакларны уйнату, алардан үзләрен күрсәттерү. Бәлки минем төгәл программам, ятланган сүзләрем дә юктыр. Ләкин бездә бөтен кунак рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп кайтып китә, — ди ул.

Ильяс Халиков бары тик хәләл туйлар гына алып бара. 

Мәҗлесенә карап, төркемебез үзгәреп тора. Берсендә өч, икенчесендә биш кеше булырга мөмкинбез. Яшьләрнең кемне чакырасылары килә — шуңа заказ бирәләр. Бәя халык санына, туйның көненә, вакытына карап төрлечә. Казан буенча минем прайс 15 меңнән 150 меңгә кадәр. Була 20 кешелек бәйрәм, була 500 кешелеге. Кайвакыт музыкаль паузаларсыз 7 сәгать мәҗлес алып барырга кирәк була. Дини дә булырга тиеш ул, кешене ялыктырмый торган, күңелле дә булырга тиеш. Андый мәҗлесләр кыйммәтрәк йөри. 35, 40, 70 меңгә дә, 50 меңгә дә эшләгән бар, — ди Ильяс.

Рамил Шәрәфиев бәяләрен әйтмичә калуны хуп күрде. 

Мин бәяләрне әйтмим. Бик каты резонанс тудыра торган әйбер бит бу. Бәя бит ул төрлечә дә була. Бер колонка куеп тавыш көчәйтелсә, экран белән проектор куйсаң, төтен чыгару җайланмасы алып килсәң, бәя бермә-бер арта. Күпләр җырчысын, баянчысын да сорый. 

Болай төркемебездә төп ике кеше — мин һәм тавыш операторым. Туйларны татарча да, русча да алып барабыз. Төп Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, төрле районнарда эшлибез. Башка эшем дә булу сәбәпле, чит өлкәләрне соңгы вакытта алмый башладым, — диде Рамил. 

Мамадыш бәяләре Париждагы кебек түгел

Район үзәкләрендә туй мәҗлесләренең бәяләре шәһәрдәгеләрдән нык аерылуга игътибар иттем. 

Мамадыш шәһәрендәге алып баручы Илнур Юнысов сүзләренчә, Мамадышның үзендә туй алып баруның бәясе 15 меңнән артмый. 

Без үзебез кая чакырсалар, шунда барырга тырышабыз. Бер җырчы һәм аппаратура белән бәяләребез 15 мең тирәсе. Башка җиргә чыксак, 20 мең сорыйбыз. Никах туе уздыру Мамадышта -12, Чаллыда — 15 мең. 

Яшьләр белән алдан очрашып, туйның программасын, уеннарын сөйләшәбез. Кайвакыт туйда гел яшьләр генә була. Өлкәннәр, урта буын кешеләре өстенлек иткән туйлар да очрый. Программаны яшь үзенчәлекләренә карап әзерлибез. Әдәпсез, оятсыз мәзәкләр, уеннар юк бездә. Туйларны тыйнак, ләкин кызыклы итеп үткәрәбез. Котлаулар өчен сүз дә теләк буенча гына бирелә.  

Минем үзенчәлек — мин бары тик татар телендә генә алып барам. Татар җырлары, татар сөйләме белән чиста татар аудиториясенә эшлим, — диде Илнур.

Рейтинг

Ильяс Халиковны бер категориягә дә кертмәдек. Ул прайсын 5 меңнән 150 меңгә кадәр дип атады. 

Данир Сабиров һәм Рамил Шәрәфиев бәяләрен атаудан баш тартты. 

Айваз Садыйров та event-индустриядәге уртача бәяләрне генә атады, ә үзенең туй үткәрү бәясен әйтеп бетермәде.