«Татар җыры»на 20: иң популяр җырчылар чыннан да популярмы?

Халыкара «Татар җыры» фестивале үзенең егерме еллык юбилеен үткәрде. «Татар-информ» журналисты Алинә Айдарова «Барс Медиа» фикеренчә егерме еллыкның иң популяр җырчылары дип аталган исемлеккә күзәтү ясый.

Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә егерменче тапкыр «Татар җыры» фестивале үтте. Бу фестиваль минем белән бергә үсеп җитте дип әйтә алам. 1999 елда мин хәтта юньләп сөйләшә дә белмәгән сабый идем. «Татар җыры» да әле үзенең юлын башлап кына килә иде. Мин үстем, «Татар җыры» фестивален тамаша кылырга һәм аның хакында язарга килдем. Ә «Татар җыры» егерме елда нинди үсеш кичергән? Бүген — үзенең егерме яшьлек туган көнендә аягында нык басып торамы соң?

Эльмира Сөләйманова белән Азат Фазлыев егерме елда иң популярмы?

«Барслар: «Безгә егерме», — дип күпме кычкырып йөрде, болай итәбез, тегеләй итәбез, дип вәгъдә итте. Шәхсән мин үзем «Татар җыры» фестиваленең егерме еллык юбиленнан күбрәкне көткән идем.

Чәчелгән конфетти исемдә калды. Чәчтеләр дә чәчтеләр шуларны. Алар партерда утыручыларның чәчләренә эләкте. Ә менә махсус кунак чакырылмаган. 2011 елда Алсуны чакырганнар иде, мәсәлән. Нигә беркемне дә махсус кунак буларак чакырмаганнар икән? Матди яктан кыенлыклар бар инде әллә?..

Беренчедән, менә нәрсәгә тукталып үтәсем килә. Кичәдә егерме еллыкның иң популяр җырчылары билгеләнде.

Ә менә Азат Фазлыев, Эльмира Сөләйманова бу исемлектә ничек үз урынын тапканнар икән? Болар булдымыни егерме еллыкның популяр җырчылары? Ничек Салават яисә Идрис Газиев кебек җырчыларга янәшә Эльмира белән Азатны куеп була? Аңламадым. Алар «Барс медиа» белән контракт рәвешендә эшлидер дигән нәтиҗәгә килдем. Оештыручылар аларны катнаштырмыйча калалмый. Башка чара булмаганга гына егерме еллыкның иң популяр җырчысы исемлегенә керткәннәрдер аларны. Үпкәли күрмәсеннәр тагын.

Әле Ләйсән Гыймаеваны да шул исемлеккә керткәннәр. Ләйсән соңгы ике-өч ел эчендә, руслар әйтмешли, «еле как» ире Булат Бәйрәмов белән үз концертларын куя. Ул иң популяр җырчылар рәтенә керә аламы, ничек уйлыйсыз? Минемчә, юк. Әле концертларына да тамашасының яртысы чакыру билеты белән керәдер. Ышанмыйм мин Булат белән Ләйсәннең бер меңлек зал җыя алуларына.

Популяр җырчы — ул тамашачыны кулыннан тотып билет алдыртмаган, яисә ул билетны тамашачыга илтеп бирмәгән үз концертлары белән гастрольләрдә йөрүче җырчы.

Исемлектә булган Салават, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Әнвәр Нургалиев кебек җырчылар популяр.

Рәсим Низамов, Нәфкать Нигъмәтуллин, «Айфара» төркеме, Хәмдүнә Тимергалиева, Әлфинә Әзһамова — болар исә фестивальнең һәм минем балачак вакытында популяр булды. Җырчылар үзләре хәзер популяр булмаса да, җырлары гына нәрсә тора! Алар башкарган кайбер җырлар минем белән бер яшьтә. Әлфинә апаның кассеталары һаман бар әле авылда. Кечкенә чакта ул «Төнге урам» җырының мантыйгын аңламый идем. Урам ничек синең өчен туган ярны урларга мөмкин инде, хм?! Хәзер аңлыйм. Дөресрәге, уйланмыйм гына.

Ул җырлар искерми һәм онытылмый. Хәмдүнә апаның сары чәчәкләр турындагы җыры гына миңа таныш түгел иде.

Илдар Хәкимов та җырлады. Ул Гүзәлгә ияреп килгән инде. Бигайбә, Илдар. Әмма хатының синнән популяррак. Ул исемлеккә һичшиксез керә, ә син, әгәр Уразова синең хатының булмаса, бәйрәм сәхнәсендә чыгыш ясар идең микән?

Идрис Газиев та җырлады. Ул хәзер концертлар бирми дип беләм. Ялгышмасам, Башкортстанда җырчыларны укыта ул. Укытыгыз, Идрис абый. Бар өмет шул Башкорстанда гына инде. Үзебезчә матур итеп җырлый белүче җырчылар тагын кая тусын яисә укысын, ди.

Раяз Фасыйхов та бар иде. Башкортстанда укымаса да, аның тавышы, моңы бар. Раяз Арча көллиятендә укыган. Сәхнәдә аны таныткан «Кыр казлары» җырын аңа әтисе язып биргән. Минемчә, Раяз абый бераз ялкаулана. Әгәр ул тырышып, бар булган көчен, сәләтен бары тик җыр өлкәсенә генә юнәлтсә, көне-төне концерт куеп йөрүче артист булыр иде. Аның теләге юктыр, бәлки. Шулай да ул ел саен яз айларында Казанда үз концертын куя. Гадәттә, залы тулы була. Аның да популярлар исемлегенә керүе белән килешик.

Февраль аенда Казанда өстәмә концерт бирәчәк Иркә дә булды. Ялгышмасам, ул «Барс медиа» белән 15 елга якын хезмәттәшлек итә. Кем белгән, бәлки чыннан аның иң популяр җырчы булырга вакыты җиткәндер. Болай итик: Иркәне соңгы биш елның иң популяр җырчылар рәтенә кертик. «Татар җыры» 35 еллык юбилеен үткәрсә, шул соңгы 35 елның популяр җырчыларына «тучны» керер.

Филүс Каһиров белән Эльмира Кәлимуллина да чыгыш ясады. Болар татар моңын аңлап, аны тамашачыга җиткерә белүчеләр.

Филүс «кассовый» җырчылар рәтенә керми. Әмма ул сайлаган юл бер дә җиңел түгел. Татар халык җырларын тыңларга яратмаучылар яратучыларга караганда күбрәк шул. «Соңдыр шул, соңдыр», — дип җырлады Филүс. Молодец!

Эльмира да молодец! «Керфекләрең синең нигә кара?» җырын башкарды ул. Татарча биетә алган бердәнбер җыр шушы булды. Концерттагы калган җырлар эстрада ритмында иде. Быел Эльмира чыннан да егерме елның иң популяр җырчылары арасына керә, әмма бер 5 елдан «Барс»лар тагын шундый кичә үткәрсә, кермәстер, мөгаен. Ялгышсам, гафу итәрсез.

Булды бугай. Менә шулар булды исемлектә. Хәзер концертның үзенә күчик.

Кунакчыл татар халкы

Кичәдә «Татар җыры»ның символы булган «Алтын барс» сыны сәхнәдән бүләк ителмәде. Концерт башында җырчылар шул «барс»ларны тотып сәхнәгә чыкты, бераз басып торды да, кереп китте. Боларга сыннарны «заочно» сәхнә артында бүләк иткәннәр, димәк. Бик әйбәт. Вакыт сузып, һәр җырчыга шул сынны бүләк иттереп, әле сынны бүләк иткәндә сәхнәгә чыгып һәр котлаучы үзенең сүзләрен сөйләп торганчы, тиз генә үзара хәл итүләре яхшырак.

Күз алдыма китердем: бер коробка сыннар ята. Оештыручылар: «Алар барысы да бертигез, алыгыз», — ди. Алганнар. Молодцы.

Ришат Төхвәтуллинны аерым язып үтмичә булмас. «Керим әле урманнарга» җырын сүзды ул. Шәп! Чын Татар җырында утырган күк булды. Хәтта үзара нәрсәнедер бүлешкән апалар да сөйләшүеннән туктады. Ришатның бүгенге концертлары турында попсага иярә башлады, татар халык җырларын башкарып кына акча эшләп булмаганын аңлаган күрәсең дигән фикер ишеткәнем бар. Килешмичә булмый, Ришатның хәзерге репертуарының яртысыннан күбрәге төрек көйләренә охшаган җырлардан һәм мәхәббәтле лирикадан тора. Ә иҗат юлын Ришат нәкъ халык җырларыннан башлаган иде. Кыскасы, Ришат кире үзенә кайтты.

Соңыннан җырчы «Карамалы Гобәй» җырын башкарды. Зал, барысы да шул авылдан булган кебек, аңа кушылып җырлады.

«Ыкстати», ни өчендер тамаша барышында бары тик Ришатка, Әнвәргә, Айдарга һәм Салаватка ике җыр җырларга рөхсәт иткәннәр. Кунак дип микән? Татар халкы кунакчыл инде, Аллаһка шөкер. Боларны аерып күрсәтүләре булгандыр инде. Шулай да Салават үзен җирле артист дип саный. Сәхнәгә чыккач: «Айдар кунак ул, ә без „местный“», — диде.

Минемчә, Әнвәр Нургалиевка икенче җырын җырлау кирәкми иде. Ул икенче итеп башкарган җыр популяр түгел. Өстәвенә Әнвәр абый бераз арыган иде дә кебек. Беренче җырын үзе башкарса да, икенчесенә авызын ачып басып торды. Ни генә дисәң дә, теге «Соң дисең микән» җыры танылган, әйе.

Низамовның каен пүләне

«Кайсы каен да, кайсы син?» — дип җырлаган Рәсим Низамовны барыбыз да беләбез. Бу җыр чыккач Фәндәс Сафиуллин аны тәнкыйтьләгән, сүзләр авторы Роберт Миңнуллинны сүккән иде. Алып баручылар: «Матур юбилей уңаеннан шул каенны таптык», — дип каен пүләнен чыгардылар. Ул каенның координатлары мондый икән: 800 км туры, 30 км сулга, 20 метр унга, 10 адым артка, ике адым сулга. Ул агач Актаныш каенлыгыннан. Каян булсын инде тагын, Рәсим абый Актаныш кияве бит.

Ул каен пүләнен тамашачыга бүләк тә иттеләр. Бүләкне откан тамашачы шул каен пүләнен кочаклап йоклар инде.

Иркәнең үзенә чәчәк бирергә дә ярамый

Иркә «Карлыгачта хәбәрем юк» җырын башкарды. Билгеле булганча, ул хәзер «Бәйрәм» ансамбле белән эшли. Шул төркемдә бер егет бар. Иркәнең үз концертыннан репортаж язганда, бу егетнең җырчыга туфли кидертүен язып үткән идем.

Бу концертта менә нәрсә булды: бер тамашачы кыз Иркәгә чәчәк алып килгән. Чәчәк бәйләмен бүләк итәргә дип ул сәхнә янына килде. Җыр тәмамлангач, Иркәнең төркемендә эшләгән егет, чәчәк сузучы кызга үрелеп, чәчәкне алам, дигәч, башта кыз, Иркәнең үзенә бирим, дип ишарәләде. Әмма барыбер «Бәйрәм» ансамбле солисты үзенекен итте. Чәчәкне үзе алып, Иркәгә сузды.

Иркә чәчәкне дә үзе алырга иренә хәзер. Үз концертында чәчәкләрдә бомба юк микән дип сәхнә янына килгән һәр тамашачының чәчәк бәйләмен тикшерделәр. Монда да шул ук хәл кабатланды инде әллә?!

«Егерме ел дәвамында без сезгә бүләкләр ясадык, хәзер сезнең чират»

Һәр җырчы концертка үзе белән бер бүләк алып килде. Фестивальне оештыручылар: «Егерме ел дәвамында без сезгә бүләкләр ясадык. Хәзер сезнең чират», — дигәндер. Җырчылар бүләкләрне, чыгышлары тәмамлангач, сәхнә артында бүләк итте. Ә сәхнә артында аларны камера һәм микрофон белән алып баручы Байбулат көтә иде. Байбулатның җырчылар белән сөйләшүе экран аша тамашачыга да күренде, ягъни тамашачы шул рәвешле һәр җырчының «Татар җыры» фестиваленә нәрсә бүләк итүен белде. Бу күренеш «Татар җыры»нда беренче тапкыр булды дип әйтә алам.

Һәр җырчы төрле бүләк алып килде. Нәфкать Нигъмәтуллинны бераз кызгандым. Ул өчпочмаклар алып килгән иде. Байбулатка бирәм дигәндә, бер өчпочмагы төшеп китте. Нәфкать абый аны идәннән алды да, кире тәлинкәгә куйды. Әлбәттә, зал көлде. Каушадымы шунда, әллә ялгыш төшеп киттеме ул өчпочмак, белмим. Гаеп итмәгез инде, төрле хәлләр була.

Салават Фәтхетдинов үзенең беренче алтын барсын бүләк итте. Җырчы сынның ничәнче елгы икәнен генә белми. Ике мең дә унтугыздан егермене ала белмидер инде Салават бабай. Әй, Салаватка егерме ел ни, утыз ел ни — барыбер. Иң мөһиме — җырлавыннан туктамасын.

Эльмира Сөләйманова калькулятор бүләк итте. Җырчы булганчы Эльмира кассир булып эшләгән. Саный белә, димәк. «Татар җыры»н оештыручылар рәхәтләнеп билетларның акчаларын санар инде, малай. Билетлар бер дә арзан түгел. Иң кыйммәтлеләре 8000-9000 мең, ә зал тулы иде.

Тямаев, Илсөя, Элвин, сез кайда?

Егерме еллык юбилейдан күбрәк эмоция көткән идем. Әйтәм бит, «Татар җыры» белән бергә үстек, дип. Мин үземнең егерме яшьлегемне яхшырак каршы алган идем бугай. Әлбәттә, мәҗлестә мин татар җырларына биедем. Әле күптән түгел генә фестивальнең матбугат конференциясендә «Буш башак» дип аталган Фирдүс Тямаевның, «атказанмаган» Илсөя Бәдретдинованың җырларына да биегән идек. Бу концертта алар булмады. «Барслар» га Азат Фазлыев белән Эльмира Сөләйманова урынына Илсөяне чакырырга иде «лущше». Икесен дә берьюлы бәреп ата иде. Илсөянең популяр булуы белән бәхәсләшүчеләр булмас.

Элвин Грей булыр дигәннәр иде. Әмма ул җырламады. Ни сәбәпле килмәве безнең өчен, алып баручы Байбулат берничә тапкыр әйткәнчә, «караңгы».

Тантананы Искәндәр Хәйруллин белән Гөлназ Сәфәрова алып барды. Болар икесе «Татар җыры»ның иң популяр алып баручыларыдыр. Әмма, белүемчә, әле мин дә, фестиваль дә кечкенә булганда тамашаны Идрис Газиев, Салават алып барган иде. Эльза исемле алып баручы да бар иде, хәтерлисезме?! Резидә Шәрәфиева да алып баручы булып караган иде. Менә Салават белән Идрис абый янәдән «Татар җыры»н алып бара башласалар, нәрсә булыр иде икән?!

Командировкадагы Марат Гәрәев һәм амфитеатрдагы Динә Гәрәева

Концертны безнең белән бергә Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Ул сәхнәгә чыгып оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде, компания төркеме директорлар советы рәисләренә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәрен тапшырды. «Барс медиа» компаниясен булдыруга зур өлеш керткән Гәрәев Марат кына концертта булмады. Август аенда ул кызы Динә Гәрәева белән шоу-бизнес өлкәсеннән китүен белдергән иде. Әллә, бөтенләй «Татар җыры» сәхнәсенә басарга теләмәс дәрәҗәдә үпкәләп, киткән инде?.. Юк иде ул фестивальдә. Президент аның турында: «Командировкада», — диде. Хм, белмим. «Татар җыры»ның юбилей көнендә нинди эшлекле сәфәр булырга мөмкин икән ул?!

Ә менә Динә Гәрәева концертта бар иде. Без шәхсән таныш. Минем аннан интервью алганым бар. Кочаклап: «Күрүемә шатмын», — диде. Гадәттә, «Барс медиа» компаниясенең директорлары «Пирамида» залының балкон өлешендә утыра. Ә Динә исә амфитеатрда утырды. Бу нәрсә белән бәйле микән? Белмим.

«Боларны онытырга ярамый»

Миңа тамашаның иң охшаган өлеше — Әлфия Авзалованы, Илһам Шакировны, Вәсилә Фәттахованы, Әлфис Кыямовны, Хәния Фәрхине искә алу. Балалар хоры безнең арадан китеп барган әлеге җырчыларның «Ак чәчәкләр», «Чыгарсыңмы каршы алырга?», «Туган як», «Кил син» һәм «Әлдермешкә кайтам әле» җырларын башкарды. Бу җырчыларны, аларның җырларын онытырга ярамый. Онытмаганыгыз һәм искә төшергәнегез өчен рәхмәт «барслар»!

Рус егете Павел Волонихин нәрсә күрсәтер икән дип көткән идем. Менә бит, булдырды! Бу чыгыш барганда мин Павел янына килеп: «Менә бу әйбәт», — дидем. Ул миңа: «Рәхмәт, боларны онытырга ярамый», -диде.

Тантананың режиссеры Лина Арифуллина. Мәскәүдән килгәне сизелә инде. Текст бер типлы итеп тамашачыга тапшырылмады. Алып баручылар я сәхнәдә, я тамашачы янында залда, я алар, гомумән, сөйләми.

Лина ханым татар тамашачысыннан шаккатып кайтып китмәгән булса, ярый инде. Тамаша ахырында арттан ишетелгән ул көлүләр, кычкырып җырлаулар татар хатыннарының әдәпле булулары турында сөйләми иде, әлбәттә. Эчмәгез дип сүкмим. Бәйрәм бит, бераз ярый. Әмма нигә исергәнче эчәргә соң? Аңламыйм.

Үстек, тәҗрибә тупладык

Егерме елда үстек, буйга җиттек, тәҗрибә тупланды. Әйтик, мин бизәнергә өйрәндем, «Татар җыры» сәхнәсе дә йолтыр-йолтыр килә. Фестивальдә дә җырлаучыларга караганда җырчылар күбрәк. Әкрен-әкрен икебез дә шулай үстек. Мин журналист булдым — фестиваль исә мине журналист буларак яратмаучыга әйләнде. Тәнкыйтьне бер дә кабул итә белми ул.

Моңа кадәр «Барслар» турында язганда: «Кертмәделәр, бәхәсләшеп алдым», — дип яза идем. Бу концертта алай булмады, чөнки кулыма билет тотып, үз урыныма утырып концерт карадым. Алар мине, журналистика сүзен кулланып әйтсәк, «аккредитовывать» итмәде, кыскасы. Кызык кешеләр инде алар. Үзләре «ТМТВ» каналыннан онлайн-трансляция күрсәтә, үзләре минем концертка килүемә каршы. Шуннан карап булса да язар идем бит инде. Әмма татар тотып карамыйча ышанмый, ди, шуңа тамашаны барып карарга булдым.

Язмамның ахырында шуны әйтәсем килә: «Болгар радиосы»ның Милли премиясе белән бу фестивальне чагыштырырга кирәкми. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Татар җыры»нда яңгыраган бөтен җырларның озынлыгы 30 сәгать. Шул 30 сәгатьтә Казаннан Чистайга җәяү барып була, ди. Ай-һай, 30 сәгать дәвамында «Татар җыры»нда яңгыраган җырларны тыңлап була микән ул? Мин Казаннан 400 чакрым ерак булган Актанышыма кайтканда да «Татар радиосы»н тыңлап кайта алмыйм. Бераз туйдыра, чын дөресен әйтим.

Тагын бер факт әйттеләр: фестивальдәге җырчылар кулга-кул тотынышып басса, алар төзегән рәт Миллениум күпере озынлыгында була икән. Бу саннар төгәлме, юкмы, белмим. Сүзләренә ышаныйк.

Ә менә «Татар җыры»ның төп конкуренты — «Болгар»лар тантаналарын җиденче тапкыр гына үткәрә. Мәктәпкә җиде яшьтә керәләр, алар әле укырга керә генә. Мәктәптә барысына да өйрәтерләр. «Болгар»лар да өйрәнер әле.