Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер ишек ябылса, икенчесен ачам»: татар йолдызлары ковид чорында яңа эшләр башлаган

Пандемия чоры концерт-тамашаларга каты бәрә: башта алар рөхсәт ителмәде, ә хәзер инде халык концертларга йөрүдән үзе дә курка бугай. Тамашалар булмау исә артист халкына акча эшләү мөмкинлекләрен киметә. Артистлар башка һөнәрләр үзләштерә башламады микән - шуны сораштык.

news_top_970_100
«Бер ишек ябылса, икенчесен ачам»: татар йолдызлары ковид чорында яңа эшләр башлаган

Коронавирус һәркемнең тормышына тәэсир итте. Үзизоляция режимын гына искә төшерик. Ул вакытта кайберәүләр керемсез, яисә бөтенләй эшсез калса, башкалар исә өйдә утырудан файда алып калырга тырышты. Эшмәкәрләр кризистан зарланганда, татар эстрадасы йолдызлары арасында үз бизнесын ачып җибәрүчеләр дә булган.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева челтәр бизнесы белән шөгыльләнә башлаган. «Мин, гомумән, тик утыра торган кеше түгел. Бер җирдә ишек ябылса, икенче җирдә ачарга тырышам. Эш миңа ошамаса, күңелемә хуш килмәсә, мин аңа тотынмыйм да. Монда мин сатмыйм, үзем кулланып караган продукцияне башкаларга тәкъдим итәм. Бу бизнес миңа бик ошый», — ди җырчы үзенең эше турында. «Нәрсә белән шөгыльләнсәң дә, сүз сөйләүчеләр һәрвакыт бар. Өйдә тик утырсаң, „моның бай ире, сөяркәсе бар инде“, эшләсәң, „моңа һаман җитми“ диеп сөйлиләр. Ул этаптан мин күптән үттем. Нәрсә сөйләүләре миңа барыбер. Кешене алдамыйм, урламыйм, туры юлдан барганымны үзем беләм», — дип безнең белән уртаклашты Айгөл Бариева.

Ә җырчы Илгиз Шәйхразиев коймак пешерергә өйрәнгән. Моңа кадәр аның коймак камыры ясаганы булмаган. Кәефе булганда җырчы тавык, каз, үрдәк тә пешерә икән әле. Шулай ук музыкант аранжировкалар ясарга өйрәнгән, шул рәвешле, ул чыгымнарын киметкән.

Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Алсу Фәйзуллина бу чорны тормыш иптәше Фәнил һәм балалары белән авылда үткәргән. «Без авылның, табигатьнең, үз өең булуның кадерен белә башладык. Хәтта үзебезнең дә йорт аласы килә башлады. Хәзер акрынлап шул хыялны тормышка ашыру өстендә эшлибез», — ди ул. Йолдызлы гаилә бакчада яшелчә, җиләк-җимешләр утырткан, каралты-кураларны җыештырган.

Илсөя Бәдретдинова концертларсыз вакытны авылда үткәргән. Кечкенәдән рәсем сәнгате белән кызыксынганлыктан, Илсөя авылда рәсемнәр ясаган. «Күңел тынычлыгы өчен эшләдем. Бизнеска китәргә дигән теләгем булмады. Бизнес башлаучыларга бернәрсә дә әйтәсем килми. Кем ничек булдыра ала, шулай эшләсен», — ди җырчы. Моннан тыш, Илсөя авылдашларына 300 медицина битлеге тегеп, бушлай өләшкән. Авыр чорда Илсөя үз төркемен дә саклап кала алган. Бүген ул моны иң зур шатлыкларының берсе дип атый. Концертлар булмаганда, аның иҗат төркемендәгеләр төзелештә һәм таксида эшләп алган. Ләкин бөтенләйгә китүчеләр булмаган.

Илназ Сафиуллинны күпләр җырчы дип кенә белә, ә ул инде 6 ел күчемсез милек өлкәсендә бизнес алып бара икән. Кризис һәм пандемия вакытында аның эш күрсәткече 5 %ка арткан һәм бик нык ярдәм иткән. Ул иҗатны ташларга ярамаганлыгын, бер өлкә туйдырса, вакытлыча икенчесенә күчеп алырга кирәклеген әйтте. Гомумән, Илназ күңел тарткан эш белән шөгыльләнергә киңәш итә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100