Элвин Грей: «Мине музыка училищесына алмаган кешеләргә рәхмәт»

Татар сәхнәсендә Элвин Грей псевдонимы астында танылган җырчы Радик Юльякшин «100% Татарстан» проекты өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында яңа альбомы, Татарстанның аңа ни өчен ошавы һәм зур аудиторияне ничек җәлеп итә алуы турында сөйләде.

«Пандемия чоры файдага гына булды…»

Радик, сәлам! Сезне «100% Татарстан» проектында сәламләргә шатмын. Пандемия чорын ничек кичерәсез?

Артистлар пандемия шулкадәр озакка сузылыр дип көтмәгән һәм уйламаган иде. Әмма ул миңа хәтта файдага да булды, өйдә тынычлап альбом яздырдым. Моңа кадәр альбом яздыру өчен вакыт табып булмады, безнең гастроль графиклары бер елга алдан языла бит.

Альбом сентябрьдә яки октябрь башында чыгарга тиеш, мин аны эшләп бетерергә өлгерербез дип өметләнәм. Анда татар, башкорт һәм рус телләрендә җидешәр җыр бар. Тавыш яздыра һәм аранжировкалар ясый торган студия үз өемдә урнашкан. Шуның өстенә безнең лейблга язылган артистлар белән эшләп өлгердек.

«Цех буенча коллегаларыгыз» чикләү чараларын ничек кичерде?

Хәзерге вакытта хәлләре авыр булган артистларны яхшы аңлыйм. Күпләр алга таба ничек һәм кая таба хәрәкәт итәргә белмичә югалып калды. Хәзер без, мәсәлән, турның кайчан башланачагын да белмибез. Бүгенге көндә театрлар залның яртысы гына йөкләнергә тиеш дигән шарт белән ачылуын исәпкә алсак, димәк, артистларга шәһәрдә бер концертны ике көн дәвамында бирергә туры киләчәк. 

Минемчә, бу очракта финанс мендәре һәм эшләрлек материаллары булган иң көчле җырчылар һәм музыкантлар гына отачак.

Минемчә, финанс мендәре булган һәм эшләрлек материаллары булган иң көчле җырчылар һәм музыкантлар гына отачак.

Бер көнлек артистлар да бар иде бит, аларга тагын да кыенгарак туры киләчәк.

Нинди китаплар укыдыгыз һәм фильмнар карадыгыз?

Бик күп. Үз гомеремдә фильмнар карауга шулкадәр вакыт сарыф иткәнем юк иде. Беренче айда мин гомумән берни дә эшләмәдем.

Пандемия вакытында социаль челтәрләрдәге эшегезне көчәйттегезме?

Мин социаль интернет-мәйданчыкларның актив кулланучысы. Без шундук онлайн-концерт оештырдык һәм калган вакытта кулдан килгәнчә үз иҗатымны социаль челтәрләрдә тәкъдим иттем.

Тамашачыларны сагындыгызмы?

Әлбәттә, сәхнәгә чыгуымны нык көтәм.

Ике республика арасында ничек яшисез?

Мин — дөнья кешесе. Мәскәүдә дә яши алам, 2010 елдан бирле шунда булырга туры килде. Казанда йорт салдым һәм биредә өч елга якын яшим. Башкортстанда тудым һәм җаным-тәнем белән башкорт булып калам. Әмма Башкортстанда яшәгәндә, республикабызга чыгыш ясарга килгән артистларны карап, татар телендә җырларга өйрәнергә теләдем.

«Беренче альбомым аудиокассетада чыкты»

Музыка белән ничек шөгыльләнә башладыгыз?

Иҗат белән мәктәп елларында ук шөгыльләнә башладым һәм ул вакытта студиягә эләгү минем өчен зур вакыйга булды. Мин бит гади гаиләдән. Әти белән әнием төзүчеләр. Кызганыч, әти хәзер арабызда юк, ә әнине Казанга күчердем.

Иҗат юлы башында әни миңа кредитка компьютер сатып алды, аны тагын биш ел түләде һәм шул ук вакытта ике баланы — мине һәм апамны да карап тотты. Без Уфаның читтәрәк урнашкан Черниковка районы астында яшәдек. Ул елларда китап һәм интернет мәгълүматлары буенча мөстәкыйль рәвештә музыка язарга өйрәндем.  

Ничек популяр булып киттегез, сере нидә?

Сере, мөгаен, тырышлыктадыр, уңыш өчен талант булу гына аз бит.

Яхшы тавышлы һәм матур буй-сынлы кешеләр бар, алар ни өчендер артык җигелеп эшләргә теләми, утырганнар да нидер көтәләр.

Яхшы тавышлы һәм матур буй-сынлы кешеләр бар, алар ни өчендер артык җигелеп эшләргә теләми, утырганнар да нидер көтәләр.

Беренче вакытларда республикада мине дә кабул итмәделәр һәм: «Йолдыз булгач килерсең», — дияләр иде. Эшне башкача оештырырга кирәклеген аңладым, продюсерлык үзәгенә киттем һәм аранжировщик булып урнаштым, клиентураны җыя һәм музыка яза башладым, бөтен эшкә дә әни сатып алган компьютерда өйрәндем. Ул вакытта әле 10 сыйныфта гына укый идем. Акрынлап гастрольләрнең нәрсә икәнен һәм альбом чыгару тәртибен аңлый башладым.

Соңыннан мин радиога эләктем һәм акрынлап альбомнар яза башладым, үз акчама, дөресрәге, тиз арада каплап өлгергән кредит картасыннан алынган акчаларга клиплар төшердем. Әкренләп клипларымны күрсәтә һәм таный башладылар. Артист булу теләгем шулкадәр зур иде, хәтта төшемдә дә сәхнәдә чыгыш ясавымны күрә идем. Музыка белән нык мавыгып киттем, хәтта укуымны да калдыра башладым.

Сезнең өчен лейбл нәрсә ул — беренче чиратта артистларга ярдәмме, бизнес яки үсешме?

Беренче чиратта, мин талантлы яшьләргә ярдәм итәргә телим: алар чыннан да бик күп. Үзем эшли башлаганда, күпме акча эшләргә дигән уй юк иде. Мин һәрвакытта да үз тамашачымны табарга теләдем.

Үзем эшли башлаганда, күпме акча эшләргә дигән уй юк иде. Мин һәрвакытта да үз тамашачымны табарга теләдем.

Уңышка ирешкән һәм яңа гына сәхнәгә аяк басучы артистларыбызны өйрәтергә әзермен. Лейбл астында чыгыш ясаучылар үз аудиториясен тапса, миңа да рәхәт булачак.

Сез инде продюсер буларак чыгыш ясыйсызмы?

Әйе, бөтен продакшн тулысынча. Клиплар, образлар. Артистка карап: «Сиңа менә шулай чыгыш ясарга кирәк», — дибез. Артистка тулысынча образ тудырабыз һәм җыр сайлыйбыз.

Үзегезнең аудиториягез турында сөйләгез әле?

Ул бик зур. Өч яшьлек балалар да бар, әби-бабайлар да җитәрлек. Әгәр статистика буенча карасак — 20дән 45 яшькә кадәрге кешеләр.

Ягъни, бу үсмерләр түгел.

Әйе, мәктәп укучылары түгел. Шулайрак килеп чыкты: мәктәптән соң яза башлагач, беренче вакытта тыңлаучылар бары тик кызлар гына иде. Ул вакытта бит интернет юк, хатлар яздылар. Миңа аларны радиодан пакетлап китерделәр. Беренче альбомым да аудиокассетада чыкты.

Музей өчен саклыйсызмы?

Әйе, кассетам бар. Ул вакытта тыңлаучылар миннән яшьрәк үсмерләр булды һәм алар күп иде. Өлкән аудиторияне ничек җәлеп итәргә дип уйлый башладым. Шул вакытта «Ашкына гомер» җырын яздырдым, әлеге җырдан соң өлкән буын килде. Аннары җитди концертларга чакыра башладылар, ә миңа нибары 19 яшь кенә иде.

Аудиториядә бушлык калмасын өчен «урталыкны» ничек җәлеп итү турында уйлана башладым. Дуслар турында, җитди мәхәббәт турында җырлар яза башладым, аннары аудиториядә 18 һәм өлкәнрәк яшьтәге кешеләр барлыкка килә башлады. Башта үсмерләр, өлкәннәр булды, ә уртада бушлык иде. Әкрен генә үз яшемдәгеләр кушылды. «Егетләрне ничек җәлеп итәргә соң?» — дигән сорау көн кадагына басты. Концертларда нигездә аудитория хатын-кызлардан тора иде.

Ир-егетләрне җәлеп итү өчен махсус юллар эзли башладым. Хәзер безнең концертларда 3тән 80 яшькә кадәрге кешеләр бар. Кулъяулыклы әбиләр дә, балалар да, урта буын да.

«Черноглазая» — иң көчле хитым, аны Таиландта да тыңлыйлар»

«Татнефть Арена»дагы тулы зур зал нинди хисләр калдырды?

Күп тамашачыны җыя алу артист өчен зур бәхет. Әлбәттә, эчтә сүз белән аңлатып бетерә алмаслык хисләр булды. Бу зур хыял иде бит! «Татнефть Арена» һәм 10 мең кеше синең җырларыңны күмәкләшеп башкара. Мондый мизгелләр өчен Аллаһыга да, барлык тамашачыларга да рәхмәтлемен. Искитмәле булды!

Татарстанда сезне нәрсә җәлеп итә?

Дислокация ягыннан уңайлы җир булганга, Татарстанны сайладым.

Башкортстан да янәшә, Мәскәү дә. Нәкъ менә шундый өчпочмак килеп чыга. Еш кына туган ягымда эш һәм концертлар белән булам. Мәскәүгә дә еш барам, шуңа күрә Татарстанның урнашу урыны яхшы.

Уфада инде 20 ел яшәдем һәм аннан башка шәһәрләргә йөрү катлаулырак иде. Ә монда үзәк. Мин Мәскәүдән соң Казанга күчендем, бөтен нәрсәне үз күзләрем белән күреп, тоеп, моның бик матур шәһәр икәнен аңладым. Дөресен әйткәндә, биредә миңа бик ошады. Мәскәүдән берни белән дә аерылмый, шәһәр төрле яктан үсә. Иҗади планда да барысы да яхшы. Биредә дусларым да күп.

Ни өчен сез төрле телләрдә җырлыйсыз?

Беренче чиратта, миңа милли өлеш кызыклы иде. Башкорт телендә җыр яздым, аннары татар телендә, алар бит тугандаш халык. Шул ук сүзләр, биш хәреф кенә үзгәрә.

Мин төрлечә җырлый алам, бөтен кеше өчен дә җырлыйм. Халыклар дуслыгы яклымын. 

Румын телендә җырлаган идем, чөнки бу продюсерлык үзәгендә катнашучыларның берсенең проекты булды. Ул милләте буенча румын һәм румын телендә җырларга тәкъдим итте. Мин рәхәтләнеп ризалаштым! Аннары украинча җырладык. Хәзер казах телендә җырларга телим.

Сине дөнья масштабында ишетсеннәр өчен инглиз телендә җырлау мәҗбүри түгел дип ышанам. Без бит O-Zone җырларын молдав, ә Тарканны төрек телендә тыңладык.

Мин безнең мәдәниятне һәм телне үстерү яклы — башкорт һәм татар телләре турында әйтүем. Безнең җырларны бөтен җирдә дә тыңлыйлар. Телне аңламаган кешеләр дә җырны яратып кабул итүен теләр идем. Шуңа күрә яңгырашның сыйфатына күп көч куям.

Элвин Грейны Таркан кебек үк тыңласыннар өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Тагын бераз вакыт кирәк әле. Без моның өстендә эшлибез, озакламый сез яңа гадәти булмаган җыр ишетәчәксез.

Хит эшләнә торган ниндидер махсус рецепт бармы?

«Черноглазая» җырын иң көчлесе дип саныйм, Youtube та аны 120 млн га якын тыңлаган. Таиландтагы ресторанга кергәч, әлеге җырны ишетеп гаҗәпкә калган идем. «Кайдадыр ишеткәнем бар», — дип уйладым. Дустым белән — ул инглизчә яхшы белә — тай кызы янына килдек, үзенең плейлистындагы җырны куюын әйтте. Әгәр дә бу Сочида яки Төркиядә булса, бер хәл, ләкин Таиландта иде!

Һәр артистның үз стиле бар. Әгәр халыкка шундый җыр ошаган икән, димәк, әлеге юнәлештә эшләүне дәвам итәргә кирәк.

«Мине музыка училищесына алмадылар»

Җырларны ничек язасыз?

Төрлечә була. «Пошел налево» җырында башта бер юл гына барлыкка килде, фортепианода уйнап карадык һәм шундук җыр булып туды. Минем диктофонда күптөрле язмалар бар, аларны онытмас һәм алга таба җыр итеп яздырыр өчен җырлап йөрим.

Кайчак руль артында да күңелгә җырлар килә бит.

Музыкантлардан, артистлардан сезне кем илһамландыра?

Аерып куярлык бер кумирым гына бар димәс идем. Мин төрле музыканы — рэпны да, рокны да тыңлыйм. Һәр башкаручының аерым бер җыры ошарга мөмкин һәм мин өйрәнәм. Узган ел Эд Ширанны үз иттем, альбомын тулысынча тыңладым, биографиясен өйрәндем. Аңа кадәр Рианнаны тыңлый идем, хәзер — Post Malone.

Ә рокта Scorpions һәм башкаларга карыйсызмы?

Артык кереп китмәдем аларга. Мәктәптә укыганда «Руки вверх»ны тыңлый идем, дискотекада йөргәндә, нинди кызык җырлар язалар дип уйлый һәм аларга ошарга тели идем. Аннары Шатунов. Күп инде алар. Һәрберсеннән өйрәнергә була.

Сез музыкага һәм вокалга өйрәндегезме?

Юк. Төрле түгәрәкләргә йөрергә тырышып карадым, баянны минеке түгеллеген аңлап шундук ташладым, курайда уйнарга да өйрәнгән чак булды. Әмма музыка белемен шулай да ала алмадым.

Мине сәнгать училищесына алмадылар, тавышың куелмаган, бетәчәк, диделәр. Нәтиҗәдә ул үзгәрмәде, мине алмауларына хәзер хәтта шатмын.

Мине сәнгать училищесына алмадылар, тавышың куелмаган, бетәчәк, диделәр. Нәтиҗәдә ул үзгәрмәде, мине алмауларына хәзер хәтта шатмын.

Бәлки, алар мине башка юнәлешкә кертеп җибәрерләр иде, ә болай мин үземнең тоемлавым буенча җырлыйм. Әйе, алар дөрес җырламыйсың, дип әйтәчәкләр, ә мин күңелем теләгәнчә иҗат итәм.

Ә социаль челтәрләрдәге комментарийларга ничек карыйсыз?

Тәнкыйтьчеләргәме? Бик яратам. Хейтны рәхәтләнеп укыйм. Анда сүгенүләр дә җитәрлек. Диван тәнкыйтьчеләре кәефне күтәрә. Күбрәк языгыз, зинһар.

Ни генә эшләсәм дә — барысы да дөрес түгел, алар дигәнчә эшләнми бит.

«Күзгә карап алдый белмим…»

Скандаллар — һөнәрнең бер өлешеме? Гүзәл Уразова белән булган хәл, мәсәлән.

Бу уйдырма түгел иде, чынбарлык. Утырып, уйлап чыгармадык. Күпләр, мөгаен, моны пиар дип уйлагандыр. Ләкин юк. Мин күзгә карап алдый белмим. Әгәр үзебез уйлап чыгарган булсак, миңа уңайсыз булыр иде. Конфликтка барып җиткән икән, димәк, барысы да чынлап булган.

Үзем дә борчылам, гел уйлап йөрим һәм бу мине бер генә дә шатландырмый. Бары тик барысының да гадел, дөрес булуын теләдем. Әмма тормышта төрлесе була. Бу, мөгаен, мине көчлерәк һәм акыллырак итәдер. Мин әлеге киртәләр аша узам. Башка моңа юл куймаячакмын. Икенче тапкыр шунда ук документларга кул куячакбыз.

Сез тормышта беркатлы һәм ышанучанмы?

Мөгаен, ышанучандыр.

Әйтегез әле, әхлаксыз кеше күңелгә үтеп керә торган яхшы җыр яза аламы? Яңа җырлар язу өчен сезнең күңелегез ни дәрәҗәдә ачык?

Һәрвакытта да ачык булдым. Барлык кичерешләрне, шатлыкларны музыка аша җиткерүемне дәвам итәм.

Сезнең өчен дан-дәрәҗә нәрсә ул? Танысалар, сөенәсезме?

Бу стадиядән үттем инде. Моңардан хәтта бераз уңайсызлык та тоям. Тыйнак кына утырып тору яклымын.

Сезнеңчә, Татарстанда 10 елдан һәм 100 елдан соң нәрсә үзгәрәчәк?

Йөз елдан соң, миңа калса, монда оча торган тәлинкәләр булыр инде. Ә ун елдан — белмим. Татарстанда барысы да зур тизлектә һәм күз алдында үзгәрә.

Татарстанның көче нәрсәдә һәм республикага ни җитми?

Көч — халыкта, аның бердәмлегендә һәм куәтендә. Монда барысы да җитәрлек. Музыка эстрадасының югарырак күтәрелүен теләр идем.

Яшьләр өчен нинди төп киңәш бирер идегез?

Эшләргә, эшләргә һәм артка чигенмәскә. Үз хыялыңа ышанырга.

Хыяллар тормышка аша, төрле чак була, әмма бары алга барырга кирәк.

Хыяллар тормышка аша, төрле чак була, әмма бары алга барырга кирәк.

Әгәр планнарың бар икән, ахыргача үз юлың белән бар һәм барысы да син теләгәнчә килеп чыгачак.

Әңгәмәгез, ихлас җавапларыгыз өчен рәхмәт. Яңа иҗади уңышлар сезгә.

Рәхмәт!