Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәзер аның күңеле, Аллага шөкер, тынычланды» — Чулпан Йосыпова концерты

15 октябрь УНИКС концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпованың концерты узды. Концерттан «Татар-информ» хәбәрчесе репортажы.

news_top_970_100
«Хәзер аның күңеле, Аллага шөкер, тынычланды» — Чулпан Йосыпова концерты
Владимир Васильев

«Шоу көтәргә кирәкми»

Чулпан Йосыпованың 9нчы сезон концерты «Ак һәм Кара» дип исемләнгән.

«Минем тормышым гомумән бик кызыклы. Авыр чаклары да, рәхәт чаклары да булды, аеруча бу елларда ак полоса дип әйтер идем, чөнки кияүгә чыктым, бала таптым. Бәхетле гаилә тормышы. Тормыш ак һәм кара полосалардан тора. Ничек кенә булса да, карадан соң ак килә, шуңа күрә бирешмәскә кирәк», — дип сөйләде Чулпан концерт темасы турында

Концертның башка җырчыларныкыннан аерылып тора торган үзенчәлеге бармы?

Без әллә нинди супер нәрсәләр эшләдек дип әйтмәс идем. Без яхшы итеп җырларга, сөйләргә, биергә, уйнарга әзерләндек. Килде-китте түгел. Ниндидер яңалык керттек дип әйтә алмыйм, — диде Чулпан Йосыпова.

Концерт сценариен театр артистлары Резедә Сәләхова һәм Артём Пискунов язган. «Әллә нинди шоу көтәргә кирәкми», — диде Резедә Сәләхова. Ул Концертның бөтен асылы Чулпанның тавышында икәнен аңлатты. Резедә Сәләхова һәм Артём Пискунов гаиләсе Чулпан Йосыпова гаиләсе белән дуслар, шуңа күрә алар Чулпанны яхшы белә.

Чулпан кияүгә чыккач, анда берәр үзгәреш сиздегезме?

Бик зур үзгәреш сиздек, чөнки ул бик каты, кызу кеше иде. Кешегә кисәк кенә, уйлап тормыйча җавап бирергә, күпмедер дәрәҗәдә үпкәләтергә дә мөмкин иде. Бу бит барысы да күңел тынычлыгы булмаганлыктан, ә хәзер аның күңеле, Аллага шөкер, тынычланды. Хәзер ул юк кына әйбердән трагедия ясамый. Ул сабыр әни һәм хатын, — диде Резедә Сәләхова.

«Иремнең кочаклап үбүе тынычландыра»

Чулпаннан ире Фидан Нәҗипов турында да сораштым.

Ирегез хәзер сезнең концерт директоры. Ул директор булгач, концертларга әзерләнүнең рәхәтрәк булуын сизәсезме?

Әлбәттә. Мин гомумән кешеләргә ышанмыйм. Минем начар гадәт бар — бөтен нәрсәне контрольдә тоту. Чыннан да, ирем белән эшләве рәхәт, без бөтен нәрсәне бер-беребез белән сөйләшеп эшлибез.

Концерт алдыннан борчылганда нәрсә тынычландыра?

Иремнең, килеп, кочаклап үбүе тынычландыра. Дөресен әйткәндә, мин бик борчылмыйм да. Бүген генә бераз дулкынланып торам, чөнки моңа кадәр мин алып баручы белән эшләгән идем, бу юлы концертны тулысынча үзем алып барам.

Чулпан Йосыпованың бу дебюты уңышлы булды дип уйлыйм, җырлаганда да, сөйләгәндә дә сәхнәдә ул үзен иркен һәм ачык тотты.

Ике ел көткән концерт

Ике ел күрешми торганнан соң, ниһаять күзгә-күз очраштык. Егетен армиядән көткән кыз шикелле зарыгып көттем бу көнне. Ике ел эчендә нәрсәләр генә булмады минем тормышымда, белсәгез иде, — дип башлады ул концертын.

Ике ел эчендә бик күп әйберләр эшләдек. Кияүле дә булдык, бәби дә алып кайттык, Аллага шөкер, — диде ул беренче башкарган җырыннан соң.

Җырлар җырлана барды, һәрберсеннән соң диярлек сәхнәгә чәчәк тоткан тамашачылар агылды. Чулпан җырдан ял итеп алган вакытларында күңелендәгеләрне сөйләде.

«Инде беркемне дә ихластан сөя алмам, олы улым Солтанны бер ялгызым аякка бастырырмын дип йөргән чакта, Аллаһы Тәгалә миңа тормыш дулкыным Фиданны җибәрде. Фиданыма мин бик рәхмәтле, ул минем терәгем, таянычым, ышанычым. Ул мине тормышның карадан гына түгел, ак төстән дә торганына ышандырды», — диде ул сәхнәдән.

«Ялгышмасак иде сөюдә» җырын башкарыр алдыннан «Әйе, тормышта ялгышлыклар да булды, бүгенге көндә иң зур теләгем, бу мәхәббәтем мәңгелек булсын иде», — диде Чулпан.

Яратып кияүгә чыккан, бала тапкан хатын-кызның бөтен сүзе шуның хакта булуы бәхете, эчкә генә сыймыйча, ташып торганнандыр. Үзе әйткәнчә, бу бәхетләре мәңгелек булсын.

«Без бик канәгать әти-әни»

Чулпан концертта әти-әнисенә рәхмәтләрен дә белдерде. «Әни утыз ел элек Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы булып эшләгән, ә хәзер мин шунда хезмәт куям. Әниемнең хыялларын тормышка ашырам дип әйтсәм дә ялгышмам, чөнки ул гаиләсе өчен, хыялын, карьерасын ташлаган», — диде ул.

Җырчы әти-әнисе унбер ел элек балалары белән Пермь ягы Барда районыннан Казанга күчеп килгән. Чулпан туган якларын да искә алды.

«Без, Чулпан бу дөньяга килгәннән башлап, аның сәләтен күргәч, һәрвакыт аңа булышырга тырыштык, ә нәтиҗәсен бүген күрәбез. Без бик канәгать әти-әни, без шатбыз. Барысында калдырып, Казанга килүебезне юкка түгел дип әйтәсем килә», — диде Чулпанның әтисе Әүхәт абый.

Концерт ахыры якынлашканда, сәхнә биюче кызларга калды. Кызлар заманча бию күрсәтте. «Нишләп татар биюе түгел икән?» — дип уйлап кына куйган идем, «Татар биюе көткәнсездер, юк әле менә, без дә заманнан артта калмаска булдык», — диде Чулпан.

Егетләр арасында иң яраткан җырчылар

Аннан кала, концертта Ришат Фазлыйәхмәтов һәм Филүс Каһиров җырлады. Чулпан Йосыповадан ни өчен әлеге ике җырчыны чакыруын сорагач, «Егетләр арасында иң яраткан җырчыларым — алар. Һәм без якын дуслар, шуңа күрә аларны сайладым», — диде ул.

«Чулпан моңлы җырчы. Мин, гомумән, үзебезчә, халыкча җырлаган артистларны хөрмәт итәм. Мин Чулпанның җырлавын бик яратам, чөнки тере тавышка дөрес итеп, профессиональ рәвештә матур итеп җырлый», — диде аның турында Ришат Фазлыйәхмәтов.

Филүс Каһиров та Чулпан Йосыповага бәйле берничә сорауга җавап бирде.

Аның иҗатына ничек карыйсыз?

Бик яратам һәм хөрмәт итәм Чулпанның үзен дә, аның иҗатын да. Гел аралашып торабыз. Безнең сәнгатькә караш бер үк — профессиональ дәрәҗәдә үз эшеңне башкару.

Ничек уйлыйсыз, ул киләчәктә үсеш алырга мөмкинме, әллә ул инде үзенең иң профессиональ дәрәҗәсенә барып җиттеме?

Юк, әле барып җитте дип уйламыйм. Җырларны тәҗрибәле артист буларак башкарсаң, анда инде карашың да үзгәрә. Мин үземнән чыгып та әйтәм, элегрәк җырлаган кайбер җырларны әле яңадан башкарсам, сүзләренә игътибар итәм дә, мин моны аңлап бетермәгәнмен икән дим. Әле Чулпанга үсәсе дә үсәсе, яшь бит.

«Мин мондыйны көтмәгән идем»

Концертның соңгы өлешендә Чулпан Йосыпова «Гафу итәрсең микән?», «Сагыну», «Шиңгән чәчәкләр», «Әйтергә микән» җырларын башкарды. Тамашачы таныш җырларына кушылып утырды. Хәтта тукталышка кадәр «Әйтергә микән, әйтмәскә микән», - дип җыр сузып баручылар да булды.

Кешеләр «Ярый әле бардык», «Бик шәп!» — дип чыктылар концерт залыннан.

«Дөресен генә әйткәндә, Чулпанның иҗаты белән кызыксынган юк иде, бүгенге концертка килгәч, фикерем үзгәрде. Кайбер җырчылар кырыйдарак торсын дигән уй да килде. Мин мондыйны көтмәгән идем», — диюче тамашачылар да булды.



Галерея: Чулпан Йосыпова концертыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100