Гөлдания Хәйруллина: Телевизордан югалуның сәбәбе - битем бозылу иде, күренмәгән табиб калмады... | intertat.tatar

Гөлдания Хәйруллина: Телевизордан югалуның сәбәбе - битем бозылу иде, күренмәгән табиб калмады...

Берара эстрада җырчысы Гөлдания Хәйруллина телевизор экраннарыннан да да, сәхнәдән дә югалып торды... Хәзер яңадан иҗат дөньясына чумган ул. Бик күп концертларда катнаша, күптән түгел генә ”Шөкер ит булганына” җырына төшерелгән яңа клибы чыкты. Шушы көннәрдә “Татар-информ” хәбәрчесе җырчы белән бер хәйрия концертында очрашып, серләрен сорашты.

- Гөлдания ханым, берара югалып торгандай булдыгыз...

- Әйе, соңгы вакытта тамашачылар мине югалтты. Ләкин үземне татар эстрадасыннан бөтенләй читләштем дип әйтә алмыйм, һәрдаим иҗат дөньясында кайнадым. Яңа җырлар яздырдым, яңа программа эшләдем. Төрле район һәм шәһәрләр буенча гастрольләргә дә йөрдем. Чит илләрдә дә чыгыш ясарга туры килде. Ун елдан артык телевидениегә генә төшә алмадым мин. Экраннардан күренми торгач, тамашачы югалтты. Тапшыруларга катнашырга чакырсалар, ризалашмый идем. Берара бик нык битем бозылды минем, бу хакта күпләр белә инде. Бармаган җирләребез, күренмәгән белгечләребез калмады. Нәрсәдән шулай килеп чыккандыр, төгәл әйтүче булмады. Аллаһыга мең шөкер, хәзер барысы да җайланды. Тырыша торгач, акрынлап тәртипкә килде. Үземне бик яхшы хис итәм, хәзер телевидение-радиодагы тапшыруларда да катнашам. Хәлемне белергә теләп, сәламәтлегем өчен кайгырып шалтыратучылар күп булды. Тугры тамашачыларыма рәхмәт, алар миңа иҗат итү өчен көч бирде.



Төп таянычым булган, тормыш иптәшем Рөстәмнең дә якты дөньядан китүен бик авыр кабул иттем. Акылым белән аның юклыгына ышанам, күңелем белән ышанмый идем. Төш кенә кебек тоелды. Якын кешеләрен югалтканнар мине аңлар, берара тормыш туктап калган төсле була. Ләкин яшәргә, ничек тә булса тормышны дәвам итәргә кирәк иде. Тамашачы алдына чыккач авыр булуын сиздермәскә кирәк, шуңа күрә яңа баштан елмаерга өйрәндем. Рөстәм белән 23 ел бергә яшәп калдык. Беренче тапкыр Казанда, Ленин мәдәният сараенда очраштык без. Ул вакытта ул баянчы, мин хорда җырлап йөрим. Алты ел йөрдек, 21 мартта гаилә кордык.

- Төшегезгә кергәне бармы?

- Рөстәмне уйламаган бер генә көнем дә юк, шуңа күрә дә төшемә еш керә. Шатланып та, кырыс булып та кергәне бар. Аны онытырга мөмкин түгел, без һәрдаим бергә булдык. Тормышта да, иҗатта да таяна алырлык иң якын кешем иде. Та­лант­лы ком­по­зи­тор, му­зы­кант кы­на тү­гел, кеше бу­ла­рак та из­ге кү­ңел­ле, мәрхәмәтле ке­ше иде.  Мине хөрмәт итеп яшәде, ан­дый­лар бик сирәк. Миңа атап иҗат иткән беренче җыры "Бәллүр чишмә" булды. Сүзләрен Шәрига Таһирова язды. Иҗатым да шул җырдан башланып китте. Өйдә бер ялгызым гына булганда бик моңсу. Рөстәмне генә түгел, вафат булган иҗатташ дусларымны да сагынып искә алам. Үзегез беләсез, соңгы вакытта арабыздан нинди якты йолдызлар китте. Гомер – мизгел генә шул...



 - Кызыгыз Лилия дә эстрадада матур гына адымнар ясап килә. Репертуар, сәхнә киемнәре буенча киңәшләр бирәсезме?

- Киңәшләр бирәм. Мактанып әйтүем түгел, ләкин ул бик тырыш һәм эш сөючән. Кайвакыт мине дә уздыра, шулкадәр үҗәтләнеп эшли. Күп очракта аннан үзем үрнәк алам, өйрәнәм әле (көлә). Иҗади гаиләдә үссә дә, татар эстрадасы сәхнәсенә җиңел генә кереп китмәде. Лилия үз җырларын, образын, репертуарын тудыру өчен бик күп хезмәт куйды. Мин аның репертуарында бары тик татар халык җырлары булуын гына теләгән идем. Шуңа күрә баштарак татар халык җырларын гына башкарды , ләкин аңа: “Син нәкъ әниең кебек җырлыйсың”, - дип әйтүчеләр күп булды. Шуннан соң ул үзенә башка индивидуаль, заманча юнәлеш сайлады. Аллаһы Тәгалә теләсә, үзенең хыял-максатларын чынга ашырыр. Лилия: “Әни, синең исем белән сәхнәгә чыгасым килми. Әнисе аркасында җырлап йөри, дип сөйләүләрен теләмим”, – дия иде. Шуңа күрә аның иҗатына катнашмыйм, барысын да үзе булдыра.



- Лилиянең җырчы булуына каршы килмәдегезме?

- Юк, мин аның теләгенә каршы төшмәдем. Гомумән, берәүгә дә каршы сүз әйтә алмыйм мин. Һәркем үз юлын үзе сайлый. Лилия артист тормышының нинди булуын күреп үсте, шуңа күрә әлеге юлны сайлаганда үзен нәрсәләр көтәчәген алдан ук белде. Кечкенә вакытта аны бөтенләй җырлатып булмый иде. Дөрес, ике яшьлек чагында минем репертуардагы “Эх, күңел ачабыз” һәм “Мамадыш” дигән җырларымны отып алып, җырлый башлады. Аның язмасы да бар, Рөстәм белән дискка күчерергә теләгән идек. Кызганыч, ниндидер сәбәпләр аркасында бу эшне сузып йөрдек. “Җырламыйм, шофер булам!” дип кенә әйтә иде Лилия. Беренче тапкыр алты яшендә сәхнәгә чыкты, шуннан соң җырлаштыргалап йөри башлады. Бераздан күчеш чоры дип тагын туктады. Ләкин язмыш барыбер иҗат юлына алып килде аны, җырчы булды. Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясен тәмамлаганнан соң, Лилия Казан Дәүләт Финанс һәм Икътисад институтында укыды. Әлеге юнәлеш буенча эшләр дип уйлаган идем. Бервакыт Рөстәмнең бер җырын яздырып карадык, менә шуннан барысы да башланды инде. Күптән түгел генә Новосибирск, Хабаровск, Казахстан өлкәләрендә узган Сабан туй бәйрәмнәрендә катнаштым. Кая гына барсам да, барысы Лилия хакында сорый. Чит төбәкләрдәге тамашачылар да аның җырлары һәм иҗаты белән таныш. Миңа бик рәхәт, Лилия өчен куанам.



- Лилияне яратучылар белән беррәттән, аны яратмаучылар да шактый. Һәрдаим киенү стилен тәнкыйтьлиләр...

- Киенү стиле хакында Лилиягә үз фикеремне җиткердем. Халык кабул итмәс, яратмас дип әйттем. Чыннан да образларын яратучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Һәр кешенең үз зәвыгы була. Шунысы ачык аңлашыла – Лилиянең җырлары, киенү стиле яшьләргә ошый. Иң мөһиме ул татар эстрадысына яңалык кертергә тели, башкаларны кабатламый. Үзе дә “Минем киләчәк өчен эшлисем килә”, – диде. Ул дөрес фикер йөртә, чөнки заман белән бергә атларга кирәк. Хәзер үзем дә социаль челтәрләрдә утырам, яшьләрдән артта каласы килми.

– Гөлдания ханым, сез һәрвакыт матур, бер дә үзгәрмисез. Моның сере нәрсәдә? 

- Картаймаска тырышам инде... Сәхнә матурлыкны ярата. Мине һәрвакыт озын буйлы, таза гәүдәле дип уйлыйлар. Чын тормышта күргәч аптырыйлар. Хәзер озак кына паузадан соң, кабаттан сәхнәгә күтәрелдем. Бары тик алга барырга гына исәп, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Җырчылар күп, тамашачыга сайлау мөмкинлеге зур. Җырларымны яратып тыңлаучылар өчен иҗат итәргә телим, эшләргә теләк һәм көч бар әле. Мин сәхнәдә генә түгел, тормышта да матур булырга тырышам. Үземне карап, тәрбияләп йөрим. Матур булуның сере бик күп нәрсәгә бәйле. Спорт белән шөгыльләнәм, файдалы итеп тукланырга тырышам, режим буенча йокларга ятам.

-  Якын киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

- Планнар зурдан. Иң беренче чиратта, Рөстәмнең тәмамланмый калган эшләрен ахырына җиткерергә телим. Бу минем бурычым. Язылып та дөньяга чыкмаган җырлары бик күп аның. Якын киләчәктә шуларны кайсы җырчыга туры килүен чамалап, башкарырга тәкъдим итәргә уйлыйм. Рөстәм 3000нән артык җыр язып калдырды. Хәзер аның иҗатына багышланган китап әзерлим, 100гә якын җыры керәчәк. Китап ноталары белән бергә җыр текстлары да була. Көзгә өлгертә алмадык, шуңа күрә китап яз көне чыга. Әзер булгач, җырчылар белән бергә китапның презентациясен үткәрергә хыялланам. Китап чыгару эшендә Татарстанның халык артисты Виталий Агапов ярдәм итә.