Рафаэль Якупов: «Әрсез булсаң, популярлыкка ирешеп була»

Рафаэль Якупов - Казан шәһәр филармониясе солисты, Әлмәт егете. Җырчы «Интертат»ка шәхси тормышы, дөньяга карашлары турында сөйләде.

«Беренче хатыным бәхетле булсын»

Рафаэль, син өйләнгәнме ул?

Өйләнгән, шөкер.

Беренче тапкыр?

Юк, бер өйләнеп, аерылдым инде. Беренче хатыным белән сигез ел бергә булдык. Улым бар. Аңа 7 яшь инде. Ул әнисе белән, әмма мин аның белән аралашып, күрешеп торам.

Нишләп парлар аерыла икән?

Кем белгән аны?! Башны катырма.

Көнләшү?

Көнләшү кешене эчтән ашый, үтерә. Көнләшкән кеше көнләшә инде. Аңлатсаң да, үзенекендә торачак ул.

Бәлки көнләшерлек урын булгандыр?

Юк, минем ягымнан хыянәт булмады. Бары тик усал телләр генә үз эшләрен эшләгәннәр… Элекке хатыным бәхетле булсын. Мин беркайчан да кешегә начарлык теләмәдем. Теләргә кирәк тә түгел, чөнки ул синең үзеңә кире әйләнеп кайтырга мөмкин.

Хәзер башка кеше беләнме син? Аерылгач, башка өйләнә алмам дип курыкмадыңмы?

Әйе, хәзер хатыным бар. Андый хисләр бар иде дип әйтә алмыйм.

Димәк, мәхәббәттә ялгышып була?

Яшь чак — юләр чак, диләр. Ашыгып өйләнештек. Ялгышасың инде. Аерылулар бер-береңне алдамаудан килеп чыга. Әмма мин аны гына гаепләмим. Һәр кешедә дә гаеп бар. Яшәгән саен тәҗрибә арта. Ә кеше ялгышларсыз яши алмый. Бер тапкыр тырмага килеп басасың, әмма икенче тапкыр бу ялгышыңны кабатламыйсың. Һәр кеше үзенең хаталарында башка хаталанмаска өйрәнә.

Син — артист. Кызлар язмый калмыйдыр?

«Мине кияүгә ал әле», — дип язучылар бар. Әмма мин бит Ален Делон түгел. Әгәр шулай язсалар, миндә шик туа. Андыйларга җавап бирмәскә тырышам. Миңа яратуы турында язучылар иҗатыма гашыйк, үземә түгел. Әгәр ул иҗатыма, тавышыма гына гашыйк икән, минем белән озак тормыш итә алмаячак. Мине яратырга кирәк, ә иҗатымны түгел.

«Ак көнләшү булмый»

Сине позитив кеше, диләр.

Мин һәр нәрсәдә бары тик яхшылык күрергә генә тырышам, чөнки тормыш болай да кайчак кәефне төшерә. Бүген кояшлы, ә иртәгә кинәт яңгыр яварга мөмкин. Кеше янында да елмаюны кулайрак күрәм. «Кәефе начар, нәрсәдер булган икән», — димәсеннәр.

Кәефең булмаган чаклар да буладыр?

Була, әлбәттә. Күбесе холыктан тора. Мин үзем тиз кабынам, тиз суынам. Кеше белән талашырга яратмыйм. Тыныч кына сөйләшергә кирәк. Ачу саклап, сөйләшмичә йөри алмыйм.

Эстрадада дус диярлек танышларың бармы?

Иҗатташ дусларым бар. Мәсәлән, Рөстәм Насыйбуллин, Рамил Шәрәпов. Алар белән без иҗат, тормыш турында сөйләшеп утыра алабыз.

Сезнең арада көнчелек юкмы? Бәлки көндәшлек? Ул миннән популяр, дип, мәсәлән…

«Мин синнән ак көнләшү белән көнләшәм», — диләр. Көнләшүнең төсе булмый ул. Дуслыкта, гомумән, көнләшү булырга тиеш түгел! Көнләшү булса, нинди дуслык булсын инде?! Әгәр кеше, әйтик, машина ала яисә яңа җыры чыга икән, мин аның өчен сөенәм генә. Булдырган бит!

Ничек популяр булып китәргә?

Бу хакта еш уйланам. Нишләргә икән, дим. Һәрвакыт эзләнәм. Заманнан калышырга ярамый. Аранжировкаларны да яңартып торасы. Халыкка нәрсә кирәк икәнен аңларга кирәк. Моның өчен татар халкына хезмәт итәргә, шушы халыкны ишетә белергә кирәк. Әрсез булсаң, шулай ук популярлыкка ирешеп була. Әмма популяр булу җиңел бирелми. Һәр эш авыр. Шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, укытучылар, хәтта урам себерүчеләр дисеңме... Беркемгә дә җиңел түгел. Һәр эшнең үз хакы булырга тиеш.

Менә син - белемле җырчы. Әүхәдиев исемендәге колледжны, Казан консерваториясен тәмамладың. Әмма шулай да, артык популяр түгелсең. Үпкәләмисеңме?

Һәр әйбернең үз вакыты. Безнең вакыт та җитәр әле. Көтә белгән һәм тырышып эшләгән кеше максатына ирешә. Эшлибез бит! Кемгә үпкәлим? Үпкәләп утырсаң, ни була?.. Алга карап эшләргә кирәк. Консерваториядә укыганда, беренче тапкыр үз концертларым белән йөреп алган идем. Шуны аңладым: эшләп карамасаң, күп әйбер җиңел кебек тоела.

Концерт кую бик авыр. Бары тик үз концертлары белән йөргәннәр генә аның авырлыгын белә. Башлап җибәргән вакытта бигрәк тә кыен. Кайсы җырчыларны чакырырга, аларга ничек түләргә, кеше җыелырмы дип уйлыйсың. Моннан тыш, кассага процент түлисең, залны арендаларга кирәк, алып баручылар яллыйсы бар. Командаңны ашату, кундыру синең өстә… Менә шул вакытта гына барысына да төшенә башлыйсың. Әгәр дә концерттан соң нульгә чыксаң, бик әйбәт. Әле бит минуска да киткән чаклар була.

Укымыйча җырлаучыларга ни диярсең?

Җырлыйлар шул. Җырчылар бик күп! Башка һөнәрне сайлап укыганнар да, аннан соң кисәк кенә җырчы буласылары килеп киткән. Әмма араларында Аллаһтан бирелгән сәләтлеләре дә бар. Бәлки андыйларга уку кирәкмидер дә. Ә кемдер укып та җырчы була алмый. Аңа бирелмәгән ул. Акчалары булу сәбәпле сәхнәгә чыгучылар бар. Андыйларның иҗатлары «чыктым аша күпер» була. Хәзерге яшьләр арасында сәләтлеләр җитәрлек.

«Кибет каршында бәрәңге саткан чакларым да булды»

Нишләп бу гаиләдә балагыз юк?

Булыр, Алла теләсә. Әле эшләнеп бетмәгән эшләр бар.

Торырга урыныгыз бармы соң? Ипотека түлисеңме?

Бөтен халык кредитта, бөтен халык ипотекада. Менә шуннан аңла инде.

Җырчы булып акча эшләп буламы?

Җырчы булсаң, яныңда тагын бер һөнәрең булырга тиеш. Мин эшлим, әмма нинди өлкәдә икәнен әйтмим. Җырчы һөнәрен сайлаган вакытта, һәркемнең тагын бер запас парашюты булырга тиеш. Менә хәзерге вакыт күпләрне аяктан чалды. Мин бер эштән дә курыкмыйм. Хәтта шофер булып та эшли алам.

Бала чагыңнан берәр истәлек бармы?

Балачактан җырга гашыйк булып үстем. Гел җырлый идем мин! Сәпиттә йөргәндә дә, эшләгәндә дә, уйнап утырганда да җырлый идем. Байлыкта үстек дип әйтә алмыйм. Кибет каршына чыгып, бәрәңге саткан чаклар да булды. Шул акчаның һәр тиенен өйгә кайтарып бирә идем.

Истәлек дигәннән, берсендә бабайларга кунакка авылга кайткан идек. Көтү вакытлары иде. Бабай миңа чыбыркы бирде. Эх, шартлатасы килә бит шуны. Шуны әйләндерәм дә әйләндерәм… Шартлаттым! Колагым филнеке кебек булды. Янды гынамы соң?! Әмма соңыннан, бераз үскәч, барыбер рәхәтләнеп шартлаттым мин аны. Үземнекенә ирешә торган егет мин.

Дусларың бармы?

Дуслар бар, әлбәттә. Үзең яхшы кеше булсаң, сиңа да яхшы кешеләр тартыла.

Әллә мин яхшымы?

Синең яхшылыгың гамәлләреңнән күренә. Дуслар күп булмый инде ул. Дуслык авыр чакларда сынала. Сиңа ярдәм кирәк булганда, булышырга, киңәш бирергә әзер торучылар — дус. Яхшы вакытта гына яныңда булганнар — танышлар гына.

Үземнекенә ирешә торган егет, дисең. Нинди максатларың бар? Нәрсәләргә ирешергә телисең?

Максатлар, хыяллар бар. Чит илләргә чыгып, концерт куяр идем. Мәсәлән, АКШка яисә Австралиягә барып, татар халык җырларын башкарыр идем. Безнең халык җырларыбызны бөтен дөньяда ишетергә, белергә тиешләр. Чит илләрдә күпме татар яши бит!

Акча кирәк…

Әйе, матди яктан ярдәм итүчеләр дә булса, әйбәт булыр иде. Дәүләтнең ярдәме кирәк. Бәлки, Алла боерса, шушы максатым чынга ашар.

Синең «Килмә, дисең» җырың биеккә менде, дип әйтик. Ротацияләр ярдәм иттеме?

Әлбәттә, бары тик ротацияләр ярдәмендә генә ул. Ул җыр искәрде инде. Яңаларын халыкка чыгарасы иде.

Бер җырның бәясе ничә сум?

Җырның сүзе һәм көе — 15 мең. Аннары аранжировщик белән сөйләшәсең. Аларның бәяләре 15-30 мең. Тавыш яздыру — 3-5 мең. Чама белән әйтсәк, 45 мең булды. Ротация — 40-45 мең. Бапысы бергә 100 мең дип алыйк. Әле соңыннан клип төшерәсең, тагын 80-100 мең булыр. Әле бу уртача бәяләр генә. Шулай итеп, бер җыр 180-200 мең була. Банкетлар булып торсын, алар ашата.

Мәгънәле җырлар башкарырга кирәк. «Яратам, бетте-китте»ләр күп хәзер. Мин җырның сүзләренә игътибар итәм. Берсендә бер җырчыдан: «Нәрсә турында җырлаганыңны аңладыңмы?» — дидем. Аңламаган, әлбәттә. «Юк, белмим», — диде.

Танышларың арасында эчеп, югалганнары бармы?

Дөресен әйтсәк, бар. Араларында матур җырлаучылар да бар. Салу сәбәпле, башларын югалтып, эшсез калып, югалганнары бар. Кайберсенең хәзер тормышларын да белмим. Бәлки хәзер алар алкоголь эчемлекләр кулланмыйлардыр да. Әмма шайтан суы бик алдый. Алданмаска тырышырга кирәк! Кешенең башы булырга тиеш. Аракы гаиләләрне дә тарката ул.

«Өйгә кайтасы килеп торса, шулдыр бәхет...»

Мәхәббәт бер генә киләме?

Мин үзем бер кешене яратсам, башкасына карыйсым да килми. «Однолюб», русча әйтсәк.

Димәк, ике тапкыр яраттың?

Менә сорау… Белмим, төгәл әйтә алмыйм. Беренчесендә яратуга караганда хөрмәт күбрәк булгандыр. Тукта, синеңчә, нәрсә ул мәхәббәт? Мин сорыйм әле.

Минемчә, мәхәббәт — ул битараф булмау. Мәсәлән, минем сөйгән ярымны бәхетле итәсем килә. Мин аңа карата битараф түгел. Ашаганмы, киенгәнме, дип уйлыйм. Мәхәббәт — ул бер-береңне бәхетле итәргә теләү.

Килешәм. Ә бәхет нәрсәдә?

Мәхәббәт белән бәйләсәк, әгәр ул, эштән арып кайтканда, син аны елмаеп каршы аласың икән, бу да бәхет булырга мөмкин. Синең өчен ни ул бәхет?

Күпләр мәхәббәт өч ел яши, ди. Соңыннан ул хөрмәткә әвереләдер. Бер-береңә терәк булып яшәргә кирәк. Син әйтмешли, ашарга пешереп, каршы алса, бу да мәхәббәт һәм хөрмәт. Өйдә чиста булырга тиеш. Менә өйгә кайтасы килеп торса, бәхет шул буладыр инде. Барыбызга да бәхетле мәхәббәт телим!