Зәринә Хәсәншина: «Кияүгә алам дисәләр, бүген чыгар идем»

Зәринә Хасаншина - бүген татар эстрадасына әкрен генә үз исемен булдырып килүче җырчы. Аның: «Бүген сәләт икенче урында, ә беренче урында акчаң булу тора», - дигән сүзләре белән күпләр килешер. Зәринә белән сезне якынрак таныштырыйк.

Зәринә Хәсәншина Балык Бистәсе районы Тәберде-Чаллысы авылыннан. Ул башта Әүһәдиев исемендәге музыкаль көллиятне тәмамлый, соңыннан Казан Дәүләт консерваториясендә белем ала. Зәринәгә 24 яшь.

«Туганың белән яшәргә кирәк түгел икән»

Зәринә, сәлам. Сузып тормыйча сорыйм, җырчы буларак танылып буламы?

Булдыра алганча, танылырга тырышам. Хәзер бит сәләт икенче урынга калды, беренче урында — акча. Банкетта эшләп кайтасың да, акчаны телевидениегә яисә радиога бирәсең. Мәсәлән, җәй буена эшләгән акчаны сентябрьдә ике радиога илтеп бирдем. Булган акчам бары тик җырымны шушы ике радиода бер ай дәвамында гына яңгыратуга җитте.

Ә нинди акчага яшисең?

Бераз гына үзеңә калдырасың инде. Танылган җырчы буласым килә дип, бармак суырып йөреп булмый бит.

Арттан этеп торучы булмагач, авырдыр…

Әйе, килешәм. Мин гади авыл кызы. Әти белән әнием һаман да авылда яши. Безгә таныш яисә туган булган киң кесәле абзыйлар да юк. Бары тик әти-әниемнең җырчы була алуыма ышануы миңа көч өсти. Әмма мин бер дә бу юлны сайлавыма үкенмим, чөнки, минемчә, башка профессияне мин үзләштерә алмас идем.

Авыл кызы булсаң да, бүген үз фатирың белән машинаң бар.

Әйе, бар. Машинасы белән фатиры булгач, Зәринә бай дип уйлаучылар да бардыр. Тырышып эшләп, максатларыңа ирешергә кирәк. Бары шул.

Нигә җырчы булырга уйладың? Әти-әниең каршы булмадымы?

«Җырчылык»ка уку теләгем күптән бар иде. Әниемнең сүз әйткәне булмады алай. Ә менә әтиемнең: «Кызым, җитдирәк, төплерәк белем кирәктер бәлки», — дигәне бар иде. Әмма минем кечкенә чактан ук җырчы буласым килде. Шуңа күрә әтием дә соңрак күнде.

Син 15 яшеңдә авылдан чыгып киттең, әйеме?

Әйе, унбиштә чыгып киттем. Казанда туганнар бар, әмма аларның берсенә дә бармадым. Аларда тору миңа уңайсыз булыр иде. Шуңа күрә мин вакытлыча фатирга кердем. Әле анысында да туганнан туган апам белән яшәдем. Туганың белән яшәргә кирәк түгел икән. Чүттән генә сугышып бетмәгән идек… Ярый әле хәзер барысын да оныттык.

Нигә талаша идегез?

Безнең белән яшәгән кызлар нәрсәгәдер бәхәсләште дә, мин берсен якладым, ә апам исә башка кызны яклады. Әле без икебез дә тиз кызып китүчән, үзсүзле. Мин компромисска бара белмим. Соңгы арада гына бу кимчелегемнән арына башладым. Якыннарың белән йомшаграк булырга кирәк. Кайбер вакытларда тыелып тору, дәшми калу алтынга тиң.

Балачакта егетләрне кыйнап йөргәнсеңдер син, малай…

Кыйнамас, ди…Әле берсенең кулын да сындырдым.

Абау. Ничек булды ул?

Мәктәптән кайтканда егетләр миңа һәм дус кызыма бәйләнде. Киләләр дә асылыналар, киләләр дә асылыналар. Ачуым чыкты да егетнең берсен этеп җибәрдем, ул бозга егылды. Күрәсең, катырак этеп җибәргәнмендер…

Аннан соң ни булды?

Укытучы мине чакыртты. «Зәринә, нәрсә булды? Инсафның кулы сынган», — ди. Инсаф молодец, чөнки ул чын егет буларак әниләренә: «Кулымны үзем сындырдым», — дигән.

Синең ачуыңны чыгарырга ярамый икән…

Әле хәтерлим, беренче сыйныфта укыганда унберенче сыйныф укучысы белән идәндә ята-ята сугыштым. Ул миңа нәрсәдер әйтте дә, мин моны кыйный башладым. Балачакта мин «пончик» идем, шуңа күрә мине еш кына кимсетәләр иде.

Нәрсә дип әйтәләр иде?

«Толстушка», тегесе-монысы. Шулай дип әйтүчеләргә үпкәләп, өйгә кайтып елый идем.

«Акчага гына кызыга, диярләр инде»

Бүген егетең бармы?

Юк, әлегә егетем юк. Аралашкан егетем бар, әмма безнең мөнәсәбәтләр җитди түгел. Озак еллар дәвамында бер егет белән дә йөрмәдем. Беренче үбешүем дә унтугыз яшьтә генә булды. Бүген, минемчә, үбешү өчен бу соң. Бер-ике ай аралашабыз да аерылышабыз. Миңа гел полиция хезмәткәрләре, төрле органнарда эшләүчеләр ошый иде. Һаман да шундыйларга тартылам.

Егетләрдә сиңа нәрсә мөһим?

Беренче урында — хатасыз язу, белемле булу. «Сәлам, танышыйк әле» дигәндә дә хаталы итеп язалар икән, минем җавабым бер: «Рәхмәт, сау булыгыз». Һәм егетләр оригиналь дә булырга тиеш. Язып кына танышып булмый. «Танышырга мөмкинме?» — дип сорагач, мин: «Әйе, мөмкин», — дип җавап бирә алмыйм бит инде?! Уйларга кирәк бераз, башны эшләтергә.

Машина, фатир булу мөһимме?

Мөһим. 25 яшеңдә бернәрсәң дә булмаса, эшләмәгәнсең, «трай» тибеп йөргәнсең дигән сүз. Ярый, икесе дә булмасын, әмма фатир яисә машиналык акча эшләргә була дип уйлыйм. Аңлыйм, егерме яшьлек егетләрнең фатиры, машинасы булмаска мөмкин. Әмма әгәр сиңа утыз икән… Акчага гына кызыга, диярләр инде.

Нишләп егетләр белән озак аралаша алмыйсың?

Белмим, әллә миннән тиз туялар, әллә мин алардан. Үзем югалам, аралашмый башлыйм. Әни минем турыда: «Син шырпы кебек дөрләп кабынасың да, соңыннан сүреләсең», — ди. «Мин аны яратам, ул минеке», - дигән сүзләрем бер атнага җитәргә мөмкин.

Егетләрдә сиңа нәрсә ошамый башлый?

Төгәл әйтә дә алмыйм. Эш чибәрлектә, кыяфәттә түгел. Кешенең холкы минем өчен мөһим. Кеше белән аралашкан саен, аның кимчелекләрен белә башлыйсың. Берәр кимчелек күрәм икән, аралашудан туктый идем. Әмма беренче мәхәббәтемне очраткач, барысы да үзгәрде.

Сөйлә әле.

Чыннан да яраттым, беләсеңме? Миңа 19 яшь иде. Шул чак башка егетләрне оныттым. Минем өчен бу дөньяда бары тик ул гына бар иде. Киләчәктә, минемчә, мин бик тугры хатын булачакмын.

Ул мәхәббәтең сагышлымы?

Ул егет белән без йөрмәдек тә дияргә була. Безнең яшь аермасы 7-8 ел. Бер талашып, бер кушылып йөрдек. Шулай дүрт ел дәвам итте. Бер көнне үземә: «Булды, Зәринә, башка ул дип еламыйсың, аның турында уйламыйсың», — дидем. Һәм 3-4 көннән башка егет белән таныштым. Минем беренче мәхәббәтем хәзер өйләнгән инде.

Нишләп бүген аралашкан егетең белән җитди мөнәсәбәтләрдә түгелсең?

Миңа хокук саклау органнарында эшләүчеләр ошый. Бу егет тә шундыйлардан. Ул хезмәт итә. Араларыбыз бик ерак, кызганыч. Шуңа күрә без бергә булалмыйбыз.

«Бүген минем өчен беренче урында - карьера»

Син үзеңнең акча эшләү дәрәҗәң белән канәгатьме?

Юк, күбрәк эшләргә теләр идем. Әмма шулай да Аллаһка шөкер дияргә кирәк. Банкетлар да, концертлар да еш булып тора.

Тоташ берничә көнлек гастрольләргә йөрергә яратасыңмы?

Барысы да компаниядән тора. Әлегә гаиләм юк, шуңа күрә берничә көнлек гастрольләргә чыгып китү мөмкинлегем бар. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышам.

Гаиләң булгач, җырлавыңнан туктарсыңмы?

Юк, бөтенләй җырлавымнан туктамаячакмын. Атналык яисә айлык гастрольләрдән баш тартачакмын. Бүген минем өчен беренче урында карьера. Әйтик, бүген иртәнге дүрттә кайттым. Аңлыйм, ирем моны кабул итмәячәк.

Гастрольләрдә йөргәндә теләсә кайда кунарга туры килә. Җирәнмисеңме?

Кайда гына кунган юк, чын дөресен әйткәндә. Хәзер ияләштем инде. Монда бит әле акча мәсьәләсе дә бар. Әлбәттә, кайвакыт бизәнергә дә уңайлы шартлар булмый. Әмма мин өйрәнгән инде. Хәтта бүген дә синең белән очрашуга килгәндә машинада гына бизәнеп аттым.

Дүрттә кайттым, дисең. Ничә генә сәгать йокладың соң син?

Иртәнге алтыда торып, чыгып киттем. Димәк, ике сәгать. Мин озак йоклый алмыйм. Көндезге уннарга кадәр йоклау миңа оят. Шуны әйтә алам: мин тәмле итеп иртәнге аш ашарга яратам. Иренмичә ботка пешерәм яисә бутерброд ясыйм.

«Эшкә керүдән куркам, дөресен әйткәндә»

Син үз-үзеңә эшлисең дип беләм?

Әйе, рәсми рәвештә беркайда да эшләмим. Эшкә керүдән куркам, дөресен әйткәндә. Эш кешене чикли бит ул. Әйтик, берәр банкет яисә концерт барлыкка килер, ә мин бара алмам.

Ә акча…

Рәсми эшең булса, тотрыклы рәвештә хезмәт хакы аласың дигән сүз. Ә җырчыларның күбесе бер айда күп алса, икенче айда бармак суырырга мөмкин. Декабрь аенда, мәсәлән, акча эшләү мөмкинлеге күп була. Сабантуй айларында да шулай ук. Ә менә Рамазан аенда эш кими.

Бәлки музыка укытучысы булып эшләрсең?

Юк, әлегә мин кемнедер җырларга өйрәтергә әзер түгел. Бары тик үземнең җырлыйсым килә.

Атказанган, халык исемнәрен ничек алалар икән?

Акча инде, Алинә. Һәм беләсеңме, мин моңа нормаль карыйм. Азалия Зиннәткә дә бирделәр бит инде… Миңа: «Әйдә мин сиңа булышам, син миңа малай алып кайт әле», — дип әйтүче булган иде. Акчалата ярдәм тәкъдим итүчеләр булгалый.

Татар җырчылары милләт турында уйлыймы?

Бер яктан карасаң, җырчы татарча җырлый икән, димәк, ул татар сәнгатенә үз өлешен кертә. Икенче яктан, Европа стиленә охшатып җырларга тырышу безнең халык җырларының, шушы моңның югалуына китерергә мөмкин. Җырчылар үзләре тамашачыны тәрбияли. Безнең балалар татар халык җырларын белерме?..

Татар теле бетәрме?

Ай-һай, сорау. Сеңелләрем, авылда торсалар да, русча сөйләшә. Татар теле гаилә эчендә бетәргә тиеш түгел. Иремнең татар булуы мөһим. Алла теләсә, балаларым да татарча беләчәк.

«Бүген кияүгә алам, дисәләр, бүген үк чыгар идем»

Әниләрең: «Кайчан кияүгә чыгасың?» — дип сорыймы?

Көн саен, ышанасыңмы? Һәр нәрсәнең үз вакыты. Бүген алам дисәләр, чын, бүген чыгар идем. Әмма кеше күңелемә ятышлы булырга тиеш. Кияүгә чакырган кешеләр күп булды инде ул. Миңа хөрмәт кенә җитми. Минем белән янып торырлык кеше кирәк. Әгәр дә безнең мәхәббәт ялкынлы, көчле түгел икән, миңа ул кирәк тә түгел.

Кем күбрәк яратырга тиеш?

Әлбәттә, ир-ат. Әмма хатын-кызның да яратуы мөһим. Үзара ышаныч яшәргә тиеш. Гел көнләшеп, ачуланышып, руслар әйтмешли, «пилить» итеп тору дөрес нәрсә түгел икән. Мин моны хәзер аңлыйм. «Кайда йөрдең, кем белән?» — дип хатын-кыз гел бәйләнергә тиеш түгел. Киресенчә, ир-ат сине контрольдә тотсын, ә син аны түгел. Ир-ат хатын-кызныкы түгел, хатын-кыз ир-атныкы булырга тиеш дип уйлыйм.

Ишетеп беләм, ябыгасың килә?

Гомер буе ябыгам инде, һаман ябыгып булмый. Мин ябыгуның җиңел ысулын беләм! Гашыйк булырга кирәк, һәм шушы мәхәббәттән газап кичерергә кирәк. Үземнең тәҗрибәм белән бүлешәм.

Танылган җырчы буласы киләме, Зәринә?

Әлбәттә, килә. Барысы да алда көтәдер. Танылыр өчен вакыт, акча кирәк. Популяр җырчыларны ал. Аларның берсе дә 22-23 яшьтә түгел. Бүген мин үземне икенче пландагы җырчылар рәтенә кертәм. Киләчәктә халык мәхәббәтен яулыйсым килә.

Бәлки сиңа башка төрлерәк иҗат итәргә кирәк? Мин синең нинди җырчы булуыңны аңламыйм. Син үзеңне тапмагансыңдыр әле.

Мине бөтен якка да тарта. Классиканы да, халык җырларын да, эстрадага якын булган җырларны да башкарасым килә. Әлегә үз юлымны тапмадым. Продюсер кирәк дип уйлыйм.

Бәлки «Барс Медиа»?

Анда керсәм, үземне, гомумән, югалтырмындыр. Хезмәттәшлек итәргә чакырганнары бар.

Тормыш авырмы, Зәринә?

Аллаһка шөкер, бар да яхшы. Тормышыңны авырга саныйсың икән, инвалидларга, ятимнәргә карарга кирәк. Сәламәтлек, яраткан эш бар, шөкер. Якыннарыбыз сәламәт булсын. Аллам үзе авыр кайгыларны күрсәтмәсен.

Ходайдан бүген үзеңә нәрсә сорыйсың?

Мәхәббәт сорыйм. Әйе, мәхәббәт... Барыбызга да тыныч, тигез тормышлар телим.