Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галия Язданова — «Интертат»ның «Башкортстандагы татар җырчысы» бәйгесендә җиңүче

Иң популяр татар сайты Башкортстандагы татар хатын-кыз җырчылары өчен тавыш бирү уздырган иде.

news_top_970_100
Галия Язданова — «Интертат»ның «Башкортстандагы татар җырчысы» бәйгесендә җиңүче
Салават Камалетдинов

Татар сәхнәсенең бик күп вәкилләре Башкортстан республикасыннан, иң популяр җырчыларыбыз да Уфа төбәгеннән. Ә менә әле Башкортстанда яшәп иҗат итүче, әле Татарстанда бик танылмаган җырчыларыбыз да бар. Шуларны халыкка таныту максатыннан «Интертат» Башкорстанда яшәп иҗат иткән җырчылар өчен тавыш бирү оештырган иде.

Бәйгедә Уфада яшәүче Галия Язданова иң күп тавыш җыйды. Бу атнада «Интертат» Бөтендөнья татар конгрессының Уфа бүлегендә Галиягә җиңүче дипломын тапшырды.

— Татар теленә Казан арты сөйләме нигез итеп алынган. Монысы — рәсми факт. Ә минем рәсми булмаган шундый теориям дә бар. Татарның теле Казаннан булса, тавышы, моңы — Уфа төбәгеннән, Агыйдел суыннан. Безнең күпме җырчыларыбыз Башкортстанда туып-үскән, аларның күбесе Татарстанга килде. Башкортстанда иҗат итеп, Татарстан тамашачылары белмәгән җырчыларыбыз да бар. Бәйге шуларны Татарстанда күбрәк таныту максатыннан бәйге оештырылган иде, — диде Галиягә «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов бүләкләрне тапшырганда.

Җиңеп чыккан Галияне чын күңелдән котладык, иҗади уңышлар теләдек.

«Киләчәктә яңа җырларыгыз, клипларыгыз белән безне куандырсагыз иде! Бу җиңүегез иҗатыгызга аз гына булса да этәреш бирсә, яңа җырлар язарга канатландырса, илһам бирсә, без шат булыр идек», — дигән теләкләребезне җиткердек Галиягә.

Шушы бәйгене үткәргәнегез һәм Татарстан тыңлаучылары белән танышырга мөмкинлек биргәнегез өчен зур рәхмәт. Чын йөрәктән зур рәхмәт. Олы юлга чыгып, үз кулыгыз белән бүләкне тапшыруыгыз бик шатлыклы һәм зур дәрәҗәдәге бүләк, — диде Галия Язданова.

«Интертат» редакциясенең тагын бер яңалыгы бар. Бу атнада редакция шулай ук тумышы белән Башкортстан төбәгеннән булган — Борай районында туып-үскән, хәзер Свердловск шәһәрендә яшәп иҗат итүче Физәлия Дәүләтгәрәеваның беренче китабын әзерләп чыгарды. Яңа гына табадан төшкән китапның беренче экземплярын «Интертат» җиңүчесенә бүләк иттек.

2013 елда Гөлфия Шакирова шигыренә Мөдәрис Газетдинов иҗат иткән «Җыям карлыган-җиләк» җырын яздырган идек. Ул популяр булып китте. Радиоларда түгел, халык арасында — Әлмәт якларында, шул яклардагы кешеләр үз аккаунтларына куя. Ул җырга клип төшерәсе килә, Алла бирсә, кул барып җитсә, шундый планнар, — дип киләчәккә планнары белән уртаклашты Галия.

Интернетта җырлары шактый киң таралган булса да, клип төшерсә дә, Башкортстан телеканаллары оештырган концертларда зур сәхнәләрдә чыгыш ясаса да, Галия үзен «җырчы» дип атамый. «Сез санадыгыз, рәхмәт!» — диде ул безгә. Җырчы дип санамавының сәбәбе — Галия белеме буенча төзүче, нефть предприятиесендә инженер булып эшли, музыкаль белеме юк, гел сәхнәдә түгел, җырны хобби дип кенә саный.

Галия безнең белән очрашуга татар калфагы киеп килгән иде.

Мин бит авыл баласы. Әни татар теле укытучысы, гомумән безнең гаиләдә укытучылар. Тукай китапларын укып үстек. Былтыр Казанга «Уйныйк әле гармуннар» фестиваленә баргач, калфакны алып кайтмый кала алмадым. Хәзер кияргә тырышам, — диде ул.

Галия «Интертат» укучыларына да теләкләрен җиткерде:

Ниндидер хыялыгыз бар икән, ул хыялга бирелеп барыгыз. Атлап бара алмасагыз, шуышып булса да барыгыз. Һәм сез ул адымнарның кайчан булса җимешләрен җыячаксыз. Гел фәрештәләр яныгызда булсын, саклап-яклап торсын!



Галерея: Интертатның "Халык мәхәббәте" бәйгесендә җиңгән Галия Язданова

Галия Язданова Авыргазы районында туган. Хәзер Уфада яши. Кияүдә, уллары Динарны үстерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100