Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәлилә: «Классташларым белән аралашмыйм»

«Көнләшү һәм мактану сыйфатларын җенем сөйми», — ди ул үзе хакында. Җырлы башлаганчы татар эстрадасын бөтенләй күзәтмәгән. Хәзерге җырчыларга белемлелек җитми! — дип чаң сукты кызыбыз. Ул - Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдә лауреаты, яшь талантлы җырчы Зәлилә.

news_top_970_100
Зәлилә: «Классташларым белән аралашмыйм»
Солтан Исхаков

«Әнкәй: „Мин сиңа бервакытта да каршы килә алмыйм“, — диде»

Зәлилә, иҗат юлына басарга сине нәрсә этәрде? Якыннарың, туганнарың синең мондый адымыңа ничек карады?

Алты яшемнән хореография бүлегенә биергә йөри башладым, хәзер дә биергә яратам. Үзем тиктормас булдым. Шулчакта җырларга да тотындым. Залга килгән саен шакмаклы кассеталарны уйнатырга куеп, бүлмәнең уртасына басып моңлана идем. Бию укытучысы күреп алганнан соң: «Апаем, сиңа бүтән сыйныфка барырга кирәк бугай», — диде. Ул вокал укытучысының үзенә шәкерт эзләгәнен әйтте, җитәкләп, озатып та куйды. Мине җырлатып карадылар да, кабул иттеләр. Ун елга якын белем алдым.

Сәнгать мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел Әлмәт музыка көллиятендә укыдым. Әлмәттән Алабуга шәһәренә күчендем. Биредә мин үземне яңа яктан ача башладым: элек халык җырларын башкарган булсам, хәзер эстрада җырларын да җырлыйм. Иҗатка кереп китүем әнә шулай булды.

Туганнар, әти-әни карашыннан шушы юлны сайлавым каршылык тудырмады. Әнкәй: «Кызым, нинди юлдан барырга теләсәң, шунысын сайла. Мин сиңа бервакытта да каршы килә алмыйм», — диде. Үзең теләмәгән һөнәр буенча эшләү бик авыр. Үзең теләп эшләүләре бигрәк тә рәхәт бит ул! Мин теләп җырлыйм һәм миңа шундый рәхәт.

«Мәгънәсез җырлар башкару яклы түгелмен»

Татар эстрадасында меңгә якын җырчы бар, диләр. Мең дә беренчесе булырга курыкмыйсыңмы?

Юк, курыкмыйм. Минемчә, һәр эстрада җырчысының үз үзенчәлеге бар. Мин татар эстрадасында үз үзенчәлегемне табып, тамашачы күңелен яулыйсым килә.

Синеңчә, популяр булыр өчен нәрсә кирәк?

Хитлар кирәк. Хит дигәннән, репертуар, җыр сайлау бик авыр. Мәгънәле, матур җырларны табу — үзе бер җаваплылык. Шәхсән үзем мәгънәсез җырлар башкару яклы түгел. Алар артистны үстерми, профессиональ яктан бу хәлне дөрес дип санамыйм.

Мин үзем дә җырлар язам, профессиональ композиторлар белән эшләгәннән соң, иҗат җимешләремнең әле әзер түгеллеген аңладым. Кайчан да булса үземнең җырларымны да күрерсез әле!

Минем һөнәрдәге кешеләр тамашачыны һәм үз хезмәтен яратырга тиеш, халык ихлас мөнәсәбәтне шунда ук сизә ул. Кылансаң, «яхшы булырга тырышсаң», уңышка ирешеп булмый.

Гомумән, җырлаучыларга авыр. Иң беренче җырның көенә дә түгел, сүзләрнең эчтәлегенә карыйбыз. Мәгънәле булса гына, аны җиренә җиткереп, аранжировкалар ясатабыз. Ул бер генә ай түгел, бер елга да сузылырга мөмкин.

Һәрбер артистның үзенчәлеге булырга тиеш, дидең. Ә синең бөдрә чәчләрең — «фишка»мы?

«Фишка» дип санасаң була дип уйлыйм. Бөдрә чәчләрем ошый, кечкенәдән үк гел ясый идем. Минем өчен алар ачыклык билгесе. Бәлки, минем үзенчәлек бөдрә чәчләрдә генә дә түгелдер, әйтик, ун кешедән сорасаң, унысының да төрле җавабы булачак. Берсе бөдрә чәч дисә, икенчесе кыланмышы аерылып тора, дияр. Халык нәрсәгә карый инде.

«Бию белән яшим»

Биергә дә яратам, дидең. Җырчы булмасаң, биюче була алыр идеңме? Нинди һөнәр сайлар идең?

Җырчы булмасам… Андый вариантларны да уйлап караганым булды. Тарихны бик яратам. Тарихны уку — җиңелләрдән түгел, күп кеше аны яратып бетерми. «Авыр, рәхәт түгел, укыйсы килми», дип әйтәләр. Әмма тырышсаң, беләсең килсә һәм кызыксыну булса, бөтен әйберне дә булдырырга мөмкин. Җырчы булмасам, тарихчы булыр идем, бәлки.

Тарих һәм бию белән шөгыльләнүем минем өчен хобби. Кайчан телим, шунда биим. Кибеттә йөргәндә таныш музыка ишетсәм, биергә дә күп сорап тормыйм. Бию белән яшим.

«Җитди мөнәсәбәтләр белән үземне кем беләндер бәйләү кирәкми»

Шәхси мөнәсәбәтләр хакында сөйләшик әле. Гаиләме, карьерамы? Син кайсын сайлар идең? Яисә икесен бергә дә алып барып буламы?

Бу — четерекле сорау. Мин хәзер иҗат дөньясына чумдым. Иҗат ул — көнче. Көнләшә, бүлешергә яратмый. Шәхси тормышка килгәндә, миңа — 19 яшь. Җитди мөнәсәбәтләр белән үземне кем беләндер бәйләү кирәкмидер, мин — иҗатта.

Язмышка ышанасыңмы?

Мин моңа күпме инандым. Язмыш безне тикмәгә генә очраклы кешеләр белән таныштырмый икән. Алабугага укырга керүем дә болай гына булмады. Кечкенә чакта җырлап йөргәндә бер егет белән таныштым, дуслашып киттек, ярдәмләшеп тордык. Аның белән таныш булуымны очраклы дип санамыйм, чөнки ул миңа Алабуга музыка көллиятенә керергә ярдәм кулын сузды, этәргеч бирде. Әлмәттә исә мин ныклы белем алып чыктым.

Алабуга көллиятенә кергәннән соң, Ваһапов фестивалендә катнаштым. Шулай буласы минем башыма килеп тә карамаган иде. «Анда нинди генә тавышлар юк, син анда катнашып, җиңә алырсыңмы соң?» — дигән сораулар яудыра идем үз-үземә. Лауреат булып кына түгел, контракт та төзү бәхетенә ирешә алдым. Мин моны очраклылык дип исәпләмим. Уйлап карасаң, шул егет белән таныш булмасам, нәрсә булып бетәр иде? Бәлкем, Әлмәт музыка көллиятен бетереп, берәр урында музыка укытучысы булып эшкә керер идем. Язмыштыр ул.

Интернет аша танышыр идеңме? Шулай аралашып китеп, гаилә коручылар да бар. Син моңа ничек карыйсың?

Интернет аша танышуны өнәп бетермим. Кешенең үзе белән танышырга кирәктер. Миңа калса, гашыйк булып, хисләр янып, дөрләп китсен өчен кешене үз күзләрең белән күрү кирәк.

Син эстрадада яңа гына җырлый башладың. Шуңа да карамастан, әлеге вакыт аралыгында синең белән танышырга теләп язучылар булдымы?

Булгандыр. Мин игътибар итеп бетермәгәнмендер. Иҗаттан башка бернәрсә дә күрмим, күзләрем иҗат дип «томаланган».

«Дус булмау — әйбәттер ул»

Синең дусларың бармы? Дус синең өчен кем ул?

Мин классташларым белән аралашмыйм. Конкурсларда бик күп сәләтле балалар белән таныштым, алар белән хәзерге көндә дә сөйләшеп торабыз. Төгәл бер дустым бар дип әйтә алмыйм, чөнки мин кешегә нәрсәдер сөйләргә куркам. Мин Сезгә моны ничек бар, шулай әйтәм. Дус көннәрдән беркөнне дошман да булырга мөмкин. Минем уйлавымча, дус булмау әйбәттер ул.

«Тәнкыйтькә хәзер акыл белән карыйм»

Төрле кеше бар: кемдер мактый, кемдер начар яктан тәнкыйтьли. Андый кешеләргә ничек карыйсың, ул синең күңел кылларыңа үтеп керәме? Йөрәккә бәргән, борчылган мизгелләр булдымы?

Яратып һәм тәнкыйтьләп әйтүче дә бар. Башта мин күңелгә якын ала идем. «Карагыз, миңа нәрсә язганнар, бу бит башка сыймаслык әйбер!» — дип җавап язып утырдым. Мин бик тә хисле кеше. Нәрсәдер булса, якындагы кешеләрем шунда ук сизеп ала.

Хәзерге Зәлилә белән элекке Зәлиләне чагыштырсак… Башка акыл керә икән ул! Кешене бер айда үзгәртеп куярга була. Хәзерге акылым белән уйлаган булсам, ул вакытта сораштырып утырмаган да булыр идем.

Трагедия түгел бит ул. Андый хәлләр була: ярты сәгать уйлыйм һәм бетә. Тәнкыйтьне укыганнан соң, «халык мине ничек күрә икән, яхшы» дип, үз-үземә анализ ясыйм. Анализ ясаганнан соң, нәрсәнедер үзгәртеп куеп була. Тәнкыйтькә хәзер акыл белән карыйм.

«Кешеләргә көнләшергә язмасын»

Көнләшүдән куркасыңмы? Мәсәлән, сиңа начарлык эшләсәләр, үзеңне ничек тотар идең?

Көнләшүдән куркам. Мин үзем көнче түгел, кешедән көнләшмим. Мәсәлән, кечкенә чагымда, әйтик, гади генә кесә телефоны бар иде. Ә иптәш кызларның телефоннары «текәрәк». Карап, уйланып тора идем, ә көнләшү булмады.

Әйтеп үткәнемчә, сыйныфташларым миннән көнләште. Мин аны сиздем. Күп тапкырлар хәтта класс җитәкчесенә кадәр барып җиткәне булды, чөнки көнләшәләр! Миңа карата шундый булсалар да, классташларым белән элемтә урнаштырырга тырыша идем. Алар мине, бәлкем, «йолдызланып киткәндер, мактанып йөри инде», дип уйлагандыр. Минем бервакытта да мактанганым булмады һәм мактанмаячакмын да. Мактану — бик начар. Аны ишеткән кешегә дә, сөйләп йөрүчегә дә яхшы түгел.

Үзем көнләшмим һәм кешедә андый хиснең булуын теләмим. Арада төрлесе бар инде. Конкурентлык дигән нәрсә дә була, ул көнләшүгә керми. Минемчә, конкурентлык кешеләргә мотивация бирә.

Ничек уйлыйсың, дөньяда гаделлек бармы?

Гаделлек Аллаһы Тәгалә тарафыннан биреләдер дип уйлыйм. Кешенең гадел булуына ышанмыйм. Адәм балаларының начарлары да, яхшылары да юк. Һәр кеше үз файдасы өчен эшли. Һәр кеше үзенекен генә кайгырта. Бу — начар. Якында булган дусларны, күршеләрне, танышларыбызны күрмибез. Аларга ялганларга да мөмкинбез. Гаделлекнең сүзе генә бардыр инде ул. Барысын да Аллаһы Тәгалә күрә. Мин бик тә Аллаһка ышанам. Ул кемнең нинди икәнен барысын да күреп, карап торыр.

«Музыкаль белеме булмаган җырчыларны өнәп бетермим»

Татар эстрадасын карап барасыңмы? Нинди җырлар һәм кайсы җырчылар ошый?

Ваһапов фестивалендә катнашканчы эстраданы карап та, күзәтеп тә бармадым. Әмма бөек җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловаларны тыңлый идем, аларның иҗаты миңа якын. Сәнгать мәктәбендә укыткан укытучым һәрвакыт: «Үзеңне профессиональ яктан үстерәсең килсә, шушы җырчыларны тыңла», — дип әйтә иде.

Этрада өлкәсендә эшли башлагач, күзәтергә туры килә. Кем нәрсә эшли, нинди җырлар башкара һ.б. Халык аңа ничек тартылды икән, дип уйлыйсың һәм нәтиҗә ясыйсың.

Миңа Айдар Галимов һәм Гүзәл Уразованың иҗаты ошый. Калганнарына игътибар итмим, әмма барысын да тыңлыйм.

Кайбер гади эстрада концертларында нәрсә генә кыланмыйлар, күргәнең булгандыр. Синеңчә, татар эстрадасына нәрсә җитми?

Төрле концертларга йөрергә яратам. Классика белән эстраданың үз законнары. Аларны чагыштыру урынлы булмас иде. Миңа икесе дә ошый. Безнең эстрадада профессиональлек һәм белемлелек булса, бәлкем, башкачарак булыр иде.

Музыкаль белеме булмаган җырчыларны өнәп бетермим. Һәр җырчы музыкаль белемле булырга тиеш. Кирәк һәм бетте, нокта. Инженер эшли икән, аңа бит физиканы белергә кирәк, табиб та биология, анатомия, химияне белергә тиеш! Җырчыга да теорияне белү зарур. Ә бездә нәрсә?

Көллияттә дүртенче курста укыйм. Укыган елларымнан чыгып әйтәм, мин теория белән практиканы берләштереп алып барам, миңа калса, нәтиҗәсе була.

Сез Ваһапов фестивале белән узган ел Италиягә барып, татарча концерт та куеп кайттыгыз. Андагы тамашачы сезне ничек каршы алды? Италия кешеләре нинди?

Италиягә бару көтелмәгән вакыйга булды. Бу хәбәрне ишеткәч, мин ышанмадым. Җырлыйбыз, концерт куябыз дигәч, бөтенләй кабул итә алмадым. Италиягә баруым төш сыман истә калды. Андагы булган бөтен хис-кичерешләр озакка калды. Шунда алып барганы өчен продюсерым Рифат Фәттаховка рәхмәтлемен.

Концертта без дә, итальяннар да җырлады. Миңа аларның иҗаты белән танышу үзе бер рәхәтлек иде. Алар безнең җырлаганны ишетеп, сокланып, кул чабып утырды. Анда күңелле иде: ял да иттек, концерт та куйдык.

Ничек саныйсың, татар кызы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Тыйнаклык булырга тиеш. Мине укучылар моның белеме җитеп бетми, дип әйтер. Әдәплелек тә мөһим. Шушы ике сыйфат иң-иңнәре. Чын татар кызы татарча сөйләшә, татарча җырлый һәм бии белергә тиеш.

Блиц-сораштыру: Лимонлы кара чәй, Америка һәм уйландыра торган мәхәббәт

Хәзер сине сынап карыйбыз. Мин кыска сораулар бирәм, ә син мөмкин кадәр тиз җавап бирергә тиеш.

Холкың буенча син нинди?

Үзенчәлекле дип уйлыйм.

Нәрсә сине бәхетле итә ала?

Якыннарымның саулыгы мине бәхетле итә ала.

Синең өчен иң зур бәхетсезлек ул –…

Якыннарымны югалту.

Нинди булырга теләр идең?

Бәлкем, холкымны үзгәртергә, эшләгән хаталарымны төзәтергә теләр идем.

Кайсы илдә яшәргә телисең?

Америкада.

Яраткан төсең нинди?

Кара.

Яраткан язучыларың?

Михаил Булгаков.

Яраткан шагыйрьләрең?

Сергей Есенин, Марина Цветаева.

Иң яраткан әдәби героең.

Маргарита.

Үрнәк булырлык шәхес кем?

Актриса Ева Грин.

Тарихтан яраткан героең?

Александр өченче.

Нәрсәне җенең сөйми?

Минем белән ихлас мөнәсәбәттә булмаулары.

Кайсы тарихи персонаж сине җирәндерә?

Минотавр.

Нинди сыйфатны үзеңдә булдырырга теләр идең?

Түземлелек.

Хәзерге вакытта син нинди халәттә?

Мин куркам (елмая).

Үзеңдә нинди кимчелек бар дип саныйсың?

Мин һәрвакыт перфекционист булырга тырышам, үз-үземә тәнкыйть белән карыйм. Ул минем барып чыга микән, юк микән — белмим. Миңа калса, минем белән яшәүче кеше генә әйтә аладыр. Кимчелекләрем күп, һәм аларны санарга вакыт кирәк.

Әгәр дә төшке ашка тагын берәр урын булса, кемне чакырыр идең яныңа?

Курсташымны чакырыр идем.

Яраткан ризыгың һәм эчемлегең нинди?

Чәкчәк һәм лимонлы кара чәй яратам.

Соңгы тапкыр кайчан җырладың?

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә.

Дәвам ит: мәхәббәт сине…

Уйландыра.

Синең девизың нинди?

Бернәрсәгә карамыйча яшә!

«Мин бик бәхетле!»

Алга таба планнарың турында да ишетәсе килә.

Яңа җырлар, яңа репертуар туплаячакмын. Көллиятне дә тәмамларга кирәк. Узган атнада гына диплом яклау булды, Аллага шөкер. Быел Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен уңышлы гына тәмамлармын дип уйлыйм.

Моннан тыш, фестивалебез микрофонсыз тавыш концертын оештыра. Мин Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов белән берлектә шунда катнашабыз. Тавышның көчлелеген белү өчен тыңлаулар узды. Сәхнә артында репетиция ясаган идем, тавышым сәхнәгә кадәр үк ишетелгән! Тыңлауда утырган Миләүшә Таминдарова шунда ук микрофонсыз җырлый алачагымны аңлады һәм проектта катнашырга алды. Мин бик бәхетле!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100