Җырчы Резидә Шәрәфиева: «Күз тиюдән куркам, бәхет тынычлыкны ярата» | intertat.tatar

Җырчы Резидә Шәрәфиева: «Күз тиюдән куркам, бәхет тынычлыкны ярата»

10нчы гыйнвар Татарстанның халык артисты, Казан шәһәре филармониясе җырчысы Резидә Шәрәфиевага 55 яшь тула. Ышанып та булмый. Ул елдан-ел чибәрләнә, затлы булуы, кабатланмас чыгышлары, үзенчәлекле тавышы һәм репертуары белән тамашачылар күңелен яулый.

Резидә Шәрәфиеваның җырлаганын гына түгел, сөйләгәнен дә сәгатьләр буе тыңларга мөмкиндер. Шундый гади, аралашучан кеше икән. Татар эстрадасының якты йолдызы булуына да карамастан, йолдызлык чиренең әсәре дә юк үзендә. Тыйнак кына, үз тирәсендә артык шау-шу булдырмыйча, иҗатын халыкка җиткерә ул.

«Бабай дөрес әйткән, тавышым белән дөньяны шаулаттым»

Резидә ханым, күңел халәтегез 55 яшькә туры киләме?

 Юк, туры килми. Мин үземне бөтенләй 55 яшьлек итеп хис итмим, җыенмыйм да. Мин дүрт балалы гаиләдә иң беренче булып тудым. Без ике кыз, ике малай үстек. Мин кечкенәдән чабып, һәрвакыт хәрәкәттә булып өйрәнгән. Гаиләдә иң олы бала булганга күрә, бөтен йорт эшләрен, сеңлем һәм энеләремне карарга туры килде. Гомумән, 55 яшь турында уйларга вакытым да юк. Үземне тәрбияләргә тырышам. Зарядка ясыйм, биюгә йөрим. Шуның өчен әлеге яшь минем паспортта гына. Алга таба да шулай булсын иде.

Яшьне уйламыйча яшәсәң, күңел төшенкелегенә дә бирелмисең. Янып эшләргә, янып яшәргә кирәк. Булдыра алганча җырларга, иҗатым белән тамашачыларны куандырырга язсын. Мин һәрнәрсәдән матурлык күрергә тырышам, ник туганына үкенеп яшәүчеләргә гаҗәпләнәм.

Аннан соң минем кызым Зөләйха да кечкенә, аңа 15 яшь кенә. Беренчедән, аны аякка бастырасы һәм кеше итәсе бар. Туганнарымның да балаларына булышасым, терәк буласым килә. Бер-береңә булышып, дус булып яшәгәндә генә яшәве җайлы һәм рәхәт.

Тормышыгызда артка борылып, үзгәртергә теләгән мизгелләр булдымы? Үкенечләр бармы?

Кире кайтып «Эх, шуны эшлисе калган икән» — дип уйларга яратмыйм. Күңелле мизгел булса да үткәнгә кире кайтасым килми, бүгенге көн белән яшим. Кайчагында, мәсәлән, интервьюлар биргәндә тормышның шул вакытларын искә төшереп алам. Үкенергә яратмыйм. Хәзерге вакытымны яратам, миңа бик рәхәт. Үземне шулкадәр «комфортно» хис итәм. Хәзер үземне бар яктан да яратып яшим. Шушы халәттән Аллаһы Тәгалә аермасын. Туу бер әйбер, яшәү бер әйбер. Картлык бар кешегә дә килмәскә мөмкин. Шуңа күрә киләчәктә әби булырга, үз акылымда булып олыгаерга язсын.

Үкенечле мизгелләр бар инде ул. Кызганыч, әтием арабызда юк. Әти исән булса, барыбызның да уңышларын, балаларын һәм оныкларын күреп сөенер иде.

Әби-бабайларны да бик юксынам. Мине кечкенә чагымда бишектә гел җырлап тирбәткәннәр. Җырлаудан туктасалар, кычкыра торган булганмын, тагын җырларга кушканмын. Шул чакта әтинең әтисе Миннәхмәт бабай «Минем балам бу тавышы белән бөтен дөньяны шаулатыр әле», — дия торган булган. Бабайның әйткәннәренә туры килде, мин җырчы булдым.

Иртәрәк җырлый башламаганмын дип тә үкенәм.

Җырчы бер ел Минзәлә районы Кадрәк урта мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшли. Казанда 16нчы санлы һөнәр укуханәсендә ике ел рәссам-бизәүче һөнәре серләренә төшенгәч, бер елдан артык «Хатын-кызлар өчен товарлар» кибетендә эшли, витриналар бизи. Композитор Ринат Гобәйдуллин кул астындагы «Сердәш» ансамблендә җырлый.

«Тавышым ир-атларныкы кебек калын»

 Тавышыгыз бик үзенчәлекле. Сезнең тавышны ир-атларныкы охшатып пародия куючылар да булгалады. Үпкәләмәдегезме?

 Юк. Тавыш башкалардан аерылып торса, халыкның күңелендә сакланып калачак бит.

Минзәлә педагогика көллиятендә белем алганда ук концертларда җырлый башладым. Тавышым башкалардан аерылып тора, ир-атларныкы кебек калын. Шуңа күрә җыр конкурсларында катнашканда «Ир-ат җырлый дип торабыз, син кыз икәнсең», — дип әйтеп китүчеләр булгалады. Мин артык игътибар итмәдем. Киресенчә, югалып калмыйча «Мин әти кебек җырлыйм», — дип җавап бирә идем. Әти безнең калын тавышлы иде.

Андый конкурсларда төрлесе булгалады. «Нәрсә инде бу? Сыер кебек мөгри», — диючеләр дә табылды. Минем аңа бер дә исем китмәде, китми дә. Мин үземне, ничек җырлаганымны да, тавышымны да беләм. Шуңа күрә андый сүзләрне җиңел кабул иттем, борчылмадым.

 Үз тамашачыгызны табу авыр булдымы? Нинди кыенлыклар аша узарга туры килде?

 Җырлый башлаганда кыенлыклар булды, ул һәрбер җырчыга таныштыр. Бар эшнең авырлыгы бар. Үз исемеңне таныту, сәхнәгә чыгу өчен акча кирәк. Җыр яздыру, костюмнар тектерү чыгымлы эш. Арттан этүче кеше булса гына җиңел барасын. Мин үз тырышлыгым белән танылдым. Нәтиҗәсе булгач, бар авырлыгы онытылды.

Чаллыда рәссам-бизәүче булып эшләп йөргән вакытлар иде. Каршы бүлмәдә һәрвакыт баян тавышы ишетелә иде, кемнәрдер җырлый. Минем кызыксыну көчле, күңел кытыклана бит. Анда безнең «Кыйбла» дигән клуб эшләп килә иде, аның җитәкчесе ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсим абый Исламов булды. Мин дә эштән соң шул клубка йөри башладым. Ул чагында танылган җырчыларның җырларын башкарабыз. Без Хәмдүнә апаның «Чияле тау» җырын өйрәндек.

Чаллыда «Гренада» дигән парк бар иде. Шул паркта ниндидер җыр бәйгесе булды һәм миңа әлеге җырны башкарырга туры килде. Шушы җыр өчен миңа беренче урынны бирделәр, мин бөтенләй көтмәгән идем. Әлеге җыр белән кереп киттем иҗат дөньясына.

Хәмдүнә апа җир җимертеп җырлады, соңгы көненә кадәр сәхнәдә булды. Урыны җәннәттә булсын!

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Ринат Гобәйдуллинның «Сердәш» ансамблендә эшләдем. Дүрт җырчы идек: Равил Галиев, Раил Абдрахманов, Инзилә Сәлимова һәм мин. Мине аерым җырчы буларак чыгыш ясарга төрле чараларга да чакыра башладылар. Ринат абый «Дүрт тәкә башы бер казанга сыймый», — дип әйтә иде. Без Равил белән ансамбльдән чыгып киттек һәм үзебез аерым эшли башладык. Шул вакытларда авыррак булды. Равил белән эшләгәндә үзебезнең төркемне тупладык, авыл һәм шәһәрләрдә концерт куеп йөри башладык.

«Равил белән тавышыбыз да, буйларыбыз да туры килмәде»

Сез ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы дуслыкка ышанасызмы? Равил Галиев белән озак вакыт бергә иҗат иттегез. Бүгенге көндә аралашасызмы?

Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы дуслыкка ышанам. Минем ир-ат дусларым күп. Алар арасында серемне сөйли һәм киңәшләр сорый алырлык дуслар да бар. Дус булу өчен карашларның бертөрле булуы да кирәк бит.

Башта халык Равил белән безнең дуэтны кабул итә алмады кебек. Буйлар да туры килми бит безнең. Беребез озын, икенчебез кечкенә. Танышларыма кадәр «Озын буйлы егет табып булмады мени ул?» — дип әйттеләр. Равил белән тавышларны да туры китерә алмыйча интегеп бетә идек. Хәзер безнең дуэтны тамашачы өйрәнеп бетте, җылы кабул итә. Мин концертларда чыгыш ясасам «Равил кайда соң?» — дип сораучылар бар. Равилдән дә минем хакта сорыйлар.

Хәзер дә аралашып торабыз без, таркалдык дип әйтеп булмый. Равил Чаллыда, мин Казанда торам. Шуңа да карамастан, гаиләләребез белән аралашып яшибез. Балалар да бер-берсен белә, дустанә мөнәсәбәттә аралашалар. Равилнең балалары бик талантлы, җырлыйлар һәм бииләр. Концертларда да чыгыш ясыйлар. Зөләйха кызымның җырларга омтылышы юк, шуңа күрә ул аларның чыгышларын карап, җан атып кына утыра.

Үзегезгә кайсы җырыгыз бик якын булды? Репертуар сайлаганда киңәш бирүче бармы?

Мин үз тавышыма, күңел халәтемә туры килгән җырлар сайлыйм. «Бу җыр матур, җырлап кара әле», — дигән киңәшләрне тыңлыйм, ләкин үземчә эшлим. Миңа җырның эчтәлеге, сүзләре бик мөһим.

Үзем башкарган җырларның барысы да миңа якын, кадерле. Сәхнәгә чыкканда яңа күлмәк кигәч, үзеңне бөтенләй башкача тотасың бит, җыр да шулай канатландыра. Аерып алып «бу җырым бик матур» дип кенә әйтә алмыйм.

Бик күп авторлар белән хезмәттәшлек итәбез. Элегрәк Зөфәр Хәйретдинов, Гөлсинә Сабирова, Фирзәр Мортазин, Ринат абый Гобәйдуллин җырлары репертуарымда бик күп иде. Хәзерге вакытта Реваль Хисмәтуллинның Айгөл Вәлиуллина сүзләренә язылган җырлары күп. Илшат Харисовның сүзләренә язылган җырлар шактый. Соңгы вакытта Чаллы егете Ринас Әхмәтов белән дә иҗат итәбез. Репертуарымда Айдар Тимербаевның Айдар Минһаҗев сүзләренә язылган җырлары да бар.

Шигырьләр укырга, ятларга яратам. Шагыйрә Гөлүсә Шаһбанның, Гөлнара Сабированың иҗатын күзәтәм. Артист кешенең эше бервакытта да тукталмый, ул һәрвакыт эзләнүдә һәм иҗат итүдә. «Артистлар көндезге сәгать уникегә кадәр йоклый», — дип әйтәләр. Кая ди ул? Аның көне дә, төне дә юк. Ул һәрвакыт хезмәт итә.

Мин 2001 елдан бирле Казан шәһәр филармониясендә хезмәт итәм. Шунда эшләвем белән дә мин бик бәхетле, кирәк булуынны тоеп эшләү рәхәт. Хезмәттәшләрем һәм җитәкчелек белән бер-беребезгә булышып, фикерләр алышып эшлибез. Тик торганыбыз юк. Җәй көне «Артист маҗаралары» дигән музыкаль кино төшердек, театральләштерелгән концертлар куйдык.

«Мин тавыш куптарырга яратмыйм»

Хатын-кызның бәхете, әлбәттә, гаилә бөтенлегендә, балаларда. Нинди генә югарылыкларга ирешүгә карамастан, хатын-кыз гаилә, балалар үстерү өчен яратылган, ди Резидә Шәрәфиева.

Белүемчә, тормыш иптәшегез иҗаттан ерак тора. Җырчы булуыгызга каршы төшмәдеме? Сәхнә кешесе бит гел игьтибар үзәгендә. Көнләшмимә?

Гаиләдә аңлашу булмаса, җырлап та йөреп булмас иде. Аңлашу бар, Аллага шөкер. Һәр кешенең үз эше. Аннан соң тормыш иптәшем кавышканда җырчы икәнлегемне белде. Бер-береңә ышанып, аңлашып яшәгәндә генә гаилә ныклы була. Ул мәсьәләдә мин үземне бик тыныч хис итәм. Гаиләдә һәрберебезнең вазифасы бүленгән. Бер-беребезнең фикеренә колак салып яшибез. Ул миңа җырлар сайлаганда да үз киңәшләрен бирә.

Ир кешене хөрмәт итү дигән әйбер булырга тиеш, ансы тәрбиядән килә. Әни гомер буе әтине хөрмәт итеп яшәде, без дә шул үрнәкне күреп үстек. Хәзер кызым Зөләйханы да шул үрнәктә тәрбиялим, киләчәктә аның да кияүгә чыгасы бар бит. Олыларны да хөрмәт итә белү бик кирәк. Зөләйха үзеннән өлкән кешеләргә «Сез» дип эндәшә.

Иремә булган, уңган хатын-кыз булырга тырышам. Ашарга тәмле пешерәм. Беркайчан да иренмим, эшләргә авырсынмыйм. Минем өчен көн дә, төн дә юк.

Борчылган, кәеф булмаган чакта да тыныч кына йөрим. Мин тавыш куптарырга яратмыйм. Бик нык ачуым килгәндә дә һәр сүземне үлчәп сөйлим. Әйтәсе сүземне башта уйлыйм. Кызган вакытта туктап торырга кирәк. Тынычлангач, барысын да уртага салып сөйләшергә була бит.

 Хатын-кыз эшендә нинди генә уңышларга ирешмәсен, аның тормышындагы иң зур казанышы — бала үстерү. Кызыгызны ничек тәрбиялисез? Сез нинди әни?

Матур хатын-кыз булсын дип тырышам. Үз-үзен карасын, чиста-пөхтә булсын дим. Гомумән, хатын-кыз эчке дөньясы белән дә матур булырга тиеш. Хатын-кызга тәмле телле булырга кирәк. Зөләйхага һәрвакыт рәхмәтле бул дим. Вакытында, үз ялгышын таный белергә һәм гафу итүнергә дә өйрәтәм. Аңа бераз гына катырак эндәшсәм, соңрак үзем дә гафу сорыйм. Тырыш булырга, алга барырга омтылышы булырга тиеш. Җәмгыятьтә үз урынын тапсын иде.

Мин бик таләпчан кеше. Чисталыкны, тәртипне яратам. Йолдызлыгым буенча мин дә, кызым да кәҗәмөгез. Без бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз. Мин эшкә дә өйрәтәм аны, чөнки һәр эшнең тәртибе бар. Идәнне ничек юарга, чүпрәкне ничек сыгарга кирәклеген дә күрсәтәм. Әни кеше өйрәтергә тиеш бит.

Күп вакыт Зөләйха мине үзе дә «тәрбияли». Киенү стилем турында киңәшләр бирә, интернетның нечкәлекләрен өйрәтә.

«Фотоларны юк иттем, тормышымны чиста биттән башладым»

Беренче ирегез белән аралашасызмы?

 — Үткән эшкә салават. Ул вакытларга кире кайтып сөйлисем дә килми. Гомер үтелгән, җиде ел бергә яшәлгән. Әнинең сандыгыннан тапкан элеккеге фотоларны да юк иттем. Зөләйхага ул тормыш кирәк түгел. Мин яшәгәнме, кияүгә чыгып алганмы — ул аңа кирәкми. Тормышымны чиста биттән башладым.

Без дустанә мөнәсәбәттә. Булган — беткән, дигәндәй. Аның үзенең тегүчеләре бар. Күлмәкләрне тектерергә кирәк булганда мөрәҗәгать итәм. Аңа ярдәм кирәк булганда булыша алам.

Киенү стилегез башкалардан затлы булуы белән аерылып тора. Сәхнә костюмнарын үзегез уйлап табасызмы?

Заманында мин рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштердем. Бик матур итеп ташлар, агач ботаклары ярдәмендә картиналар ясый идем. Хәзер аның белән шөгыльләнергә вакыт юк.

Киемнәр сайлаганда рәссам булуым да булыша торгандыр. Үземә нәрсә килешкәнне мин яхшы беләм, шуның өчен сәхнә образларын үзем сайлыйм. Хәзер бит интернетта бик күп әйбер бар. Күлмәк фасоннарын, төсләрне дә карарга була. Элек күлмәкләрне үзем тегә идем, хәзер Чаллыда тектерәм. Һәрбер күлмәккә баш киеме дә сайларга тырышам. Сәхнә матурлыкны ярата. Анда синең үзен дә, күлмәген дә, фигуран да матур булырга тиеш. Яшь чагында болай да сылу буласын. Шуңа күрә хәзер гәүдә зифалыгын да сакларга тырышам, шунсыз булмый.

Соңгы вакытта күлмәкләремә милли бизәкләр дә тектерә башладым.

«Күз тиюдән куркам»

Социаль челтәрдә еш утырасызмы? Үзегез турындагы имеш-мимешләргә һәм тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

Мобиль булырга тырышам. Шулай да социаль челтәрдә артык күп утырмыйм, күп вакытны ала. Аннан соң тормышымны бөтен дөньяга чәчәсе дә килми, тәрбиям андый түгел. Кешенең үзенең «личный пространство» сы булырга тиеш. Бәхет тынычлыкны ярата. Фотоларны да әллә нигә бер генә куеп алам, бөтенләй югалмас өчен.

Күз тиюдән куркам. Сине яратып сөенеп торучы, сине кабул итмәүчеләр дә була. Нәрсәгә миңа начар энергетика? Ят күзләрдән, начар кешеләрдән Аллаһы Тәгалә сакласын. Зөләйха да үзен куярга рөхсәт итми.

Фотоларны куйгач, начар фикер калдыручылар була инде, бар кешегә дә ярап бетеп булмый. Мин социаль челтәрдә күп вакыт утырмагач, аларны күрми дә калам. «Карале, синең хакта нәрсә язганнар», — дип дус кызларым шалтыратып әйтә. Мин имеш-мимешләргә дә, тәнкыйтькә дә тыныч карыйм. Алай сүз боткасы ясап, талашып йөрмим. Нигә кирәк ул миңа? Артист кеше турында сөйлиләр инде, без бит күз алдында.

Хәзер тамашачылар концертларга сайланып кына йөри, шоу күрергә телиләр. Моңа ничек карыйсыз?

Җырчылары да, җырлаучылары да җырласын. Алар бит татар телендә җырлый. Сәнгатьне, телебезне саклап калуга өлеш кертәләр.

Барысы да вакытлыча. Әлегә тамашачының халәте шундый, күпләрнең балаларча «котырасы» килә. Фирдүс Тямаевның концертларында акыра-акыра бииләр, халыкның бөтен мәшәкатен онытып ял итәсе килә. Башта ул бер артистны ярата, соңрак башкасына күчә. Бу гаеп эш түгел. Һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар.

Яшьләр арасында кайсы җырчыларның иҗатын яратасыз?

Рәсим Низамовның җырлавын бик яратам. Сиринә Зәйнетдинованы тыңлыйм, бик моңлы җырлый.

Җыр-моңнары, үзләренең тотышы белән халыкка тәрбия бирә алучы яшьләребез бар. Гөлсирин Абдуллина, Айдар Ракиповны билгеләп узасым килә. Шундый талантлы яшьләр булуына куанам.

Күптән түгел җырчы Айдар Ракипов белән «Современный әбиләр» җырына клибыгыз чыкты. Тамашачы ничек кабул итте?

«Современный әбиләр» Азнакай кызы Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Җәмил Мингалиев көенә иҗат ителгән җыр. Репертуарга шаян, шук җыр кертәсе килде. Җәмил Мингалиев шушы җырны җырларга тәкъдим итте. Бик теләп риза булдым. Мин әби түгел әле, паспортта гына яшь бара.

Чынлап та хәзер әбиләрнең заманадан артта каласы килми. Яулыклы әбиләр бик сирәк, авылларда гына калды. Әбиләр дә хәзер бик актив бит. Интернетта утыралар, машинада җилдерәләр, спортзалларга да йөриләр, оныклар тәрбияләргә дә вакыт табалар. Әлеге җырга клип төшердек, ул уңышлы гына чыкты. Тамашачы яратып кабул итте.

«Мактау сүзләренә түзә алмам дип куркам»

Туган көнегезне ничек билгеләп узарга уйлыйсыз?

Туган көнгә әни дә кунакка килде. Өстәлләр әзерләп, туганнар белән җыелышып алырга уйлыйм. Аннан соң фотосессиягә барырга булдык. Кайберәүләр бит туган көннәрен зурлап, рестораннарда билгеләп үтәргә ярата. Андый көнне матур теләкләр күп әйтәләр бит. Мин мактау сүзләренә түзә алмам дип куркам (көлә). Минемчә, иң рәхәте өйдә үткәрү.

Барыбыз да исән-сау булып очрашырга язсын. Иртәгә нәрсә буласын белмибез. Март аенда юбилей концертымны үткәрәчәкмен, шуңа әзерләнәбез. 

Синең чыгышынны кул чабып көтеп торган тамашачы булганда бик рәхәт. Аларның җылылыгын, яратып карауларын сизү олы бәхет. Киләчәктә дә шулай булсын иде. Матур җырлар белән очрашулар насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.