«Бергә тотынсалар, булдыралар»: Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиевага – 100!

Цирк бинасында Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиеваның юбилей концертлары узды. Дус-иш, туган-тумача җыелган җир булды ул. Тамашачылар да бәйрәм «өстәле» янында кунак булып утырдылар.

Айгөлгә – 45 + Лилиягә – 40 = 100?

Концертның исеме «Безгә – 100» дип атала. Күпләр баш ватты инде, каян чыккан 100 бу дип. Җырчылар үзләре, концерт башлану белән, бөтен серне чишеп салдылар. «Хатын-кызның яшен сорамыйлар, тик без бүген сезгә бөтен серләребезне ачабыз», – диделәр.

Кыскасы, Айгөлгә быел – 45, Лилиягә – 40 тулган икән. Ә Айгөл-Лилия дуслыгына 15 ел, ди. 45+40+15=100. Менә сезгә арифметика.

Лилия белән Айгөлдән дуслыкларының ничек башланып китүе турында сорадым.

Айгөл: Беркөнне мин үзем дә искә төшереп утырдым әле аны. Ниндидер бер концерттан соң Лилия миңа шалтыратты. Ничектер сөйләшеп, аннары кунакка килешеп, үзеннән үзе барлыкка килде. Без бер дулкында. Синең кешеме, юкмы икәнен бары тоясың ул.

Лилия: Без бер тирәдә, Казан милли мәдәният үзәгендә эшләдек. Шунда сәхнә артларында, болай да сөйләшә башлап, аннары тагын да тыгыз аралашып, «секретничать» итә башладык.

Хәзер икенче сорау: нигә нәкъ менә цирк бинасында икән соң концерт? Бер җырчының да цирк аренасы тутырып тамашачы җыйганы юк иде әле. Айгөл белән Лилия җыйган бит. Тик ул тамашачыларның да төрлесе булды инде. Алар турында соңрак.

«Нигә цирк соң?» – дигән соравыма, алар икәүләп: «2011 елда, бер эксперимент итеп, концертыбызны шушында уздырган идек. Шул вакытта ошатып калдык. Чыннан да моннан уңайлы икән дидек, кешеләргә дә ошады. Безнең концертыбыз шуның белән дә үзенчәлекле: бездә «цирковой», акробатик номерлар да бар. Андый номерларны башка бер җирдә дә эшләп булмый», – дип җавап бирде.

Цирк бинасы бер яктан үзенчәлекле, карарга да рәхәт – җырчы уч төбендә кебек. Тик ул арена буйлап бөтерелә-бөтерелә чабып, үзләре дә арып беткәннәрдер. Бер якка борылсаң, икенче якка артың белән басып торасың дигән сүз бит. Озак арт як белән басып тору тагын матур түгел. «Арт санын күрсәтеп тора», – дип үпкәләргә дә күп сорамаслар. Бездә халык галәмәт нык нечкә күңелле бит ул.

Лилия: «Бу аренада үземне аю баласы кебек хис итәм. Болайга да борылам, тегеләйгә дә борылам. Сезгә арт белән торганда төшерә күрмәгез инде яме, ал белә торганга гына төшерегез», – диде аптырагач.

Дуслар-туганнар җыелган җирдә

Серләр шулай ачыла барды, концерт дәвам итте. Айгөл белән Лилия юбилей концертларына дусларын чакырганнар иде. Тик дуслары – бары ир-ат җырчылар гына булып чыкты. Дус-иш, туган-тумачаның җыйнаулашып, җырлап-биеп, күңел ачуы булды ул. Концертта махсус алып баручы юк, алар бер-берсен чакырып, кертеп җибәреп, кунакларны чакырып, дуэт җырлап, аннары кереп китеп, икенчесе чыгып йөрделәр.

Кунаклар – Азат Фазлыев, ИлСаф, Булат Нигъматуллин, Зөфәр Хәйретдинов, яңа җырчы Рифат Хөснияров, Зөлфәт Зиннуров.

Кунакларның барысының да иҗатлары Айгөл белән Лилиягә барып тоташа икән. Мәсәлән, Зөлфәт җырчы һәм алып баручы карьерасын Айгөл Бариеваның концертларыннан башлап җибәргән, ә Лилия Асаф Вәлиевкә ияреп кереп киткән икән ки-и-иң эстрада дөньясына. Асаф Вәлиев белән Лилия «Гитара»ны да җырладыр икәүләп. Әбиләр, апалар сөенде инде, балавыз да сыгып алмадылар микән әле. Ностальжи ич. Асаф Вәлиев, кызларны котлап: «Икесе бергә тотынсалар, булдыралар», – дип, үз бәясен дә бирде.

Ә Зөлфәтнең тавышы концерт буе яңгырап торды. Ну ирләр тавышы матур да инде! Юк, ирләр тавышы гына түгел, ирләрчә тавыш. Яңгырап тора торган калын тавыш. Колаклар ял итә шундый тавыш ишеткәч. Ул сөйләгәндә тамак белән сөйләми бит, менә рәхәт итеп сөйли инде. Аннары Зөлфәт Айгөл белән классташлар да булып алдылар. «Шушы җырны җырлагач, беренче вакытта «Сез әллә чыннан да классташлармы?» дип еш сорыйлар иде. Айгөл рәхәтләнеп, «Әйе!» дип җавап бирә инде. Аңа нәрсә, яшь булып күренәсе килә. Мин дә «Әйе!» дия идем, минем тизрәк үсәсе килгән инде», – дип хатирәләргә дә бирелеп алды Зөлфәт.

Концертта хитлар күп яңгырады. Ул «Классташым» җырын белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр инде? Соңгы кыңгырау бәйрәмнәренең визит карточкасы бит ул җыр. Бу урында апаларның түгел, үземнең кычкырып елыйсыларым килде. Түздем инде тешне кысып.

Җырның бер җирендә болар икәүләп әйләнергә тиеш булган икән. «Кулга кул тотынышып әйләнә белмим. Иң курыккан нәрсәм шул», – ди Зөлфәт. Ну Айгөл алай җәлләп тормады аны, пыр туздыртып әйләндертте Зөлфәтнең үзен. Маладис! Үзе әйтмешли, мишәр хатыны бит ул. «Ирем мишәр, ә мин – мишәр хатыны. Анысы тагын да «хуже», – диде Айгөл иренә күрсәтеп.

Эстрада=билбаулы көрәш

Цирк аренасы тамашачылар белән тулы иде. Зөфәр Хәйретдинов чыкты да: «Сез монда үз ихтыярыгыз белән килдегезме соң ул? Алай-болай мәҗбүр итмәделәрме?» – дип сорады. Минем кырда бер мәҗбүр ителгәне утырды аның, балакаем. 17 яшьләрдәге егет нишләргә белми утырды инде, йоклап та караган булды. Ярар, тере тавыш астында циркта әле кайчан йоклап утырыр иде.

Зөфәр Хәйретдинов легендар «Пар алма»сын җырлады.

Концертта билетлар алмашу, буташу дигән нәрсә дә булды әле. Үземне урынымнан куып төшерә яздылар. Беренче булып килеп утырмаган булсам, билләһи басып торасы була, йә өстәге рәтләргә кунаклыйсы була иде. Көрәш бөтен җирдә дә көрәш инде ул. Эстрада тирәсендә дә шул бер көрәш икән дип кайттым. Көрәшчеләр артистлар кебек театр куя, артистларның тамашачылары урын өчен талаша. Рәхә-ә-әт! Тик эстрадада татар көрәше түгел инде, ул билбаулы көрәшкә ныграк тартым. Этеп, төртеп, чалып егулар күбрәк булганга әйтәм инде..

Урыннар белән килеп чыккан проблема өчен җырчылар чыгу белән гафу үтенделәр тагын. Тамашачыларның, «законный» урыннары булмагач, күңел сервантларының бер киштәсе кителгәндер инде.

Башта шулай урын өчен сугышмыйча гына талаштылар, талаштылар да, аннары концерт бетмичә таралыша башладылар. Ну була инде ул, бер биш-алты кеше концерт саен чыгып китә. Болар бит өерелеп чыгарга тотындылар. И җырлыйлар артистлар, и елмаялар, и тырышлалар! Юк инде. Оятсызлар. Концерт бераз озаграк булды анысы, сүз дә юк. Тик бит алай итмиләр инде, җәмәгать. Соңгы җырны җырлаганда нишләүләрен язып та торасы юк инде. Өстәге рәтләрдә утыручылар сикереп кенә төште, атлап та тормадылар. Шулай итеп, башта туп-тулы булган арена концертның икенче бүлегендә яртылаш бушап калды. Бу урында ачуыннан шартлый язган смайлик тора дип уйлагыз.

Җырны сәнгатьле итеп сөйләүчеләр

Концертта тагын бер кунак – Филүс Каһиров та катнашырга тиеш булган. Тик барып чыкмаган, Филүс килә алмаган. Шуңа күрә «Кайда син» җырын җырлап, видеога төшереп җибәргән. Кыскасы, бик оста «котылган». Видео дигәннән, ИлСафтан да, Зөфәр Хәйретдиновтан да, Зөлфәт Зиннуровтан да, Булат Нигъматуллиннан да булды ул видеокотлаулар. Башта биш минут буе экраннан сөйләделәр, аннары үзләре халык каршысына чыгып, тагын шул ук сүзләрне кабатладылар. Ярый Филүс килә алмаган, аңа гаеп түгел. Калганнарны тегеннән дә, моннан да күрсәтүне аңлап бетермәдем мин. Аның котлаулары да галәмәт озын иде. Бераз гына арытып җибәрде, минем кырда утыручы малай ике тапкыр уянып, ике тапкыр кире йоклап китәргә өлгерде хәтта.

Яшь, талантлы, моңлы, перспективалы, уңган-булган, танылып килүче һәм тагын бик күп сыйфатларга ия дип мең тапкыр кабатлаганнан соң, бер җырчы егет чыкты. Аты – Рифат Хөснияров. Күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Хәер, күпләр минем кебек «Нишли бу?» дип утырганнардыр инде. «Күбәләгем»не шигырь итеп сөйләде. Көе дә ишетелеп алды шунда ара-тирә. Яшьләрчә, заманча, «селкетә» торган көй ясаганнар. «Күбәләгем»нең тетмәсен теткән бу яшь, талантлы, моңлы, перспективалы, уңган-булган җырчы егет биленә таянган көе генә. Әле Асаф Вәлиев тә «Әйтмә син авыр сүз»не сәнгатьле итеп сөйләп чыкты. Аранжировкасы шыкы-шыкы килеп тора иде.

Рифат Хөснияров Лилия белән дә бер җыр башкарды. «Өч көндә язып ыргыттык бу җырны», – диде Лилия. Охшаган, өч көндә язылганга би-и-ик каты охшаган. Лилия өчен бу җыр – яңалык. Аның гаилә, мәхәббәт, балалар, әти-әни турында лирик җырлар башкаруына күнеккән бит. «Уң ягымда кыз бала, сул ягымда ул бала», – дип бер искитмәле җырын да җырлады ул. Аннары кисәк кенә яшь, талантлы, моңлы, перспективалы, уңган-булган җырчы егет Рифат белән өч көндә язылган җырны җырладылар. Менә сезгә йөземинкә.

Нәселле артистлар

Айгөл Бариеваның бөтен нәсел-нәсәбе артистлар. Үзе атаклы Шамил Бариев кызы, үзенең буй җиткән кызы белән улы да өздереп җырлый. Айгөл кызы Айлинә белән «Чабата»ны җырлады. Айлинә матурлык конкурслары җиңүчесе дә әле. Бәләкәй чакта «Нигә сине магазинга курчак итеп куймыйлар?» дип шигырь сөйләп йөри идек, шаярткан булып. Айлинә дә шул бер курчак кебек. Әнисе белән тавышлары да охшаш аларның.

Ә ул Камил Айгөл Вәлиуллина исемле җырчы кыз белән инглиз телендә лирик җыр башкарды. Аста төтен, күктә «очып» йөрүче гимнаст, утлар уйный – романтика.

Айгөлнең ире Линар абый концертны фотога төшереп йөрде. «Төп эше түгел ул аның, яраткан шөгыле. Менә бүген дә эштән генә килде. Хатын кушкан икән, димәк кирәк!» – диде Айгөл үзенең мишәр хатыны булуына тагын бер ишарә ясап.

Гимнастлар дигәннән, концерт акробатик номерлар белән үрелеп барды. Берьюлы ике куянны тотты инде монда килгән кеше. Концерт та карый, цирк та. Төрле төстә янып торучы түгәрәк белән дә биеп күрсәттеләр, һавада да очып йөрделәр – әллә ниләр эшләделәр. Матур! Тик ул кызның күктә эленеп калуын күреп, йөрәк табанга төшеп китте, заразы.

Айгөл Бариеваның репертуарында үлем-китү турында җырлар күбрәк. Ул Хәния Фәрхине дә искә алып, аның бер җырын башкарды. Халык аның «Дога» дигән җырын да яратты. «Әти-әниләребезгә дога булып барсын бу җырым», – диде ул.

«Не дождетесь»

Айгөл белән Лилияне котларга дип «Кызлар-пати» да килгән иде. Аларның төркемнәрендә инде 20 дән артык кеше икән! Аренаны тутырып, шарлар күтәреп килеп чыкмасыннармы. Бүләккә - «Кызлар-пати»ның гимнына төшерелгән клип. «Табадан гына төшкән, беренче булып, сез күрәсез», – дип ышандырдылар инде. Мин ышандым. Клибына караганчы, үзләренә карап утыруы күңеллерәк иде, дөресен әйткәндә. Шау-гөр килеп, бөтен дөньяны кубарып килеп керделәр дә, җырлап, котлап, кереп тә киттеләр. Бүләккә торт та бар иде. «Тортка шәп фото куйгансыз, кызлар!» – дип көлделәр инде Лилия белән Айгөл. Теге шул озын гомерле, күп сүзле фото инде ул. Концертта бүтән фото турында да, гауга турында да бер сүз дә әйтелмәде, искә дә алынмады. Кеше сүзеннән өстен кала белгәннәр димәк.

Айгөл белән Лилия оештырган проектлар бик күп. «Кызлар-пати» шуларның берсе. «Киләчәктә нинди яңалыклар көтелә», – дип сорадым үзләреннән. «Булыр, Алла Боерса, һичшиксез булыр! Без һәрвакыт эзләнү дә. Шуңа күрә, «не дождетесь», – дип көлеп җавап бирделәр.

Айгөл Бариева : «Бар журналистлар, бар журналюгалар»

Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева белән ятакка ятып төшкән фотосы аркасында туган гаугадан соң, журналистлар белән бүтән аралашмаячагын белдергән иде. Концерт вакытында Айгөлне күреп, әлеге мәсьәләгә ачыклык керттек.

Фото аркасында килеп чыккан гаугадан соң: «Журналистларга бүтән интервью бирмим!» дип әйткән идегез. Үпкәгез беттеме?

Үпкә дип инде.. Үпкә дип әйтмәс идем дә инде мин аны. Журналистларның да төрлесе бар. Мин бөтен журналистларга да үпкә тотам дип әйтмим. 1998 елда «Сөембикә» журналында Гөлнур Сафиуллина мине танытты. Шундый журналистлар бихисап күп. Менә алар чын журналистлар. Гайбәт җыючылар түгел, шәхеснең үзен, тормышын белүчеләр. Ә менә кайбер вакытта бары гайбәт җыяр өчен киләләр. Ул белем җитмәү микән инде, тагын нәрсә микән инде. Менә шул нәрсә күңелне борчый. Чөнки без иҗат кешеләр һәм без ихлас, без һәрвакыт ачык. Хәзер менә мин сезгә сөйлим, тик мин бит нәрсә сөйләгәнемне контрольдә тотмыйм. Нәрсә уйлыйм, шуны әйтәм. Мин ачык, мин дә хисләр ташый.

Шундый чын профессионаллар һәрбер өлкәдә булырга тиеш. Ул журналистларга гына кагылмый. Җырчыларга да, артистларга да, табибларга да, гомумән, бөтен өлкә кешеләренә дә кагыла.

Ә ул сүз журналистларга түгел, журналюгаларга карата әйтелгән иде. Мин андый әйтемнең барлыгын белми идем, ә ул бар икән. Бар журналистлар, бар журналюгалар, – диде Айгөл Бариева.

Махсус кунак – татарча җырлаучы Куба егете

Афишаларда җырчы егетләрдән кала тагын бер махсус кунак булачак дип язганнар иде. Исеме дә, җисеме дә күренмәде үзенең. Чыннан да махсус булган инде ул. Концерт өчен, махсус Кубадан килгәннәр! Кара тәнле кызлар канатлар, ул канатларга кош каурыйлары тагып, шәрә арт якларын болгый-болгый биеделәр башта.

Аннары чыкты ул гәүдәле Куба егете – Ролдан Моралес. Үзе «давай, давай, еще, еще» дип кычкыра. Үзе ара-тирә татар әбиләренә күз кысып китә. И әбиләр сөенә! Үлеш. Ул як кешеләренең энергетикасы шулай ташып тора инде. Утырган җиреңнән биисе килә башлый прәме. Таралышып бетәргә өлгермәгән халыкны «Оо-оо-оооо» дип кычкыртты да әле. Кайбер җырчыларга кул да чабарга иренеп утырган халык бер авыздан «ооооооо» дип кычкырды, мин сиңа әйтим.

Азактан Ролден Лилия һәм Айгөл белән татарча да җырлады. «Бәхетле булыгыз, бәхетле булыгыз», – дип теләде кайнар Куба егете. Үзенең нәрсә әйткәнен аңлавы, аңламавы билгесез, ну бит теләде. Татарга аңа шул җитә инде. Күңелләре булып, сөенеп кайтып киттеләр.

«Безгә – 100» концерты «Елмаегыз» җыры белән башланган иде, «Бәхетле булыгыз» белән шундый шәп нотада бетте дә куйды.