Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәсим Низамов: «Улымның хәзерге яшендә мин аны үстерә идем, ә ул өйләнергә иртә, ди»

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов белән әңгәмә.

news_top_970_100
Рәсим Низамов: «Улымның хәзерге яшендә мин аны үстерә идем, ә ул өйләнергә иртә, ди»
Рамил Гали

«Мин танылу артыннан беркайчан да кумадым»

Рәсим абый, бүген зал җыеп концерт кую авыр биреләдер.

Хәзер тамашачының күбесе кешеләр җыелган урыннарга килергә курка. Үткән концертны без инде ике тапкыр күчерергә мәҗбүр булдык. «Концерт була», — дип игълан иткәч, билетлар сатылды. Соңыннан карантинга яптылар, шуңа күрә билетларны кире кассага илтеп бирүчеләр дә булды. Әмма тамашачылар арасында концертны барыбер көтүчеләр бар иде. Алынган билетлар үз көчләрен югалтмаган иде.

Тамашачы үзе җырчыны популяр итсен өчен, җырчыга нишләргә кирәк?

Җырларга кирәк! Тамашачы кабул итә алырлык җырлар тупларга кирәк, беренче чиратта. Үз тамашачыңны табып, аларга кирәкле җырлар иҗат итәсең. Мин үзем иҗат юлымның башыннан ук халыкчан җырлар башкарам. Җырның сүзе дә, көе дә тәңгәл килергә тиеш. Һәр җырчы төрле җырлар башкара. Минем концертыма иҗатымны хөрмәт итүче, нинди җырлар башкаруымны белүче тамашачы килә.

Бүгенге көнге популярлыгыгыз белән канәгатьме?

Популяр, дип… Гадәттә, популярлык чоры — ул җырчының иҗат юлының беренче ун елы. Мин 25 ел сәхнәдә җырлыйм. Бу — тотрыклылык. Мин үземне, үз тамашачымны, үз юлымны табып, һаман да сәхнәдә икәнмен, димәк, әле югалмаганмын. Әлбәттә, җырчының күтәрелгән чагы да, бераз гына төшкән вакыты да була. Әмма үзем турында: «Мин популяр», — дип әйтәсем килми. Кемнәрдер артык популяр була да, берничә ел үткәч, юкка чыга. Исемләп әйтмим, ләкин элек нык популяр булып та, хәзер югалган җырчылар бар. Үзем беркайчан да танылу артыннан кумадым… Бәлки үз-үзеңне һәрвакыт «пиарить» итеп тору кирәктер дә ул… Әгәр дә халык сине үзе кабул итмәсә, теләсә нәрсә эшләсәң дә танылып булмый. Халык җырларыңны тыңласа, концертларга йөрсә — менә танылу.

Улыгыз Рүзәл Казанда үткән концертыгызда җырлаган иде. Әллә иҗат юлын сайларга телиме?

Аңа хәзер 23 яшь. Аның яшендә мин җырлап арыган идем инде… Иң популяр чагым шул яшьләрдә иде. Улым музыка мәктәбен тәмамлады, әмма тормышын мәдәният белән бәйлисе килмәде. Хәзер аның җырлыйсы килә, күңеле моңга тартыла башлады. Ул җырлауны хобби итеп күрә. Җырларга тели икән, мин каршы килмим. Аның белән җырчы буларак шөгыльләнеп утырганым булмады. Миңгол абый Галиев белән уртак тел таптылар. Рүзәл Миңгол абыйдан дәресләр ала. Кече улым 13 яшендә. Ул әле тәгаен кем булачагын белми.

Рүзәл өйләнергә уйламыймы? Килен бармы?

Йөргән кызлары бардыр инде. Алай өйләнергә исәбе юк. «Иртә әле миңа», — диде. Хәзер яшьләр башкачарак шул. Аның яшендә мин үзем бала үстерә идем инде.

Сез холкыгыз буенча нинди әти?

Төрле чак була, тиз кызам, тиз суынам. Алай балаларны сүккәнем, кулыма каеш алганым булмады. Сүз белән катырак итеп әйтеп куя алам.

Хатыныгыз Энҗе ханым белән ничә ел гомер итәсез?

Киләсе елда 25 ел була, Аллаһ боерса. Ике балабыз бар. Сүз, әлбәттә, чыкмый тормый, төрле чак була.

Мәхәббәт еллар үткән саен үзгәрәме?

Ярату кала! Бер-береңне хөрмәт итә, аңлый башлыйсың. Ике кеше тулаем бер кешегә әверелә. Ир белән хатынны бер кеше итеп күрергә кирәк.

Гаиләләр арасында, мәсәлән, 25 ел яшәгәннән соң аерым бүлмәләрдә йоклаучылар бар…

Юк, ир белән хатын аерым йокларга тиеш түгел. Гаилә булмый бит инде ул. Ир белән хатын бер кеше кебек булырга тиеш, дим бит.

Кредитларыгыз, ипотекагыз бармы?

Ипотеканың булганы булмады. Кредитлар булгалый, әмма алар вак-төяк кенә.

Сезне таныйлармы?

Танучылар бар, әлбәттә. Яшьләр дә кайчак исәнләшә. Әле менә концертта да яшь парлар килгән иде. Бу — минем өчен сөенечле хәл. Татар яшьләре театрларга да йөри. Яшьләрнең телне онытмаулары, үзебезнең сәнгатькә тартылулары сөендерә. Әле, Алла боерса, иҗат итәргә язсын. Телебез дә бетмәсен! Киләчәктә әле юбилей концертларын куясы да бар. Очрашканга кадәр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100