«Барс» йолдызларны дәүләт акчасына әзерли башлады: Зәйнәб - әнисе, әтисе Айдармы? | intertat.tatar

«Барс» йолдызларны дәүләт акчасына әзерли башлады: Зәйнәб - әнисе, әтисе Айдармы?

Мәскәүдәге «Йолдызлар фабрикасы» режиссеры Лина Арифуллина командасы яшь татар башкаручылары белән проект әзерләде. Катнашучылар 13 декабрьдә Филармониядә беренче мәртәбә чыгыш ясаячак. «Яңа йолдыз» бәйгесенең асылын «Татар-информ» хәбәрчесе өйрәнде.

Өч йөздән артык конкурсантның уникесе генә финалда

2020 елның маенда «Барс Медиа» «Яңа йолдыз» исемле телевизион вокаль шоу башлап җибәрде. Проект 3 этаптан тора. Бәйгедә катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 18-35 яшьлек татар башкаручылары өч йөздән артык гариза җибәргән. Проектта катнашучыларның географиясе дә киң: Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикалары, Пермь, Ульян, Түбән Новгород өлкәләре. Хәтта Казахстанда һәм Үзбәкстанда яшәүче татарлар да видеоларын юллый.

Оештыручыларга килеп ирешкән видео һәм эссе нигезендә, 50 талантлы һәм перспектив башкаручы сайлап алына. Казанда узган кастингта жюри 12 катнашучыны финалга чыгара.

Финалистлар белән Мәскәүдән килгән Лина Арифуллина командасы һәм татар эстрадасы мэтрлары унике атна вакыт дәвамында шөгыльләнә. Вокал дәресләрен Россиядә танылган педагог Зоя Бабкина бирә.

«Яңа йолдыз» — «Барс Медиа»ның дәүләт акчасына оештырган беренче проекты

«Яңа йолдыз» проектына багышланган матбугат очрашуында «Барс-рекордс» компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева бәйгене уздыру идеясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавын әйтте.

— Бәйге зур чыгымнар таләп итте. Бу телевизион реалити-шоу булса да, без аны күңел ачуга караганда күбрәк белем бирү проекты дип күзаллыйбыз. Шуңа күрә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады. Хөкүмәттән акчалата ярдәм булды. «Барс Медиа Груп» моңарчы һәр проектын үз хисабына оештырып килде. «Яңа йолдыз» — компания тарихында беренче мәртәбә дәүләт ярдәме белән оештырылган проект булды.

ТМТВ каналында барган тапшыруларны караган кешеләр һәр катнашучының гаиләсен, кызыксынуын, культурасын күрсәтүебезне белә. Нигездә, тел, мәдәният мәсьәләсе гаиләдән башлана. Татар мәдәниятен, татар җырын үстерү белән бәйле зур эш бу, — ди Динә Гәрәева.

Аның сүзләренчә, проектта катнашучыларның күбесенең һөнәри музыкаль белеме юк. Алар — табигатьтән бирелгән матур тавышлы яшьләр. Мәскәү белгечләре финалистларның тавышын бер калыпка салмыйча, бары тик дөрес итеп ачарга ярдәм иткән.

«Зәйнәб Фәрхетдинованы — әнисе, Айдар Галимовны әтисе дип әйтсәләр, Зөфәргә ничек аңлатырлар?»

Матбугат очрашуын алып баручы Гөлназ Сәфәрова Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованы «Яңа йолдыз» проектының әнисе дип таныштырды.

— Проектта катнашуыма бик куандым. Үземә дә күп яңалык алдым. Халык мәхәббәтен яулавы авыр. Аны алгач та, үз өстеңдә эшләүне туктатырга ярамый. Дөньядагы яңалыклар белән атлап барганда гына син тамашачыңны саклап кала аласың. Бу проект яшьләргә халыкара тенденцияләрне аңларга мөмкинлек бирә. Җырның милли төсмерен тоеп та, эстраданың дөньяви юнәлешен аңлап та эш итә белү мөһим. Халыкка бит җырны матур итеп тәкъдим итәргә кирәк. «Барс медиа» яшьләребезгә шуны аңлатырга тырыша, — ди Зәйнәб Фәрхетдинова.

Зәйнәб Фәрхетдинова янында утыручы Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовка сүз бирелгәч: «Мине проектның әтисе дип таныштырсалар, Зөфәргә ничек аңлатырмын дип куркып утырдым», — дип шаяртты.

— Сүз дә юк, мин проектның әтисе була алмыйм. Үземне читтән карап торучы дип кенә атыйм. Яшьләр шундый матур. Аларга афәрин! Курыкмыйча шушы проектта катнашканнар. Мин аларга ак көнләшү белән карыйм. Без 30 ел элек җырлый башладык. Безнең заман җырчылары абынып, ялгышып, үз юлы белән барды. Безгә кая һәм ничек барырга икәнен беркем аңлатмый иде. Шушы мастер классларда алган белемнең яшьләргә киләчәктә файдасы тиячәк, — ди Айдар Галимов.

Ул проектта катнашучы Радик Шәрәфиев өчен җан атып торганын әйтте. Радик халык артисты репертуарындагы «Бер гомер арасы» җырының көй авторы да булып чыкты.

— Радикның проектка килүе минем өчен шатлыклы сюрприз булды. Җырны беренче тапкыр ишеткәч, аны шактый олы абзый дип уйлаган идем. Киләчәктә репертуарыма Радикның башка җырларын да кертергә планлаштырам, чөнки алар миңа туры килә, — ди Айдар Галимов.

Матбугат очрашуында Айдар Галимов Радик Шәрәфиев белән дуэт башкарып күрсәтте.

Дуэт өчен татар эстрадасы артистларын кем сайлаган?

13 декабрьдә узасы концертта һәр конкурсант татар эстрадасында танылган артист белән дуэт башкарачак. Финалистларның кайсы җырчы белән җырлаячагын, тавыш мөмкинлекләрен исәпкә алып, музыкаль продюсер хәл иткән. Дуэтлар исемлеге әлегә сер булып саклана, ләкин катнашучы артистларның исемнәре билгеле: Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей, Алинә Шәрипҗанова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илназ Сафиуллин, Иркә, Алсу Әбелханова, Гөлназ Асаева, Илнат Фәрхуллин.

Журналистларга бары бер дуэтны гына атадылар — Әнвәр Нургалиев белән Гүзәл Нәбиева «Кочаклама яратмыйча» җырын башкарачак. Гүзәл Түбән Кама шәһәрендә туып үскән. Бәйгедә катнашканчы, ул кыюсыз һәм оялчан кыз булган.

— Интернетта бәйге турында игълан күргәч, анкета тутырып, халык җырын башкарып төшкән видео юлладым. Август азагында Казанга чакыру хәбәре килде. 24 сентябрьдә «Сәйдәш» мәдәният йортында җырлап күрсәттем дә, мине финалга үткәрделәр. Без бер-беребезнең чыгышын сәхнә артында тыңлап тордык. Бәйге гадел узды дип саныйм.

12 атна буе атнасына 3-4 мәртәбә проектка килеп шөгыльләндек. Дәресләр миңа үземне кыюрак тотарга ярдәм итте, — ди Гүзәл Нәбиева.

«Татар җыры“н үткәрмәслек хәлдә түгел идек»

«Татар җыры»ның киләсе елга күчерелүе турында Динә Гәрәева аңлатма бирде.

— Билетлар сату буенча вәзгыять чараны үткәрә алмаслык хәлдә түгел иде. Залны 70 проценттан да күбрәк тутырырга ярамауны исәпкә алсак, билетлар сату буенча бернинди проблема да булмады.

Без аны «ТМТВ» премиясен тапшырган кебек онлайн форматта да үткәрә алган булыр идек. Тик «Татар җыры» фестиваленең атмосферасы башка. Илнең, дөньяның төрле почмакларыннан татар җырын сөючеләр очрашып, аралашып уза торган чара ул. Бу үзенә күрә бер дөнья. Без бу фестивальнең плюсларын һәм минусларын исәпкә алып, аны уздырмаска булдык. Безнең өчен бик авыр карар булды ул. Егерме ел буе уздырып, хәзер күчерү, әлбәттә, авыр, — дип аңлатты Динә Гәрәева.

«Барс-рекордс» компаниясе җитәкчесенең сүзләренчә, «Татар җыры» фестиваленең оештыручылары Татарстаннан гына түгел, ә дөньяның төрле почмагыннан, хәтта чит илләрдән җыела. Пандемия белән бәйле рәвештә, берәүләре авырып китәргә, ә икенчеләре иленнән чыга алмаска мөмкин.

Айдар Галимов: «Шоу-бизнес өлкәсен беренчеләрдән булып яптылар, ә ачарга оныттылар»

Коронавирус пандемиясе чорында шоу-бизнес тармагының хәле өчен Айдар Галимов та борчыла. Әлеге вазгыятькә карата ул үз фикерен әйтте.

— Мин үзем кече эшмәкәр булып теркәлгән. Без ярты елдан артык оешманы саклап калырга тырышабыз. Әлбәттә, бу җиңел түгел. Россия масштабында да шоу-бизнес вәкилләре ризасызлык белдерә. Мин дә алар белән килешәм. Шоу-бизнес өлкәсен беренчеләрдән булып яптылар, ә ачарга оныттылар. Безне белмиләр дә. Бу бераз рәнҗетә, — ди Айдар Галимов.

Артист фикеренчә, концертларның булмавы артистларга гына түгел, ә шоу-бизнес тирәсендәге бөтен тармакка зыян сала. Ул күп кешенең язмышын, гаиләсен, балаларын исәпкә алырга кирәклеген әйтте.

— Бер караганда, япмаган да кебек, икенче яктан, чыгымнарны капларлык мөмкинлекләр дә юк. Иҗат кешесенә һәрчак хәрәкәттә, тонуста булырга кирәк. Ябып куйгач, психологик яктан бик авыр. Кайбер җирдә 25 процент урынны гына тутырырга тәкъдим итәләр. Нәрсә ул 25 процент? Ул 50 процент минус дигән сүз. Һәр төбәктә төрле вазгыять. Татарстанда артистларны аңлау күбрәк, — ди халык артисты.

Җырчы кибетләр, җәмәгать транспорты халык белән тулы булуын да искәртә.

— Концертларны да битлек киюне, дистанция саклауны таләп итеп оештырырга була. Концертлардан куркырга кирәкми, — ди Айдар Галимов.