Данир Сабиров концертында Роналду дога укый, Нагиев татар җырын аңларга тырыша | intertat.tatar

Данир Сабиров концертында Роналду дога укый, Нагиев татар җырын аңларга тырыша

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров «Ике юбилей» моноспектаклен тәкъдим итте. Данирны күпкырлы артист дип беләбез. Ул бии дә, җырлый да, төрле танылган шәхесләргә пародияләр дә ясый. Әйбәт.

Моноспектакль жанры кагыйдәләре буенча сәхнәдә бер артист кына булырга тиеш. Шулай булды да. Данир Сабиров үзенең пародия осталыгын кулланып, сәхнәгә я Җәвит Шакиров, я Дмитрий Нагиев, я башка артист булып чыкты.

Концерт алдыннан «чәчәкләрне финал өлешендә генә тапшыру» кагыйдәсе турында әйтелеп үтте. «Моноспектакль» сүзенең күп өлеше «спектакль» сүзеннән тора. Билгеле, спектакль дәвамында сәхнәгә чыгып яраткан актерына чәчәк бүләк итүчеләр булмый. Минем күргәнем юк. Бәлки, Данир үзенең тамашасын артык әдәпле дип белмидер… Аннан соң спектакльне видеоларга төшерергә дә ярамый дип кисәттеләр. Тамашачы төшерсә, сихерче Мәсхүдә апа ул кешене табар, ди…

Концертта Данир тарафыннан әйтелгән иң соңгы сүзләрен дә искә алыйк. «Ошаса, дусларыгызга әйтегез. Ошамаса, дошманнарыгызга әйтегез», — диде ул. Игътибар итегез, һәр сүздә диярлек шаярту бар. Әйе, юмор тамашасы. Әмма барыбер татарча юмор никтер авыррак кабул ителә. Данир ни өчен нәкъ менә юмор белән бәйле сәнгать өлкәсен сайлады икән? Җырлый белә бит, бәлки җырлыйсы гына калгандыр?

Моноспектакль жанры - татар тамашачысы өчен яңалык. Ә яңалыкны, үзгәрешләрне кабул итү җиңел булмый. Карарбыз, бу жанр киң таралыр микән?!

Татарстанда танылган үзбәк

Моноспектакльдә күтәрелгән тема — туган көннәре бер көнне булган дусларның үзара узышуы. «Юбилеем аныкыннан яхшырак булырга тиеш», — диешә алар. Бу ике дус кайчандыр (алар хәтта үзләре дә сәбәбен хәтерләми) талашкан. Данир шушы ике дус булмаган дусның юбилейларын алып барырга алына. Билгеле, ул ашкынып тормый. Әмма дусларның берсе — «военком», икенчесе миграция белән бәйле органнарда эшли. Берсенекен алып бармасаң, армиягә китәсең, икенчесенә каршы килсәң, «Үзбәкстанда беркемгә кирәк булмаган татар» буласың.

Кыска гына итеп язам: Данир алып барып чыкты шушы юбилейларны. Әле өстәвенә, дуслар көннең ахырында дуслашты, юбилейлары уртак мәҗлес буларак дәвам итте.

Данир кич буена ике ресторан арасында йөреп чыкты, төрле авырлыкларга очрады. Мәсәлән, машинасында бензин бетте. Данирга атта яисә балаларның «конек-горбунок» сәпитендә юл үтәргә туры килде.

Илсөя Бәдретдинованы күпләр шушы образда күз алдына китерәдер…

Моноспектакльнең кино өлешендә төшүчеләр арасында Илсөя Бәдретдинова да бар иде. Ул Данирдан балаларның юл аша чыгуын көтеп торуын сораучы укытучы образында иде. Балаларның барлыгы ничәү булуын санаганда, Данир йоклап китә һәм Илсөяне «секси-шмекси» итеп күз алдына китерә. Үз образын бик сексуаль уйный Илсөя апа. Яше барган ир-атларга гына түгел, хәтта яшьрәк егетләргә дә моноспектакльнең нәкъ менә шушы өлеше нык ошагандыр. Йокламаганнары, тиз арада телефоннарын алып, видеога да төшергәннәрдер, бәлки. Проблемалары булса, шушы видеоны карар өчен…

Рифат Зарипов белән якыннан таныш кеше буларак әйтә алам, ул эстрадада иң ачык, гади артистларның берсе. Бу моноспектакльдә 50 сумга Данирның машинасын юучы роленә дә ул бик туры китереп сайланган. Нәкъ менә аңа әлеге роль туры килеп тора инде.

Юбилейларның берсендә чыгыш ясаган артист Габделфәт Сафин иде. Данир Сафинга пародия күрсәтте. Пародиясе бик отышлы иде. Габделфәт абый, гадәттә, борма-борма җөмләләр белән озак итеп сөйли. Хәтта «военком»ның өенә кергәндә алдына очраган сакчы белән сөйләшкәндә дә үзенең кем булуын бик озак аңлатты.

Уфтанма, Элвин…

Элвин Грей да моноспектакльнең видео өлешендә төшкән. Ул таксист ролендә иде. Машинасына Салават абыйның фотографияләре ябыштырылган иде. «Уфтанма»ны тыңлап йөри икән… Бу татар эстрадасында булган гаугаларның берсенә ишарә иде булса кирәк. Аңлаган кеше аңлады.

Элвин, таксист эшен ташлап, җырчы булырга да уйлап карый. Әмма Салават абыйның тавышы Радикка артистлык эшенә бирелергә иртәрәк булуын әйтә. Уфтанма, Радик, уфтанма.

Әлеге «Ике юбилей» моноспектакленә багышланган матбугат конференциясеннән соң мин тамаша дәвамында социаль темалар күбрәк күтәрелер дип уйлаган идем. Әмма алар булмады диярлек. Элвин Грей йөрткән таксида Россиядә танылган комментатор Дмитрий Губерниев барды. Комментатор юбилейга кадәр барып җитә һәм 2044 елда Казанда Олимпия уеннарын үткәрүне планлаштыру турында сөйли. 2044 елда да Россия Президенты Владимир Путин булачак, имеш...

Данирның пародияләре арасында иң уңышлысы — Салават Фәтхетдинов. Аның иң озын чыгышы да нәкъ юбилярга «үлмә» дип теләк белдергән Салават абый образында иде. Артистларның күбесе нәкъ менә Салават абыйның тавышы белән сөйләшеп карый. Филүс Каһиров та, Әбри Хәбриев та, башкалар да аның кебек сөйләшә. Ник шулай икән ул?

Криштиану Роналду, Дмитрий Нагиев

Юбилейларның берсенә танылган футболчы Криштиану Роналду да килде. Рөстәм Миңнеханов, Татарстандагы ике районны сатып, аны алган икән. Данир матбугат конференциясендә: «Футбол „фристайлына“ өйрәндем», — дигән иде. Бу туп белән «уйнау», мәсәлән, тупны баш очында тоту дигәнне аңлата. Ясады Данир! Роналду булып туп белән уйнар алдыннан дога укылды ул. Криштиану абый, уен башланганчы, дога укый микән?

Нагиев та бар иде. Ул, татар җырларын рус теленә тәрҗемә итеп, аларның мәгънәсен аңларга тырышты. Аңлый алмады. «Май үтә, май үтә» дигәнне «масло проходит» дип тәрҗемә итте, мәсәлән. «Агыйделдә өч үрдәк, өчесенә бер оя. Аерылмабыз, дигән идек. Аера икән дөнья» җырын искә алгач, Дмитрий: «Ник аерылыргамы яисә аерылмаскамы икәнне өч үрдәк хәл итә?» — дип сорады үз-үзеннән.

Тамада монологы

Моноспектакльдә, билгеле, монолог та була. Данирның монологы тамада, ягъни алып баручыларның хезмәтләренә багышланган иде.

«Безгә, эшне җиренә җиткерер өчен, күпме көч, дәрт, түземлек, сабырлык таләп ителә. Кемдер бәйрәм итә, ә син, шушы бәйрәм матур итеп узсын өчен, төрле ысуллар уйлап чыгарасың. Елмаерга теләмәсәң дә, елмаясың. Кунакларның сине тыңламыйча ашап утыруларына күз йомасың. Телисеңме-теләмисеңме, көләсең, шаярасың. Син илһамланып, тормыш турында эчтәлекле шигырь сөйлисең…Банкетта син кода-кодагыйларны дуслаштыручы да, бердәнбер җизнинең алты тапкыр „Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?“ җырын игълан итүче дә. Аерым пункт — әз генә „подшофе“ булган хатын-кызлар. Ярар, мескенләнеп торырга вакыт юк. Кем әйтмешли, ашаган белми, тураган белә. Ярмасын үзем аралаганмын икән, боткасын үзем пешерәм», — дип сөйләде ул.

Язма башында әйтеп үтүемчә, бу жанрда эшләүче артистлар бездә юк. Раил абый Садриев моноспектакль куйган иде. Әмма бу башка төрле. Аннан соң, минемчә, Данир җырчы да, биюче дә, пародист та булса да, актерлык осталыгы бераз аксый. Кинода төшкән кадрлары яхшы, әмма сәхнәдә үзе булып уйнавы ошап бетмәде.

Киләчәктә дә Данирга уңышлар теләп калабыз. Бу моноспектакльнең видео өлешен төшереп бетерерләр дип тә ышанасы килә. Татар киносы копилкасына «+1» булыр иде.