Илдар Әхмәтов: «Әлегә сәхнәдә кабат популярлашырга матди мөмкинлегем юк» | intertat.tatar

Илдар Әхмәтов: «Әлегә сәхнәдә кабат популярлашырга матди мөмкинлегем юк»

Илдар Әхмәтовның танылган җырлары бар. Әмма бу арада ул никтер сәхнәдән югалып торды кебек. Илдар «Интертат»ка бүген кайда эшләве, ник җырламавы турында сөйләде.

«Шифаханәдә мәдәни хезмәткәр булып эшлим»

Илдар, сез тыныч кеше кебек. Артист кеше төрле низагларга, гаугаларга эләкмичә тормый, гадәттә.

Артист дип… Бәлки мин артист булып тумаганмындыр да?!

Җырлыйсыз ич…

Мәктәптә укыганда физиканы, химияне яратмадым. Бәлки очраклы гына сайланган һөнәремдер бу. Башка чара булмаудан, дип әйтимме соң?.. Җиңел кәсеп дип, сәнгать өлкәсен сайладым.

Җиңел булдымы соң?

Аллаһ Тәгалә шулай кушкандыр: миңа һәрвакыт бәхет елмая. 2000 еллар башында җырчы буларак танылу җиңел иде бит. Хәзерге вакыттагы кебек түгел. Мин өлгердем, ә менә бездән соң килгән җырчыларга авыррак булды. Аннан соң мин «Йолдызлар фабрикасы»на кастингны Чистай шәһәрендә үткән идем. Андагы продюсер да Чистайныкы иде. Бер мәлне ул миңа шалтыратты да: «Чистайга кайтканың бармы?» — ди. Минем Чистайга кайтканым каян булсын инде?! Бу абзый мине, якташы дип белеп, күтәреп алган икән дигән фикер һаман башымда бар. Әгәр Тукай районыннан икәнемне белсә… Бәлки җырлап та китмәгән булыр идем.

Ник сездән соң килгәннәргә авыр булды дип уйлыйсың?

Башланган чорда «шоу-бизнес» дигән күренеш элеккеге кәсепләргә, кагыйдәләргә таянып бара иде. Ә хәзер ул үзгәрде… Акчасын да әз таләп итми. Финанс яктан авыррак хәзерге җырчыларга. Аннан соң татар җырчыларының күбесе авылдан чыккан, шуны да аңларга кирәк. Ата-ана балаларын танытырга теләсә дә, бу бәяләрне күтәрә алмый.

Җырчы булу кыйммәт.

Әйе, дөрес. Бүген мин җырламыйм, бары тик җырлаштырам гына. Пандемия вакытында авырга туры килде. Күңел бераз кырылды, дип әйтимме… Рекламасы булган танылган җырчылар, ничек тә булса, тотынып торды. Җыйган акчалары да булгандыр. Социаль челтәрләр дә хәзер «чәчәк ата», алар да ярдәм итми калмагандыр. Шаукым бар бит, менә шушы шаукымнан төшеп калмады алар. Мин интернет белән, гомумән, кызыксынмыйм диярлек.

Сез төшеп калдыгыз?..

Алай диясем килми. Мәҗлесләргә чакыралар — барам. Элек бергә эшләгән алып баручылар белән дә хезмәттәшлек итәм. Аннан соң, мин артык популяр да булмадым бит. Үземнең планкам бар иде, шуңа кадәр җиттем дә, башкасы кирәк булмады. Хәзер дә «на плаву» торам. Аңлыйм, минем турында мәгълүмат, яңалык аз. Әгәр дә, гомумән, җырларың яңгырамаса, клиплар күрсәтелмәсә, «тучны» югаласың. Әмма әлегә мин югалмадым.

Аңлавымча, даими рәвештә кайдадыр эшлисез?

Мин Казанда урнашкан санаторийларның берсендә мәдәни хезмәткәр булып эшлим. Ял итүчеләргә кинолар күрсәтәбез, төрле концертлар, дискотекалар оештырабыз.

Түлиләрме?

Авылга кайткач, әти-әни: «Җырлап кына йөреп булмый. Пенсиягә дә чыгасың бар», — дип еш әйтәләр иде. Уйладым-уйладым да, шунда урнашырга булдым. Ир-атның төп эше булырга тиеш дип уйлыйм. Әллә ни зур акчалар түләмиләр, әлбәттә. Хөкүмәт эшендә нинди «зарплата» булсын инде?.. Әмма социаль пакет, түләнелә торган отпуск бар. Шулай ук Яңа елларда балаларга бүләкләр бирәләр, туган көнең булса, премиясеннән дә калдырмыйлар. Аннан соң концерт яисә мәҗлес булса, барып әйтәм дә, эштән җибәрәләр.

Премия дигәннән. «Алтын барс» премияләре ничәү сездә?

Унау миндә алар. Өйдә торалар, барысы да исән.

Мактанырлык әйберме ул?

Мактанырлык дип, тузан җыеп ята инде. Әлегә файдасы тигәне юк, бәлки киләсе көннәрдә кирәк тә булыр. «Барс Медиа» мине күрә белде, рәхмәт аларга. Ул вакытларда да контрактлар бар иде, әмма алар түләүсез иде. Миңа шунысы ошый иде: костюмнарны да үзләре алып бирделәр, җырлар белән дә тәэмин иттеләр. Мин, авыл баласы, ничек матур һәм модага туры китереп киенүне каян белим, ди. Бездән берәү дә акча сорамады. Аларны кайберәүләр сүгә инде, әмма вакытында алар җырчыларның барысына да булышты.

Хәзер үзгәргәннәр кебек?..

Үсеш кирәк, алар да үсте, башка дәрәҗәгә күчте. Бу — бизнес. Аңлыйм: яшьләргә авыр. Сәләтле яшьләребез бар!

Аларга нишләргә?

Иганәчеләр табарга кирәк дип уйлыйм. Сөйләшсеннәр, уртак телгә килсеннәр. «Сез миңа хәзер ярдәм итегез, танылгач, мин сезнең продукцияләрегезне сатармын яисә сезнең өчен бушка эшләрмен», — дияргә кирәк, мәсәлән.

Ә танылмаса?

Иганәче үзе уйлый инде. Танылмаган җырчы юктыр ул…Һәркемнең үз тыңлаучысы бар. Заманында Салават Миңнехановны сүккәннәр иде. Ә хәзер карагыз… Һәр җырчының үз вакыты бар.

Радиоларда ротацияләрегез бармы?

Махсус түләнгән ротациям юк. Архивларда сакланган җырлар, клиплар яңгырый. Аның тагын бер ягы бар дип уйлыйм: кайчак югалган артистларның да җырларын ишетәбез. Россия авторлык җәмгыяте (РАО) дигән оешма бар. Шулардан акча алыр өчен, эфирда бер продуктны тәүлегенә бер тапкыр булса да әйләндереп алырга тиешсең. Бәлки моны әйтергә ярамыйдыр, бәлки бу дөрес түгелдер. Әмма чын мәгънәсендә югалган җырчыларның да җырлары яңгырый бит.

«Мине онытып бетерсәләр, артык моңсуланмаячакмын»

Сез кешеләргә ышанасызмы?

Элегрәк ышанылгандыр. Элегрәк, әйтәм бит, «якташ» дигән күренеш тә булган. Хәзер кешеләргә ышанмыйм. Алдаучылар да булды. Үзем берәүгә дә авыр сүз әйтмим. Талашып, дошманлашып йөргән кешеләрем юк. Барысы белән дә исәнләшәм.

Сәхнәгә кире кайтыр идегезме?

Мин әле аннан китеп бетмәдем. Ә болай янә популярлашырга буладыр. Акча ягыннан җиңелрәк булса, бәлки әле гөрләтербез. Әлегә андый мөмкинлек юк. Укыган вакытта максатым бар иде — зур сәхнәгә чыгып, үз исемемнең яңгыравын ишетү. Морадыма ирештем дә тукталып калдым. Хәзер яңа максат куярга кирәк. Бәлки Россия күләмендә танылган җырчы булудыр?..Әмма аның өчен рус телендә җырларга кирәк, ә мин рус телендә җырлый түгел, сөйләшә дә белмим диярлек. Сөйләшәсең инде шәһәр малаена әйләнгәч, әмма дөресме, юкмы — белмим. Укыйсы калган икән. Мәктәптә: «Укырга, укырга, укырга!» — дип язылган иде. Шул язудан кала, әллә ни укылмаган да кебек.

Шуны әйтәсем килә: әгәр онытылып бетсәм, мин артык моңсуланмаячакмын. Бәлки мине онытырлар да. Мин моңа әзер.

Нәкъ менә Казанга килү дә максат идеме?

Әлмәттә укыдым бит мин. «Монда гына кал, эшкә урнаштырырбыз, өйләнерсең», — дигәннәр иде. Ә минем Казанга барасым килде. Мин Казанны «культуралы» кала дип, монда барысы да акыллыдыр дип уйлый идем. Хәтта килгәндә дә костюм-галстуктан килгән идем. Консерваториягә укырга керәм бит, имеш. Әмма тулай торакка килеп кергәч, шаклар каттым, кәефем кырылды. Монда тагын да начаррак икән… Чын авыл! Казан — зур авыл ул.

Сезнең юрган турында бер җырыгыз бар. «Икебезгә җиткән юрган…» Мәгънәсез кебек.

Аны мин үзем дә бик яратып бетермәгән идем, чын. Аның үз идеологиясе бар. Хәзер «зәңгәрләр» бар бит, яшерен-батырын түгел. Кайсы нормаль «мужик», юрганын ябынып, елап ятсын инде?! Шушындый җыр башкарып карадым. Менә журналистиканы да яңарту кирәк. Журналистлар берүк сорауларны бирәләр дә бирәләр…

Әйдәгез яңартыйк?

Юк, «пошлый» сорауларыңны бирмә. Безнең татар халкына килешеп бетми ул, Алинә.

Ә зәңгәрләр турында җырлау?

Берәрсенең сиңа: «Мин зәңгәр», — дигәне бармы? Татарлар арасында дип әйтүем. Үзенең зәңгәр булуын яшермәгәннәрне хөрмәт итәм.

Алар бармы?

Шоу-бизнестамы? Бардыр.

Бу психик авырумы?

Юк, бер хәдистә дә язылган бит аның турында. Шушындый кешеләр генә яшәгән бер шәһәр булган, ди. Пәйгамбәребез, аларны сөймәгәнгә күрә, шушы шәһәрне кешеләре белән бергә җир астында төшереп җибәргән. Моны миңа шагыйрә Салисә апа Гәрәева сөйләгән иде. Ул гел: «Киләчәк дөньяны фахишәлек белән акча басачак», — дия иде.

«Кызларны үпкәләткән чакларым да булды»

Гаиләдә нинди сез?

Төрлечә була алам. Кайчак холык та күрсәтәм, кайчак тынычмын. Мин күп очракта җыеп-җыеп киләм дә аннан соң чыгарам. Нәрсәдер ошамаса, үз эчеңдә генә тотарга ярамый. Балаларга да ачу чыккан чак була. Мәсәлән, телефонда озак утырсалар. Әле алар кайчак сүз дә тыңламый — ачуланам. Кайвакыт аларны артык тыям да кебек. Баланы артык чикләсәң, мин-минлеге бетә. Ә баланың җәмгыятьтәге статусы түбәнәергә тиеш түгел. Бала тәрбияләү бик авыр ул, кыскасы.

Балалар татарча сөйләшәме?

Улларым сөйләшә, кызыма әле 1,5 яшь кенә. Хатыным Ландыш белән аларга һәрвакыт татарча эндәшәбез. Әмма балалар хәзер телефоннарга, телевизорга бәйле. Кызым, кечкенә булса да, телефонны ничек кабызырга, мультфильмны ничек эзләп табарга икәнен белә. Менә телефон белән телевизорда русча! Татарча юк бит. Кызыма кызыклы булырлык «мультик»лар юк. Нишләп юк соң ул?! Без һаман артта калып барабыз… «Маша белән Аю»ны чыгардылар. Кызык түгел ул аңа. Русча караган бит инде, хәзер тагын татарча карасынмы?..

Яшь чакта кызлар белән йөргәнсездер?

Йөрдем, яшермим. Барысын да искә төшереп тору кирәк түгелдер.

Кызларны үпкәләткән чаклар булгандыр?

Булды, булды. Берни дә аңлатмыйча, юкка чыккан чаклар да бар иде. Кызлар хатлар яза — мин җавап бирмим. Бетте! Әлбәттә: «Булды, башка килмим», — дип киткән чакларым да булды. Үсә төшеп, Казанга килгәч, ашарга әзерләүче, кием юучы булсын өчен йөргән идем. Алай авыр итеп аерылышып йөргәнем булмады. Әмма менә хатыныма гашыйк булдым бит!.. Абау, читен булды, талашкач. Бер мәлне аерылышып тордык, ә миңа бернәрсә дә кызык түгел, бернәрсә дә эшлисем килми. Шуннан соң гашыйк булуны, мәхәббәтне «чир, авыру» дип атый башладым. Зөлфәт Зиннуров мәхәббәтне чир, дип дөрес әйтә ул. «Ярату юк ул дөньяда», — ди.

Аны тоймыйча да булмый бит?

Бик авыр әйбер ул, кит әле. Әмма, тоймасам, өйләнмәгән булыр идем. Яраттым бит! Әле ул мине үзенә якын китерми иде. Ә мин бит кызларның артымнан йөрүенә ияләшкән. Ә хатыным, ул вакыттагы Ландыш туташ, минем белән: «Бармы, юкмы?» — дигән кебек йөри иде. Ә мин бит «йолдыыыз» ул вакытта. Әле ул мине әллә кайларга «җибәрә»… Авыр булды! Өйләндем дә куйдым шуңа. Бәлки аның шундый булуы миңа ошагандыр да.

Идеал күзләгәнсездер?

Әйе, идеал эзләдем. Матур, шул ук вакытта үзебезчә гадирәк булсын дип тели идем. Бәлки таләпчән дә булганмындыр.

Никахка кадәр яшәдегезме?

Юк, яшәмәдек. Әмма ул безнең бүлмәгә кунакка килгәли иде.

Эчәсезме?

Яшь вакытта булды хәлләр… Хәзер бик сирәк. Өйгә ничек кайтып кергәнемне дә хәтерләмәгән чаклар була иде, яшермим.

Исергәч, нинди була идегез?

Хәзер эчмим, диярлек. Яшь чакта, эчсәм, холыксыз, гел икенче кешегә әйләнә идем. Әшәке була идем, чын. Эчемдә булган бөтен әшәкелегемне чыгара идем. «Син шундый, син мондый», — дип рәнҗетергә дә мөмкин идем. Боларны сөйләүчеләрдән генә беләм, чөнки үзем хәтерләмим. Хәзер, чакырсалар да, бик йөрмим. Кунакка барсак, матур итеп сөйләшер өчен, утыра алабыз.

Хатын да ачулангандыр? Гафу үтенә идегезме?

Менә гафу үтенә белмим шул мин. Гафу үтенү урынына берәр нәрсә алып бирә алам, бары шул.

Эчкәч, баш авыртадыр…

Баш авыртмый калмый инде ул. Әмма мин беркайчан да төзәтмим. Әгәр дә төзәтәсең икән, димәк, син — алкаш. Әти дә: «Беркайчан да баш төзәтмә», — дия иде. Авыр булса, газлы су эчәм.

Үткәнегездә берәр нәрсә үзгәртер идегезме?

Укыйсы калган, дим. Бәлки башка профессия сайларга кирәк булгандыр. Җырчы булыр өчен мин тугыз ел укыдым, аңгыра. Консерватория тәмамладым, янәсе. Безнең илдә сәнгатьне беркем дә аңламый, популярлаштырмый да. Казанда туып-үсеп, әти-әнисе дә Казаннан булганнар әле бераз булса да сәнгатьнең югарысын аңлыйдыр. Алар кирәк чакта гына, кеше булмаганда гына сүгенә, чамасын белә. Ә без бит колхоздан чыккан, авылдан килгән… Шуңа күрә, Аллаһ боерса, балаларны укытасы иде. Акчасы да кирәк, аңлыйм. Шуңа күрә эшләргә, тырышырга кирәк.