Вузларга кабул итү кампаниясе башланды: абитуриентлар өчен көндәшлек зурмы? | intertat.tatar

Вузларга кабул итү кампаниясе башланды: абитуриентлар өчен көндәшлек зурмы?

Татарстанның югары уку йортларында бюджет урыннары 20 процентка артып, 20 меңгә җиткән. Техник вузлар инглиз телендә яңа программалар кертә, медицина университеты максатчан юлламаларга өстенлек бирә, ә авыл хуҗалыгында алдынгы районнар аграр университетны сайлый. Кабул итү кампаниясендәге яңалыкларны тәкъдим итәбез.

Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм укуның көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда бюджет урыннарының иң зур өлешен тәшкил иткән югары уку йортларының җитәкчеләре Хөкүмәт йортында җыелып, кабул итү кампаниясенең яңалыклары турында журналистларга сөйләделәр.

Югары уку йортларында бюджет урыннары 20 процентка артып, 20 меңгә җиткән

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин быел республиканың югары уку йортларында бюджет урыннары 20 процентка артып, 20 меңгә җиткәнен әйтте.

Бюджет урыннарының саны буенча, гадәттәгечә, Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты (КХТИ), Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) һәм Казан дәүләт энергетика университеты лидерлар рәтендә. Ике йөзгә якын бюджет урынын дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары да алган.

— Иң күп бюджет урыннары инженер-техник һәм педагогика юнәлешләренә туры килә. Алар мәгариф һәм педагогик фәннәре, информатика һәм исәпләү техникасы, химик технологияләр, электр һәм җылылык энергетикасы, машина төзелеше кебек белгечлекләрне үз эченә ала, — диде Илсур Һадиуллин.

Кабул итү кампаниясенең төп яңалыклары

Алга таба министр кабул итү кампаниясенең төп яңалыклары белән таныштырды. Алар түбәндәгеләр:

1. Әгәр элек беренче этапта бюджет урыннарының 80 проценты тулып, 20 проценты икенче этапка калган булса, хәзер инде бюджет урыннарына кабул итү бер генә тапкыр булачак. Быелдан абитуриентларга ике мәртәбә кайгырырга кирәкмәячәк.

2. Укырга керүче бер үк вакытта 5 югары уку йортына гариза тапшыру хокукын саклый. Элек абитуриент документларны бары тик 3 белгечлеккә генә бирә алган булса, хәзер ул уку йортының ун юнәлешен сайлый ала.

3. Быел конкурс исемлегендә укырга керүчеләрнең фамилиясе, исеме, атасының исеме күрсәтелмәячәк. Моның урынына СНИЛС номеры булачак.

4. Вузлар беренче чиратта илкүләм олимпиада җиңүчеләрен, ташламалары булган абитуриентларны һәм оешмалардан алган максатчан юлламасы булганнарны кабул итәчәк. Алга таба бюджет урыннарына керү конкурс исемлеге буенча барачак. Министр әлеге мөмкинлекне илкүләм олимпиада җиңүчеләре үзләре теләгән уку йортларына керә алсын өчен булдырылганын әйтте.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Татарстанда быел илкүләм олимпиадаларда 213 җиңүче булган. Тугыз ел рәттән республика олимпиада җиңүчеләре саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша икән.

Министр чыгышыннан соң сүз ректорларга бирелде.

 Казан федераль университеты бөтен юнәлешләрен саклый

Казан федераль университетыннан брифингка уку йортының проректоры Дмитрий Таюрский килде. Ул быел бюджет урыннары 1200гә артуын әйтте. Университетта урыннар инженер белгечлеге һәм педагогик белем буенча сизелерлек арткан. Узган елда гамәлдә булган өч йөздән артык укыту программасы сакланган. 2021 елның апрелендә Казан федераль университеты Рособрнадзорның аккредитациясен узып, киләсе алты ел буе укыту программаларының барысын да алып барырга рөхсәт алган.

— Кайбер юнәлешләр буенча абитуриентка тапшырылган имтиханнарның берсе буенча сайлау мөмкинлеге барлыкка килде. Мәсәлән, педагогик юнәлеш өчен 2020 елда рус теле, җәмгыять белеме һәм математика буенча БДИ нәтиҗәләрен күрсәтергә кирәк иде. Быел рус теле һәм җәмгыять белеме мәҗбүри булып калды, ә өченче имтиханны абитуриент үзе сайлый. Кайсы фәннән баллары күбрәк, шунысын күрсәтә ала. Бу яңалык аңа рейтингта югарырак позициягә менәргә мөмкинлек бирә, — диде Дмитрий Таюрский.

Биш абитуриентның дүртесе бюджет урыннарына максатчан юллама белән киләчәк

Казан медицина университеты ректоры Алексей Созинов бюджет урыннары узган ел белән чагыштырганда 18 процентка артып, 915кә җиткәнен әйтте. «Дәвалау эше» юнәлеше буенча бюджет урыннары соңгы өч елда 1,5 тапкыр арткан.

— Медицина белеме алуның төп үзенчәлеге максатчан юлламалар буенча кабул итү бюджет урыннарының зур өлешен тәшкил итүдә. Бу эш Россия Президенты Владимир Путинның турыдан-туры йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Гомумән алганда, барлык бюджет урыннарының 66,4 проценты абитуриентларны Россиянең 8 төбәгеннән максатчан кабул итү өчен бүлеп бирелде. Бу урыннарның 90 проценты — Татарстан өчен.

«Дәвалау эше», «Педиатрия», «Медицина-профилактика эше» белгечлекләре буенча максатчан кабул итү 80 процентны тәшкил итә, ягъни биш кешенең дүртесе медицина оешмалары, сәламәтлек саклау идарәсе органнары биргән юлламалар буенча укырга керәчәк.

Шулай ук без түләүле урыннарга абитуриентлар җыябыз. Алары да чикле — 390 урын. Бәяләрне инфляция кысаларында арттырдык. Иң кыйммәт урын 199,6 мең сум тәшкил итә, — диде Алексей Созинов.

Медицина университеты «йолдызлы» — БДИны йөз баллга тапшырган, республикакүләм, илкүләм олимпиадаларда җиңгән абитуриентларны көтә. Андыйларга ректор 80 мең сум акча, фәнни эшчәнлек алып бару өчен индивидуаль программа, чит илләргә стажировкалар вәгъдә итте.

КАИ инглиз телен яхшы белгән инженерлар әзерләү өчен заказ алган

Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) ректоры вазифасын башкаручы Тимур Алибаев бакалавриатка 1636, магистратурага 729 бюджет урыны бирелгәнен әйтте. Бюджет урыннары быел тулаем 403кә арткан. Аларның күбесе техник белгечлекләргә бирелгән.

— Узган еллар тәҗрибәсе буенча, «Очу аппаратларын һәм двигательләрне техник эксплуатацияләү», «Программа инженериясе», «Мәгълүмати иминлек» кебек белгечлекләр популяр булыр дип уйлыйм.

230 бюджет урыны максатчан юлламалар өчен бирелде. Без машина төзелеше предприятиеләре белән актив эшлибез. Быел «Ростех» концерны белән «Ростех канатлары» дигән яңа проект башлыйбыз. Безгә техник юнәлешне һәм техник инглиз телен яхшы белгән инженерлар әзерләү йөкләмәсе килде. Мондый килешүләр авиация, вертолет заводлары белән имзаланды. Яңа проект буенча студентлар уку вакытының 70 процентын лабораторияләрдә һәм эш бирүчеләрнең мәйданчыкларында уздырырга тиеш, — диде Тимур Алибаев.

КХТИ тулысынча инглиз телендә укытыла торган программа башлый

Чит телне яхшы белгән техник белгечләр әзерләү бурычын Казан милли тикшеренү технология университетына (КХТИ) да йөкләгәннәр. Яңа программалар белән ректор вазифасын башкаручы Юрий Казаков таныштырды.

— Быелның төп үзенчәлеге булып ике яңа программа ачу тора. Беренчесе — «Smart Materials» дип аталган магистратура программасы. Анда студентлар электроника һәм биомедицина өчен махсус материаллар өйрәнәчәк. Программа тулысынча инглиз телендә гамәлгә ашырылачак, чит ил профессорлары укытачак.

Икенчесе — «Технологиядә цифрлы инжиниринг һәм полимерлар эшкәртү» дип аталган бакалавриат программасы. Ул, шул исәптән, «СИБУР холдинг»ы мәнфәгатьләрендә дә булдырылды. Иң яхшы юнәлешләр өчен дә безнең бюджет урыннары бар.

Инфраструктураны модернизацияләү программасы башлап җибәрдек. Быел без тулай торакларның берсен реконструкцияләүгә зур грант алдык, — диде Юрий Казаков.

Бюджет урыннары югары уку йорты буенча 660ка арткан. Аларның күпчелек өлеше бакалавриат. «КХТИ» Татарстанга бирелгән бюджет урыннарының 23 процентын алып тора. Бу — 4,5 меңнән артык бюджет урыны дигән сүз.

Энергетика университеты атом энергетикасы буенча яңа юнәлешләр тәкъдим итә

Казан дәүләт энергетика университетында бакалавриат буенча 1045 бюджет урыны бар. Барлык дәрәҗәдәге урыннарны исәпкә алсаң — 1461 бюджет урыны. Түләүле урыннарга бәяләр узган елгы дәрәҗәдә калган.

— Быел без сигез яңа белем бирү программасы керттек. Алар арасында «Атом энергетикасы системалары», «Электромобиль һәм пилотсыз транспорт», «Икътисадта гамәли информатика һәм мәгълүматлар анализы» бар. Беренче тапкыр без «Росатом» белән «Атом станцияләрен проектлау һәм эксплуатацияләү» программасы буенча эшли башладык.

Шулай ук быел без студентлар кампусын формалаштыруны төгәлләдек (искәрмә — тулай тораклар турында сүз бара), барлык уку корпусларын ремонтлауны төгәлләдек. Хәзер аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү бара. Яңа уку елы башында 21 катлы яңа тулай торакны тапшырабыз.

Без диплом белән бергә эшче һөнәре үзләштерү турында таныклык бирәбез. Моның өчен без махсус уку үзәге һәм полигон булдырдык. Безнең студентлар шулай ук куллары белән дә эшләргә өйрәнәләр, — диде ректор Эдвард Габдуллаҗанов.

«Вузларның абитуриентлар өчен көндәшлек көрәше башланды»

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов төзелеш өлкәсендә югары белемле белгечләргә ихтыяҗ зурлыгын Россиядә масштаблы төзелешләр баруы белән бәйләп аңлатты.

— Без ел саен 1000-1200 абитуриент кабул итәбез һәм шулкадәр белгеч әзерләп чыгарабыз. Бу - республикабызның заказы.

Быел бездә бакалавриат буенча биш йөзгә якын бюджет урыны һәм 300-400 түләүле урын булачак. Магистратурада 120 бушлай һәм 200 түләүле урын булачак. Гадәттә, студентлар магистратурада түләп укырга теләмиләр, чөнки республикада бюджет урыннары да бик күп. Шуңа карамастан, безгә түләүле урыннарга киләләр. Бу вузның кирәклеген күрсәтә.

Быел Россия буенча бюджет урыннары артты. Бу шушы ук абитуриентларның бушлай укый алуын аңлата. Вузларның абитуриентлар өчен көндәшлек көрәше башланды. Хәзер үз студентыңны булдыру бик мөһим. Былтыр кайбер төбәкләрдә хәтта буш бюджет урыннары да калган. Мин үземә һәм хезмәттәшләремә мондый проблемаларга юлыкмауларын телим, — диде Рәшит Низамов.

Алдынгы районнар Аграр университет белән тыгыз эшли

Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев авыл хуҗалыгы буенча алдынгы районнар университет белән эшләүдә дә алдынгылар рәтендә икәнен әйтте. Алар арасында Кукмара, Арча, Балтач, Актаныш, Саба районнары бар. Узган ел Мөслим районы белән актив эшчәнлек башланган. Бу күренеш районга «Август — Мөслим» инвесторы килү белән бәйле икән.

— Без, беренче чиратта, авыл яшьләре белән эшлибез. Быел 1575 кешене, шул исәптән 784 абитуриентны бюджет урыннарына кабул итәргә планлаштырабыз. Шулай ук максатчан юлламалар белән дә керүчеләр булачак. Түләүле урыннарның бәясе узган ел дәрәҗәсендә калды. Минималь бәя — 86,5 мең сум, максималь бәя - 114,1 мең сум тәшкил итә.

Без быел яңа юнәлешләр ачабыз. Алар арасында «Биотехнологияләр һәм үсемлекләрне саклау», «Агросәнәгать комплексы процессларын автоматлаштыру һәм роботлаштыру», «Икътисадта мәгълүмат системалары һәм технологияләр» бар. Бу юнәлешләр якын киләчәктә аграр тармакның нәтиҗәле үсешен билгеләячәк, — диде Айрат Вәлиев.