«Теләк булса, бер татар сыйныфы ачарга була иде». Ун районда ничә бала татарча укый? | intertat.tatar

«Теләк булса, бер татар сыйныфы ачарга була иде». Ун районда ничә бала татарча укый?

Кама аръягы районнарында мәктәп бусагасын атлап кергән татар балаларының күпмесе татар сыйныфларында белем ала? ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов алга киткән, артта калган районнарны атады. Аксубайдагы киңәшмәдән күзәтү.

Аксубай

Район буенча. Татар телендә укытуда үсеш күзәтелә. Бу уку елында сигез 1нче татар сыйныфы бар, былтыр җидәү булган. Барлыгы 292 беренче сыйныф укучысы, шуның 86сы — татар балалары. 40 татар баласы татар мәктәпләрендә укый. Туган телдә укыту белән колачлау 47 процент тәшкил итә, былтыр 42 процент булган.

Район үзәге буенча. Өч мәктәптә беренче сыйныфларда 150 бала, шуларның 41е — татарлар, ләкин район үзәгендә татар класслары юк. «Авылларда әле берникадәр бу бурычны хәл итүгә ирешелгән, район үзәгендә алга китеш юк. Әти-әниләрне күндереп, татарча белем бирүгә өндәп булыр иде, дип саныйм. Чуваш балалары да күп. Ник 1-4 классларда бер чуваш классы ясамаска? Сездә чувашлар күпчелек, шуңа сез чуваш телен саклап калуны кайгыртырга тиеш, — диде Марат Әхмәтов.

Алексеевск

Район буенча. Бу уку елында алты 1нче татар классы, былтыр 5 булган. Шулай да, туган телдә белем бирүнең кимүе күзәтелә. 312 1нче класс укучысы, шуның 56сы татар мәктәбенә кергән. Беренче класс балаларын ана телендә белем бирү белән колачлау 18 процент булган, узган уку елында 22 процент тәшкил иткән.

Район үзәге. Дүрт мәктәп эшли. Татар телендә белем бирүче мәктәпләр юк. Сигез параллель 1нче класс, 203 укучының 43е татар. «20 татар баласы 2нче урта мәктәпкә кергән. Анда өч параллель 1нче сыйныфлар. Бәлки, әти-әниләр каршыдыр, я элемтә урнаштырылмаган, өндәмәгәннәрдер. Өч параллель класс, 20 бала булуын исәпкә алганда, бер татар классы оештырып булган булыр иде… Киләсе уку елында татар сыйныфы ачу көтелә, чөнки балалар бакчасында ике татар төркеменнән балалар чыгуы көтелә. Шундый үтенеч: бу балалар татарча укуын дәвам итә алсын иде», — диде Марат Әхмәтов.

Әлки

Район буенча. 1нче татар сыйныфлары икегә кимегән. Былтыр 11 булса, быел 9га калган. 182 беренче сыйныф укучысы, былтыргыга караганда, унга кимрәк. Шуның 77се татар, былтыр 116 татар баласы укырга кергән булган. Быел 41 татар укучысы татарча белем ала.

«1нче сыйныфта татарча укыту сизелерлек яхшырган. Балалар азрак булса да, 1нче сыйныфларда татарча укырга теләүчеләр артык кимемәгән. 1нче сыйныфта татарча укыту 53 процент тәшкил итә, былтыр 40 процент булган. Бу зур күрсәткеч», — диде Марат Әхмәтов.

Район үзәге. Барлыгы ике мәктәп, алты 1нче класс. 126 1нче класс укучысының 59ы татар. Базарлы Матак урта мәктәбендә 4 параллель 1нче класс. 77 баланың 35е — татар. «Теләк булса, бер татар сыйныфы ачарга була иде. Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә ике 1нче сыйныф, бер классын быел татар классы дип ачканнар. Анда 18 бала, гимназия мисалын карарга булыр иде», — диде Марат Әхмәтов.

Әгерҗе

Район буенча. Тулаем алганда, кимү тендециясе күзәтелә. Татарча белем бирүче 1нче класслар һәм татарча укучы балалар кимегән. 2019-2020 елда татар телендә белем бирүгә корылган ун 1нче класс булса, быел 7гә калган. Районда барлыгы 482 1нче сыйныф укучысы, шуның 362се шәһәрдә укый.

Татарча белем бирү - 20 процент.

Район үзәгендә. Бер гимназия, өч мәктәп. «12 параллель 1нче классларда 362 баланың 109ы татар, ләкин бер татар классы да юк. Белем бирү учреждениеләре эшенә игътибар белән анализ ясагыз. 2020-2021 уку елында уңай динамика күрербез дип өметләнәм», — диде комиссия рәисе.

Лаеш

Район буенча. Уңай динамика, татар белендә белем бирүче 1нче класслар саны бергә арткан. 1нче сыйныфка кергән 707 баланың 157се татар. 49 татар баласы татар мәктәпләрендә белем ала. Былтыр татар сыйныфына 31 бала укырга кергән булган. «Динамика начар түгел. Шул рәвешле, татар балаларын татарча укыту 31 процент тәшкил итә, былтыр 20 процент иде. Белем бирү учреждениеләре алга таба да бу эшне дәвам итсен», — дигән теләктә калды Марат Әхмәтов.

Район үзәгендә. 1 гимназия, 3 мәктәп. Алты 1нче сыйныф, 134 1нче класс укучысының 26сы татар. «Бәлки, мөмкинлекләр дә юктыр, 26 бала өч мәктәпкә чәчелгәндер. Лаеш район үзәгендә татар сыйныфлары юк. Анализ ясарга кирәк», — диде комиссия рәисе. 

Яңа Чишмә

 Район буенча. Районда барлыгы 139 беренче сыйныф укучысы бар. 45 татар баласы, былтыргыга караганда, бер укучыга күбрәк.

«19 татар баласы гына татар телендә белем һәм тәрбия мәктәпләрендә укый. Былтыр 31 бала татарча укыган. 1 нче класста туган телдә укыту белән колачлау 42 процент тәшкил итә. Ул балалар кая киткән? Гәрчә татар балалары кимемәгән бит, ә татарча укучы балалар кимегән», — диде Әхмәтов.

Район үзәгендә. Ике мәктәп, бер гимназия эшли. Башлангыч мәктәптә өч 1 нче сыйныф, татар классы да тупланган. Алар 5 класстан да укуын дәвам итә. Быел 1нче класска 67 бала кергән, шуларның 20 се — татар. Дүрт 1нче класслар формалаштырылган, шуның берсе — татар классы. «Димәк, әти-әниләр белән эшләгәннәрдер. Монда татарчаны тулысынча белмәгәннәр дә кергән. Әлеге класста 13 укучы. Бу үзенә күрә уңай динамика», — диде комиссия рәисе.

Нурлат

Район буенча. Берникадәр уңай динамика бар. Татар телендә белем бирүче 13 беренче класс, былтыр 11 булган. Быел 638 1нче сыйныф укучысының 255е татар баласы, былтыр 295 булган. 32 татар укучысы быел татар мәктәпләрендә укый. Туган телдә белем бирү белән колачлау 13 процент.

«Бу җыелган районнар арасында иң түбән күрсәткеч. Мәгариф идарәсендә анализ ясарга кирәк: белем бирү оешмаларының ата-аналар белән элемтәсе никадәр тыгыз — шуны ачыкларга», — диде Марат Әхмәтов.

Район үзәгендә. Алты мәктәп, бер гимназия, 19 параллель 1нче сыйныф, 510 беренче сыйныф укучысының 219ы татар.

«Алты мәктәптә өчәр 1нче сыйныф, тулысынча татарлардан торган класслар бар. Шул классларда гына булса да татарча укытуны оештырып булыр иде. Татар ата-аналары нужәли, башлангыч мәктәптә генә булса да, балаларын татарча укытырга теләми? Мин муниципаль районнарны халык белән эшләргә өндим. 1нче класстан башламасак, мәгънә юк. 3-5 класстан татарча укыта башлау дөрес түгел инде ул. Бу югалган вакыт. Балалар татарча укырга теләсеннәр өчен, балалар бакчаларыннан башларга кирәк. Нурлатта булачак 1нче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән сөйләшү булмаган дип саныйм», — диде комиссия рәисе.

Спас

Район буенча. «Былтыргы уку елында районда татар мәктәбенә кергән бер бала да булмаган. Быел өч 1нче татар класслары эшли. Бәлки, бу татар авылларыдыр. Өч сыйныфта 6 бала укый. Кечкенә авыллардан башлагач та әйбәт. Ата-аналар чиста рус районында татарча укытырга ризалашкач, бик яхшы», — диде Әхмәтов.

Барлыгы район буенча 108 беренче сыйныф укучысының 29ы — татар. Балаларны туган телдә укыту 21 процент, былтыргы белән чагыштырганда, уңай динамика.

Болгар район үзәгендә. Дүрт мәктәп, алты 1 нче класс формалаштырылган, татарча класслар юк. 123 1нче сыйныф укучысының 19ы татар. «Берәр татар классын формалаштыру мөмкинлеге булдымы икән? Бу районның аналитик эше», — диде.

Чирмешән

Район буенча. Барлыгы 1нче татар сыйныфы бар. 197 1нче сыйныф укучысының 96сы — татар. Бары тик 40 татар баласы татар мәктәбендә укый.

Район үзәгендә. Ике мәктәп, бер лицей эшли. Һәр мәктәптә икешәр параллель 1нче класс, берсе татар телендә тәрбия буенча.

Барлыгы алты класс, 1нче сыйныфка кергән 95 баланың 57се — татар. «37 татар баласы һәм ике рус баласы татар телендә тәрбия классларында белем ала. Бер яктан караганда, сөендерә, чөнки былтыр туган телдә белем бирү класслары булмаган. Лицейның 1а классында укучы барлык 14 бала — татарлар, ә укыту русча. 2нче мәктәптә 1а классында 19 бала, барысы да татар милләтеннән, укыту рус телендә. Шикләнәм: 1-4 сыйныфта булса да татарча укытырга дип, әти-әниләр белән сөйләшеп карадыгызмы икән?» — дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов.

Чистай

Район буенча. Нәтиҗәләр начар түгел. Быел барлыгы 11 беренче татар сыйныфы, былтыр алар 9 булган. Барлыгы 912 1нче сыйныф укучысының 269ы татар. «62 татар баласы татар мәктәпләрендә укый. Балаларны туган телдә укыту 23 процент. Былтыр 9 процент кына булган. Динамика начар түгел», — диде комиссия рәисе.

Район үзәгендә. Ун белем бирү оешмасы, шәһәрдә 28 1нче сыйныф формалаштырылган. 1нче сыйныфка 783 бала кергән. Шуларның 249ы — татар балалары. 2нче гимназиядә бер татар классы булдырылган. «Бу үрнәккә Чистайның 1нче, 5нче мәктәпләре дә иярә алыр иде, анда татар балалары күбрәк. Теләк булганда, әти-әниләр белән эшләп карарга була. Чистай күбесенчә русча аралашу шәһәре булуын аңлыйм, ләкин эшләрлек эшләр бар», — диде Әхмәтов.

Йомгак

«Бу доклад Рөстәм Миңнехановка тапшырыла. 18 декабрьдә оештыру комитеты утырышы булачак. Йомгак ясау булачак. 2021 елга каралган бурычлар турында әйтеләчәк.

Муниципаль район башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Нинди генә учреждение булмасын, бюджетмы, хезмәт күрсәтү оешмасымы, җитештерү оешмасымы — һәрберсенең киләсе елга чаралар планы булырга тиеш. Планнар реаль булырга тиеш, хисап өчен генә түгел. Нәтиҗәле хезмәттәшлек юлларын табарга кирәк. Татар телен онытырга ярамый. Елны аеруча эчтәлекле итәргә тырышыгыз. «Мин яши һәм эшли торган Татарстан чәчәк ата торган Татарстан», - дип горурланып әйтерлек булсын», — дигән теләкләрен җиткерде Марат Әхмәтов.