Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, дуслык билгесе буларак, ике алабай җибәргән. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».
«Хәзер Акдусның дуслары бар – Алабай һәм Аладжа! Төрекмән халкы лидерына зур рәхмәт! Алабай Төркмәнстанның милли горурлык символы санала. Мондый бүләк алу – безнең өчен зур мәртәбә. Рәхмәт сезгә, Гурбангулы Мяликгулыевич!» – диелә хәбәрдә.
Видео: ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованың МАКСтагы рәсми каналы