news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия флагы сурәтләнмәгән машина номерын алыштырырга кирәкме?

news_top

Россия флагы сурәтләнмәгән яңа автомобиль номерлары белән йөрүче автомобильчеләргә 500 сум күләмендә штраф яный. Бу хакта РИА Новостига Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

«Транспорт чаралары дәүләт теркәү билгеләре. Типлары һәм төп үлчәмнәре. Техник таләпләр» ГОСТы нигезләмәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2025 елның 1 гыйнварыннан яктылыкны кире кайтара торган өслекле дәүләт теркәү билгеләрендә Россия флагы сурәтләнгән булырга тиеш.

«Законда үзгәрешләр үз көченә кергәнче бирелгән дәүләт теркәү билгеләрен алмаштыру бурычы каралмаган», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Дәүләт автоинспекциясенең теркәү бүлекчәләре гамәлдәге илкүләм стандарт нигезендә РФ әләме сурәтләнгән дәүләт номерлары бирә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Эчке эшләр министрлыгында искәртүләренчә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.2 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә стандарт булмаган дәүләт теркәү билгеләре куелган автомобиль белән идарә иткән өчен кисәтү яки 500 сум штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар