Мөфти вәгазеннән: Җитәкчеләр өчен дога кылыйк, милләтне саклыйк, сабыр итик

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаете уңаеннан вәгазен Казанның Галиев мәчетендә үткәрде. Быел пандемия шартларында гает чаралары чикләүле режимда уза, шуңа да, барлык мөселман кардәшләребезгә мөфти сүзләрен җиткерү максатыннан, аның вәгазеннән төп фикерләрне тәкъдим итәргә булдык.

Газиз дин кардәшләрем! Бүген без сезнең белән ике гаеттән дә олырак булган җомга көнендә бөек бәйрәм – Гыйд әл-әдха – Корбан гаетен каршы алабыз. Мин һәркайсыгызны шушы мөкатдәс ике вакыйга, бөек бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Аллаһ Раббыбыз бу изге көндә укыган намазларыбызны, чалган корбаннарыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.

Корбан бәйрәме нинди бәйрәм?

Корбан бәйрәме безгә Раббыбызның сансыз нигъмәтләре өчен рәхмәтләребезне белдерергә, Аңа тугрылыгыбызны исбат итәргә мөмкинлек бирә. Аллаһы Тәгаләнең безгә карата рәхмәте һәм яратуы чиксез. Без дә Аңа ихластан табынырга, Аның әмерләренә буйсынырга, Аның ризалыгы өчен үзебезне һәм малларыбызны корбан итәргә әзер булырга тиеш. Менә шушы ниятләр белән барча мөэмин-мөселманнар Раббыбыз ризалыгы өчен корбан чалырга ашыга. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын һәм һәр йортка шатлык, куанычлар, иминлек һәм Аллаһының рәхмәтен алып килсен!

Корбан бәйрәме безгә хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануы турында хәбәр итә. Хаҗ тәмам... Әмма, кызганычка каршы, быел хаҗиләр арасында ватандашларыбыз юк. Пандемия аркасында бу мәртәбәле гыйбадәтне кылырга бик аз кардәшләргә генә насыйп булды. Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән шушы бәхетле бәндәләрнең хаҗларын кабул итсен.

Хаҗга бөтен җаны-тәне белән барырга ашкынып торган, ләкин пандемия аркасында баралмыйча калган дин кардәшләребезнең ниятләрен дә кабул ит, и Раббым!

Сөекле Пәйгамбәребез, Гамәлләр ният буенча гына бәяләнәләр...» дигән бит. Аллаһы Тәгалә - ниятләребезне белүче. Ниятебезгә карап, Ул аның өчен әҗерен дә бирә һәм, җәзасын да бирә.

Аллаһтан сынаулар – сабак өчен

Барысы да Аллаһ насыйбы белән генә тормышка аша. Пандемия дә, хаҗга баралмыйча калу да – Аллаһтан. Раббыбыз безгә җибәргән сынаулардан да, нигъмәтләрдән дә канәгать булырга, шөкер кылып, сабыр итеп яши белергә кирәк. Ул гына – Белүче! Коръәндә болай әйтелә: “...Сез нәрсәне дә булса сөймәскә мөмкин, әмма ул – сезнең өчен яхшылык. Сез нәрсәне дә булса сөяргә мөмкин, әмма ул – сезнең өчен начарлык! (Сезнең өчен нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы булганын) Аллаһ белә, сез исә белмисез!” (Бәкара сүрәсе, 216 аять).

Ягъни тормышта без шатлык дип белүче нәрсә чынлыкта безне һәлак итәргә мөмкин. Һәм киресенчә кайгы булып тоелган вакыйгалар алга таба безнең өчен котылу юлыдыр бәлки?! Адәм баласының, мисал өчен, пандемиянең чып-чын сәбәпләренә дә, аның хикмәтенә дә төшенер өчен җитәрлек аңы һәм акылы юк. Шуңа күрә Аллаһка тәвәккәл кыла белергә кирәк. Мал түгел, бары тик ныклы иман гына чын авырлыклардан коткара ала.

Очраган авырлыклар – алар барысы да сынау. Сабак алу өчен, Үзенә табынып догалар кылыр өчен, сынауларны үтеп зур бәхетләргә ирештерер өчен Раббыбыз безнең алда киртәләр барлыкка китерә. Мал җыйсын дип түгел! Байлыкның бәрәкәтен һәм рәхәтен күрер өчен, аны, киресенчә, Ходай хакына фида кылырга кирәк. Корбан бәйрәме безне шулай өйрәтә.

Коръәндә болай әйтелә: “Үзегез ярата торган нәрсәләрдән (Аллаһ юлында) сарыф итми торып, сез изгелеккә (ягъни игелекнең иң камил ноктасына һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына) ирешә алмаячаксыз” (Әлү Гыймран, 92 аять).

Нәрсә инде ул байлык, Аллаһы Тәгалә җибәргән савап белән чагыштырганда?! Берни түгел! Байлык китергән куаныч – беркөнлек! Ә шушы байлык ярдәмендә игелек мәңге яшәячәк һәм җанны җылытып торачак. Ул акчаны кабергә алып барып булмый бит. Кабергә гамәлләр белән генә керәләр. Сəламəтлекне дə, намусны да, чын дусларны да, мəхəббəтне дə акчага сатып алып булмый.

Адәм баласы Аллаһтан килгән сынауларны мал җыеп түгел, ә сабырлык белән кичерергә, Аллаһка тәвәккәл кылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә Үзенең барлык колларына булыша. Әмма аларга сабыр булу мөһим. Кешеләр исә күбесенчә вакыйгаларны ашыктыра, кечкенә авырлыкларны да җиңә алмыйча Раббыбыздан ярдәмне тиз арада килер дип көтә.

Яралтучыбыз безгә авырлыклар теләми. Ләкин сынауларны үтеп чыга алса, алда кешегә зур нигъмәтләр, ярдәм, мәгъфирәт вәгъдә итә. Кеше баласы бармагын ялгыш роза гөленең чәнечкесенә кадап авырттырса да, Аллаһы Тәгалә аның бер гөнаһын гафу итә, ди. Менә нинди Рәхимле Ул Раббыбыз! Анасы баласын ничек ярата, Аллаһы Тәгалә Үзенең колларын шуннан күп мәртәбә ныграк сөя, мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Шулай булгач, Корбан гаетендә без дә Аңа карата үзебезнең тугрылыкны, иманнарыбызның ныклыгын исбат итәргә, малларыбызны кызганмыйча Аның ризалыгы өчен корбан итәргә тиеш.

Татарстан мөселманнары Рамазан аен күркәм итеп уздырып, пандемия дигән сынауны намус белән кичерде. Шундый өметтә калыйк, газиз милләттәшләрем! Корбан гаетен дә ихласлык белән, калебләребездә Аллаһка карата бөтен булган сөюебезне күрсәтеп, Аның ризалыгына ирешү теләге белән уздырып җибәрик. Хаҗга бара алмасак та, ниятләребездә, догаларыбызда, гамәлләребездә Аллаһка якыная алганбыздыр, бәлки.

Җитәкчеләребез өчен дога кылыйк!

Ләкин тынычланырга иртә әле. Республика җитәкчелегенең һәм табибларның тырышлыклары белән вирусны җиңеп барсак та, ул әле һаман безнең арада кала бирә. Пандемия кешеләргә мөһим бер сабак бирде: үлем һәм чир алдында без барыбыз да бертигез. Авыру бөтенебезне дә тигезли.

Кызганычка каршы, шушы пандемия дигән афәттән дә кешелек дөньясы тиешле нәтиҗәләр чыгара алмый. Америка Кушма Штатларында XIXнче гасырга кадәр кара тәнле кешеләрне ничек кол итеп асрасалар, бүген дә шулай ук Адәм балаларын раса буенча, тән төсе буенча бүлгәлиләр. Алай булмаса, расизмга каршы көрәш белән халык урамнарга чыгар идемени? Аларны пандемия түгел, фашизм белән көрәш тә бернигә өйрәтмәгән!

Ә Коръән кешеләрнең бер тамырдан чыкканын ачык күрсәтә: “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне (Адәм исемле) бер ирдән һәм (Хава исемле) бер хатыннан яралттык. (Һәммәгезнең дә ата-анасы бер булганга күрә, нәсел-чыгыш белән мактануның ни мәгънәсе бар?) Без сезне (бер-берегезгә уйламый-нитми теләсә ни сөйләр өчен түгел,) танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – (иң асыл нәселдән булганнарыгыз түгел, Аллаһы Тәгаләнең харамнарыннанан сакланган) бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – (һәрнәрсәне) Белүче, (һәрнәрсәдән) Хәбәрдар”. (“Әл-Хүҗүрат” (Бүлмәләр) сүрәсе, 13 аять).

Шөкер, бүген без - олысы-кечесе, матди хәлгә карамыйча, төрле милләт вәкилләре белән бергә шушы тарихи мәчеттә җыелдык. Бәйрәм сөенечен безнең белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич та уртаклаша. Безнең белән бергә бер сафта утыра! Бәйрәм шулай тигезли! Иман һәм кардәшлек берләштерә!


Корбан гаете мохтаҗлар белән байлар арасындагы аерымлыкларны бетерә. Чөнки малыннан бүлеп чыгарып мескеннәргә ярдәм итү кешеләрне бер-берсенә якынайта. Алар арасында кардәшлек-дуслык җепләре ныгый. Мохтаҗлар үзләренең бай күршеләре өчен Аллаһыга дога кыла, байлыгының рәхәтен күрсен, дип тели.

Танылган ислам галиме Әбү Али әл-Фидәил ибне Ийәд: “Әгәр дә Раббыбыз һичшиксез кабул итә торган бер догам булса, мин аны дәүләт башлыгы өчен кылыр идем”, - дип әйткән. Ничек инде, дип аптырыйлар моңа! Галим болай дип җавап бирә: “Доганы үзем өчен генә укысам, бәрәкәте аз булыр, ә хаким өчен укысам, аның хәерен бөтен халык тоячак. Чөнки башлык гадел һәм тәкъва булса, аның халкы да шундый булачак!”. Менә, дин кардәшләрем, шул чакта ил-дәүләтләребезгә бәрәкәт килер, ике дөнья бәхете җитәр!

Җитәкчеләребез өчен дога кылыйк! Авыр хезмәтләре уң булсын, ихлас ниятләре тормышка ашсын, куйган хезмәтләре, игелекле гамәлләре республикабызга һәм динебезгә файда китерсен!

Коръән милләтләрне яклый

Безнең динебез – хак дин! Исламда чыгышы яки җенесе буенча беркемгә өстенлек бирү юк. Исламда, кешенең нинди нәселгә яки кавемгә бәйле булуы түгел, ә рухи якынлык мөһим. Исламда без барыбыз да – кардәшләр.

Дини кануннарга каршы барып, туганыннан һәм милләтеннән ваз кичүчеләр гөнаһлы дип саналалар. Юкка гына мени Корбан гаетендә чалынган малның өчтән бер өлеше туганнарга бирелә! Һичшиксез, Ислам татарларга да милләт булып сакланырга ярдәм итте.

Ә Аллаһ Үзе үк милләтләрне саклагач, безнең үз милли йөзебезне, телебезне югалтырга хакыбыз бармы? Бүген балаларыбыз туган телдә сөйләшмәсә, иртәгә алар үзләрен татар дип тә танымаслар. Аннан, татар булмагач, мәчеткә дә килмәсләр! Мәрҗани никадәр хаклы булган икән, мөхтәрәм җәмәгать: “Диндә булмаса да, милли кием, милли тел һәм милли гореф-гадәт динне саклый”, - дип әйтеп калдырган ул.

Россия – күпләгән милләтләр өчен туган йорт. Халыкларның бер-берләрен хөрмәт итеп яши белүләре – олы казаныш. Ләкин, кызганычка каршы, шушы күркәм вәзгыятьтә дә кызларыбызны хиҗаб киюдән тыючылар табыла. XXI гасыр! Дин иреге игълан ителде! Ә кайберәүләр үзләренең чикле акыллары белән әле һаман хиҗаб киюнең кирәге-кирәкмәве турында бәхәсләшә! Югыйсә бит ислам бирегә православиедән дә иртәрәк килеп урнаша.

Тиздән халык санын алу башланачак. Татарлар үзләрен татар һәм мөселман дип яздырырмы? Мөселманнарның тавышы шул чакта ишетерлек һәм ышандырырлык булып яңгырарга тиеш. Менә безгә тагын бер сынау!

Мөхтәрәм җәмәгать! Бәйрәм намазларыннан соң без барыбыз да Раббыбыз ризалыгы өчен корбаннар чалырга таралышырбыз. Адəм балалары Җир йөзенə яшəр өчен яратылды, кеше каны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип, сөенечтəн тəкбир əйтеп чыгарбыз. Аллаһ Тəгалə нəфесебезне җиңеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде. Чалган корбаннарыбызны, кылган догаларыбызны кабул итсен иде. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын, барлык яхшы гамәлләребезне кабул итсен, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырсын, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп әйләсен!