Корбан гаетенә бүләк: Әтнәдәге борынгы таш мәчеткә ярымай куелды

Корбан бәйрәме алдыннан Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы Казан ханлыгы яулап алынганнан соң салынган иң беренче таш мәчеткә ярымай куелды.

Ике катлы мәчет 1769 елда чыгышы белән Түбән Бәрәскә авылыннан булган танылган сәүдәгәр Ибраһим Борнаев тарафыннан салына. Бу мәчет Казандагы Мәрҗани һәм Апанай мәчетеннән ике елга диярлек алдан торгызыла. 30нчы еллардан бирле, ягъни Совет чорында мәчет авыл халкы өчен мәдәният сарае булып тора. 2012 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан ул тарихи-мәдәни бина буларак теркәлә.

2018 елда ТР Президенты карамагындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдиме белән төзекләндерү эшләре башлана. ТР президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ленин исемендәге нәселле завод» хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, Диния нәзарәте һәм башка иганәчеләр бу эштә зур ярдәм күрсәтә.

Бүгенге көндә мәчетне төзекләндерү буенча тышкы эшләр тәмамланган диярлек. Яшел түбәле ак мәчет төзүчеләр йөри торган такта юллар белән әйләндереп алынган. Түбән Бәрәскә авылында тагын бер мәчет бар, анысы агачтан эшләнгән. Мәчетләр бер-берсеннән ерак түгел. Күптән көтелгән тантанага авыл халкы: ак яулыклы әбиләр, апалар, вак төймә белән бизәлгән кәләпүшле бабайлар, абыйлар, балалар һәм хөрмәтле кунаклар җыелган иде.

Бер кечкенә малай әтисенә: «Мин моннан үзебезнең өйне күрәм», — дип куйды. Чыннан да, мәчет яныннан бөтен авыл күренеп тора, ул калкурак урында урнашкан.

«Бу мәчет безнең җәннәт юлы булсын»

Һәр изге эш Коръән сүзләре белән башланырга тиеш. Тарихи мәчеткә ярымай кую тантанасы да мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан әйтелгән Коръән белән башланды. «Хөрмәтле дин кардәшләрем, дуслар, мәчет эчендә җәмәгать һәм җәмәдәт була. Җәмәдәт ул — рухы булмаган әйберләр, мәсәлән, диварлар, китаплар, келәмнәр. Алар мәчеттән чыкмый, анда торачак. Бу мәчеттә җәмәгать күбрәк булсын иде, чөнки керү бушлай», — дип сөйли башлады хәзрәт.

Мөфти җыелган халыктан сорады: «Кая керергә җиңел: җәннәткәме, әллә җәһәннәмгәме?» Халык арасыннан «җәннәткә» диюгә караганда «тәмугка» диючеләр күбрәк булды. Мөфти, киресенчә, җәннәт юлының бушлай булуын аңлатты.

Җәһәннәмгә керү өчен акча түлисе бар. Дискотекага йөрисез, аракы эчәсез, тәмәке тартасыз икән, акча түлисез — бушлай гөнаһлар юк бу дөньяда.

Җәннәт юлы бушлай: намаз кылу, мәчеткә йөрү, ураза тоту — барысы да бушлай. Бер гөнаһ кылсагыз, аның өчен бер гөнаһ языла, тәүбә кылсак, ул да гафу ителә. Бер изгелекне Раббыбыз ун тапкыр арттырыр, Коръәннән бер хәреф уку бер изгелек була, намазда Коръән укысак бер хәрефкә йөз савап бирелә, Кадер кичәсендә бер изгелеккә утыз мең савап бирелә.

Димәк, җәһәннәмгә керү өчен тырышырга кирәк, ә җәннәткә керү бик җиңел. Бу мәчет безнең җәннәт юлы булсын. Иртәгә киләчәк гает бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!» — дигән теләктә калды Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Мәчетләр ачылу татар халкының киләчәге булуын аңлата»

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов изге эштә катнашкан һәр кешегә, Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Әсгать Сәфәровка олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан республикасы Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хәшимова авыл халкының бик бәхетле булуын ассызыклап үтте. «Аз вакыт эчендә мәчет яңа төс алды. Сыйфат ягыннан ул бик яхшы булачак. Сыйфат һәм тизлек күренеп тора», — диде ул. Наилә ханым да иганәчеләргә, төзүчеләргә, архитекторларга рәхмәт сүзләрен әйтте. 

Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин татар халкының киләчәге булуга ышана. «Үткән елны клубта җыелып алган идек. Анда бер абзыймы, әбиме: „Айны күтәргәнне күрәсе иде“, — дип әйткән иде, ул көн килеп җитте. Ай куелу, мәчетләр ачылу татар халкының киләчәге булуын аңлата», — ди депутат.

«Ленин исемендәге нәселле завод» хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин изге эшне башкарган һәр кешегә әҗер-савапларын күрергә язсын дигән теләк белдерде. «Мәчет тулы булсын, дөньяга ни өчен килгәнебезне онытмыйча, кушканны үтәп, тыйганнан тыелып яшәргә язсын иде», — диде җитәкче.

«Мәчетләр безгә Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәбезне искә төшереп тора»

Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бик гыйбрәтле сүзләр әйтте. Хәзрәт төньяк зонада элек алты районга бер мәчет тә булмаганын, ә бүген 336 мәчет эшләп килүен искәртте.

«Бу Аллаһы Тәгалә могҗизасы түгелме? Бу мәчетнең нинди хәлдә булуын хәтерлибез. Кырык ел элек: «Бу мәчет яңадан аякка басар», — дигән кешене, ычкынгандыр дип, Ершов урамындагы йортка җибәргән булырлар иде.

Иманга килү, намазга басу, тәүбә кылу өчен тагын нәрсә кирәк? Аллаһы Тәгалә: «Тәүбәгә килмәсәгез, сезнең өстән залим түрәләрне ирекле итеп куярмын», — дигән. Кайвакыт без, вазыйфаларын җиренә җиткереп башкармыйлар дип, чиновниклардан зарланабыз. Безнең дә Аллаһы Тәгалә каршында вазыйфаларыбыз бар. Без аларны башкармаганга Аллаһы Тәгалә шундый чиновникларны күрсәтер. Безгә кыйбланы табарга вакыт.

Нәрсә ул кыйбла? Дөнья яратылганда Аллаһы Тәгалә барыбызны да җан буларак яратты, үзен безгә күрсәтте, «Раббыгыз кем?» — дип сорау бирде. Без иман китердек. Без биргән ант, компьютердагы чипка кертелгән мәгълүмат кебек, шул кара ташка кереп калган. Мәчетләр безгә Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәбезне искә төшереп тора.

Авыл халкы бүген үз өстенә зур җаваплылык ала, чөнки мәчетләр тулып торырга тиеш. Бу мәчет өчен югарыдагыларны селкетүче, түбәндәгеләрне йокыдан уятучы кеше кирәк», — диде хәзрәт һәм авылдагы хәзрәткә ишарәләп дәвам итте. — Илгиз хәзрәтнең тамагы ач булмасын. Үзе бик таза түгел ул, утыз елдан аны да минем рәвешкә кертегез», — дип елмаеп куйды хәзрәт.

«Нигезне тотрыкландыру өчен күп көч куелды»

Шуннан соң хәзрәтләргә кушылып, бөтен авыл халкы тәкбир әйтте. Тәкбир яңгыраган вакытта мәчет манарасына күтәрелгән ике кеше ярымайны беркетте. Әлбәттә, ул биш минутлык эш түгел. Ярымайны барлык шартларга туры китереп һәм нык итеп беркетү өчен ярты сәгатьләп вакыт кирәк булды, хәзрәтләр берөзлексез тәкбир әйтте. Соңыннан Җәлил хәзрәт дога кылды.

Авыл халкы әкрен генә тарала башлады, теләгән кеше мәчет эченә узды. Аллаһ йортының эчке ягы әлегә ап-ак, анда ремонт эшләре төгәлләнмәгән. Мәчет ачылу сентябрь–октябрь айларына планлаштырылган. Тәһарәтханә мәчет эчендә түгел, ә аерым бина булып ясалган. Диварлар тулысынча элеккесенә туры китереп торгызылган, аның өчен иске ташларны кулланганнар, алар ныклыгы һәм үлчәмнәре белән аерылып тора икән. Борынгы мәчетләрнең ае хәзергеләрдән формасы буенча бераз аерылып торган. Бу ярымайны иске стандартларга туры китереп ясатканнар.

Мәчетне төзекләндерү проекты кураторы Светлана Алаева сүзләренчә, ул Петербург бароккосы стилендә ясалган. Бинаның нигезен ныгытуга күп игътибар бирелгән. «Мәчет катлаулы рельефта урнашкан, аның нигезен су юа иде, нигезне тотрыкландыру өчен күп көч куелды», — дип сөйләде проект кураторы.

Бүгенге чарага авыл халкы шатланды, олы апайларның күңелләре тулган, күзләрендә мөлдерәмә яшьләр күренә иде. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева туган нигезенә кайткан. «Без моннан егерме ел элек авыл мәчетенә ай күтәргән идек. Ул зур вакыйга иде. Борынгы мәчетне яңарту өчен күп эш башкарылды. Авылны яшәтү, иманны ныгыту, милләтне үстерү өчен бу зур этәргеч. Бүген шундый күңелем тулды. Аллаһка шөкер, татар милләте яши һәм яшиячәк, аның гомере мәңгелек», — дип сөйләде Наилә ханым.

Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Фәридә ханым Гайнетдинова авыл хатын-кызларының мәчеткә укырга йөрү нияте турында әйтеп үтте. «Биредә мәдрәсә дә булачак. Авыл картлары бу бинаның музей булуын теләмәде. Киресенчә, ул нәкъ менә мәчет булып калсын һәм моннан биш тапкыр азан яңгырасын иде», — дип сөйләде Фәридә ханым.