Тарихи мирас дәвамчысы: Мансур хәзрәт Җәләлетдингә 60 яшь

Тарих фәннәре докторы, профессор, 1997–2007 елларда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре Советының рәисе, «Мәдәният, дин һәм җәмгыять» иҗтимагый-фәнни институт җитәкчесе Ринат Нәбиевнең Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең юбилее уңаеннан фикерләре.

Без яшәгән чор, аерым алганда, 1990 еллар тарихка җәмгыятьтә, иҗтимагый-сәяси тормышта, җәмгыяви фикерләүдә тирән үзгәрешләр чоры буларак кереп калыр. Бу елларда дәүләтнең дингә карата мөнәсәбәте тамырдан үзгәреш кичерде. Диннең халыкларның рухи-тарихи мирасындагы урыны, иҗтимагый тормыштагы бүгенге әһәмияте бөтенләй башкача бәяләнә башлады.

Күңел кушуы буенча, шулай ук дәүләтебездә, яшәешебездә булачак үзгәрешләрне тоепмы, 1986 елдаТәлгать улы Марс (Мансур) Җәләлетдинов Бохарага гыйлем алырга китә. Ул заманда совет дәүләтенең мөселман дини мәгарифе бердәнбер гыйлем учагы — «Мир-Гарәп» мәдрәсәсе кысаларына бикләнгән була. Бу адымы Мансур Җәләлетдиновның дини тәгълиматны өйрәнү, ислам хикмәтенә төшенү, Россия мөселманнары тарафыннан дини яңарышның иң күренекле шәхесләре арасында танылу юлында тәүге башлангычы була. Үзенең холкы, шәхси сыйфатлары, хис-омтылышлары белән бу чордашыбыз заман куйган мәсьәләләрне, таләпләрне башкару, дини яңарышны гамәлгә ашыру өчен туган диярсең. Аңа карата заманына тәңгәл килүче шәхес дип әйтергә була.

2020 елда Мансур хәзрәт 60 яшьлеген билгеләп үтә. Шуның 35 елын өммәткә хезмәт итүгә багышлаган. Гомер бәйрәменә ул ислам диненең кыйммәте җуелмас рухи мирасын кайтаруда, халыкка хезмәт итәчәк биналарын торгызуда зур эшләр башкарып, Татарстан мөселманнары һәм тулаем алганда, Россия өммәте өчен күп кенә игелекле гамәлләре белән килә.

Казан мөселманнарының дини тормышын, мәхәллә тормышын һәрьяклап кайгырту Мансур хәзрәтнең тормыш мәгънәсенә, яшәешенең төп эчтәлегенә әверелгән. Казан шәһәренең халыкара дәрәҗәдә динара татулык, мәдәниятләрнең дустанә яшәве үрнәге буларак танылуында Татарстан башкаласында имам-мөхтәсиб вазифасында 30 елдан артык хезмәт куйган хәзрәтнең дә өлеше зур.

Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы һәм шул ук вакытта Казан шәһәре имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Мансур хәзрәт белән миңа Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре Советының рәисе буларак, 1997 елдан алып, ун ел дәвамында якыннан аралашырга туры килде. Башкалардан аны аерып торучы күркәм сыйфатларыннан — җитдилек, максатчанлык һәм килеп туган мәсьәләләрне, шул исәптән хуҗалык һәм көнкүреш мәсьәләләрен дә чишә белүе, һәртөрле четерекле вазгыятьтән дә дөрес итеп чыгу юлларын табуы.

Бүгенге Россиядә ул беренчеләрдән булып вакф мөлкәте мәсьәләсен күтәрде, аның асылында нинди ният ятуын, әһәмиятен аңлатырга тырышты. Аны тормышка ашырырга омтылды һәм шул максаттан «Вакф» җәмгыяте төзеде. 1998 елның 14 февралендә узган Татарстан мөселманнарының берләшү съезды карары белән бу юнәлешне алга таба үстерү өчен җаваплы итеп Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Вәлиулла Якупов билгеләнде. Татарстан Республикасының «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы канунында да, безнең чор Россия дөньяви кануны даирәсендә бердәнбер очрак буларак, бу сорау чагылыш тапты. Гәрчә, вакфларның кануни хәле әлегәчә төгәл билгеләнмәгән һәм бу турыда Мансур хәзрәт үзе дә ассызыклап үтә.

Федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас исемлегендә булган Мәрҗани мәчетен төзекләндерү Татарстан җитәкчелеге һәм Казан шәһәре идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә барды. Тәвәккәл һәм кыю кеше буларак, Мансур хәзрәт бу эштә үзен бик актив күрсәтте, кызыклы проектлар тәкъдим итте һәм үз көче белән дә тормышка ашырды. Россия һәм чит ил иганәчеләреннән ярдәм табып, ул Мәрҗани мәчетенең тарихи комплексында киң колачлы төзекләндерү эшләрен башкарды һәм элек мәдрәсә булган бинада Казан ислам көллияте ачты. Вакф милке хисабына мәхәлләне тәэмин итү өчен мәчет каршында дистәдән артык җитештерү һәм сату-алу урыннары оештырды. Үз чиратында, шәһәр мәхәлләләренең дини агарту, иганәчелек юнәлешләрендәге игелекле эшләре җәелде. Яңа аякка басып килүче дини оешмалар өчен бу таныш әйбер булмаса да, татар-мөселман халкының тарихи мирасына тәңгәл килүче башлангычлар иде.

Дистәләрчә еллар басылып, куылып торганнан соң кинәттән килгән дини яңарышка күпләр әзер дә түгел иде. Көтмәгән хәлләр дә чыккалады, радикаль агымнар үтеп керде. Дин чикләреннән чыгучы фиркаләрнең үрчүләрен, көчәюләрен булдырмас өчен, беренче чиратта үзебезнең татар-мөселман дини мирасына таяну кирәк булды. Бу яктан да Мансур хәзрәт ата-бабаларыбыз мирасын торгызучылар, анны яклаучылар сафында беренчеләрдән булды.

1998 елгы берләшү съездында Татарстан мөфтие урынына нәмзәт буларак төзегән программасында да Мансур хәзрәт мәхәлләләр тормышында татар-мөселман тарихи мирасын, гореф-гадәтләрен торгызуны ассызыклады. Бу фикер башка нәмзәтләр — Фәрит Хәйдәров (Салман), Госман Исхаков, Габдулла Галиуллин, Габделхәмит Зиннәтуллин, Камил Бикчәнтәев чыгышларында да яңгырады. Татар голәмәләре фикерләренә таянуы, тарихи дәвамчанлыкны кайгыртуы Мансур хәзрәткә кайсы гына вазифадаэшләгәндә дә — һәрвакыт ярдәм итте һәм әле дә шулай.

Мәрҗани мәчетендә дистә еллар дәвамында имам-хатыйп булып тору — югары дәрәҗә һәм бик җаваплы вазифа. 1980 еллар башында, әле совет чорында РСФСРда ябылмый калган 18 мәчетнең берсе ул. Мәчет олуг дин эшлеклесе һәм галим Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә, аның борынгы диварлары фаҗигале совет чорының имамнары — Исмәгыйль Мөштәрине, Әхмәдзәки Сафиуллинны, Габделхак Садыйковны, мәчетне 1960 елларда ябылудан алып калган Габделхәбир Яруллинны, аннан соңрак елларда эшләгән ТәлгатьТаҗетдинне, 1990 елларда исә Габделхак Саматовны хәтерли. Хәер, очраклы имамнар бу мәчеттә ныгытып эшләп тәкитә алмадылар.

Мансур хәзрәтнең Мәрҗани мәчете комплексының тарихи йөзен саклауда, аның рухи кыйммәтен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдәге эшчәнлеге, һичшиксез, ихлас, урынлы һәм уңышлы булды. Бездән, ягъни Дин эшләре Советыннан һәм тарихи биналарны саклау өчен җаваплы мәдәният министры урынбасары Р.Вәлиевтан мәчетнең күренеше, архитектура үзенчәлекләре урамнан караучыларга тулы итеп ачылсын өчен чаралар күрүебезне таләп иткәнен хәтерлим. Һәм мәчет тирәсендәге вак-вак хәрабә корылмаларны сүтеп ташлаганнан соң, урамның һәм бистәнең күрке булып торучы Мәрҗани мәчете башка биналар тарафыннан капланмаган булырга тиешлекне дәлилләгәндә, ул хаклы иде.

Эш барышында Мансур хәзрәткә үзенә карата гаделсезлекне, кыерсытуларны да күрергә, башкаларның хаталарын төзәтергә, хискә бирелеп эш итүдән тыелып торырга да туры килгәләде.

Замандашыбызның холык үзенчәлекләре дә Мәрҗани мәчете традицияләрен дәвам итәргә, саклап калырга булыша. Аралашуда гадилеге һәм ихласлыгы, кешеләргә карата игътибарлы булуы, сөйкемлелеге аның янына галимнәрне, мәдәният эшлеклеләрен, яшь имамнарны һәм гади халыкны да тартып тора. Болар — Мансур хәзрәтнең күңел байлыгын дәлилләүче бик күркәм сыйфатлар. Дәүләт оешмалары белән эш итүдә мәхәллә һәм мөселман мәнфәгатьләрен катгый якласа да, килешү таба белүе, хикмәт белән эш итүе өчен анны хөрмәт итәләр. Төрледән-төрле мәнфәгатьләр кисешеп торган Казан шәһәренең үзәк урынында Мәрҗани мәчете комплексы ничек итеп үсеш алуы үзе үк моңа ачык дәлил.

Югары казанышларга ирешкән Казан шәһәренең даны Россия күләмендә генә түгел, халыкара дәрәҗәләрдә еракларга таралды. Мәдәни күптөрлелек һәм мәдәниятләр арасындагы дустанә яшәү рәвешендә ислам дине һәм мөселман оешмалары лаеклы урыналып тора. Бу исә, үз чиратында вакыт тарафыннан сынау узган традицияләрне саклап, шул УК вакытта заман белән атлауны таләп итә. Бу нисбәттән Мансур хәзрәт җитәкләгән Казан мөхтәсибәте һәм әл-Мәрҗани җәмигъ мәчете борынгы гадәтләрне саклау белән бүгенге көн таләпләрен үтәүне берләштереп, үзара килештереп эшләүдә башкаларга күркәм үрнәк.

Шәхес бәхетенең үзәге, мөгаен, үз халкына хезмәт итүдә, аның мәдәниятен, динен саклау һәм үстерүдәдер. Бу күзлектән караганда, Тәлгать улы Мансур шушы максатларга бөтен көчен куеп яшәве белән бәхетле. Тормыш бәйрәмен ул үзен яратучы һәм хөрмәт итүче гаиләсе, балалары, оныклары, зур вазифалардагы җитәкчеләр, фикердәшләре һәм дуслары арасында каршы ала. Мансур хәзрәт бүген дә көче ташып торучы, яңа башлангычлар, идеяләр белән янып торучы дин әһеле. Аңа бу юлда уңышлар һәм догаларының кабул булуын телик!