Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инсаф хәзрәт Сәүбәнов: «Әти-әнисен кимсетүче кеше газабын бу дөньяда ук күрер»

Бүген бик матур бәйрәм — газиз әниләребез көне. Шул уңайдан, Яр Чаллы шәһәренең «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы, Чаллы мөхтәсибәтенең Дәгъват бүлеге җитәкчесе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов белән Ислам динендә ана хакы, баланың әнисе алдындагы бурычлары турында сөйләштек.

news_top_970_100
 Инсаф хәзрәт Сәүбәнов: «Әти-әнисен кимсетүче кеше газабын бу дөньяда ук күрер»
Автор фотосы

«Әти-әниләргә „уф“ дип тә әйтмәгез»

Әссәламү галәйкүм, Инсаф хәзрәт. Ана хакы турында Коръәни Кәримдә ни диелә? Нинди сүрәләрдә ана хакы турында аерым язылган?

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!

Аллаһы Раббыбызның сәламнәре, бәрәкәтләре булсын. 

Иң беренче, барыбыз өчен дә кадерле булган газиз әниләребезне шушы мөбарәк, матур бәйрәм белән котлыйсым килә. Аллаһы Тәгалә барлык әни дәрәҗәсенә лаек булган кардәшләребезгә ике дөнья бәхете насыйп кылсын, бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән саклый күрсен. 

Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә әнинең хакы, ана кадере турында «Әл-Хакк», «Ән-Ниса», «Әл-Әхкаф», «Локман», «Ганкәбүт», «Әл-Исра» һ.б.сүрәләрендә зикер итә. Күреп торабыз, Аллаһы Сөбханәһу вә Тәгалә Изге Китапның ничәмә-ничә урынында ата-ана хакы турында язган. Шуларның бер аятен мисал итеп китерәм. Аллаһы Раббыбыз әйтте: «Синең Раббың хөкем итте, Аңарга гына гыйбадәт кылыгыз һәм әти-әниләрегезгә иң яхшы мөгамәләдә булыгыз». Ягъни, Ислам диненең иң зур хакы, иң зур тәгълиматы — Аллаһны бер һәм бар дип санау. Без, мөселманнар, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанабыз һәм аңарга гыйбадәт кылабыз. Икенче хак итеп Аллаһы Раббыбыз әти-әниләр хакын зурлый. Аларның хакы — Аллаһ хакыннан соң килә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам: «Әти-әнинең ризалыгы — Аллаһы ризалыгы, әти-әнинең ачуы — Аллаһы ачуы», — диде.

Ана хакы ата хакыннан зурракмы?

Сорауны болай кую дөрес булмас. Нигә дигәндә, икесенең дә хакы — бөек хак. Шулай да, Аллаһы Тәгалә аналарга аерым игътибар биргән. Бер хәдистә болай язылган. Сөекле Рәсүлебез янына бер кеше килә һәм әйтә: «Әй, Аллаһының илчесе, минем хәерле мөгамәләтемә кем иң лаеклы?» — ди. Пәйгамбәребез аңа җавап кайтара: «Синең әниең». Бу кеше янә сорый: «Ә аннары кем лаеклы?» — ди. Пәйгамбәребез: «Синең әниең», — ди. «Ә аннары кем?», — ди кеше. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтә: «Тагын бер тапкыр синең әниең», — ди. «Ә аннары кем, рәсүләлЛаһ?» — ди. «Синең әтиең», — ди Пәйгамбәребез. Бу хәдистә аталарның хакы түбән дигән фикер китерелмәгән, юк. Биредә аналарның нинди зур дәрәҗәгә ия икәнлеге аңлатылган. 

«Алар сезне авырлык күреп күтәрделәр, газапланып, әмма сабырлык күрсәтеп таптылар, тәрбияләделәр. Сез дә аларга карата иң яхшы мөгамәләдә булыгыз. Әти-әниегезгә „уф“ дип тә әйтмәгез», — ди Аллаһы Сөбханәһу вә Тәгалә Изге Китапта.

Аллаһы Тәгаләнең сөекле Рәсүле Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам кыз балалар турында: «Кем кыз бала тәрбияләсә, ул җәннәткә керер. Ул кыз бала хатын-кыз булгач, иманның яртысы булыр. Ә инде хатын-кыз әни булгач — әниләрнең аяк астында җәннәт», — диде. Ислам динендә хатын-кызның дәрәҗәсе бик бөек. Коръәни Кәримдә «Ән-Ниса», ягъни хатын-кызлар сүрәсе дип аталучы сүрә бар. Китапта ир-атлар сүрәсе юк. Бу да хатын-кызларның нинди зур дәрәҗәле булулары турында сөйли.

Ана хакын үтәмәүчеләрне бу дөньяда һәм ахирәттә нинди җәза көтә?

Бары тик тәүбә белән генә гафу ителүче гөнаһлар — иң зур гөнаһлар. Раббыбызга ихлас күңелдән тәүбә кылып, алардан ерагаерга кирәк. Пәйгамбәребез әйтте: «Зур гөнаһларның иң беренчесе — Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш китерү. Без Раббыбызның бердәнбер булуына ышанабыз, бары тик ул гына безнең Илаһыбыз, безне яратучы. Аңа тиң зат юк. Икенчесе — ата-ана сүзен тыңламау, әти-әниеңә начар мөгамәлә, золымлык кылу».

Менә монда әти-әнигә кул күтәрү, начар мөнәсәбәттә булу турында гына сүз бармый. Бу әйберләрнең начар икәнлеген бөтен акыллы кешеләр белә. Бу бик зур вәхшилек. Хәтта хайван да алай эшләми, моңа адәм баласы гына бара. Коръәндә китерелгән әлеге сүзләргә әти-әниеңә ачуланып карау, алар әйткәнне тыңламау, хәтта сәфәр чыкканда аларның ризалыгын алмау да керә. Әти-әниеңә дога кылмау да керә. Бала әти-әнисе исән булганда аларның саулыгы, иминлеге, бәхете өчен, җан-тәслим кылганнар икән, гөнаһлары гафу ителүен, урыннары җәннәттә булуын сорап дога кылырга тиеш. Дога кылмау да ата-анага карата золымлык була. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам: «Андый кешеләр гөнаһларының газапларын бу дөньяда ук күрерләр», — диде. Бигрәк тә газиз әниләребезнең балалар сәбәпле түгелгән күз яшьләре беркайчан да җавапсыз калмый. Алар иң йомшак, иң сөйкемле, безне иң ихлас мәхәббәт белән яратучы затлар. Кеше, киресенчә, әнисенең ризалыгын алып калырга, аның ризалыгына омтылырга тиеш.

«Үзеңнең җәннәт ишегеңне ничек

картлар йортына илтеп куярга була?!»

Ата-ананың ризалыгын алу турындагы төшенчәгә күбрәк тукталыйк әле.

«Әти-әни ризалыгы — ул Аллаһның ризалыгы. Әти-әниеңнең нинди милләт вәкиле булуы, нинди дин тотуы мөһим түгел. Алар әти-әниең икән — син аларга иң хәерле мөгамәләдә булырга тиеш. Аларның ризалыгын алсаң, сиңа Җәннәт ишекләре ачылыр», — диде Пәйгамбәребез. 

Бер хәдистә болай дип әйтелә: Аллаһының Илчесе янына сәхабәләр килде. «И, Аллаһының Илчесе, бик игелекле, яхшы кеше үлем түшәгендә җан бирә алмыйча, газапланып ята», — диде алар. Пәйгамбәребез ошбу кешенең әнисен дәшәргә кушты. Ул бу хатыннан: «Синең улың ни сәбәпле җан бирә алмый?» — дип сорады. «И, рәсүләлЛаһ, улым миңа карата бик яхшы мөгамәләдә иде. Өйләнгәч, кызганыч, ул мине онытты. Мин аңа бик рәнҗедем», — диде әнисе. Аллаһыбызның Илчесе: «Әгәр дә син улыңны гафу итмәсәң, аны газап көтә», — диде. Баласы газапланмасын өчен, ана йөрәге барысын да кичерде. Шуннан соң бу сәхабә җиңеллек белән җан-тәслим кылды. Чөнки ул шул минутта әнисенең ризалыгына иреште һәм аны ахирәттә дә кабер газаплары көтмәячәк. 

Бүгенге көндә әниләренә карата бик начар мөнәсәбәттә булган балаларны күрергә мөмкин. Эчеп, әниләренә кул күтәрү, картлык көннәрендә ташлап китү, картлар йортына илтеп куюлары турындагы мисалларны көнкүрешебездә еш очратабыз. Бу хакта ни әйтерсез?

Бу — бик авыр мәсәлә. Иң кызганычы — шушыларны үзебезнең халкыбыз, мөселман, татар кардәшләребез башкара. 

Аллаһы Тәгалә дөньяны шулай корган ки, тарих кабатлана. Элеккеләрнең бер хикмәте бар. Син әти-әниеңә карата нинди буласың, синең балаларың да сиңа шундый булачак. Мин картлар, балалар йортларында еш булам. Менә ничек кешенең башына әти-әнисен картлар йортына илтергә дигән уй-фикер керә ала икән? Үзеңнең җәннәт ишегеңне ничек картлар йортына илтеп куярга була?! Бу кешегә иң беренче тәүбә кылырга, әлеге фикернең шайтаннан килүен аңларга кирәк.

Дөньяда төрле хәлләр очрый, ата-аналар белән бала арасында низаг та туа. Әмма ничек кенә булмасын, бала кеше, Аллаһ ризалыгы өчен сабыр итеп, әти-әнисенә иң хәерле мөгамәлә кылырга тиеш. «Иң хәерлесе булыгыз», — ди, Аллаһы Раббыбыз. 

Картлар йортындагы әби-бабайларыбызны күреп йөрәкләр сыкрый. Иң гаҗәбе — күбесенең балалары исән-сау. Ялга дип китерәләр дә, еллар буена калдырып китәләр. Әллә нинди тетрәндергеч кыйсса, вакыйгалар ишетәсең. Нинди намус, нинди вөҗдан, нинди иман белән моны башкарырга мөмкин?! Аллаһка барчабызның да кире кайтасыбыз бар. Аның алдында җавап тотачакбыз. Аллаһы Тәгалә бездән, һичшиксез, әти-әниебезнең күз яшьләре, аларга карата мөнәсәбәтебез турында сораячак. Үз куллары белән газиз әти-әнисен, тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән анасын картлар йортына илткән кеше бу дөньяда чакта да бәхетле булып, күңел тынычлыгы кичерә алмаячак.

«Баласын җәннәтле итсә дә, җәһәннәмле итсә дә — әни кеше җаваплы. Чөнки бала тәрбияләү әни кешегә йөкләтелгән», — дигән фикер ишеткәнем бар. Иң беренче чиратта, ана үзе бала хакын үтәргә тиеш булып чыгамы?

Гомәр Ибн әл-Хаттаб янына бер ата килә. «Минем балам тәрбиясез, хатыным белән минем хакны үтәми», — ди. Гомәр әл-Хаттаб үз янына аның улын чакырып: «Синең әтиең тәртибеңә шикаять белдерде. Ни өчен әти-әниең сүзен тыңламыйсың?» — дип сорый. «Әй, мөэминнәрнең әмире, чынбарлыкта әтием миңа туганнан бирле дини тәрбия бирмәде, матур исем кушмады», — ди малай. 

Әти-әнигә баланы Аллаһы Раббыбыз курчак урынына бирми. Бала ул — зур җаваплылылык. Аның киемен һәм тамагын кайгырткан кебек, рухи тәрбиясен кайгырту да безнең төп бурычыбыз. Хатын-кыз әле кияүгә чыгар алдыннан ук: «Бу кеше минем балаларыма хәерле әти була алырмы?», ә ир-ат: «Бу хатын-кыз минем булачак балаларыма яхшы әни булып, дөрес тәрбия бирерме?» — дип уйларга тиеш. Бала никахлы тормышта туарга, аңа матур исем кушылырга һәм дини тәрбия бирелергә тиеш. Риза Фәхретдин хәзрәтләре әйтте: «Динсез тәрбия — тәрбиясезлек», — диде. Менә бу хаклар — безнең балаларыбыз алдындагы төп хаклар. 

Хәзерге заманда бөтен яшьләр бала тәрбияләргә китап укып, роликлар карап өйрәнә, психологка мөрәҗәгать итә. Ә бит бөтен әйбер дин китапларында бар. Анда баланы дөрес тәрбияләү, аңа дөрес юнәлеш бирү турында барысы да тәфсилләп язылган. 

Тәрбияле бала ул, иң беренче, Аллаһының һәм әти-әнисенең хакын белүче бала. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам Пәйгамбәребездән Җәбраил фәрештә сорады: «И, Аллаһының Илчесе, кыямәт көнне кайчан җитә?» Пәйгамбәребез әйтте: «Соралучы сораучыдан күбрәк белми», — диде, ягъни моны Аллаһы Тәгалә генә белә, диде. «Аның галәмәтләре нинди булачак?» — диде Җәбраил фәрештә. «Кол үзенең патшасын тудырыр», — диде Пәйгамбәребез. 

Бүген әти-әниләр бала колына әйләнде. Аллаһның рәхмәте белән бөтен нәрсәбез бар. Кием проблемасын да, ризык проблемасын да белмибез. Әби-бабаларыбыз бала үстергәндә берни дә булмаган. Шул барлык белән яшәүнең кадерен белмәү һәм балалар ата-аналарына патша булу сәбәпле, тормышыбызда тәрбиясезлек киң таралды. 

Ананың гөнаһлары балага төшә аламы?

Аллаһы Тәгалә: «Бер нәфес икенче нәфеснең җаваплылыгын үз өстенә алмас», — дип әйтте. Без бу аятьтән һәр кеше үз тормыш юлы һәм гамәлләре өчен үзе җавап тотуын аңлыйбыз. Аның гөнаһлары сәбәпле башка кеше соралыр дип әйтә алмыйбыз. Без инанабыз, һәр кеше үз гамәл дәфтәренең авторы һәм һәр кеше үз кылган эшләре өчен Аллаһы каршында үзе җавап тотачак.  

«Әти-әниләрне исән чакта да, мәрхүм булгач та 

догадан ташламагыз»

Еш кына килен белән кайнананың мөнәсәбәтләре начар була, бер-берсе белән уртак тел таба алмыйлар. Бу очракта хатынының әнисенә карата тискәре мөгамәләсе ир-ат өчен гөнаһ буламы?

Ир-ат — йортның хуҗасы, йорт башлыгы. Аның гаиләсендә һәр гаилә әгъзасы бер-берсен Аллаһы ризалыгы өчен яратырга тиеш. Ә ярату ул нәрсә? Пәйгамбәребез: «Яратуның иң югары дәрәҗәсе — ихтирам итү», — диде. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтте: «Үзеңә теләгәнне башкага теләмичә, берегезнең дә иманы камил булмас», — диде. Үзеңә хәерлек телисең икән, башкага да телә. Үзеңә җәннәт телисең икән, башкага да телә. Килен кешенең бәхетле буласы килә икән, ул кайнанасы, кайнатасына да бәхет теләргә тиеш. Ул үзе дә әни, булачак кайнана кеше. Әгәр хатын-кыз иренең әти-әнисенә карата начар мөгамәләдә икән, ул аңа үз балаларыннан әйләнеп кайтачак. 

Ә ир кеше гаиләсен дөрес юнәлеш белән алып барырга тиеш. «Һәрберегез гаиләгезнең имамы», — диде Мөхәммәд Пәйгамбәр. Имам дигәч, намазда, диндә булган кеше күз алдына килә. Имам әле ул — үзе артыннан ияртүче, туры юлны күрсәтүче, дөрес юнәлеш бирүче дигәнне дә аңлата. Ир-ат хатынына да, балаларына да иң дөрес юнәлешне күрсәтергә тиеш. Ул юлның иң мөһиме — газиз әти-әниләрне ярату һәм ихтирам итү юлы. Ир-ат моңа «ничек бара, шулай барсын» дип күз йомарга тиеш түгел. Хатын һәм аның газиз әнисе арасында ихтирам мөгамәлә булырга тиеш. 

Динебез буенча ир-ат өчен хатыны өстенрәкме, әнисеме? 

Алда әйткәнемчә, аларның һәрберсенең үз хакы һәм дәрәҗәсе бар. Әлбәттә, ана хакы — иң бөек хак. Ул Аллаһтан соң килә торган хак. Ләкин ирнең хатыны да бит үз балаларына ана кеше. Иң мөһиме — әгәр аның ире үз ата-анасының ризалыгын алырга омтыла икән, ул көнләшергә түгел, моны аңлап кабул итәргә тиеш. Ул шатланырга тиеш, чөнки киләчәктә аның балалары да аларга карата шундый булачак. Бала синең сүзеңә игътибар итми, ул гамәлне күрә. Гамәлләр алар әти-әниеңә аена бер шалтырату түгел, аларны гел кайгыртып, хәлләрен белешеп, эшләрендә ярдәм итешеп тору. Балаларга иң яхшы тәрбия-мәдрәсә — ул өйдә. Аны башка җирдән эзләргә кирәкми. Ир-ат үз әти-әнисеннән тыш, тормыш иптәшенең әти-әнисенә дә ихтирам һәм мәхәббәт белән карарга тиеш. Шул очракта бу гармонияле, бәхетле, төпле, хәерле нәсел булачак. 

Мәрхүм булган әнисе өчен бала нәрсә эшли ала?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам янына бер сәхабә килде дә: «Әй, Рәсүлебез, минем әти-әнием вафат, мин аларның хакын ничек үтим?» — диде. Әти-әниләрнең хаклары бу дөньядан китү белән бетте дигән сүз түгел. Алар хакы шундый зур, ул моның белән генә чикләнми. «Ата-анаңның хакын үтәү өчен өч ысул бар. Беренчесе — мәрхүм әти-әниеңнең туганнарын туган ит, икенчесе — дусларын дус ит, өченчесе — аларны догадан калдырма», — диде Пәйгамбәребез.

Пәйгамбәребез сүзләренчә, кеше бу дөньядан киткәч, аның гамәл дәфтәре ябыла. Бары тик өч әйбер кешегә ахирәттә дә савап булып ирешә. Әгәр кеше исән вакытында халык өчен кирәкле эшләр башкарып, мәсәлән, юллар төзеп, коелар казып, мәчет-мәдрәсәләр салып калдырган икән, халыкның алардан файдалануы ул мәрхүмгә савап булыр. Әгәр кеше үзеннән соң гыйлем калдырган һәм ул гыйлемне бүген башкалар өйрәнә икән, ул кешегә савап булыр. Һәм кемне балалары догасыннан ташламый — шул ахирәттә югары күтәрелер.

Кыямәт көнендә кайберәүләрнең дәрәҗәсе артыр. Ул кешеләр Аллаһыдан: «Мин нәфел намазларны укымадым, аерым нәфел гыйбадәт кылмадым, ни өчен минем дәрәҗәмне күтәрдең?» — дип сорар. Аллаһы Тәгалә: «Сезнең өчен балагыз дога кыла», — дияр. 

Диндә булмаган, гарәпчә белмәгән кешеләргә мәрхүм әти-әниләребезгә доганы ничек кылырга?

Дога ул — Аллаһыга мөрәҗәгать итү һәм аның кабул булуының төп шарты — ихлас күңелдән кылынуы. Татарча кыламы аны кеше, русча, японча, гарәпчә кыламы — алар барысы да Аллаһы тарафыннан яратылган телләр. Кеше әти-әнисенә ихлас күңелдән дога кылырга тиеш. Әгәр алар җан-тәслим кылганнар икән: «Мәрхүм әти-әниемнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу ит, урыннарын җәннәттә кыл, кыямәт көннәрендә җәннәт бакчаларында бергә булырга язсын», — дип кыл. Бу бит бик җиңел, моны барыбыз да булдыра ала. Гади итеп, үз сүзләрең белән әйт. Аллаһы Тәгалә мөэмин мөселманнарга биш тапкыр намаз укырга куша. Димәк, көненә кимендә биш тапкыр без әти-әниебез рухына дога кылырга тиешбез. Әлеге догалар аларга ирешә, алар аны күреп-белеп һәм шуңа шатланып торалар.

Дөнья бик тиз үтә, ул вакытлыча. Гарәпләр: «Нигъмәтнең кыйммәте югалгач кына беленә», — дип юкка әйтмиләр. Аллаһы Раббыбыз әти-әниләребезне безнең бу дөньяга килүебезгә сәбәпче итеп кылды. Исән вакытта кадерен белик, җәннәтне алар аяк астында эзлик, аларның ризалыгын алырга тырышыйк. Бу дөньядан киткәч: «Эх, янәшәләрендә булырга вакыт тапмаганмын, әти-әниемә ник мондый сүзләр әйттем икән?» — дип үкенерлек булмасын. Догаларыгыздан ташламагыз аларны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100