Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Мөхәммәд Пәйгамбәрнең мәүлиде уңаеннан мөрәҗәгате

29 октябрь - Мәүлид кичәсе. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Мөхәммәд Пәйгамбәрнең صلى الله عليه وسلم мәүлиде (Мәүлид ән-Нәбий) уңаеннан мөрәҗәгате.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Шурасы исеменнән сезне һәм изге теләктә торучы барлык адәм балаларын кешелекнең әхлагын камилләштерү нияте белән барча галәмнәргә һәм халыкларга рәхмәт өчен җибәрелгән Аллаһының соңгы расүле Мөхәммәд صلى الله عليه وسلم нең Мәүлиде җитү белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә аның хакында:

َال ِم َ ين ِ ْلع َ ًة ل َ ْحم ا ر َّ َ َاك ِإل ْ َسْلن َر ٔ َا ا َم و


«Без сине бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек», — дигән (Коръәни Кәрим, 21:107).

Аллаһыга шөкер, кешеләрнең иң күркәме — пәйгамбәребез Мөхәммәднең صلى الله عليه وسلم туу вакыйгасын олуглый торган рабигыль-әүвәл ае башланды. Аллаһы Тәгаләнең ахыргы вәхиләрен гамәлгә ашырган Аның Илчесенең тормышы һәр мөселман өчен Ахырзаманга хәтле кабатланмас һәм көчен җуймас мисал булып тора. Расүлебезнең рухи мирасы күп гасырлар дәвамында ислам динен кабул итеп аңа иярүчеләрнең генә түгел, ә бәлки аның зирәклеге һәм фикер тирәнлегенә сокланган Көнчыгыш һәм Көнбатыш галимнәренең дә игътибарын җәлеп иткән. Пәйгамбәрлек дәверендә ул кешеләр өчен һәрвакыт үрнәк булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд صلى الله عليه وسلم ислам динен көч һәм мәҗбүр итү юлы белән түгел, ә барлык Галәмнәр Хуҗасы кушканча, зирәк акыл белән дәгъват кылган:

ن َ ٔ َ ا الِتي ِهي َّ ْ ِب َ َج ِادْل ُهم و َ ِةۖ َ ْوِع َظ ِة ْال َح َسن َ ْالم َ ِة و ِّ َك ِب ْال ِحكْم َب ى َسِب ِ يل ر ْاد ُع

َ ين ُ ْهت ُ ِب ْالم َم ْعل َ ٔ َ ا َ ُهو و ۖ ل َع ْن َسِب ِيل ِه َّ َ ْن َض ُ ِبم َم ْعل َ ٔ َ ا َّ َك ُهو َب ن ر ۚ ِإ َّ


«Аллаһ юлына акыл һәм игелекле вәгазь сөйләп чакыр һәм алар белән шул рәвешле бәхәс алып бар. Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне һәм Коръән юлында булган хак мөэминнәрне белә» (Коръәни Кәрим, 16:125).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд صلى الله عليه وسلم не чын ихластан ярату һәр мөэминнең бурычы, чөнки ышанычлы хәдисләрдә: 

«Мине әти-әниләрегездән, балаларыгыздан һәм, гомумән, кешеләрдән артык яратмасагыз, сезнең иманыгыз һич тә тулы булмас», — дип әйтелгән (Әл-Бохари).

Аллаһының Расүленә карата булган хөрмәтебезнең иң күркәм чагылышы — аның пакъ сөннәте буенча яшәү һәм гыйлемен көндәлек тормышыбызда куллану.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә Пәйгамбәребезнең иң күркәм сыйфатларын ассызыклап:

ٍق َع ِظ ٍيم ى ُخل ٰ َ َل َّ َك َلع َِإن و

«Дөреслектә, син — югары әхлак иясе», — дип әйткән (Коръәни Кәрим, 68:4).

Аллаһу Сөбханәһү вә Тәгалә Үзенең Илчесен, ул алып килгән дини тәгълиматны акыл ияләренең үзара фикер алышуы өчен түгел, ә бәлки кешеләрне караңгылыктан чыгарып, аларның юлын яктырту өчен җибәргән:

ن ٌ ُِب َ ٌ اب م َ ِكت و ٌ ُور الل ِه ن َّ ْ ِم َن َكُم َ ْد َجاء ق

«Сезгә Аллаһтан яктылык һәм изге Китап иңгән» (Коръәни Кәрим, 5:15).

Үзенең Илчесе аша Раббыбыз кешелеккә иңдергән хакыйкатьләр белән танышырга мөмкинлеге булган һәр кеше аларның рухи эчтәлегенә һәм кыйммәтенә хәйран кала, кеше күңелен аны яратучы Раббысы белән бәйләнешенең нечкәлекләрен колачлавына соклана.

Дини тәгълимат безнең Аллаһ рәхмәтенә ирешүебезгә һәм Ул изге Китабында тасвирлаган өммәт дәрәҗәсенә менүебезгә юнәлдерелгән:

ه َّ ُ َون ِب ُْؤِمن َت ُ ْنكَِر و َْنَهْو َن َع ِن ْالم َت ُ ِ وف و َ ْعر ُ َون ِب ْالم ُر ْٔم َا َّ ِ اس ت ِلن ُٔ ْخِرَج ْت ل َّ ٍة ا ُٔم َ ا ْر ْ َخي ُم ك

«Сез Аллаһы Тәгаләгә ышанучы, дөреслекне, гаделлекне билгеләп, бозык, зарарлы гамәлләрне тыеп, җир йөзенә яратылган иң яхшы өммәт» (Коръәни Кәрим, 3:110).

Мөбарәк рабигыль-әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәт صلى الله عليه وسلم не данлап салаватлар укыла, чөнки бу гамәл Аллаһы Тәгаләнең әмере булып тора:

ا َ ْسِليم ُوا ت لم َ َسِّ ْ ِه و َي لوا َعل ُّ ُوا َص َن ال ِذ َ ين آم َّ ُّ َها ي َ ٔ َا ا ي ۚ ِّ َِّبي َى الن ل َون َعل ُّ ُ َص َ ُه ي ِكَت َائ َل َم الل َه و َّ ن ِإ


Аллаһ Үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават һәм сәлам әйтегез» (Коръәни Кәрим, 33:56).


Бөтен дөнья мөселманнары бу айны аеруча дулкынланып каршы алалар һәм озаталар, Аллаһы Расүленең гыйбрәтле сүзләрен искә алалар, Мәүлид ән-Нәбийгә багышланган Коръән ашларында сәдака өләшәләр, изге гамәлләр кылалар.

Кызганыч, быел пандемия гадәти тормышка үз төзәтмәләрен кертте, ләкин бу безнең өчен өметсезлеккә бирелергә сәбәп булмасын иде. Киресенчә, бөтен дөньяны коронавирус зәхмәте яулап алган көннәрдә, без мөселманнарга кешеләрнең гомерен саклау, кыен хәлдә калучыларга төрлечә ярдәм итү бурычы йөкләнгән. Аллаһы Тәгалә башкаларга карата үзебезнең иң яхшы сыйфатларыбызны — мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, рәхимлелек, мәхәббәтебезне күрсәтергә мөмкинлек бирде. Әлбәттә, безнең барыбыз өчен дә бу җитди сынау, һәм Аның каршында безнең хәлебез шушы көннәрдә үзебезне ничек күрсәтүебезгә бәйле.

Раббыбызның ахыргы Илчесе йогышлы чир таралган вакытта кешеләргә сәламәтлекләрен һәм гомерләрен саклап калу юлын түбәндәгечә аңлаткан:

ا َ ْخر َ ت ْ ِب َها فَلا ُم ْت ن َ ٔ َا ْ ٍض و َر ٔ َ َع ِبا َق َِإَذا و ُ َوها ، و َْدُخل َ ت ْ ٍض فَلا َر ٔ الط ُاع ِون ِبا َّ ْ ِب ُم ِإَذا


Әгәр ниндидер илдә вәба чире булганны ишетсәгез, сез анда бармагыз. Һәм әгәр ул сез яшәгән илдә башланса, аннан китмәгез», — дигән (Әл-Бохари).


Без, әлбәттә, Аллаһыдан барча кешелекне бу бәла-казадан коткаруын, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуын сорап, Аңа бертуктаусыз гыйбадәт кылабыз. Тик шул ук вакытта барлык санитар күрсәтмәләрнең төгәл үтәлеше өчен үзебездән дә җаваплылыкны төшермибез.

Барча Галәмнәрнең Хуҗасы Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә Үзенең Расүлен, аның гаиләсен, сәхәбәләрен һәм изге Коръәннең мәңгелек васыятьләрен үтәп, хак дин юлыннан Кыямәт көненә кадәр аңа ияргән һәркемгә Үзенең рәхмәтен вә бәрәкәтен бирсен! Рабигыль-әүвәл аен барчабызга пәйгамбәребез Мөхәммәд صلى الله عليه وسلم гә салаватлар әйтеп, игелекле гамәлләр белән күркәмләндереп уздырырга насыйп булсын! Кыямәт көнендә Аллаһ Раббыбыз һәммәбезгә Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә вә яклавына ирешү дәрәҗәсен биреп, Үзенең киң рәхмәтенә ирештерсә иде дигән догада торам.