Райнур хәзрәт Газизов: «Һәр кеше үзендә булганны диндә күрергә тырыша»

Ислам дине кануннарын үтәп яшәүче яшьләр көннән-көн арта. Дин белән кызыксынучы яшьләр кайчакта югалып калырга да мөмкин. Чөнки аралашкан саен фикер төрлелеге дә күбәя.

Шушы фикер төрлелеге эчендә адашып калуыбыз да бар. Кайбер яшьләр исә, киресенчә, дини күзаллаулары аз булу сәбәпле, теге яки бу әйбер ярамый дип, дин белән кызыксынуларыннан чигенергә дә мөмкин. Фикерләр өермәсендә адашып калмас өчен ниләргә игътибар итәргә? Һәр яшь кешенең яраткан шөгыле булган фотога төшү белән җыр тыңлауга ислам диненең карашы нинди? Тату гаилә булдыру өчен иң мөһиме нәрсә? Шушы һәм башка сорауларга җавап аласым килеп, Кукмара мәдрәсәсе мөгаллиме, Кукмара районы Туеш мәчетендә икенче имам вазыйфаларын башкаручы Райнур Әлфәт улы Газизовка мөрәҗәгать иттем.

Райнур абый, яшьләргә динне өйрәнүне нәрсәдән башларга? Яшь чакта барысын да үтәп бетерергә вакыт та җитмәскә мөмкин бит…

Дингә яңа килүче яшьләргә, иң әүвәле, дөрес ният эзләү, аны дөрес итеп билгеләү кирәк. Нәрсә өчен дин тотарга, Аллаһ Тәгаләне танырга ниятлим, дигән сорау бирү кирәк үзеңә. Боларны ни өчен әйтәм, чөнки кеше ниятен билгеләми, яки билгеләсә дә, аерым моңа тукталып үтми. Мәсәлән, юану табар өчен дә, үзенең тиңен табу өчен дә дингә керүчеләр бар. Рәнҗеткән кешедән зарланыр өчен, дип ниятләүчеләр дә булгалый.

Асылда Аллаһ Тәгаләне тану, Аңа якынрак булу, шушы тормыш юлын дөрес итеп яшәү дигән ниятне билгеләү кирәк. Мәсәлән, кайбер кешеләр дингә керсәм борчуларым бетә дип уйлый, проблема бетмәскә мөмкин. Өметләре акланмый икән, дингә карата очкыннары сүрелә. Дин ул проблеманы бетерүче түгел, ә проблемага карашны үзгәртүче. Яшәешне дөрес аңлап, авырлыкларга, килгән кыенлыкларга дөрес караш булдыручы. Яшәргә булышучы, бу дөньяда һәм ахирәттә безне бәхетле итүче илаһи бер канун.

Икенчедән, яхшы остаз сайлауны киңәш итәм. Әгәр дә укытучың булмаса, остазың шайтан булыр, диелә. Үзебез генә интернет челтәрләрдән мәгълүмат алып уку түгел, остаз сайлап, аңа тугры калып, бергәләп шушы юлны башлау дөрес. Өченчедән, дөрес әйләнә-тирә, мохит, дуслар. Алар безнең диндә калабызмы, юкмы икәнне билгеләүдә йогынты ясаучы булырга мөмкин. Шуңа күрә дусларны, аралаша торган якын-тирәне, бәлки, күпмедер үзгәртергә дә туры килер.

Яшь кызлар арасында яулыкларын салучылар очрый. Яулыкны киеп салуга караганда, япмый торуың хәерлерәк, дигәнне ишеткән бар. Бу уңайдан сезнең фикерегез?

 Һәр очракта да кию хәерле. Кимичә торам әле, алга таба киячәгемә ышанып бетмим, дип әйтү хәйлә генә. Яулык ябу - ул аерым фарыз гыйбадәт, гаурәтне каплау. Һәрберебез кеше янына гаурәтен каплап чыгарга тиеш. Салу очраклары якын тирәдә үз фикердәшләрең булмау аркасында килеп чыга. Нәрсәгә кидең, син яшь бит әле, үзеңнең матурлыгыңны каплап куйгансың, озын киемнәр киясең, дип туганнары арасында да хупламыйча, кәефен төшерүчеләр бар кызларның. Яулык япкан вакытта тотрыкланып, нигезләнеп калу өчен, якын-тирәдә үзеңнең фикердәшләреңне табып, алар белән аралашып, кыенлыклар туганда бергә-бергә киңәшләшү кирәк.

Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләрендәге балалар белән видеодәресләр алып барам. Аларның да төрле проблемалары бар. Күбесе якын-тирәдә аралашырга фикердәшләре булмагач, куркып калалар. Аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Шуңа күрә дә, киеп-салу белән кими торуның аермасы бер дәрәҗәдә. Кимичә тордың ни, киеп салдың ни. Яңа гына яулык кигән, гаурәтен каплап йөри башлаган кызга киңәшем шундый: күңел халәтен тыңласын, тойсын. Без бит кеше сүзен тыңларга күнеккән. Кешенекен тыңлыйбыз да, менә начар булды әле, кеше шулай әйтте, дип уйлыйбыз һәм ул безгә «сеңә». Үземә рәхәтме, күңелем тынычланамы, кеше әйткән өчен шулай борчыламмы, дип үзеңә сорау бирергә кирәк.

 Яшьләр арасында исем үзгәртү очраклары күзәтелә. Исем үзгәрткән очракта, кеше үлгәч, кайсы исеме белән чакырыла? Дога кылганда кайсы исеменә кылына? Яңа исемне барлык танышларына да белгертмәсә ярыймы?

 Исемне үзгәрткәч, яңасы белән дога кылыныр. Тупас, начар мәгънәгә ия булган исемне алмаштыру хәерле. Алмаштырдык икән, яңасын башкаларга белгертү кирәктер, чөнки начар мәгънәле исем белән эндәшеп йөрү — матур күренеш булмый. Мәсәлән, иске исеме дә начар мәгънәле түгел, шулай да башка исемгә үзгәртәсе килә, ди. Бу очракта болай дип киңәш итәм, әйдә, синең исемдә карап китик. Ләйсәнне Әминәгә үзгәртергә уйладың, ди. Исем кушсак, Әминә генә булып каласың, ә сиңа Ләйсән дип эндәшәләр, чөнки күп кеше сине Ләйсән дип исендә калдырган. Элеккеге исем дә яхшы мәгънәгә ия булып, яңага үзгәрттең икән, ике исемне берләштерергә дә була. Фәлән кызы Ләйсән-Әминә. Кулланышта Ләйсән йөри, Әминә өстәмә. Никах укыганда, кеше вафатыннан соң, балага исем кушкан вакытта тулы исем белән әйтелә. Мәсәлән, фәлән кызы Ләйсән-Әминә дип, никах укылачак. Танышларың Ләйсән ди, Әминә дигәне кирәк вакытта кушыла.

«Малны да болай тәрбиялиләр…»

Соңгы елларда илебездә явызлык артты. Балалар, үсмерләр үз-үзләренә кул сала яки кеше үтерәләр. Боларның килеп чыгу сәбәпләре нидә дип уйлыйсыз?

 Баланың үзенең теләкләре, таләпләре, дөньяга карашы бар. Ләкин болар барысы да, иң әүвәле, гаиләдә тәрбияләнә. Ата-ана үзенең никадәр зур җаваплылык алганын аңлап бетерми, кызганыч. Тәрбия кылуны күпчелек ашату, эчертү, киендерү, дип уйлый. Бу тәрбия түгел, малны да болай тәрбиялиләр. Берәүләр мал тота, ди, аны ашата-эчертә. Симез мал булса, кешеләр аны ашаган, тәрбияләнгән мал, диләр. Ә кешегә карата мондый алым кулланылмый бит. Баланы күреп, атасы-анасы тәрбияләгән икән дип, симезлегенә, гәүдәсенә, киенүенә карап билгеләмибез. Бездә менә шушы әйберне аңлап бетерү юк.

Ата-ана үзе дә баланы ничек тәрбиялисен белми, ул аны бакчага, мәктәпкә бирдең, университетта укыттың, эшкә урнаштырдың, бу тәрбия дип уйлый. Бу — бөтен кеше эшләгәнне эшләү генә. Үз-үзеңә һәм башкаларга зыян китерү — ул асылда балигъ булганчыга кадәр тәрбиянең дөрес булмавы сәбәпле. Тәрбия — ул әдәп-әхлак, ягъни ярата белү. Әдәп-әхлаклы кеше, яратылган һәм ярата белүче, дөньяга яратып караучы. Тәрбиялибез икән, яхшы якларны күрсәтеп, начарларын төзәтергә, менә шулайрак, улым, кызым, менә монда болайрак эшләү кирәк дип, төзәтү мөһим.

Күпчелек мәктәпне сүгә, ләкин ул үз вазыйфасын үти, гыйлем бирә. Балалар бакчасында да тәрбиялиләр, ди ата-ана. Анда да гыйлем бирәләр, үзара ничек аралашасы, әңгәмә корасы икәнне өйрәтәләр. Тәрбия учагы йортта, гаиләдә башлана. Ашау тәрбиясе, сүз, күңел халәте тәрбиясе, менә шушындый очрак килеп чыкты, нишлибез, дип әйтү — анысы ата-анадан. Аннары баланы тыңлау да юк, син тиеш, дип кенә караучылар бар. Аны да ишетә белү кирәк, үзебез теләгәнне генә таләп итәргә ярамый. Бөтен афәт, бәла-каза игътибар җитмәүдән. Бала үзенә ничек итеп игътибар җәлеп итәргә белми. Үләчәкмен, мине игътибарга, искә алачаклар, елаячаклар, дип уйлый. Елаячаклар, ләкин ул вакытта игътибарны тоймый бит ул. Гел хурлау, гел мактау гына да дөрес түгел. Кайдадыр мактау, бераз төзәтү дә кирәк. Дүрт мактадың, бер төзәттең.

Балаларны ничек итеп дөрес тәрбияләргә?

Бала туу белән үк тәрбия башлана, һәрберсен бүлеп карыйк әле. Җиде яшькә кадәрге аралык, җиде белән ун яшь арасы, ун белән балигъ булганчы һәм балигъ булганнан соң. Бу аралыкларда ата-ана балалар белән тәрбия мәсьәләсендә бик нык шөгыльләнергә тиеш.

Җиде яшькә кадәр барысы да шәхси үрнәктә башкарыла. Ата-анасыннан күргәнен, хәрәкәтләрен, сөйләшүләрен, авырлык килгәндә нишлисе икәнен куллана бала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә җиде яшьтән яныгызга намазга бастырыгыз, дигән сүзләр бар. Намазга бастыру гына түгел, җиде яшьтән башка өлкәләрдә дә яныбызга бастыру кирәк. Ислам дине биш баганага нигезләнә: иман, намаз, ураза, зәкәт, хаҗ. Шушыларга бәйләп, җиде яшьтән баланы ышанырга, намаз укырга, дөрес тукланырга, зәкәт түләрлек хәләл ризык табарга, ягъни хезмәттә яныбызга бастырып, нәрсә икәнен аңлатырга һәм сәфәр кылырга, ягъни җирлектә ориентлаша белергә өйрәтә башларга тиешбез. Җиде яшь тулды да, икенче көнгә сөйләдек түгел.

Җидедән алып унга кадәр аралык эчендә өч ел вакыт, димәк, меңнән артык көн бар. Шул көннәрне тиешле кулланып, әз-әзләп аңлатып җиткерү дигән сүз. Акча эшләү мәсьәләсен дә җиде яшьтән башлау кирәк, бала бу дөньяның кәсебен дә белсен, ягъни нинди һөнәрләр бар икәнен аңлату, кызыксындыра башлау. Ун яшьтән катгыйлык, балигълыкка җиткәнче башкардыңмы, өйрәндеңме, дип торасы. Балигъ булганнан соң ул үзенең намазын, үзенең гыйбадәтен үзе башкарырлык булырга тиеш. Әгәр дә шушындый тәрбия була икән, баланың бүтән вак-төяккә вакыты калмый. Аның яшисе, өйрәнәсе килә, кызыксына.

«Фото куйган кеше башка кешенең гаиләсендә низаг чыгарырга мөмкин»

Яшьләр арасында фотога төшү бик популярлашты. Һәркем үзенең тормышын фотосурәтләр аша социаль челтәрдә күрсәтергә тырыша. Моңа сезнең фикерегез нинди?

Һәрбер эш ният белән бәяләнә. Интернет челтәренә куюга килгәндә дә нияттән тора. Куелган фотосурәтнең үз эчендә мәгълүмат алуы кирәк, кемнеңдер бәяләве, «лайк» көтү өчен түгел, ә кешегә мәгълүмат бирү, кешелеккә карата үзебезнең фикеребезне җиткерү өчен куелган фотолар булса бик яхшы. Кеше бүгенге көндә башкаларның тормышы белән яши. Кемдер кафега барып, гаиләсе белән ял итеп кайтты ди, Инстаграмга куйды, моны аңа язылучылар күрә. Бу гаиләнең күптән кафега барганы юк, ди. Башкалар гаиләләре белән кафеларга йөриләр, ял итәләр, безнең беркая барган юк, дип сүз китә караучы гаиләдә. Фото куйган кеше, уйламастан, башка кешенең гаиләсендә низаг чыгарырга мөмкин.

Коръәни Кәримнең «Йосыф» сүрәсендә бер аять бар. Кечкенә чагында Йосыф галәйһиссәләм унбер йолдыз, кояш һәм айның аңа сәҗдә кылганын төшендә күрә. Якуб галәйһиссәләм Йосыф галәйһиссәләмгә: «Улым, күргән әйберләреңне абыйларыңа сөйләмә. Хаклыкта, шайтан кешелек өчен зур дошмандыр», — ди. Ягъни бу аятьтән шуны аңлыйбыз, ниндидер дәрәҗәләргә ирешү, каядыр бару, машина алу, йорт салу, бу әйберләрне күрсәтү кирәкмәс. Әлеге әйберләрне үзебез беләбез, булдыра алуыбызны, җитеш тормышыбызны күрәбез бит, шул җитә. Башка кешегә күрсәтүдән аның мәгънәсе юк. Аллаһ Тәгалә, сөйләмәгез, ди, ягъни үзегездә тотыгыз. Фотолар белән дә шулай ук.

Хөсетләнеп, көнләшеп, явызлык белән дә караучылар булырга мөмкин. Күз тию дигән әйбер дә бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) күз тию хак, дигән. Инстаграмда игътибар иткәнем бар, кайбер кешенең үзенә язылучылары бик әз, йөз генә кеше, үзе язылганы өч меңнән артык. Бу кеше тормышы белән, кешегә карап яшәү. Башка кешенең ниндидер дәрәҗәгә ирешүеннән, аларны карап утырудан мәгънә юк. Мактану өчен генә куелган икән, аның ахыр чиге хәере белән бетмәс. Балаларының фотоларын куючылар аннары балабыз авырый, дип киләләр. Безнең асылыбыз кеше тикшерүдә түгел, үзебезнең иртәгә бүгенгегә караганда яхшырак булу. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә, мөселманның бүгенге көне икенче көненә ошамас, ди. Үзебез иртәгә яхшырак булу өчен тырышырга кирәк, башкаларның бәяләвенә ирешергә түгел.

«Тыңларга катгый тыелмаган, әмма…»

Диндә музыкага караш нинди? Туган ил, әти-әни турындагы җырларның начарлыгы юк кебек…

Төрле фикерләр, кемнәрдер катгый тыялар, рөхсәт итүчеләр дә бар. Һәр нәрсәдә дә урталык кирәк. Сез әйтмешли, туган як, әти-әни турында җырларны алыйк. Аларны тыңларга катгый тыелмаган. Әмма бер мәсьәлә бар. Җыр сүздән һәм көйдән тора. Кайчак игътибар итсәк, җырның сүзләре туган як турында булса да, көе туган якка алып бармый, фикерне башка якка алып китә. Көе агрессиягә алып барырга, бүтән хисләр уятырга мөмкин. Фикерләрне сүз генә түгел, көй дә билгели. Туган як турында җырлый, нәрсәсе бар дип кенә карау кирәкми. Көй дә фикерне чуалдырырга, бөтенләй икенче хатирәләрне уятырга сәләтле.

Бөтенесен бер калыпка салып, әйбәт яки начар дип әйтү дөрес булмас. Һәр кеше тыңлаган вакытта үзенең фикеренә игътибар бирсен. Нәрсә турында уйлыйм бу җырны тыңлаганда, дип. Начар уйларга чыгара икән, аны тыңлау хәерле булмас. Әгәр дә көе дә, сүзе дә әти-әнигә, туган ягыбызга, балаларыбызга карата мәрхәмәтлелек уята икән, тыңларга ярый. Шулай да сак булу кирәк, артык мавыкмау мөһим. Көне-төне музыка тыңлап йөрү дә хәерле эш түгел.

«Һәр кеше үзендә булганны диндә күрергә тырыша»

Ислам дине хатын-кызның хокукларын чикли дигән фикер бар…

Һәр кешенең үзенең чиге бар. Кем өчендер илле сутый бакчасы булган авылда тору, кемгәдер шәһәрдә яшәү чик булырга мөмкин. Дин чикләр билгеләде, ләкин алар хокук чикләре түгел. Кешелек арасындагы мөнәсәбәтләр дөрес булсын өчен билгеләнде алар, кемнедер рәнҗетер өчен түгел. Йорттагы булган хәлләр дә һәркемнең үзенең хокукы бит, күршенеке түгел. Күршедә булган хәлне белү хасияте булырга мөмкин дә түгел. Ул чик билгеләнгән һәм без аны кабул итәбез. Бөтен нәрсәне кешелеккә ачык итеп, бернинди чикләр юк, дигән лозунг белән күз алдына китерик, алай буламы икән. Без бит яшерергә тырышабыз үзебезнең мәгълүматларны, йорттагысын кешегә күрсәтмибез. Ислам дине шәхси булган мәгълүматларын үзендә тотарга хокук бирде.

Монда да шуның кебек — йортның, гүзәллекнең теләсә кемгә ачык булмавы өчен кирәк әлеге чикләр. Хатын-кызның гына түгел, хәтта ир-атларның да хокукы чикләнгән, диючеләр бар. Ни өчен шулай ди, чөнки үзе шушыны гына күрә. Һәр кеше үзенең эчендә булганны гына күрә. Кайбер хатын-кызларга озын итәк кияргә кушылган очракта да, хокукларымны чикләмәгез, минем кыска итәк киеп йөрисем килә, дияргә мөмкин. Аның өчен чик — озын итәк кию. Бу интернеттан, телевидениедән килә. Халыкка күрсәтелә, менә мөселманнар ябынып йөриләр, хатыннарын урамга да чыгармыйлар, дип күрсәтәләр.

Алай түгел, хатын-кызга да ир-ат дәрәҗәсендә гыйлем алырга рөхсәт ителгән. Кемнәрдер әйтә, янәсе, хатын-кызга гыйлем кирәкми дип. Ул аның үзенең проблемасы. Иң беренче укытучы — ул әни. Әгәр дә ана кешенең гыйлеме, грамотасы булмаса, балага нәрсә өйрәтә? Үзе шушы әйберләр аша узмаса, лидер итеп, дөньяга әзер бала итеп, Аллаһ ризалыгы өчен динебезне алып барырлык дәрәҗәдә тәрбияли алмый бит, чөнки үзендә булмаганны ул бирә алмаячак. Бездән бәрәңге сорадылар, ди. Үзебездә булмаса, кемнәндер алып бирергә мәҗбүрбез яки миндә юк, дибез. Бәрәңге урынына кишер дә бирә алмыйбыз. Нәкъ шуның шикелле, чик мәсьәләсендә дә кемнәрнеңдер хатын-кызның хокуклары чикле дип уйлаулары үзләреннән. Үзләрендә ул проблема, диндә түгел, кеше моны танырга тиеш. Һәр кеше үзендә булганны диндә күрергә тырыша.

«Булачак ирләренә, әйдә, өйләнешик, диюләр дә булгалый»

Ислам динендә өйләнешкәндә хатын-кызга беренче тәкъдим ясау ярыймы?

Ир-ат тәкъдим ясаса, дөресрәк. Хатыннары кыюрак булып, булачак ирләренә, әйдә, өйләнешик, диючеләр дә булгалый. Шәригатькә каршы килә торган әйбер түгел бу, хатын-кызның тәкъдим ясавы хуплана, ләкин ул тәртип, әдәп белән булырга тиеш. Монда хатын-кызның ничек тәкъдим ясавына игътибар итәргә кирәк. Егет артыннан, әйдә инде, кияүгә ал мине, дип йөрү әдәпсезлеккә керә. Яучы җибәреп, кем белән булса да киңәшләшеп, димләүчеләр белән моны эшләргә мөмкин. Пәйгамбребез (с.г.в.) вакытында да Хәдичә (р.г.) пәйгамбәребез янына үзенең танышын җибәреп, аңа тәкъдим ясаттырган.

Ислам динендә егет белән кызга очрашып йөрү тыелган, дип ишеткән бар. Моны күз алдына китерүе кыен. Алар бер-берсенең холкын ничек белә?

Кайвакытны бер-береңне ачыкламыйча, белмичә өйләнеп булмый, холкын каян беләсең, дибез. Әмма холыкны очрашып йөреп белеп булмый. Хәтта никахлашканнан, өйләнешкәннән соң да шундук беленми. Аерылышучы парлар да бер көн очрашып, иртәгә үк өйләнешмәгән. Күбесе озак еллар очрашканнан соң кавышканнар. Гаилә кору өчен очрашып йөрү, холыкны белү генә җитми, бик күп яклап бер-берең өчен, Аллаһ ризалыгы өчен үзгәрергә әзер булу кирәк. Үзеңнең ниндидер кагыйдәләреңнән гаиләне саклау нияте белән чигенеп тору, тормыш иптәшебезнең теләген алга чыгару кирәк. Менә шунда гаилә нык була.

Бүген ире юл куйды икән, иртәгә хатын-кызның юл куюы хуплана. Шәригать буенча аралашканда, күрешкәндә, яныбызда өченче кеше булу кирәк. Бу аңлау, ниндидер ситуацияләрне ачыклау өчен. Үзебез генә очрашу дөрес булмас. Кешенең эчендә нәрсә икәнен белмибез бит. Егет белән кыз арасында өченчесе булмаса, шайтан булыр, диелә. Иптәш малаймы, кызмы, абыймы, апабызмы — кемдер булсын.

Иң башта Аллаһ Тәгаләдән бергә тормыш итәргә хәерле кеше сорыйбыз. Яшәгән дәверебездә Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен, бер-беребез өчен үзгәрергә тырышу — иң мөһиме. Кеше турында белешмә алу, сораштыру да киңәш ителә. Аның тормышындагы хәлләр безнең тормышыбызга батамы, яшәеше безнең яшәешкә охшашмы… Ир белән хатын ике төрле гаиләдән бит, һәрбер гаиләнең үз кагыйдәләре. Ике гаиләне бергә алсак та, тулысынча бер-берсенә охшаган кагыйдәле гаиләләр юк, шуны аңлау кирәк.

Никахлашып бераз яшәгәннән соң, бер гаилә килде. Килен, балакай, өендәгечә идән юа, ире алай түгел, менә болай юалар идәнне, дигән. Килен ягында сайгакны буйга, кияү ягында аркылыга юалар икән. Монда бит иң мөһиме чисталыкны саклау, диагональгә юсаң да була, анысы мөһим түгел, шуның өчен тавыш чыккан. Кайберәүләр башкача вариантлар да була ала, дип хәтта уйлый да белми. Гаиләләрдә күп низаг шушы кагыйдәләр аркасында килеп чыга. Өйләнешкәч, бүтән вариантның да бар икәнен күреп, дөрес фикерли белергә кирәк. Бу балаларга да өйрәтелергә тиеш, идәнне шушылай гына юасы, дип әйтү кирәкми. Бу сүздән соң, бала башка вариант булу мөмкинлеген бөтенләй төшереп калдыра.

Дин кануннарын төгәл үтәү үзебездән тора. Кирәкмәгән әйберләрдән вакытында туктау, кирәкмәгән әйберләргә кереп китү-китмәү барысы да үзебезгә бәйле. Мисалга, музыканың гаебе дә булмаска мөмкин. Без үзебезгә чикләр куябыз һәм аларга ислам диненең туры килмәве — ул ислам диненең чикләве түгел. Ислам дине чикләрне зур итеп алды, ә без аны янә кечкенә иттек.

Райнур хәзрәтнең сүзләреннән чыгып, шуны аңладым. Дини кануннарның нигезенә кешенең хәзерге һәм ахирәттәге тормышын бәхетле һәм бәрәкәтле итү салынган. Мисалга, намаз укымаучы кеше: «Көненә биш тапкыр намаз укысам, үземә булган вакытымны чиклим», — дип уйларга мөмкин. Шул рәвешле кеше үзенә үзе чик куя. Аңа Аллаһ Тәгалә намаз укуны фарыз иткәндә чик булсын әле, дип түгел, киресенчә, тормышын яхшырту өчен бүләк итеп биргән. Дөрес кабул итмәү безнең дөньяга бирелгәнлектән һәм динне аңларга теләмәүдән килә.