«Кәләш кияүдән биш кило алтын сорады» - мәһәр нинди булырга тиеш? | intertat.tatar

«Кәләш кияүдән биш кило алтын сорады» - мәһәр нинди булырга тиеш?

Никах – егет белән кызның бергә яши башлау өчен Аллаһының рәхмәтен алуы дигән сүз. Никах укылыр алдыннан, кагыйдә буларак, егет кызның ризалыгын алып, ул сораган мәһәрне бирергә тиеш. Ә нәрсә соң ул мәһәр? Аның мәгънәсен ничек аңлыйлар?

Мәһәрсез туй үткәрү дөресме?

Татарстан мөфтияте каршындагы Голәмәләр шурасының карары буенча хәзерге вакытта мәһәрнең минималь күләме 15 мең сум дип исәпләнелә.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:

Мәһәр — гаиләнең тотрыклылыгын саклый торган тыл ул. Мисал өчен, ата кеше булачак кияүгә «алай-болай минем кызымны аерып җибәрсәң, я талак әйтсәң, йөз мең яисә биш йөз мең бирергә тиеш буласың», - дип мәһәр куя икән, егет хатын аерып шаяра алмый инде. Синең кызыңа никахта тиешле мәһәрен дә бирә алмаган егет киләчәктә тормышны ничек алып барыр? Мондый караш үзбәк, казах, кыргыз халкында киң таралган. Бу якларда үзен хөрмәт иткән бер генә кеше дә кызын акчасыз, эшсез егеткә кияүгә бирми.

Мәһәрне кызның әтисе билгели. Ул кызның белеменә, нәселенә, әхлагына, әдәбенә карап куела. Мәһәрсез генә никах уку — кыз бернәрсәгә дә ярамый дигән фикер калдырырга мөмкин. Әз мәһәр сорау кызның дәрәҗәсен төшерүне аңлата.

Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов мәһәрнең кыйммәт булуы яклы:

Мәһәр — ул бүләк. Аны һич кенә дә „выкуп“, „калым“ дип аңларга кирәкми. Мәһәр хатын-кыз милкендә була. Ул ир-ат белән берәр хәл килеп чыгып хатын-кыз берүзе калса, аның күпмедер вакытка үзен туендыра алырлык малы булып санала. Мәһәрнең микъдары юк, ул кыз разый булган күләмдә бирелергә тиеш. Ләкин бүләккә никадәр зур әйбер бирелсә, шул кадәр яхшырак. Ул вакытта бәлки аерылулар саны да кимер иде.

«Егетеннән биш кило алтын сорады»

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:

Мәһәр – зур корпорацияләрдәге алтын парашют кебек ул. Ир-ат белән берәр нинди фаҗига була калса, хатын кулында яшәрлек мал-мөлкәт, акча, алтын яки башка әйбер булып, ул шуңа яшәргә тиеш. Диния нәзарәте тарафыннан мәһәрнең иң әз күләме биш мең сум дип әйтелә, ә аның югары бәясе юк. Минем тәҗрибәдә шундый хәл булды: бер кыз бик тырышып мәдрәсәдә укыган һәм ул булачак иреннән никахта биш кило алтын сорады. Егет чыгып китте, никах укылмады.

— Рөстәм хәзрәт, мәһәргә нәрсә бирергә ярамый?

— Мәһәргә дин тарафыннан тыелган яки хәрәм әйберләр була алмый.

— Мәһәр бирмәгән кешегә гөнаһ бармы?

— Әгәр дә ул мәһәрдән баш тарта икән, ул вакытта никах дөрес булмый.

— Мәһәрне кире кайтарырга мөмкинме?

— Мәһәр, гомумән, хатын-кыз ихтыярында. Хәтта бер сәбәпсез дә «юк, миңа кирәкми, хәлләребез авыр, акча җитми, әйдә бу мәһәрне дә кулланыйк» дисә, аның гөнаһы юк, чөнки ул хатынның мөлкәте.

— Ниса (Хатыннар) сүрәсенең 19 аятендә болай әйтелә: «Аерган хатыныгызны икенче иргә барудан тыймагыз, биргән мәһәрләрегезне алып китүләреннән куркып, мәгәр ачык зина кылсалар, мәһәрләрен бирмәсәгез дөрес булыр…» 

— Дин тарафыннан талак мәсьәләсе бик киң карала. Шуңа биредә бер сүз белән генә җавап биреп булмый.

Ирнең хатыныннан мәһәрне кире кайтарту хокукы бар

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров:

Иң элек мәһәрнең әһәмиятле булуы турында әйтеп китәргә кирәк. Моның турында Коръәндә дә язылган. Мәһәрне ир кеше үзенең булачак җәмәгатенә бирергә тиешле. Бу хакта «Ниса» сүрәсенең 4 аятендә әйтелә. Галимнәр мәһәрнең минималь күләме ун дирһәмгә (көмеш тәңкә) туры килә, диләр.

Мәһәрне кире кайтару мәсьәләсе буенча «Ниса» сүрәсенең 19 аятендә болай әйтелгән: «Хатын-кыз кабахәтлек яки зина кылса, ир кеше аерылырга һәм мәһәрне кире алырга мөмкин». Ягъни талак өчен түләү сорарга хак бар, ләкин ул мәҗбүри түгел.

Әгәр дә ир кеше башка сәбәпләр буенча үзе аерса, мәһәрне кире алырга ярамый. Моның турында шул ук сүрәнең 20 аятендә әйтелә: «Әгәр сез бер хатынны аерып аның урынына бүтән бер хатынга никахланып алыштырырга теләсәгез һәм аларның, аерган хатыннарның берсенә мәһәр итеп бер кыйнтар, ягъни алтын кебек мал биргән булсагыз да, аннан биргән малдан бернәрсәне дә кире алмагыз».

Татар җырчылары мәһәр алганмы/биргәнме?

Җәвит Шакиров, юмор остасы:

Безнең заманда мәһәр дигән әйбер юк иде бит. Хәзер генә барлыкка килде ул. Ләкин безнең якларда каенишкә пәке бүләк итү йоласы бар иде. Хәзер дә бармы икән ул, белмим. Шулай ук никах вакытында кияү ягыннан да, килен ягыннан да бөтен кода-кодагыйларга, бертуганнарга, якын иткән кешеләргә бүләкләр өләшү йоласы бар. Ул күлмәк, яулык яки башка берәр нәрсә булырга мөмкин. Аны бездә „күрешү бүләге“ дип атыйлар.

Рөстәм Закиров, җырчы:

– Әй, каян хәтерлим инде мин аны? — дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды ул. Дөресен Люция апаңнан сорап әйтермен әле, соңрак сөйләшербез, ди.

Икенче көнне Рөстәм абый үзе шалтырата:

— Сеңлем, безнең вакытта булмаган икән андый нәрсә. Шуңа истә дә калмаган инде ул.

Илсөя Бәдретдинова, җырчы:

Бүгенге дөнья буталып бетте бит инде. Хәзер ирләр махсус фатирлы хатын эзләп өйләнә. Элгәреге заманда хатын минем өйдә яшәргә тиеш, мин хуҗа дигән хакыйкать булган. Ә хәзер, киресенчә, хатын алган машинада йөреп, хатын эшләгән акчага яши торган замана китте. Монда нинди мәһәр турында сүз алып барасың инде?

«Хәзер дөньялар буталып бетте»

Данир Сабиров, юмор остасы:

Без никахлашканда мин әле укып бетергән генә идем. Ул вакытта бит инде юрганыңа карап аягыңны сузасың. Кулымнан нәрсә килде, шуны алдым. Өчме-бишме меңгә беләзек бирдем. Бәхет мәһәрдә генә түгел бит. Гаиләдә бер-береңне хөрмәт итү, ярату булырга тиеш. Бүгенге көндә акчасы да кирәк. Берәү әйткән бит: „Эх, тизрәк баерга да, иң мөһиме акча түгел дип утырырга иде“, - дип. Шулай да гаиләдә акча хөкем итәргә тиеш түгел.

Зәйнәп Фәрхетдинова, җырчы:

Яшьләрнең бер-берсенә мәхәббәте, игътибары мәһәргә генә бәйләнеп калырга тиеш түгелдер дип уйлыйм. Ике гашыйк чын-чынлап бер-берсендә үзенең тормыш юлдашын күрә икән, алар инде бернинди мәһәргә дә карап тормый. Яраткан кешеңдә син хөрмәт иткән бер сыйфат була һәм аны башка бернәрсә белән дә алмаштырып булмый.

Мәһәрне мин үзем ошатып алдым. Әтнә якларында концертлар куеп йөргәндә алтын йөзеккә күзем төште. Шуны сатып алдык. Инде хәзер аның кайда икәнен дә белмим, модасы бетеп сатканмындырмы, берәр кая куйганмындырмы, хәтерләмим.

Ризат Рамазанов, җырчы:

Зинирага алтын муенса биргәнемне хәтерлим. Хәзер күбесе мәһәргә алтын бизәнү әйбере бирә бит инде. Мин алып барган никахларда да сыер яисә сарык биргәннәре юк әле.

Динә Латыпова, җырчы:

Элек никах хәзерге замандагы кебек түгел, яшьләрдән башка гына укыла иде. Безнең вакытта мәһәр бирү дигән күренеш тә булмады. Дөрес, кыз сорарга килгәндә бәлеш һәм башка ризыклар янында ике кило „Ласточка“ конфеты бар иде.

Мәһәр турында яшьләрнең фикере нинди?

Энҗе (21 яшь):

Булачак ирем миңа никах алдыннан ук: «Оялып торма, ничек тиеш, шулай сора», - дип әйтте. Мин мәһәргә үземә җитәрлек акча сорадым (йөз меңнән ким). Ул акчаны нинди дә булса әйбер алырга да, кешегә бирер өчен дә кулланмаячакмын. Банк карточкасына салып, кара көнгә тотачакмын. Аның бит мәгънәсе дә шунда: иргә берәр нәрсә була калса, хатын шул акчага күпмедер вакыт яшәргә тиеш.

Рифат (27 яшь):

Рифат, әгәр дә сөйгән кызың никах алдыннан синнән бик зур яисә кыйммәтле мәһәр сораса, ризалашачаксыңмы, әллә инде башка сыймаслык хәл бит бу дип баш тартачаксыңмы?

— Әлбәттә, ризалашам. Беренчедән, яраткан кешемә мин бернәрсә дә кызганмыйм, икенчедән, мәһәр бит ул никахның шарты, ә без, мөселман кешеләре буларак, ислам динендәге кагыйдәләрне үтәргә тиешбез.

Айзилә (20 яшь)

Мәһәр — никахның әһәмиятле өлеше. Һәр мөселман егете никах вакытында үзенең булачак хәләл җефетенә мәһәр бирергә тиеш. Ул аның Аллаһ каршындагы бер бурычы да булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә „Хатын-кызлар арасында иң хәерлесе, бәрәкәтлесе — мәһәре җиңел булган хатын-кыз“, - ди. Шуннан чыгып та без, мөселман хатын-кызлары, мәһәрнең ни дәрәҗәдә кирәклеген, мөһимлеген аңларга тиеш дип саныйм. Үзем мәһәргә хаҗга юллама сорар идем.

 Якын Көнчыгыш илләрендә калым бәясе

Казахстан

Мөгезле эре терлек яисә 22 меңнән 44 мең сумга кадәр акча. Биредә кызның югары белемле булуы калымны билгеләгәндә зур әһәмияткә ия.

Кыргызстан

Иң әз бәя — 55 мең, уртача — 74 меңнән 111 меңгә кадәр, иң югарысы 163 меңнән 222 мең сумга кадәр акча.

Таҗикстан

Калым түләү йоласы илдә мәҗбүри түгел, нигездә, ул авыл җирлекләрендә һәм республиканың көньягында сакланган, ди социаль челтәр кулланучылары. «Безнең төбәктә кызның югары белемле булу-булмавыннан чыгып, калым микъдары 148 меңнән 185 меңгә кадәр булырга мөмкин», — ди бер кулланучы.

Таҗикстанның төньяк регионында акча урынына күлмәк, аяк киеме, пальто ише әйберләр бирелә.

Үзбәкстан

Кызның югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлавы һәм кияү белән кәләшнең төрле өлкәләрдән булуы да калым микъдарына тәэсир итә икән. Шуннан чыгып, түләү бәясе төрлечә була (2 меңнән алып 59 мең сумга кадәр).

Төркмәнстан

Кайчандыр калымның мәгънәсе кызын үз сөте белән имезеп үстергән өчен аның әнисенә түләнә дип аңлашылган. Шуңа да калым итеп дөя яисә сөтле сыер бирә торган булганнар. 

2001 елдан президент Сапармурат Ниязов Төркмәнстан гражданкасы белән никахлашырга теләгән чит ил гражданины дәүләт иминият компаниясенең исәп-хисап счетына 50 мең доллар күчерергә тиеш дигән указ чыгара. Бу никах таркалган очракта балаларны алга таба тәэмин итә алу өчен эшләнелә.