«Гает көнне таба исе чыгарыгыз»: Ураза гаетен ничек үткәрергә?

Быел 24 май – мөселманнарның иң көтеп алган бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаете. Изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә торган Ураза гаетенә мөселманнар ныклап әзерләнә. «Татар-информ» хәбәрчесе Ураза гаете көнне нәрсә эшләргә кирәк, ә нәрсә эшләргә ярамый икәнлеге турында белеште.

Быел Ураза гаете якшәмбе көнгә - 24 майга туры килә. Ураза гаетенә һәр кеше үзенчә әзерләнсә дә, аның төп кагыйдәләре бар. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин безгә Ураза гаетендә нәрсә эшләргә кирәклеге, ә нәрсә тыелганлыгы турында сөйләде.

— Пандемия булмаганда, мәчетләребез эшләп торганда, без кич белән гает мунчаларын кереп, иртән иң матур күлмәкләребезне киеп, урамнан «Аллаһы Әкбәр, Аллаһы Әкбәр» дип кычкыра-кычкыра, мәчеткә бара идек. Быел андый мөмкинлек булмаячак. Тик шулай ук юынып, матур киемнәрне киеп, ике рәкәгат «Аллага шөкер, уразаны тота алдык», - дип, Шөкер намазын укырга кирәк.

Ураза — ул чын гаилә бәйрәме. Гает көнен тәмле ризыклар ашап, дога кылып, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып, бәйрәм итәргә кирәк. Ураза гаетенә кадәр без фитыр, фидия сәдакәләрен биреп бетерергә тиеш.

Безнең халык гомер-гомергә ипиле-тозлы, ипиле-сулы халык. Без һәрвакыт кунакчыл, һәрвакыт бер-беребезне сыйлыбыз. Ул элек-электән шулай килгән. Ураза гаете көнне дә таба исе чыгарыгыз, тәмле-тәмле ризыклар пешерегез, гаиләгезне сыйлагыз, балаларның күңелен күрегез.

Балалардан: «Син нинди бәйрәмнәр беләсең?» — дип сорасаң, ул: «Яңа ел, туган көн», — дип әйтәчәк. Чөнки анда бүләк бирәләр. Без дә Гает көнне балаларга бүләк бирик. Алар кечкенәдән Гаетнең зур бәйрәм икәнен белеп үссеннәр иде.

Әгәр дә мөселман кешесе ураза тотмаган икән, ул да Ураза гаетен бәйрәм итәргә тиеш. Дөньяда төрле хәлләр була. Бәлки ул бик карт кеше, бәлки бала көтә, бала имезә, авырый һәм башкалар. Әгәр дә ул үз ихтыяры белән: «Әле пешмәдем, авырдыр ул», - дип үз өстенә гөнаһ алган икән, ул тәүбә кылсын. Ләкин андый кешеләргә дә бәйрәм итәргә рөхсәт ителә.

Гает көнне тыелган әйберләргә килгәндә, Ураза гаете көнне ураза тотарга ярамый. Шулай ук бер-береңә үпкәләү, бер-береңне гафу итмәү шикелле әйберләр дә тыелган, — дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Ураза гаетендә коймак пешерү мәҗбүриме?

Гает көннәрендә өйдә таба исе чыгару гадәте бар. «Коймак кояшка охшаган, шуңа күрә татарлар бәйрәм көннәрендә коймак пешерә», — дигән версия бар. Ягъни, коймак пешерү гадәте безнең халыкка гореф-гадәтләр аша кергән. Әлеге версияне фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова инкарь итте.

— Гает бәйрәмнәре мөселман календарена бәйле рәвештә күчәләр. Кояш белән бәйле йолалар — ул язгы чордагы бәйрәмнәргә генә карый. Мәсәлән, Себер татарлары яз көне әмәлгә пешерәләр. Әмәле — апрель аеның аларча атамасы. Анда махсус рәвештә түп-түгәрәк итеп күмәчләр пешерәләр һәм балаларны сыйлыйлар. Менә ул — кояш символы. Ә Ураза гаете ел да күчеп тора. Шуңа күрә халык акылында «кояшка охшаган, кояш символы» дигән әйбер язгы бәйрәмнәргә генә кагыла.

Безнең климат та бик үзенчәлекле. Җиләк-җимешләр дә безгә ике-өч йөз ел элек кенә килеп керәләр. Ә он һәрвакыт булган. Иртәнге намаздан кайткач, өстәлдә коймак булырга тиеш. Ураза гаетенең иң зур вакыйгасы да иртәнге чәй. Безнең климатик шартларда иң җайлы, иң тәмле кунак ризыгы булып коймак санала. Һәм дә ул иртән иртүк кирәк. Әгәр дә кичке ашка булса, иманым камил, безнең татар кешесе тавыктан ашлар пешереп, зур табын көйләр иде.

Таба исе чыгару — яңа этап башлану, яңа ис кертү, чистарыну кебек кабул ителә. Мәет озаткач та, тизрәк мичкә ягалар. Кайсыдыр якларда артыш ботаклары яндырып алалар, бездә мич ягу гадәте бар. Ураза гаете көнне таба исе чыгару да яңа цикл башлану дип аңлатыла, — диде Фәнзилә Җәүһәрова.