Рамил Хисамов: "Татарстан кадәр хаҗиларга ярдәм иткән бүтән төбәк Россиядә юк"

«ДУМ РТ ХАДЖ»ның медицина бүлеге белгече, 15 тапкыр хаҗга барган Рамил Хисамов быелгы хаҗның үзенчәлекләре, хаҗиларга медицина ярдәме ничек күрсәтелүе, изге сәфәрдә сәламәтлекне саклау өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде.

Татарстан хөкүмәте Хаҗга баручыларның сәламәтлеген кайгырту өчен 12 табибны Изге сәфәргә юллады. Республика бу табибларның һәм хаҗиларга кирәк булырга мөмкин булган медикамент чыгымнарын да күтәрә. Кардиологлар һәм терапевтлар тәүлек әйләнәсе дежур торачак. Согуд Гарәбстанында 40 градус эссе. Шул сәбәпле, Хаҗга кардиологлар да бара, аларның кирәкле аппаратуралары һәм медикаментлары бар. 

- Һава торышы алышынып тора, билгеле булганча, хаҗ ел саен ундүрт көнгә күченеп бара,  көн эссерәк була бара бара, - дип сөйләде Рамил Хисамов. - Быел ике инфракт булды, бер авыру реанимациядә ята, икенчесен чыгардылар, ул үзенең хаҗын дәвам итә. Инфаркт сәбәбе - эсселек. Инфракт ул Африкада да, Япониядә дә, Россиядә дә булырга мөмкин, йөрәккә көч килә. 

Башкаларның хәле стабиль. Ашыгыч ярдәм шундук килә, Согуд Гарәбстанында Хаҗ вакытында ашыгыч ярдәм дә, медицина хезмәте күрсәтү дә бушка.

Хаҗ вакытында үзебезнең дә мобиль пункт оештырылган. МКДЦ да эшләгән терапевтлар башлыгы бар, өч медицина фәннәре докторы. Алар барысы да өч елдан артык инде хаҗга баралар. Табибларның беренче эләккәннәрен түгел, ә категориялеләрен генә алабыз. Намаз укый торган булырга тиешләр. Андыйларны табуы җиңел түгел, тәҗрибәле дә булсын һәм шул ук вакытта мөселман да булсын. Кадрларны табарга Сәламәтлек саклау министрлыгы булыша.

- Аларга хезмәт хаклары түләнәме?

- Командировочныйлар, хаҗ кылу һәм юл чыгымнары түләнә. Руслар әйтмешли, “три в одном” була инде, кайткач та хезмәт хакы алалар.

- Хаҗда кешеләр Минада, Мөздәлифәдә кунакханәләрдә яшиләр бит инде. Шул формат ничек оештырыла?

- Безнең бер медпункт эконом белән киткәннәр өчен эшли, Мәккәдәге кунакханәдә бер медпункт, икесендә дә алтышар табиб. Мәккәдә дә, Минада да медпункт булачак. Мөздәлифә, Арафат, Мәккәдә мобиль медпункт була. Ике кардиограф бар безнең, дарулар алып килдек, аларның барысын да Сәламәтлек саклау министрлыгы бирә.


- Бу бушлай оештырыламы?

- Бушлай. Татарстан хөкүмәтенә бик рәхмәтлебез, 15 елдан күбрәк инде хаҗ сәфәрендә булыша. Бу Россиядә беренче, башка төбәкләрдә андый әйбер юк. Башкалар бик көнләшеп карыйлар инде безгә. Әйтик, Дагыстанда 15 табиб бар, анда җирле байлар акча бирәләр, спонсорлар бар. Ә Татарстан хөкүмәте командировочныйларны үзе түли, бик рәхмәтлебез.

- Хаҗилар нигездә нинди авырулар белән мөрәҗәгать итә?

- Инде унбиш еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам - 60-70 процент кеше салкын су эчеп чирли. Башта тамак авырта, ике-өч көн эчендә безгә килми икән, пневмония булырга мөмкин, бу - бер. Икенчесе, Хәрәм мәчетендә идәннәр салкын, аяктан күчә. Өченчесе - бүлмәдәге кондиционерларны кушып йоклыйлар, алай ярамый. Аннан ел саен әйтәм, олылар - бер бүлмәгә, яшьләр икенче бүлмәгә урнашырга тиеш.


- Сез самолетта да хаҗилар белән инструктаж алып барасыз, табиб бит инде ул дәвалаучы гына түгел, ә профилактика да алып бара. Хаҗиларга сәламәтлекне саклау буенча нинди киңәшләр бирәсез?

- Без аны Россиядә үк башлыйбыз. Китапларыбыз бар, шуларны өләшәбез. Татарстан районнарына йөрибез. Быел Чаллыда булдым,  шунда хаҗилар белән әңгәмә була. Аеруча эконом тариф буенча баручылар игътибарлы булырга тиеш. Чит илләрдә холера башланды бит хәзер. Шешәләргә тутырылган суларны гына кулланырга ярый, чәй, кофены шуларны эчәләр. Холераның чыганагы – пычрак су, юылмаган җиләк-җимеш, яшелчә, без аларны ашатмыйбыз.

Хаҗиларны ашханәләрдә ашаталар. Быел анда да авырлыклар булды, автобус белән барганда инфаркт булды. Ике-өч көн климатка яраклашу була, хаҗилар киләләр, тәваф кылалар һәм көненә тагын ике-өч мәртәбә тәвафка баралар. Организмга көч килә. Ял итәргә кирәк, боларны да сөйлибез. Аннан соң инде битлекләр белән йөрү мөһим. Теләсә кайсы урында битлек киеп йөрергә кирәк - автобуста булсынмы, башка җирдәме. Ягъни, халык күп җыелган җирдә кияргә кирәк. Без шулай ук Роспотребнадзор белән эшлибез, алар хаҗиларны җыеп, очрашулар уздыра, белешмәлекләр бирә, без хаҗиларга таратабыз.


- Унбиш ел эчендә зур тәҗрибә, мәгълүмат җыелгандыр инде. Элеккеге вакытлар белән чагыштырганда хәзер нинди үзгәрешләр бар?

- Минем күңелдә иң истә калганы шул: иң авыр хаҗ беренчесе, ә иң җиңеле былтыр булды. Иң авыры беренчесе булды – биш автобус белән киттек, 9 көн ярым бардык, анда инде аяклар шешенеп бетте, хәрәкәт юк. Иң җиңел хаҗ былтыр булды, үзенчәлекле булды ул.

- Авыручылар булмадымы?

- Мөрәҗәгать итүчеләр булды, ләкин җиңел үтте. Кайсы хаҗидан, табиптан сорасаң да, җиңел үтте диләр. Тәҗрибә зур инде.


- Оештыру дәрәҗәсе үсә, яшәү шартлары яхшыра икән, 15 ел эчендә авыручылар кимидеме соң? Хаҗиләр өчен шартлар елдан ел яхшыра. Чирләүчеләр саны кимиме, ниндидер динамикасы бармы?

- Әллә ни аерма юк, шул ук йөрәк авырулары күзәтелә. Әгәр халык табибларны тыңласа, вәзгыять үзгәрер иде. Профилактика буенча әйтәбез, кешеләр тыңламый.  Халык зәм-зәм күрмәгән һәм шуны эчәләр, аннан: “Сез әйткән идегез бит, тыңламадык”, - дип киләләр, ә ул чакта инде соң була. Кешенең аңына кертеп булмый, зәм-зәмне мин эчмәгез дип әйтмим идем, эчсеннәр.


- Диния нәзарәте ул дәүләт тарафыннан оештырылган оешма. Монда бөтен нәрсә югары дәрәҗәдә эшләнгән, ә бит безнең Татарстаннан “Идел-Хаҗ” белән генә түгел, башка төркемнәр белән дә баралар. Аларны күзәтү астында тотасызмы, алар белән консультация эшлисезме, андагы хаҗилар сезгә мөрәҗәгать итә аламы?

- Шунысы кызганыч, безнең Татарстан хаҗилары бүтән компания белән баралар, ә анда медицина ярдәмен оештыру түбән дәрәҗәдә. Алар безгә киләләр, Татарстан кешеләрен карыйбыз. Анда оештыру буенча түбән, “Их”, - дип куялар инде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте буенча безнең гарант бар, ул безнең мөфти контролендә. Хөкүмәт, Диния нәзарәте җаваплылык тота, берәр хәл булса, алар булышалар, монда гарантия бар. Ә бүтән җирдә мин гарантия юк дип әйтмәс идем, анда Дагыстан системасы кебек - хәйриячелек белән җибәрелгән табиблар.

Берәр нәрсә булса, безгә мөрәҗәгать итәләр. Аларны карыйбыз. Ашыгыч ярдәмгә алып баралар, монда ул бушка, шуның өчен табиблар кирәкми диләр, ләкин ул дөрес түгел, табиблар кирәк. Чөнки Россиянең чигеннән чыккач, алар безнең карамакта кала, кире илгә кергәнче без алар өчен җаваплы. Кая гына барсалар да, табиблар күзәтүе астында баралар, тәваф кылганда да, экскурсия вакытларында да. Бер генә хаҗи булса бармыйлар инде, ә оештырылган ниндидер чара булса табиблар бара. Һәрберсендә үзе белән йөртә торган медикаментлар бар.