Фитыр сәдакасының төп максаты: кемгә, кайчан, күпме бирелергә тиеш?

Мөселманнарның олы бәйрәмнәренең берсе - Ураза гаете якынлашып килә. Мөселманнарга фарыз кылынган фитыр сәдакасы турында онытып җибәрмик, сәдаканы вакытында, тиешле күләмдә биреп, мохтаҗ булган кардәшләребезне сөендерик.

Әс-сәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, газиз дин кардәшләрем, кадерле дусларым! Әлхәмдүллилләһ, изге Рамазан аен сагынып көткән идек, узганын сизми дә калдык, үтте дә китте. Соңгы көннәрен, актык төннәрен каршылыйбыз…

Бер яктан, күңелләребез сөенә, чөнки Аллаһы Тәгалә безгә быел да Изге Рамазан аен исән-имин күрергә насыйп итте, Рамазанга кадәр яшәү генә түгел, күпләребезгә аның уразасын тотар өчен саулык-сәламәтлек, көч-куәт бирде. Узган ел кемнәрдер Рамазанның уразасын тотканнардыр, быел исән-сау булсалар да, бәлки, аларның ураза тотарлык саулыклары да җитмәгәндер, шуңа күрә, әлхәмдүллилләһ, күңелләребез бик шатлана, бик сөенә — изге кунакны каршы алдык, кунак итәбез, көчебездән килгәнчә хөрмәтлибез.

Икенче яктан, күңелдә ниндидер моңсулык бар, кайгыру бар. Аллаһы Тәгаләнең безгә нигъмәт итеп җибәрелгән изге кунагы менә-менә юлга чыгарга җыена. Аның үзе белән Раббысы хозурына капчыкларына ниләр тутырып китәчәген белмибез. Уразасын тотсак та, намазларын укырга тырышсак та, үзебез дә сизмәстән телләребез ялганга керү, кемнеңдер гайбәтен сөйләү, кирәкмәс сүзләрен тыңлау, кем беләндер әрләшүләр, үзебезнең әдәпсезлегебез, дорфалыгыбыз сәбәпле тоткан уразаларыбыз ач торуга әйләнеп калмады микән? Аллаһы хозурына изге кунак безнең бер айлык уразаларыбыз белән кайтып китәрме, әллә инде бер ай ач булды бу дип җиткерер микән — берсен дә белмибез.

Аллаһы хозурына изге кунак безнең бер айлык уразаларыбыз белән кайтып китәрме, әллә инде бер ай ач булды бу дип җиткерер микән — берсен дә белмибез.

Шуңа күрә пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам: «Кайбер ураза тотучының уразасы — ач тору гына, ул үзен уразада дип уйлый, ләкин нибары ач йөри. Ә төннәрен намаз укучының кайберләренең, бәлки, намазлары йокысыз калган төн генәдер», - ди. Ягъни ул төне буе йокламаган, намазда басып торган, ләкин намазга күңелен бирмәгән. Шуңа күрә пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам аның намазын йокысыз калган төнгә тиңли. Әлеге хәдис Имам Әхмәт, Ибн Мәҗә риваятьләрендә килә.

Раббым Аллаһ бу елгы Рамазаннарны бирде һәм без киләсесен күрергә насыйп булырмы-юкмы икәнлеген белмибез, шуңа күрә Аллаһка мең-мең шөкерләребез, мактау-олуглауларыбыз булсын. Раббым шушы Рамазан аенда кылган тырышлыкларыбызны кабуллардан кылса иде.

Рамазанның соңгы көннәрендә, гаеткә таба, һәрбер мөселманны борчый торган мәсьәлә — ул да булса фитыр сәдакасы. Фитыр сәдакасын кемгә, нинди рәвештә, күпме, кайчан бирергә? Бу хакта без имамнардан да күп сорыйлар — телефонга да шалтыраталар, социаль челтәрләрдә дә сорап язалар, көнозын бик күп сораулар ява.

Нәрсә соң ул фитыр сәдакасы?

Сәдака беләбез инде — зәкәт, фитыр сәдакасы да зәкәт дип тә әйтелә, чөнки ул зәкәткә керә. Аны бирү безгә фарыз булып тора, ягъни без башкарырга тиешле гамәл. «Фитыр», «ифтар» — болар бер тамырдагы сүзләр. Ягъни «фитыр» — ул авыз ачу, ашау, ифтар дигән сүз.

Ай буена безнең өчен көндезләрен ризык ишекләрен ябып торганнан соң, Аллаһы Тәгалә менә-менә яңадан ул ишекләрне ачачак. Һәм без ай буе көндез эчмәгән чәйләребезне эчәчәкбез, кемдер бәлки ай буе йоклап булмас дип куркып каһвәдән дә баш тарткандыр — аңа да әйләнеп кайтачакбыз.

Сабый бала көн саен бер уенчык белән уйнап арганнан соң, кадерен белми башлый, ияләшә, әти-әнисе ул уенчыкны шкаф өстенә алып куя һәм атна-ун көннән кире бирә. Бала әлеге уенчык белән беренче мәртәбә күргән кебек яңадан мавыгып уйный башлый.

Аллаһы Тәгалә дә безгә унбер ай буе рәхәтләнеп ашаганнан соң, ни телибез, шуның белән ләззәтләнгәннән соң, ризыкларыбызны шкаф өстенә алып куйды. Көндезләрен ашамыйсыз-эчмисез, диде, әлхәмдүллилләһ. Рамазан булмаса, ризыкның шулкадәр тәмле булуын, хәтта шикәрсез, балсыз гади суның да никадәр татлы икәнен белмәс идек. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безгә ифтарны якынайтты, Аллаһка сөенеп, шатланып, шөкер итеп, шушы көннәрдә фитыр сәдакасын, ифтар сәдакасын бирәбез…

Ураза беткәннән соң килгән гает бәйрәме халык теленә «Ураза гаете» дип кергән. Әлеге сүзгә каршы чыгасым килми, алай димәгез, диясем дә килми, ләкин нәрсә генә әйтсәгез дә, ул дини китапларда «Ураза гаете» дип килми, ул «Ифтар гаете» дип, «Ид-аль-фитр» дип килә. Чөнки ураза бетте, ифтар килде. Шәригать буенча гает көнне ураза тотарга ярамый, чөнки ул ураза көне түгел — ашау-эчү көне, кунакка йөрешү, кунак чакыру көне. Ураза гаете дигәч, ул ашамау, эчмәү бәйрәме кебек килеп чыга. Ураз «тыелу» дигән сүз. Шуңа Ифтар гаете дисәк, күпкә дөресрәк булыр иде. Татар халкына кергән бу төшенчәләрне үзгәртәсем килми, ләкин аның асылы шул, ул ифтар мәҗлесе булып тора.

Фитыр сәдакасының хикмәте нәрсәдә?

Аллаһы Тәгалә безгә нәрсәнедер кушкан икән, аның нигезендә һичшиксез хикмәт ята. Аллаһы Тәгалә безне нәрсәдәндер тыйган икән, димәк, аның да хикмәте бар, Ул тиктомалдан бернидән дә тыймый. Гомумән, без — мөселманнар — Аллаһыга иман китердек, Аллаһы Тәгаләнең Әл-Хәким дигән «Хикмәт иясе» дигән сыйфатына инандык. Һәм без шуны белергә тиешбез: Аллаһының бернәрсәсе дә хикмәтсез булмый, һәрнәрсәдә хикмәт бар. Аллаһы нәрсәнедер юктан бар иткән икән, тормышта ниндидер вакыйга булган икән, моның артында хикмәт ята. Хикмәтсез бернәрсә дә булмый. Шуңа күрә табигатьтә дә ниндидер хайваннар, ниндидер кошлар, ниндидер без яратмый торган бөҗәкләр, чебен-черкиләр һәм хәтта колорадо коңгызы юктан бар ителгән икән, бу хикмәтсез түгел.

Тормышта һәр мәхлукның күтәргән вазыйфасы, максаты-миссиясе бар, ул шуңа күрә яратылган да. Кирәк булмаса, яратылмас иде. Шәригатькә килгәндә, сиңа ошаса да, ошамаса да, шулай ук нәрсәдер ярый, нидер ярамый, нәрсәдер безнең тарафтан мәҗбүри үтәлергә тиешле. Әти-әни хакы бар. Әти-әни хакы ул сөннәт түгел, нәфел түгел, син телисеңме әти-әниеңне хөрмәт итәргә — Аллаһы синнән бу хакта сорамый. Аллаһы Тәгалә аларга изгелек кыл, «уф» дип тә әйтмә, диде, шуңа күрә ул фарыз. Биш вакыт намаз шулай. Менә шәригатьтә дә һәр хөкемнең артында хикмәт ята. Аллаһы Тәгалә нәрсәнедер мәҗбүри итте икән, димәк, ул эшләнергә тиеш, нәрсәнедер сөннәт итте икән (эшләсәң — саваплы, эшләмәсәң — гөнаһысы юк), димәк, ул сөннәт булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә нәрсәнедер хәрам кылган икән, димәк, ул хәрам, тыелырга тиеш. Димәк, монда безнең өчен зыян, димәк, ул безгә кирәкми, димәк, без аннан котылырга тиешбез.

Фитыр сәдакасы ике мәнфәгатьне кайгырта.

Беренчесе — ураза тотучының мәнфәгате. Камил ураза кешенең карынын ризык һәм судан тыю гына түгел, ул аның телен ялганнардан, гайбәтләрдән, буш һәм бозык сүзләрдән тыя. Ураза тотучы — кешеләр белән әрләшү, кешеләр белән кычкырышу кебек әдәпсезлегеннән тыелырга тиеш. Аллаһы Тәгалә, ураза тоттырып, ач йөрүебезне тели дип уйлау дөрес түгел. Раббыбыз безгә мохтаҗ түгел, без Аңа мохтаҗ. Аллаһы безнең гыйбадәткә дә мохтаҗ түгел, Ул беркемгә дә, бернигә дә мохтаҗ түгел. Кемдер уразаны ач йөрү дип уйлый икән, димәк, ул ураза гыйбадәтенең нәрсә икәнен аңламаган. Уразаның хикмәте анда түгел. Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам әйтте: «Ураза — ризык һәм эчемлектән тыелу түгел, бозык һәм ялган сүзләрдән тыелу». Бу айда Аллаһы Тәгалә синең нәфесеңне тыя — ашатмый, эчертми, тәрбияли. Нәфес шуның белән бераз зәгыйфьләнә: нәфес ашарга куша, җәй көне ашамый-эчмичә юләр булып йөрмәскә чакыра. Аллаһы Тәгалә нәфесне тыярга куша. Яки — Мин, яки — нәфес, ди. Кеше Аллаһы Тәгаләне сайлый. Ягъни без нәфесебезне шул рәвешле тәрбиялибез, яман эшләрдән тыелырга өйрәтәбез.

Рамазан ае — мәдрәсә ул. Безне тыелырга, гөнаһлардан арынырга өйрәтергә тиеш. Уразада болай да тамак ач, шуңа ачу да чыгарга мөмкин. Ач кешенең ачуы яман була, ач мулладан фәтва сорама, дигән сүзләр бар бит халыкта. Кайчак ач вакытта шалтыраталар, шунда ук җавап бирмим, хәзер ашап киләм дә, бераздан шалтырат, дим. Ураза вакытында да берәү килеп кыек сүзләр әйтә, берәүнең ачуланышасы килә, матур итеп тозлап җавап бирәсе килә, йодрык та сугасы килә, ләкин ярамый — тыеласың. Үзеңнең мин-минлегеңне тыярга, сүндерергә өйрәнәсең. Уразада булган кеше ашау-эчүдән тыелып та, гөнаһлардан тыелмаса, димәк, ул Рамазанның төп максатына төшенмәгән, дигән сүз. Шуңа күрә әгәр кеше көндезләрен икмәктән, чип-чиста судан тыелып та, кеше ите ашаудан тыелмаса, бу нинди ураза була инде?

Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам кеше артында гайбәт сөйләү кардәшеңнең итен ашауга тиң, диде. Көндез ипи ашамый, ә кеше ите ашый. Ипи Рамазанда гына тыелган, ә кеше итен беркайчан да ашарга ярамый, шуңа күрә Рамазанның мәгънәсен дөрес аңларга кирәк.

Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам: «Кем ялган сөйли, үзенең әдәпсезлеген калдырмый, Аллаһы Тәгаләгә аның ризыгын калдыруда ихтыяҗ юк», - диде. Әгәр дә ул бозык-ялган эшләрдән тыелмаса, Аллаһы Тәгаләгә аның ач йөрүе кирәкми. Ай буе ураза тотканда да төрле тишек-тошыклар җыела. Кайдадыр түзмәдең — җавап бирдең, кайдадыр ачуга бирелеп хатыныңамы, балаңамы кыек сүз әйттең, кайдадыр үзең дә сизмәстән ялганлавыңны дәвам иттең. Менә шул тишек-тошыкларга кәффарат — «шпаклёвка» белән син сылыйсың фитыр сәдакасы хисабын.

Икенчесе — җәмгыять мәнфәгате, социаль мәнфәгать. Мөселман кешесе ул үз кайгысы белән генә яшәми, үз карынын гына кайгыртмый.

Ни өчен фитыр сәдакасы мәчетләргә бирелми? Хәтта без мәчетләргә җыйсак та, аның өчен махсус әрҗә куябыз, махсус счетларга җыябыз. Кемдер банк картасына җибәрергә тели икән, «фитыр», «фидия», «зәкәт», «мәчет» дип билгеләп язып җибәрүен сорыйбыз. Фитыр сәдакасы мәчеткә бирелми, чөнки ул кемнедер сөендерергә тиеш. Мәчеттәге хәзрәтне генә түгел, аерым кешеләрне, мохтаҗларны, фәкыйрьләрне сөендерергә тиеш. Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам әгәр син тук килеш ятканда, күршең ачлыктан янбашлап ята икән (тук булса, бәлки, аркасына ятар иде, тамак туйган вакытта без бит җыерылып ятмыйбыз, рәхәтләнеп сузылып, корсакларыбыз җәелеп китсен дип ятабыз), син мөэмин түгел, син чын мөселман була алмыйсың, ди. Шуңа күрә мөселман кешесе күршесен дә, туганын да, дустын да, милләттәшен дә, башкаларны да, үз динендәге кешеләрне дә, башка диндәге кешеләрне дә кайгыртырга тиеш. Ансыз мөселман булып булмый.

Фитыр сәдакасыннан башка гает - гает булмый, әгәр дә кешенең табынында тәмле ризыклар булмаса, ничек ач кеше гаеттә бәйрәм итсен ди?! Риза Фәхретдин дигән олуг галимебез бар иде бит, ул һәрвакытта да гарәп илләре, Европа илләре белән, шундагы галимнәр, төрле дин әһелләре белән элемтәдә торган. Финляндиядән дуслары ел саен китаплар җибәргәннәр аңа. Бер елны гает алдыннан посылка килеп төшкән, почтадан хәбәрнамәсе килгән. Анда граммы языла бит инде — авырлыгы зур икән. Гадәттә, китаплар җибәрә торган булганнар аңа һәм ул китапларга бик сөенгән инде. Ләкин монысында балаларга берәр күчтәнәч булмас микән дип өметләнеп куйган. Уйлап карагыз, нинди зур галим кешенең бәйрәм итәргә, өстәленә куярга кәнфите булмаган?! Посылканы алса, анда Финляндиядән балаларына күчтәнәч икән — кәнфитләр, печеньелар, тәм-томнар.

Бүген балаларны кәнфит белән генә алдап булмаса да, кешенең табынында тәмле ризыгы булмый икән, ул бәйрәм - бәйрәм булмый. Шуңа күрә ифтар пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам вакытында ризыклата бирелгән, чөнки кеше ризыкка мохтаҗ булган, кешегә ризык кирәк булган. Әгәр баласына ул гает сыен ашата алмаса, ана кеше ничек бәйрәм итәргә тиеш соң?! Фитырның бер максаты — бәйрәмдә мескеннәрне, мохтаҗлыкка төшкән кешеләрне сөендерү һәм аларның өйләрендә дә бәйрәм ясау.

Фитырның бер максаты — бәйрәмдә мескеннәрне, мохтаҗлыкка төшкән кешеләрне сөендерү һәм аларның өйләрендә дә бәйрәм ясау.

Мөхтәрәм җәмәгать, әгәр эш бирүче, җитәкчеләребез үзенең эшчеләре арасында хаҗәте төшкән кешеләрне күрсә, аларга шундый ярдәмнәрен бирсә, байлар мохтаҗларга фитыр сәдакаларын, зәкәтләрен биреп торсалар, арабызда мәхәббәт барлыкка киләчәк, арабызда дуслык хисләре уяначак. Шуңа күрә авырлыкка тарыган кеше дә: «Туктале, мин бит әле үзем генә түгел икән, дияр, берүзе 3-4 баласын үстерүче әниләр бар, мин ялгыз түгел икән, минем турында да уйлаучылар бар», - дип куаныр, иншалла. Каты куанмаса, һич булмаса, юаныр. Фитырның хикмәте зур, җәмәгать, моңа без игътибар бирергә тиеш.

Фитырның хөкеме

Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам фитр сәдакасы һәрбер ир һәм хатын-кызга, зур һәм кечегә, ирекле һәм кол булган мөселманнарга фарыз кылынды, сәдаканы кешеләргә гает намазыннан чыкканчы бирергә әмер ителде, ди. (Имам Бохари, Мөслим җыентыкларыннан). Шуңа күрә һәрбер мөселман, һәрбер мөслимә сәдаканы бирергә тиеш, ул фраыз булып тора, шуңа күрә ул зәкәт дип тә атала. Гадәттә, мөселман кешесе, гаилә башлыгы буларак, үзенең кул астындагы хатынын, балаларын кайгыртырга тиеш. Балалары тормышка чыгып, үз кәсепләре белән яши икән, алар инде үзләрен үзләре кайгырта. Кызы кияүдә икән, кызының кияве кайгырта, үз акчасы булса, үзе кайгырта. Һәрбер гаилә әгъзасыннан әлеге сәдаканы чыгарырга тиешбез, хәтта сабый балалардан да. Бу фарыз, әһәмиятле гамәл булып тора.

Фитыр сәдакасын кемнәргә бирәбез?

Әлеге зәкәт мохтаҗ, фәкыйрь, әҗәткә баткан, очын-очка ялгап яшүче, авыр тормышлы, дөнья кирәк-яраклары, зарурриятлары булган гаиләләргә бирелә. Күп кешеләр бүген мохтаҗлар юк дияргә ярата. Мохтаҗлар бар, әлбәттә. Мохтаҗ ачка үлеп ятарга тиеш, Абдулла ибн Мөбаракнең хәлендәге кебек үлгән тавык җыеп ашый торган булырга тиеш, дип уйлый күпләр. Бүген 21 гасырда һәм Россиядә яшибез — нинди бай, нинди мул илдә, шуңа күрә ачка үлеп ятучы, синең ипиеңне каба да исән кала торган кешеләрне табу авыр.

Мохтаҗлык гореф-гадәткә кайтып калды, иленә карап мохтаҗлар үзгә. Бездәге мохтаҗларны бүген Африкага илтеп ташласаң, бәлки, алар бай кебек булырлар, ягъни бүгенге мохтаҗлар 100 ел элек булган 21нче ел ачлыкларында иң бай кешеләр булырлар иде, бәлки.

Мохтаҗлар вакытына, иленә, шәһәренә, заманына карап була. Без мохтаҗларны белергә, аларны эзләргә тиешбез. Кемнеңдер даруына җитми, кемнеңдер баласына нәрсәседер җитми, ялгыз гына бала үстерүче әниләр бар. Карагыз әле, һәрбер гаиләнең таныш табиблары, машинасын ясатырга таныш механиклары бар, шуның кебек һәр гаиләнең таныш мохтаҗлары булырга тиеш.

Карагыз әле, һәрбер гаиләнең таныш булган табиблары бар, машинасын ясатырга таныш булган механиклары бар, шуның кебек һәр гаиләнең таныш мохтаҗлары булырга тиеш.

Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам шәһәргәме-авылгамы килсә, аны каршы алырга иң көчле кешеләр чыккан. Бездә дә бит, гадәттә, зур, хөрмәтле кеше килсә дә, зәгыйфьләребезне-хәерчеләребезне чыгарып бастырмыйбыз. Җитәкчеләр, сәүдәгәрләр каршы ала. Ләкин пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам: «Китерегез әле миңа зәгыйфьләрегезне. Сез ризыкланасыз, сезгә Аллаһының ярдәме килә, шул зәгыйфьләрегез сәбәпле, аларның догасы белән килә ул бәрәкәт», - ди.

Аллаһы Тәгаләгә иман китергән бәндәләр, баласын кая табибка алып барганлыгын белгән кебек, сәдакасын, ризыгын кая бирергә икәнлекне дә белергә тиешләр.

Фитыр сәдакасының вакыты

Кайбер галимнәр фитырны Рамазан ае дәвамында бирергә ярый, диләр. Безнең хәнәфи мәзһәбе галимнәре дә бу фикерне раслый. Әмма гает алдыннан бирелгән сәдака — иң хәерлесе. Гаеттә син биргән сәдаканың тәэсире калырга тиеш. Рамазан башында бирсәң, ул аны күптән ашап бетергән булыр, гаеткә бернәрсә калмаска мөмкин. Фитыр сәдакасының максаты Фитыр көненә — Ифтар гаетенә калмый. Хәерлесе — гаеткә 1-2 көн кала бирү. Сәдака гает намазына, гает көненә кадәр бирелергә тиеш. Аллаһы илчесе сәлаллаһу галәйһи вәсәллам: «Фитыр ураза тотучыга ялган һәм башка яман сүзләрдән чистарыну буларак мескеннәрне ашату итеп фарыз кылынды. Кем аны гает намазына кадәр бирә, бу кабул була торган сәдака. Кем гаеттән соңга калдыра, ул аның гади сәдакалардан китә», диде (Ибн Габбас радыйаллаху ганху тапшыра).

Күләме күпме булырга тиеш?

Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам вакытында фитыр сәдакасы акча белән бирелмәде, ул азык-төлек белән бирелде. Бодай, арыш, арпа, он, хөрмә белән бирелде, кипкән эремчек бар иде — аның белән бирелде…

Галимнәр фикеренчә, фитыр сәдакасын әлеге җирлектә кулланыла, ашала, шушы заманада кулланыла торган гадәти ризыклардан бирергә кирәк. Мәсәлән, бүген без каядыр фермерларга яки колхозга барып, бодай-арпаларны капчыгы белән Казанда таратсак, безне инде дөрес аңламаслар. Чөнки бүген бодайны беркем дә ашамый, беркем дә аны өйдә тартып утырмый, арышны да беркем дә ашамый. Бүген кайбер мохтаҗларга он бирсәң дә, алар аны алмаска мөмкиннәр. Шуңа күрә актуаль, кирәкле булган ризыклар алырга кирәк.

Нигә дөге, нигә карабодай белән бирмәскә? Ризыклата бирәсең икән, шундый ризык төрләрен алырга кирәк — алар бозылырга тиеш түгел. Мәсәлән, әфлисун-мандаринны син өстәмә салып бирә аласың, ләкин фитыр сәдакасына ул керә алмый. Бозылмый торган булырга тиеш. Шуңа күрә ярмалар керә, хөрмә керергә мөмкин, йөзем, караҗимеш кебек ризыкларны алып була. Әгәр син бер капчык борчак китереп бирсәң, ул мохтаҗның балконында ятачак инде, сәдакаңның бәрәкәте аз булачак. Бераз гына син аңа дөгесен, карабодаен салсаң, хәерлерәк, файдалырак була.

Күпме бирергә дигәндә, пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам вакытында «саг» дип аталган савыт булган, әлеге савыт ул заманда үлчәмлек берәмлеге булып йөргән. Үлчәүләр, бизмәннәр бөтен җирдә булмаган. Бер саг олы гәүдәле ир кешенең дүрт кушучы, диләр. Кайбер ризыкларга ярты саг дип килә, кайберләренә бер саг дип килә. Кайбер галимнәр аны 2,5 кг, кемнәрдер 3 кг дип әйтә. Әйтик, карабодайныкы бер төрле, онныкы икенче төрле. Кайбер галимнәр ул зурлык авырлык белән түгел, ә күләм белән килә, ди. Егетләр белән тәҗрибә ясап карадык, ул 3 литрлы банка килеп чыкты.

Диния нәзарәтенең гыйлем әһелләре фитыр сәдакасын санап чыгарды — күләме 100 сумнан алып 600 сумга кадәр булачак.

Диния нәзарәтенең гыйлем әһелләре фитыр сәдакасын санап чыгарды — күләме 100 сумнан алып 600 сумга кадәр булачак. Безнең мәзһәбебездә бүген аны акчалата да бирергә була. Бигрәк тә хәзерге үзизоляция шартларында бу бик актуаль. Кайберәүләр нигә аны хәзрәтләр билгели, сәдаканың зурысы-кечесе юк, дип ризасызлык белдерәләр. Беренчедән, бу зәкәт, бу сәдака гына түгел, шуңа күрә ул билгеләнергә тиеш. Икенчедән, аны һавадан алып билгеләмиләр, 100 сум, димәк, ул алынган бодайданмы, арпаданмы, оннанмы…

Һәркем хәленә карап бирә: кемдер онлата гына бирә, кемдер дөгеләтә, карабодайлата, кемдер йөземләтә бирә ала. Үзең, хатының һәм 3 балаң бар икән, әйтик, ким дигәндә, сезнең гаиләдән 500 сум бирелергә тиеш.

Үзебез яшәгән җирлекне карыйк, тирә-ягыбыздагы кешеләргә ярдәм итик, үз авылыңда, үз җирлегеңдә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар икән, каядыр чыгып, мохтаҗларны башка җирдән эзләп йөрсәң, ул инде дөрес булмый. Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын, иншалла, исән-имин шушы уразаларыбызны тотып, фитыр сәдакаларыбызны биреп, Аллаһы каршында бурычларыбызны үтәгән хәлдә, Ифтар гаетләрен каршы алырга насыйп булсын! Әс-сәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин