Мөселман яшьләре Пәйгамбәребезнең тормыш юлын өйрәнә

Әлеге көннәрдә Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тормыш юлын өйрәнүгә багышланган дүртенче мөселман яшьләре форумы уза. Форумда “Татар-информ” хәбәрчесе булып, анда катнашкан яшьләр белән аралашты.

Форум Изге Болгар җирлегендә оештырыла, делегатлар өч урынлы палаткаларда яшиләр. Егетләр өчен аерым, кызлар өчен аерым бәдрәфләр, душ бүлмәләре әзерләнгән. Мөселман яшьләре форумы оештырыла башлаганнан бирле форум шушы җирлектә, шушы палаткалар шәһәрчегендә уздырыла. Бары тик өченче мөселман яшьләре форумы гына, кыш көнне узуы сәбәпле, искәрмә буларак Ак мәчет бинасында уздырылган иде.

Форумда барлыгы 147 кеше катнаша. Алар арасында Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәреннән, Свердловск өлкәсе Первоуральск шәһәреннән дә катнашучылар бар.

Форум делегатларының көне иртәңге 5.30 башлана. Оештыручыларның берсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова әйтүенчә, катнашучылар бик аз йоклыйлар, чөнки күбесе иртәнге намазга (төнге 2 тирәсендә) кадәр йокламый. Ә иртәнге намаздан соң 3 сәгать ярым узгач, йокыдан уянырга вакыт җитә: 

- Программа буенча, сәгать төнге 11 йокы вакыты, әмма күбесе йокламый. Без аларның берсендә йоклагыз дип куып йөрмибез, бала-чагалар түгел бит. Төнге икедә без намазга китәбез. Хәтта иртәнге намаздан соң да  чәй эчүче, волейбол уйнаучылар бар, - ди ул.

Шулай итеп, мөселман яшьләре иртәнге алтынчы яртыда йокыдан уяналар. Йокыдан уянып, юынып, киенеп, әзер булгач, тренер егетләр катнашучыларны физик күнегүләр ясарга җыялар. Ул тәмамлангач, мөселман яшьләрен иртәнге аш көтә.

Иртәнге ашны ашап көч җыйганнан соң, делегатлар гыйлем алырга, Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) нәсел дәвамчысы шәех Габдерахман Лакрим дәресенә җыелалалар. “Шәех Лакрим моңарчы булган форумнарда да катнашты. Ул  Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тормыш юлын бөтен кеше аңларлык дәрәҗәдә җиткерә”, - диде Айгөл Биктимирова.

Шәех Лакрим дәресе тәмалангач, мөселман яшьләре Коръән дәресләре алалар, үзләренең сорауларын бирәләр:

- Шәех Лакрим дәресеннән соң безнең 45 минут буш вакытыбыз бар иде. Яшьләребез соравы буенча без анда Коръән дәресләре куйдык. Кемдер хәрефләрне укырга, кемдер авазларны әйтергә, кемдер кагыйдәләрне өйрәнә. Аннаң соң алар бер тавыштан, нинди дә булса аятьне кычкырып укырга өйрәнәләр һәм шуны ятлыйлар. Вакыты аз булса да, көн саен булгач билгеле бер даимилеккә ирешелә.

Һәр көнне сәгать 10 алып 11.30 кадәр лекторлар килә. Алар Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышында булган четреклерәк мәсьәләләрне яктырталар . 

Исра һәм Мигъраҗ вакыйгасы ничек булган, аны мөселман кешесе ничек аңларга тиеш. Пәйгамбәребезнең хатыннары күп булган диелә, менә алар аның тормышына нинди өлеш керткәннәр. Яисә сугышларга әзерләнү кебек моментларга алар ачыклап бирәләр.Лекцияләрнең максаты - Пәйгамбәребезне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)  үрнәккә куеп, яшьләрне тормыш итәргә дә өйрәтү, үзләренең эшләрен алып барырга, кешеләр белән мөнәсәбәтләрен җайларга өйрәтү.

Лекцияләр тәмамлангач, делегатлар намазга әзерләнә. Ак мәчеттә өйлә намазын укыгач, төшке аш оештырыла. “Төшке аштан соң азрак ял бирдек.  Моның сәбәбе - беренчедән, эссе, икенчедән, хәзер инде тәҗрибә тупладык. Әгәр алар төнлә йокламыйлар икән, дәресне дә тыңлый алмыйлар дигән сүз, шуңа күрә көндез ял кирәк. Ул вакытта кемдер китап укый, кемдер йоклый, кемдер үзара аралаша, спорт уеннары белән шөгыльләнә", - ди оештыручылар. 

Тумышы белән Башкортстаннан булган, хәзерге вакытта Казан ислам университетында шәкерте Радмир Гайнуллин форумда күңелсезләнеп утырыга вакыт юк ди:

“Мин бу форумда беренче тапкыр түгел. Һәрбер форумда мин үземә файда алдым. Бирегә һәрберсенең үз фикерләре булган күп мөселман яшьләре җыела, аткив мөселманнарны күрү минем өчен бик күңелле. Форум һәрбер минут саналган, күңесезләнеп утырырга вакыт юк. Без монда физик яктан да, акыл ягыннан да һәм әлбәттә рухи яктан да үсәбез. Шушы биш көн дәвамында без Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм ) тормышын өйрәндек, дәресләрне аның нәсел дәвамчысы шәех Габдерахман Лакрим уздыра”, - ди ул.

Радмир фикеренчә,  студентлар өчен бу форум аеруча мөһим һәм файдалы: “ Студентлар ел дәвамында гыйлем алуда бик күп көч куялар, ә җәйге каникулларда менә шундый форумнарда алар күңелле белән файдалыны берләштерә алалар”, - дип үз фикерен җиткерде ул

Бераз ял иткәннән соң делегатларның көнен күңел ачуга юнәлтелгән чаралар дәвам итә. “Спорт чаралары, тренинглар, мастер-класслар төшке аштан соң башлана”, - ди Айгөл остаз.

Күңел ачу чаралары икенде намазына кадәр дәвам итә. Намаз укып, чәй эчеп алгач, кичке чаралар башлана.

Форум катнашучысы Гадел Вәлиуллин татар телен белмәгән, әмма өйрәнергә теләкләре булган катнашучылр турында сөйләде: “Биредә татар телен белмәүче егетләр-кызлар бар. Алар үзләренә практика булсын өчен, күбрәк татар телен аңларга өйрәнсеннәр өчен бездән татарча сөйләшүебезне сорыйлар”, - ди ул.

Ахшам намазын укыгач, делегатлар Ак мәчеттә калалар. Шәех Лакрим тирәнрәк Пәйгамбәребез(салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышы турында сөйли, мөселман яшьләренең соравына җавап бирә. Кичке дәресләрдә Пәйгамбәребез тормышына хас һәркем белергә тиеш булган вакыйгалардан тыш, тирәнрәк анализ ясала, күп мәсьәләләр тирәнрәк аңлатыла. Шуның белән бу дәресләр иртәңгеләрдән аерылып тора.

Шәех Лакримның кичке дәресләре ахшам (кичке) намазыннан алып ястү (төнге) намазына кадәр дәвам итә. Төнге намазны укыгач делегатлар палаткаларына кайталар.  Көнгә нәтиҗәләр ясаганнан соң төнге чаралар башлана.

Форум делегатлары яши торган палаткалар шәһәрчегенә килеп кергәч урамнар исеменә игътибар итмичә булмый, алар арасында Абу Бәкр, Хәдичә урамы һәм башкалар. Айгөл Биктимирова урам исемнәренең кайдан килеп чыкканы турында сөйләде: “ Урамнарның исемнәрен форумны оештырырга ярдәм итүчеләр сәхабәләр, тугры хәлифәләр һәм кызлар өчен Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышында зур роль уйнаган, шулай ук сәхабә хатын-кызлар исемнәрен сайлап алдылар”, - ди ул.

Мөселман яшьләре форумы 15 июльдә башланган иде. 5 көн дәвамында мөселман яшьләре Зәкәрия хәзрәт Тимганов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Шәех Габдерраззак Әс-сәгъди белән очрашырга өлгерделәр. Алдагы көннәрдә аларны мөфти Камиль хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин  белән очрашу, Болгар ислам академиясенә экскурсия, әрәпә һәм Сабан туе көтә. 22 июль көнне форум тәмамлана.