Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар бер-берсен бик шәп итеп тәнкыйтьли белә...Ә милләтең өчен нинди өлеш керттең?»

Казанның Галиев мәчетендә узган Корбан Гаете вәгазендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар халкын бердәм яшәргә, өммәте һәм милләтенә тугры булырга өндәде.

news_top_970_100
«Татар бер-берсен бик шәп итеп тәнкыйтьли белә...Ә милләтең өчен нинди өлеш керттең?»
http://tatarstan.ru/

Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазен мөселманнарны котлау сүзләре белән башлады.

«Аллаһы Тәгаләбез бу көнне укыган намазларыбыз, чалган корбаннарыбызны, кылган изгелекләребезне кабул итеп, җәһәннәм газапларыннан коткарып, барыбызны да җәннәт белән бүләкләсә иде», — диде мөфти. 

Гает намазында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Мөфти мөселманнарга аның бәйрәм белән котлавын җиткерде.

Вәгазьнең шактый өлеше тугрылык темасына багышланган иде.

Камил хәзрәт Корбан Гаетенең барыбыз өчен дә шәфкать, ярдәмләшү һәм юмартлык бәйрәме икәнен билгеләп үтте. «Юмартлык мөселманнар өчен фарыз кылынган һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтендә макталган. Аллаһыбызның бер хәдисендә болай әйтелә: «Юмарт кеше Аллаһка, кешеләргә вә җәннәткә якын, җәһәннәмгә ерактыр. Саран кеше Аллаһтан, кешедән һәм җәннәттән ерак, җәһәннәмгә якындыр», — диде ул.

«Корбан сүзе гарәпчәдән «якынаю» дип тәрҗемә ителә. Ягъни, Корбан бәйрәмендә Гает намазлары укып, Аллаһының ризалыгы өчен корбаннар чалып, аларны мохтаҗларга таратып, без АллаҺының әмеренә буйсынабыз. Насыйп иткән нигъмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, шулай итеп аның ризалыгына якынаерга тырышабыз. Корбан бәйрәме безгә Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгыбызны исбат итәргә булыша.

Камил хәзрәт тугрылыкның мөселман кешесе өчен иң мөһим сыйфатларның берсе булуын әйтте. «Исламның 8 очлы йолдыз символын хәтерлисездер. Ул мөселман кешесенең 8 төп сыйфатын — мәрхәмәт, йомшаклык, сабырлык, Раббыбызга шөкер итә белү, юмартлык, гаделлек, сер тоту һәм тугрылыкны аңлата. Күрәсез, тугрылык шушы бөек сыйфатларның берсе», — диде ул.

Мөфти сүзләренчә, мөселманнар өчен тугрылык биш төрле була. «Без Аллаһка һәм Коръәнгә, Пәйгамбәребезнең сөннәтенә, өммәткә һәм Ватанга, гаиләгә һәм әманәткә, биргән вәгъдәгә тугрылык сакларга тиешбез», — ди Камил хәзрәт. Ул тугрылыкның һәр төре турында тәфсилләп сөйләде. Аллаһка тугрылыкның үрнәге итеп, үзенең иң якын кешесе — улын Аллаһы ризалыгы өчен корбан итәргә әзер булган Ибраһимны (г.с.) китерде.

«Аллаһы Тәгаләбез Ибраһимның тугрылыгы өчен улы Исмәгыйльне терлек белән алыштыра. Корбан гаетенең тарихы шуннан башлана. Ибрахим (г.с.) Аллаһы Тәгаләнең сынавын үтеп, аңа иманын күрсәтеп, Аллаһның дусты дигән исемгә лаек була һәм Корбан гаетен уздыруга сәбәп тудыра», — диде мөфти.

Мөфти татар халкын бердәм яшәргә, өммәте һәм милләтенә тугры булырга өндәде. Ул бүгенге шартларда милләтнең үсеше өчен бернинди тоткарлыклар булмауны билгеләп үтте.

«Аллаһка мең шөкер бүген безне корбан чалырга беркем тыймый. Мәчетләребез ачык, яңалары төзелеп тора, гөрләтеп мәдрәсәләр эшли. Мөхәммәд Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре, безнең әби-бабайларыбыз үз башыннан күпне кичергән. Бүген милләт үсеше өчен тоткарлыклар юк. Татар-мөселман булып яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ә өммәткә һәм милләткә тугрылык бармы?» — дип сорау белән башлады сүзен мөфти.

«Бүгенге көндә татар бер-берсен бик шәп итеп тәнкыйтьли белә. Бер–берсенең ялгышларын күзәтеп, шуларга төртеп тора. Ә милләтне һәм динне үстерү өчен үзеңнән нинди өлеш керттең? Әллә барысын да җитәкчеләргә генә селтикме? Корбан бәйрәме шушы кыйммәтләр турында уйланырга өнди», — диде ул. 

Камил хәзрәт халык һәм милләт хакына җитәкчеләребезгә таяныч булырга, аларга ярдәм күрсәтергә кирәклеген ассызыклады. «Бервакыт Мәккәдә Гобәй исемле бер яшь мөселманны тотып алалар. Аны дар агачы янына китерәләр дә, үлем җәзасы алдыннан үзе урынына Мөхәммәд пәйгамбәрне үтерергә тәкъдим итәләр. „Рәсүлебезне асу түгел, мин аның аягының чәнечкегә кадалуын да теләмим“, — дип җавап кайтара җәзага тартылган кеше. Менә безгә нинди сабак», — дип мисал китерде ул.

Камил хәзрәт сүзләренчә, һәр кешегә Ходай теге яки бу җирлектә туарга, милләтләрнең берсен дәвам итеп яшәргә язган. «Без Раббыбызның тәкъдиренә шөкер итеп, ватанны да, милләтебезне дә яратырга, сакларга, аларның иминлеге өчен хезмәт куярга, аларны алдынгы итәргә тырышырга тиеш», — диде Камил хәзрәт.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр шурасы рәисе, Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Корбан гаете уңаеннан котлавы

«Аллаһы Тәгалә бүгенге бәйрәм көнен бөек гыйбадәт — корбан чалу йоласы белән билгеләгән. Бу йоланы үтәп, Раббысына күндәмлеген һәм Аны яратуын белгертеп, фида кылуның иң югары дәрәҗәсен күрсәткән Ибраһим пәйгамбәр үрнәгенә иярәбез. Игелекле гамәлләребез, шул исәптән чалынган һәм мохтаҗларга өләшенгән корбанлыкларыбыз, ихлас инануыбыз һәм тәкъвалыгыбыз күрсәткече булсын иде.

Быел мөселманнарның күпчелеге хаҗ гамәлләрен башкарырга Мәккәгә бару мөмкинлегеннән мәхрүм. Күпчелегебез вәҗиб булган бәйрәм намазын Җәмигъ мәчетебездә үтәү мөмкинлегеннән мәхрүм. Бу югалтуларны һәрберебез хикмәт һәм буйсынучанлык белән кабул итсен иде.

Аллаһы Тәгаләдән барыбызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәт, игелекле эшләрдә уңышлар, ә Ватаныбызга тынычлык, тотрыклылык һәм үсеш, бар сынауларны, шул исәптән куркыныч авыру сынавын узарга ярдәмен сорап ялварам.

Гыйбадәтләребез, корбаннарыбыз һәм бар игелекле гамәлләребез кабул булсын! Гыйд әл-Әдха бәйрәме бәрәкәтендә Раббысына сыенган вә итәгать иткән һәр җан сөенсен, йортларыбыз иман нуры белән нурлансын! Корбан гаете мөбарәк булсын!»

Россия Президенты Владимир Путин котлавы

«Бу борынгы бәйрәм, аның тамырлары ерак гасырларга барып тоташа, дин тотучыларны ислам чыганакларын һәм кыйммәтләрен сакларга өнди. Мәрхәмәткә, гаделлеккә һәм иминлеккә, әйләнә-тирәдәгеләргә карата сакчыл һәм ихлас мөнәсәбәткә чакыра», — диелә Россия Диния нәзарәте сайтында бастырылган телеграммада.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, дөнья диннәре нигезендә ята торган барлык югары гуманистик, әхлакый идеаллар көчле берләштерә торган көч булып хезмәт итә, җәмгыятьтә милләтара татулыкны ныгытырга һәм халкыбызның мәдәни күптөрлелеген, үзенчәлекле традицияләрен саклап калырга ярдәм итә.

Соңыннан Владимир Путин мөселманнарга сәламәтлек, бәхет һәм игелек теләде.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин котлавы

«Ид әл-Әдха бәйрәме — догалар кылу, игелекле эшләр башкару, туганнар һәм якыннар турында кайгырту вакыты.

Күп гасырлык ислам традицияләре, уникаль мәдәният һәм мәгариф саклануы, югары уку йортлары ачылуы, архитектура һәйкәлләре торгызылуы, яңа мәчетләр төзелүе — хөрмәтле дин эшлеклеләренең әлеге эшләре ихлас ихтирамга лаек», — диде Министрлар Кабинеты башлыгы.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов:

«Хөрмәтле татарстанлылар! 

Кадерле ватандашлар! 

Чын йөрәктән сезне изге Корбан гаете — Гайд әл-Әдъхә белән тәбрик итәм! 

Бу көнне һәрбер мөселман иманлы күңелен һәм уйларын изге Мәккәгә юнәлтеп, пәйгамбәребез Ибраһимга һәм барлык мөэминнәргә хак юлны күрсәткәне өчен Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә ихластан догалар кыла. Корбан бәйрәме — рухи һәм әхлакый пакьләнү һәм хәерле эш-гамәлләр вакыты.  

Раббыбыз рәхмәте белән мөселманнар тарафыннан башкарыла торган бәйрәм йолаларына тирән мәгънә салынган. Коръән Кәримдә әйтелгәнчә, корбанга чалынган терлекнең «Аллаһ Тәгаләгә итләре дә, каннары да ирешмәс, ләкин сезнең тәкъвалыгыгыз ирешер»: «Аллаһ Тәгалә аларны сезгә буйсындырды. Сезне һидаятькә күндергәнгә күрә, Аллаһы Тәгаләне сез олугъласын өчен. Шулай итеп, яхшылык кылучыларны шатлык белән куандыр!» Әлеге бөек хакыйкатькә таянып, дөньядагы миллионлаган мөселман бу мөкатдәс көннәрдә якты хисләрен, сөенечләрен әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклаша, мохтаҗларга юмартларча ярдәм күрсәтә. 

Төрле милләт һәм дин вәкилләре тыныч һәм тату яшәгән, нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән хәзерге Татарстанда мөселманнарның, христианнарның һәм яһүдиләрнең дини тормышында күренекле вакыйгалар үзара үрелеп бара. Республикабызда һәрчак рухи берләшү, аңлашу, дустанә аралашу шартларында уза торган Корбан бәйрәменнән соң күп тә үтмәстән, без Богородица монастыренда яңадан торгызылган Казан Мәрьям Ана иконасы соборының изгеләндерелүе шаһиты булачакбыз.  

Зур тарихи дата — Идел Болгарстанының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны зурлап билгеләп үтү уңаеннан 2022 ел Татарстан һәм бөтен Россия мөселманнары өчен аеруча истәлекле булачак. Республиканың мөселман өммәте һәм мөхтәрәм ватандашларыбыз бу тантананы әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашырлар дип ышанам.  

Корбан гаете һәммәбезне тагын да игелеклерәк эшләргә җилкендерсен, матур өметләр һәм күңел күтәренкелеге бирсен! Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Аллаһ безне рәхмәтеннән ташламасын! Бәйрәм мөбарәк булсын!», диелгән Татарстан Республикасы Президенты котлавында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100