Рамил хәзрәт Юнысов: «Корбан чалу — ваҗиб, өләшү — сөннәт» | intertat.tatar

Рамил хәзрәт Юнысов: «Корбан чалу — ваҗиб, өләшү — сөннәт»

Мөселманнар өчен олуг бәйрәмнәрнең берсе — Корбан гаете якынлаша. Әлеге бәйрәм ничек барлыкка килгән? Аны ничек каршы алырга? Кемнәр корбан чалырга тиеш? Рамил хәзрәт Юнысовның вәгазеннән Корбан гаетенә кагылышлы барлык сорауларга җавап табарсыз.

Корбан дигән сүз гарәп теленнән «якынаю», ягъни «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә якынаю» дигән сүзне аңлата. Хәтта татар телендә дә шушы гарәп теленнән кергән «корбан булу», «корбан итү» дигән сүз бар. Менә мәктәп балалары аттестат алу, мәктәпне укып бетерү өчен үзләренең кадерле вакытларын корбан итәләр. Аларның уйныйсылары да киләдер, әмма иртәнге 6-7дә торып, бала мәктәпкә китә. Көнен шунда үткәреп кайта, вакытын, балачагын корбан итә ул. Нәрсә өчен? Зур бер дәрәҗәгә, мәртәбәгә ирешү өчен. Күпләребез мәктәпне бетергәннән соң уку йортларына керәбез, ял да итәргә буладыр, укымаска да мөмкин бит. Әмма үзебезнең яшьлегебезне, үзебезнең вакытыбызны, сабырлыгыбызны корбан итәбез. Нәрсә өчен? Гыйлем алып, диплом алып, һөнәр иясе булыр өчен.

Менә, җәмәгать, бу дөньяда нәрсәнедер корбан итмичә зур мәртәбәгә ирешеп булмый.

Бу дөньяда нәрсәнедер корбан итмичә зур мәртәбәгә ирешеп булмый.

Башта бир, корбан ит, аннан соң сиңа шуның нәтиҗәсе дә килер. Корбанның төп мәгънәсе дә, җәмәгать, шушы үзеңнең кадерле булган малыңны Аллаһы ризалыгы өчен корбан итеп, Аллаһының рәхмәтен алу. Тарихка карасак, корбан итү кайчан башланганын чамаларга мөмкин. Коръәни-Кәримдә корбан Адәм галәйһиссәламнең улы Кабил белән Һабилдән үк башланганлыгы җиткерелә. Ягъни җир йөзендә яшәгән һәрбер кавемнәрдә, һәрбер диннәрдә корбан чалу, корбан итү бар. Корбан итеп чалып, итен өләшү, тарату, ул Ибраһим галәйһиссәлам заманыннан башланган.

Ибраһим галәйһиссәламгә Аллаһы Тәгалә «Хәлил» дигән исем биргән, ягъни Аллаһының дусты. Сезнең дә тормышта дустыгыз, иптәшегез бардыр. Кемгә иң яхшы дустым дип әйтәсез? Сезнең белән күпне күреп, авыр һәм рәхәт вакытыгызда дус булып калган кешегә, ягъни сынауны үткән кешегә генә син «дустым» дип әйтә аласың. Сынауны үтмәгән, синең белән бергә авырлыкны да, рәхәтне дә узмаган кешегә чын дус дип әйтеп булмый. Дус булу өчен зур сабырлык аша үтәргә кирәк. Рәхәт вакытта бөтен кеше дус, бай вакытта бөтен кеше дус, әмма байлыгың югалткач, авырлыкка, мескенлеккә төшкәч, дус булып калу — менә бу чын дус. Миңа синең акчаң кирәкми, миңа синең дәрәҗәләрең кирәкми, миңа синең син булуың кирәк, дип калган кеше чын дус. Ибраһим галәйһиссәламгә Хәлил дип әйтүе генә җиңел, беләсезме нинди сынаулар аша Аллаһы Тәгалә аңа Хәлил дигән сүзне биргән? Ибраһим галәйһиссәлам яшүсмер вакытында ук «бер Аллаһы Тәгаләгә мин гыйбадәт кылам» дигән сүзе өчен, «сезнең потларыгыз Аллаһы түгел, йолдызлар да, ай да, кояш та Аллаһы түгел» дигән өчен патша халыктан, 40 көн буена утын ташытып, учак яндыралар.

Бу риваять буенча әлеге вакыйга булган урынга кагылышлы галимнәрнең төрле фикерләре яши. Галимнәрнең кайберләре ул хәл анда булган ди, кайберләре анда булмаган ди. Махсус шул Ибраһим галәйһиссәламнең утка ташланган урынын барып карадым. Кайбер галимнәр ул бүгенге көндә Төркиянең көньягындагы Урфа дигән шәһәрдә ди. Хәтта тау башыннан Ибраһим галәйһиссәламне аткан ике таш багана да сакланган дигәч, шуларны күргәч, ышанасы да килә башлады. Тик галимнәрдә, әйткәнемчә, төрле фикер бар. Ибраһим галәйһиссәлам утка атылган. Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең рөхсәте булмаса, утка атылмый. Утка аны Аллаһы аткан. «Җир йөзендә бер кеше бер кешегә зыян китерә алмый, әгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте булмаса», — диелә Коръәндә.

Әгәр сезгә берәр кеше зыян салды икән, монда Аллаһы Тәгаләнең рәхсәте бар, нигәдер ул сезгә зыян салырга рөхсәт биргән. Я сыный, я газаплый. Утка атар алдыннан, бәйләп куйгач, Ибраһим галәйһиссәламне ничек атарга белмиләр. Ут зур, якын да килеп булмый. Ничек итеп атарга икәнен белмәгәнгә, Иблис мәлгун өйрәтә, тактага яткызып, менә болай атып, менә болай иттереп очырырга кирәк, ди, Ибраһимны. Шунда утка төшәр алдыннан «Хасбиналлаһу вә нигъмәлү вәкил» ди, ягъни «Миңа тәвәккәл кылырга бер Аллаһы җитә», — ди. «Мин беркемнең дә ярдәмен сорамыйм», — ди. Иң зур догаларның берсе ул — «Хасбиналлаһу вә нигъмәлү вәкил».

Иң зур догаларның берсе ул — «Хасбиналлаһу вә нигъмәлү вәкил».

Шул дога белән, җәмәгать, Ибраһим галәйһиссәлам утның уртасына төшә, әмма ләкин дога кылганнан соң, Аллаһы Тәгалә утка: «Ибраһим өчен салкын һәм сәламәт бул», — ди.

Ут эченә төшә, читтән карап торалар, Ибраһим галәйһиссәламгә бер зыян юк. Менә моннан галимнәр «әгәр дә Аллаһы утка әйтә ала икән „сәламәт бул Ибраһим өчен“ дип, Аллаһы Тәгалә өчен дога кылып чыксагыз, җиргә дә, бу кеше җиргә егылып төшсә дә, сәламәт бул, тимергә бәрелсә дә, бу кешегә сәламәт бул, бу кешегә зыян китермә» дип әйтергә мөмкин, диләр.

Без кайвакытта гаҗәпләнәбез берәр сабый бала яки кемдер шундый фаҗигале хәлгә очраган һәм исән калган. Аллаһы Тәгалә шушы матдәгә «сәламәт бул шушы кеше өчен» дип әйтә икән. Ташмы, җирме, асфальтмы — Аллаһының кодрәте белән зыян китерми.

Ибраһим галәйһиссәлам дә уттан чыга, җәмәгать, шуннан соң көннәрдән беркөнне баеп китә, Ибраһим галәйһиссәламнең көтү белән сарыклары, зур бай дәүләте була. Әмма Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә әйтә: бөтен байлыгыңны тарат, бер байлыгың калмасын –мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, бөтенесенә бир.

Үзегезне бүген күз алдына китерегез, соңгы савытыгызга кадәр өләшеп карагыз, шуннан соң Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылыгыз. Бернәрсәсе калмый. «Йа, Раббым, мин синең өчен бөтен байлыгымны бирәм» дип таратканнан соң, Аллаһы Тәгалә берничә мәртәбә арттырып бирә тагы байлыгын.

Инде Ибраһим галәйһиссәламнең иң соңгы сынавы — газиз баласы. Гомере буена, олыгайганчыга кадәр баласы булмый. Гомере буе нәселендә бала булуын тели. Олыгайган көнендә Аллаһы Тәгалә аңа Исмәгыйль дигән бала бирә, аннан соң Исхак туа. Әмма ләкин шушы бала әнисе белән Мәккә җирлегендә ялгыз үсеп, яшүсмер булып, Ибраһим галәйһиссәлам алар янына еш килеп, кунак булып, аларны тәрбияләп йөргәннән соң, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә тагы сыный. Төшенә берничә мәртәбә Аллаһы Тәгалә «улыңны минем өчен чал» дип керә.

Аны тыңлавы җиңел, сөйләве җиңел, әмма ләкин үзебезнең тормышка күчереп карагыз. Кайвакытта безнең бала җинаять кыла да, бер дә балабызны «син җинаять кылдың» дип әйтәсебез килми, аклыйсыбыз килә. Балага дөресен әйтә алмыйбыз. Якын бит. Башкаларныкы укырга керә алмаса да, үзебезнекен кертәсебез килә, гәрчә бишлегә укымаса да. Берәр җинаять кылса, берәр гаеп эш кылса, кемнедер гаепләргә тырышабыз, үзебезнеке әйбәтрәк, булган икән. Корбан итә алабызмы үз балабызны хакыйкать өчен? Хакыйкать һәм бала. Укытучы көндәлеккә икеле куеп кайтарса да, иң беренче нисбәттә балага «гаепләмә укытучыны, син икеле алырга тиеш түгел» дип әйтә алабызмы? Әгәр дә без балага кечкенәдән укытучысын, класс җитәкчесеен, директорны гаепләүдән тәрбия бирә башлыйбыз икән, үскәннән соң, бала тәкәббергә әйләнә, ул гына дөрес, беркем хаклы түгел. Җитәкче дә, директор да, бер кеше дә дөрес фикер йөртми. Икенче класстан укытучы сине яратмаганга күрә икеле куйган, юк, улым, син бишлегә беләсең, икелене дөрес куймадылар, дип әйтсәк, 25 яшьтә без беркемне дә кабул итми торган яшүсмерне үстерәчәкбез.

Менә бу Ибраһим галәйһиссәламнең кыйссасында тирән мәгънә ята. Ибраһим галәйһиссәлам улына шушы төшне сөйләгәннән соң, әтисе аның өчен шуның кадәр хөрмәтле була ки, аның сүзләрендә шикләнеп тә карамый. Улым миңа Аллаһы Тәгалә сине чалырга кушты дигәч, улы: «Әти, нәрсә әмер кылсалар, шуны эшлә, мине сабырлардан табырсың» ди. Бер каршы килү юк. Әти үз урынында, әни үз урынында, бала үз урынында. Менә бу тәрбия. Ибраһим галәйһиссәлам бала белән иң зур сынауны үтә. Шуңа күрә Коръәни-Кәрим безгә берничә урында кабатлый: «Адәм баласына иң зур сынау акча белән һәм бала белән килә», — ди. Безгә бала һәм акча сынау өчен бирелә. Менә бала, менә сиңа акча, менә сиңа байлык, менә сиңа — шушы бала һәм байлык белән без яки җәннәтле булабыз, яки җәһәннәмле. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә берничә урында шушыны кабатлыйдыр.

Менә, җәмәгать, шул Мина тавына җиткәч, Аллаһы Тәгалә соңгы мизгелгә кадәр чалырмы, юкмы дип көтә. Бугазына сызгач кына, пычак үтми, үткен пычак Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән үтми. Җәннәттән сарык бирә. «Шушы сарыкны чалырсыз, әй Ибраһим, син минем сынавымны үттең», — ди.

Менә шушы заманнан, җәмәгать, Ибраһим галәйһиссәлам заманыннан без корбан чалабыз. Корбан чалу хөкүме — ваҗиб. Сәламәт булган кеше, акыллы булган, балигъ булган, мөсафир булмаган мөселман өчен һәр елны үз исеменнән яки гаилә башлыгы, гаилә исеменнән корбан чалу ваҗиб, ягъни тиешле гамәл.

Корбан чалуга 3 төрле хайваннар гына ярый: дөя яки сыер, үгез яки сарык, кәҗә, тәкә. Башка төрле кошлар да, башка төрле хайваннар да шушы корбан чалырга яраксыз. Сарыкның яше бер яшьтән ким булмаган булырга тиеш, әгәр дә алты айда да авырлыгы бер яшьлек кебек булса, ул вакытта чалырга ярый. Сыерлар һәм үгез өчен ике яшьтән ким булмаган яшь кирәк. Аларның берәр җирдә җитешсез яклары бармы, юкмы дип карарга кирәк. Әгәр дә бер күзе сукыр яисә ике күзе сукыр булса, хайван корбанга ярамый. Әгәр дә хайван чатан икән — ярамый. Әгәр дә күренеп торган авыруы бар икән — ярамый. Әгәр дә тешләренең күбесе юк икән — ярамый. Әгәр дә колагы яки койрыгының өчтән берсенең күбрәге киселгән яки юк икән — ярамый. Бик арык хайванны да корбанга чалырга ярамый.

Корбанга чалына торган хайван кадерле, кыйммәт, чалырга үзегезнең хәлегездән килә торган хайван булырга тиеш. Итне бүлеп бирүгә дә ачыклык кертәсем килә: өчтән берсен үзеңә, өчтән икесен туганнарга яки фәкыйрьләргә бирүнең хөкүме вәҗиб түгел, сөннәт. Әгәр дә кеше бөтенесен дә үзенә калдырса — гөнаһысы юк, әгәр дә бөтенесен таратса — шулай ук гөнаһысы юк.

Әгәр дә кеше бөтенесен дә үзенә калдырса — гөнаһысы юк, әгәр дә бөтенесен таратса — шулай ук гөнаһысы юк.

Чалу — вәҗиб, өләшү — сөннәт. Ни өчен сөннәт, җәмәгать? Кешенең корбанны бик нык чаласы килә, әмма акчасы санаулы, ди. Фәкыйрь кеше шушы санаулы акчага корбан чалса, итен үзенә калдырса да, гөнаһысы юк. Хәлле кеше чалса, аның өчен өләшү хәерле. Шуңа күрә корбанның иң мөһиме — чалу, өләшү — сөннәт.

Корбан гаете көнендә, намаз укып бетергәнче, корбанны чалырга ярамый. Кем дә кем гает намазы беткәнче корбан чала икән, дөрес түгел, яңадан чалырга кирәк. Әгәр дә 3 көн эчендә өлгерми икән, 4нче көнне дә корбан чалу дөрес булмый, өлгермәгән буласыз. Шуңа күрә менә бу 3 көн эчендә корбан чалынырга тиеш.

Корбан чалу нинди кешегә ваҗиб? Зәкят бирә алырлык кеше корбан чалырга тиеш. Ягъни зәкят белән корбан нисабы аерыла. Бүген — корбан көнендә — 85 г алтын алырлык акчаң бар икән, сиңа корбан чалу — ваҗиб. Әзрәк булса — хәерле, әмма нисаб булса — ваҗиб. Бер ел буена шушы нисабың сакланса, зәкят бирү ваҗиб була, ә корбан чалганда бер еллык акчаң кирәкми, корбан көнендәге акчаң гына санала. Менә синең гает көнеңдә 85 г алтын алырлык акчаң булса — ваҗиб, әзрәк булса да мөмкин, бай кешегә корбан чалу болай да ваҗиб була. Шуңа күрә рәсүлебез салалләллаһу гәләйһи вәсәлләм һәрвакытта да ике корбан чала торган булган. Беренче корбанны чала торган булган үзе һәм гаиләсе исеменнән, икенчесен — милләт, өммәте исеменнән. Шуңа күрә гаилә башлыгы үз исеменнән һәм гаиләсе исеменнән дә корбан чалса, хәерле була, җәмәгать.

Кайберәүләр Корбан гаете көнендә төшкә кадәр ураза тотарга кирәк икән ди. Андый ярты көн ураза тоту дигән әйбер юк. Гарәфә көнендә ураза тотарга кирәк. Гает алдыннан, ягъни 9нчы Зөлхиҗҗәдә Гарәфә көне була. Гарәфә көнендә хаҗилар Гарәфә тавында булсалар, без шушында ураза тотабыз.

Гает алдыннан, ягъни 9нчы Зөлхиҗҗәдә Гарәфә көне була. Гарәфә көнендә хаҗилар Гарәфә тавында булсалар, без шушында ураза тотабыз.

Гарәфә көне — «гөнаһларны тану» көне. Адәм галәйһиссәлам белән Һава анабыз Муздалифада бергә кушылып, Гарәфә тавында гөнаһларын танып, тәүбә иткән урыннары. Кем хаҗ кыла, шушында тәүбә итсәләр, шушы Гарәфә тавыннан чыкканда, әгәр тәүбәсен Аллаһы кабул итсә, анадан туган бала кебек чыга. Без — хаҗ кылмаучылар — ул көндә ураза тотсак, хәерле була. Әмма Корбан гаете көнендә рәсүлебез салалләллаһу гәләйһи вәсәлләм «гаеткә ач карын белән чыксагыз хәерле була», ди. Ягъни чәй эчсәгез дә гөнаһ юк, ашап чыксагыз да гаеп юк, тик ач карынга чыксагыз хәерлерәк булыр, ди. Нигә шулай ди? Корбаныгызны чалып, шуны бик нык теләк белән ашау өчен, бары шуның өчен генә.

Бу көнне иртән уразага керергә кирәкми, бу көнне госелләр алып, иң матур күлмәкләрне киеп, ислемайлар сибеп, мәчеткә барырга кирәк. Рәсүлебез салалләллаһу гәләйһи вәсәлләм мәчеткә бер юлдан барган, икенче юлдан кайта торган булган. Бу да сөннәт гамәлдән санала. Шушы гамәлләребезне хәер-рәхмәте белән үтәргә насыйп булсын. Йа, Раббым, кылган гамәлләребезне, укыган намазларыбызны, чалган корбаннарыбызны Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә кабул әйләп, гөнаһларыбызны гафу итеп, һәрбер елларыбызда да, тормышыбызда да шушы гамәлне үтәп барырга насыйп итсен! Халкыбызга-милләтебезгә байлык, мөлкәт, дәүләт насыйп әйләсен, һәрвакытта һәр гаиләгә өлфәт мәхәббәт белән, һәрберебезгә иман, һидаят белән гомеребезне үткәрергә язсын. Ахыйраттә җәннәтле булырга насыйп әйләсә иде. Әмин!