Ислам фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү тәртибе турында нигезләмә чыккан | intertat.tatar

Ислам фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү тәртибе турында нигезләмә чыккан

Россиядә Ислам белеме буенча совет максатларының берсе — мөселман уку йортларының эшчәнлеген камилләштерү. Докторлык диссертацияләрен яклау буенча бердәм регламент булдыру җәһәтеннән, быел 24 майда Россия югары ислам уку йортлары «Ислам фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү тәртибе турында» яңа нигезләмә кабул иткән.

«Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ислам фәннәре докторларын әзерләү турында сөйләшү булды.

Россия ислам институты, Казан ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин 2013 елда РФ Президенты Владимир Путинның Россиядә мөсеман илләре белән көндәшлеккә сәләтле булырлык ислам вузы кирәк дигән сүзләрен искә төшерде. Шул рәвешле Болгар ислам академиясенә нигез салына.

— Бүген чит илләргә чыкмыйча да мәдрәсәләрдән алып ислам фәннәре докторына кадәр тулы ислам белемен алып була. 2017 елда ислам белеме буенча беренче стандартларны эшләдек. Стандартсыз сыйфат турында сөйләп булмый. Бүген илдә 45 мөселман уку йорты ислам белеме стандартлары буенча эшли.

Ислам фәннәре докторы исемен бирү өчен, белгеч көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Шул ук вакытта без, беренче чиратта, Россиядәге традицияләргә дә таянырга тиеш. Ислам фәннәре докторы исеме турында яңа нигезләмә дигәндә, ул Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Югары аттестацион комиссия системасын хәтерләтә. Югары аттестацион комиссия аналогын ясарга җыенабыз. Фәнни тикшеренүләр өлкәсендә барлык процедураларны үтәячәкбез. Безнең чыгарылыш студентлары ислам дөньясы таләпләренә җавап бирәчәк, — диде ул.

Болгар ислам академиясе ректоры Айнур Тимерханов соңгы елларда ислам вузлары җитәкчеләре белән бергәләп актив эшләгәннәрен искәртте. Ул 2019-2020 елларда диссертацияләр яклап, академиядән беренче 15 ислам фәннәре докторлары чыкканын әйтте. Алар диссертацияләрне халыкара диссертацион советта яклаган. Совет булдырылганчы, дөньяви вузлар, чит илләр, Рус православие чиркәве системасындагы уку йортларның тәҗрибәсе дә өйрәнелгән.

Казан ислам университеты проректоры Рөстәм Нургалиев әйтүенчә, бу нигезләмәне булдыру процессы озакка сузылган. Әл-Әзхәр, Марокко, Дамасск уку йортлары тәҗрибәләренә нигезләнгәннәр.

Диссертацияләр бары тик гарәп телендә

Рафыйк Мөхәммәтшин бүген ислам фәннәре докторын ике уку йорты — Болгар ислам академиясе, Дагыстан ислам университеты әзерләгәнен әйтте. Диссертацияләрнең 90 проценты гарәпчә языла.

— Бу инде магистр, докторларның квалификация дәрәҗәләрен күрсәтә. Гарәп телендә диссертацияләр халыкара таләпләргә җавап бирүен телибез. Дөрес, искәрмә буларак русча язу әле мөмкин, яклау, презентация, сорауларга җавап бирү бары тик гарәп телендә булырга тиеш, — диде Рафыйк Мөхәммәтшин.

Айнур Тимерханов та диссертацияләр гарәпчә язылуы һәм яклануы мөһим булуын әйтте.

— Без халыкара ислам фәнни-белем бирү киңлегендә лаеклы урыныбызны алырга телибез. Ислам дөньясында танылган галимнәр кулы астында гарәп телендә хезмәтләр язып, без бу киңлеккә юл ачабыз, үзебезнең дини тәгълимат мирасын киңрәк мәйданга җиткерәбез. Хәтта магистр диссертацияләре дә гарәпчә әзерләнә, — диде ул.

Эшкә урнашуда проблема юк

Болгар ислам академиясе ректоры Айнур Тимерханов сүзләренчә, ислам фәннәре докторларының эшкә урнашуында проблема юк.

— 15 ислам фәннәре докторын укырга кергәндә үк, дәүләт учреждениеләрендә, ислам уку йортларында эшләп, зур тәҗрибә туплаган, ислам дөньясында танылан шәхесләр. Фән докторлары, хәтта магистрлар арасында да эшкә урнашу проблемасы юк. Магистрлар арасында ике еллык нәтиҗәләр буенча эшкә урнашу күрсәткече 95 процент, — диде ректор.

Айнур Тимерханов әйтүенчә, академияне 2019 елда тәмамлаган Үзбәкстан егете Мирадил Хәйдәров дипломы Үзбәкстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан танылу алган, дөньякүләм дәрәҗәгә тиңләштерелгән.

— Гарәп Әмирлегеннән Мөхәммәд Аслам дигән докторантыбыз уңышлы гына яклады, безгә кергәнче дә, хәзер дә Абу-Дабида мөфти булып эшли. Ул ислам дөньясында танылган шәхес.

Болгар ислам академиясенә җәмгыять, Хөкүмәт тарафыннан да ышаныч зур. Бездән бүгенге көндә үк Мәрҗани, Бигиевлар чыгуын көтәләр, ләкин, билгеле, академия үсеш чорын үтәргә тиеш. Академия үсешенә салынган нигез, киләчәктә, һичшиксез, уңай җимешләрен, ислам гыйлеме өлкәсендә танылган галимнәрен бирәчәк, — дип белдерде ректор.

Рафыйк Мөхәммәтшин да аның сүзен хуплап, Болгар академиясе мөселман зыялыларын булдыруга юнәлдерелгәнен искәртте.

— Өч доктор Россия ислам институтында эшли. Йосыф Абдулмөслимов Дагыстан ислам университеты ректоры вазифасында. Алга таба бөек дин галимнәре Болгар ислам академиясен тәмамлаган чыгарылыш студентлары булыр, — диде Рафыйк Мөхәммәтшин.

Ул, шулай ук, Татарстан мөфтие докторантурада укыганын, быел Дагыстан мөфтиенең ике урынбасары да академиягә укырга кергәнен әйтте.

Дагыстан ислам университеты ректоры Йосыф Абдулмөслимов Болгар ислам академиясен тәмамлаган.

— Нигезләмәне кабул итү зур әһәмияткә ия. Чит илләрдәге ислам уку йортлары белән көндәшлек итә алу өчен, хәзер җиң сызганып, сыйфат өстендә эшләргә, докторларны укымышлы кешеләр итеп әзерләргә кирәк. Алар, һичшиксез, диссертацияләрен гарәп телендә тәкъдим итәргә тиеш. Ислам фәннәре докторы дини зыялылар гына түгел, фәнни даирәдә дә танылырга тиеш, — диде ул.

Ислам теологиясе буенча диплом бирелә башларга мөмкин

Бүген дини җәмәгатьчелек алдында торган проблемаларның берсе — ислам фәннәре докторы дипломының дәүләт тарафыннан танылуы. Бүген ул югары белем турында дәүләт үрнәгендәге диплом итеп кабул ителми.

— Анда хокукый мәсьәләләр дә күп. Бу сорауны күтәрәчәкбез. Ислам фәннәре докторларының квалификацияләре югары, ә белемнәрен куллану өлкәсе бик тар. Безнең чыгарылыш студентларының белеме дини уку йортларында гына түгел, башка структураларда да кулланырлык булсын дип телибез. Академияне тәмамлаган кешеләр Диния нәзарәтләрендә, дини уку йортларында гына түгел, башка җирдә дә эшли алырлык булсын. Моны инде хакимият органнары белән эшләргә кирәк. Вакыты белән чыгарылыш студентлары дөньяви вузларда да булырлар. Алар ислам фәннәре буенча иң әзерлекле белгечләр булырлар.

Бу юнәлештә эш күп булыр әле. Тулы система оешып килә. Бәлки, ел азагына кадәр Россиядә ислам теологиясе буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча совет та оешыр. Бу Югары аттестацион комиссия (ВАК) челтәрендә булачак.

Теология ул — дәүләт һәм конфессия арасында бер компромисс. Дәүләт структураларында эшләү өчен, теология кебек өстәмә коралны кулланырга була. Ник тулысынча теологияга күчмисез дигән сорау туарга мөмкин? Ул очракта ислам дөньясында көндәшлеккә сәләтле була алмаячакбыз, — диде Рафыйк Мөхәммәтшин.

Ул Россиядә 80нән артык вузда теология юнәлеше булуын әйтте.

— Дәүләт ислам югары белеменең әһәмиятен таный, ләкин ул дәүләт үрнәгендәге диплом булып саналмый. Бездәге студентларның күбесенең дөньяви белем турында да дипломы бар. Безнең 10-12 кеше конкурс нигезендә теология программасы буенча да укырга керә. Алар ислам белеме һәм дәүләт үрнәгендәге теология дипломын да ала. Бу аларның көндәшлеккә сәләтен арттыра, — диде Болгар академиясе ректоры.

Шулай ук академиягә филология, педагогика юнәлешен дә кертү күздә тотыла.

Алты докторант докторлык диссертациясе якларга әзерләнә

Айнур Тимерханов бүгенге көндә академиянең алты докторанты докторлык диссертациясе якларга әзерләнүен әйтте.

— Быел алты кеше ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә дәгъва кылырга җыена. Алар укуны тәмамлады инде. Хәзерге вакытта аларның хезмәтләре фикер алышу, кафедра дәрәҗәсендә экспертиза узу этабында. Кафедра аша ике диссертация үтте. Хәзер докторантлар фәнни эшләрен тулыландыру белән мәшгуль, — диде ректор.

Академия җитәкчесе сүзләренчә, диссертацияләргә таләпләр катгыйланган. Докторантларга биш фәнни мәкалә бастыру шарты куелган һәм өстәмә экспертиза этаплары кертелгән.

Матбугат конференциясендә катнашкан белгечләр әйтүенчә, докторантка укып бетергән елда ук диссертация яклау мәҗбүри түгел. Күпмедер вакыт та узарга мөмкин.

— Безнең өчен сыйфат мөһимрәк. Әлегә быелгы фәнни эшләрнең сыйфаты без куйган таләпләргә җитеп бетми. Хәзер таләпләр артты. Диссертация советы ел дәвамында эшләячәк. Фәнни эшләр яклау этапларын узган саен, диссертация советы җыелачак һәм комиссиягә документларны кабул итәчәк, — диде Айнур Тимерханов.

— Хәзер ул дөньяви белем бирү принцибына күчте. Диссертацияне яклауга бер елдан да, ике елдан да керешергә мөмкин. Докторант үз эшен тиешле дәрәҗәгә җиткерергә тиеш, — дип хуплады аның сүзен Рәфыйк Мөхәммәтшин.