Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен татар да мөселманмы?» - Ильяс Халиковтан театральләштерелгән дини концерт

9 апрель көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәдрәсә — белем чишмәсе» дип исемләнгән дини театральләштерелгән концерттан репортаж.

news_top_970_100
«Бөтен татар да мөселманмы?» - Ильяс Халиковтан театральләштерелгән дини концерт
Владимир Васильев

«Мәдрәсә — белем чишмәсе» концертын «Мөнбәр» татар-дини театры куйды. «Мөнбәр» татар-дини театрының оештыручысы — Ильяс Халиков. Әлеге театральләштерелгән концертта Ильяс Халиковның дини җырлары һәм «Мөнбәр» театрының спектакле үрелеп барды.

«Бөтен татар да мөселманмы?»

Спектакльдә мәдрәсә укучыларын һәм хәзрәт рольләрен үзешчән артистлар Ленар Хамматов, Айназ Газизов, Илназ Галиәхмәтов һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Бязитов башкарды.

Спектакльнең төп максаты — мәдрәсәдә белем алуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтү. Шәкертләр мәдрәсәгә төрлесе төрле сәбәп белән укырга керә. Берсе авыл хәзрәте булып эшләргә теләп, икенчесен бабасы танышлары аша керткән, ә өченчесе «әти-әнисе биш вакыт намаз әһеле булганга». Үзләре дә ни өчен мәдрәсәгә укырга кергәннәрен тулысынча аңлап бетерә алмаган шәкертләр ахыр чиктә мәдрәсәдә укуның асылына төшенә. Кыскасы, бәхетле финал.

Ильяс Халиков спектакль сюжетын чишеп бетермәвебезне сорады, шулай да спектакль дәвамында яңгыраган берничә фикерне язмыйча кала алмадым.

Спектакльдә «Бөтен татар да мөселманмы?» дигән мөһим сорау куелды. «Рамазан вакытында гына ураза тотабыз, мулла чакыртып никах укытабыз да, бер атнадан соң рюмкалар чәкештереп бер-беребезгә бәхет телибез. Дөресме инде бу?» — диде бер шәкерт спектакль дәвамында. Икенче шәкерт кафедагы хәл турында сөйләде. «Беркөнне кафега кердем, сорыйм: «Сезнең шаурмада тавык ите хәләлме? «Курица, значит, хәләл», — ди теге апа. Күпме кеше нәрсә ашаганын белми», — диде ул. Үземнең дә шундый хәлгә очраганым бар, күп кеше дуңгыз булмагач, хәләл инде ул дип кенә җавап кайтара.

Шулай ук спектакль дәвамында нәрсә ул гошер сәдакасы, салават әйтү, тел белән нинди гөнаһлар кылып булуы әйтелде. Шунысы ошады: хәзрәт мәдрәсә укучылары җавап бирә алмаган сорауларны, өченче курс студентлары дип атап, тамашачыларга юллады. Залда утыручылар хәзрәт сорауларына җавапны белде.

«Ильяс Халиковның репертуары үзенчәлекле, тыйнак, тәрбияви»

Гомумән, тамашачыларның күпчелеге яулыклы апалар, әбиләр иде, яшьләр аз булды. Кемдер әлеге иҗат төркеме белән моңа хәтле таныш булмаган, ә кемдер яраткан артисты янына дип килгән иде. Мамадыш районыннан килгән Гөлнәзирә Талипова якташының әлеге театральләштерелгән концертын инде караган булса да, тагын бер күрергә дип Казанга килгән.

«Ул концертын районга кайтып куйды. Аларны барып карадык, бик ошаттык. Ильяс үзенә туры килә торган юнәлешне тапты. Мин район мәдәният йортында директор булып эшләгән вакытта, ул кечкенә генә малай иде, әнисе белән килә иде. Конкурсларда катнашып йөрде. Ул үҗәтлеге, тырышлыгы, иҗатны яратуы белән үз юлын тапты. Якташым белән горурланам. Аның репертуары үзенчәлекле, тыйнак, тәрбияви», — диде Мамадышта Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма бүлеге җитәкчесе, атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнәзирә Талипова.

Гаилә һәм укытучылар

Ильяс Халиков башкарган дини җырларның күпчелегенең авторы - аның хатыны Нурфия Халикова. Кайбер җырларга көйне башкаручы үзе иҗат иткән. «Хатыным шигырьләр язгач, мин аларга көй язарга тырышам. Әлбәттә, шагыйрәнең җыры сәхнәдән яңгырагач, ул да сөенә бит инде», — диде Ильяс Халиков. Шулай ук ул профессиональ музыкаль белеме булмавы, ноталар танымавы аңа бу һөнәрендә комачау итмәве хакында әйтте. Ул баянда көйләп утырганда диктофонын кабызып куя да, яңа көй шулай туа икән.

«Кечкенә вакытта миңа баян алып биргәч, музыка мәктәбенә керергә мөмкинлек булмады, чөнки авыл җирендә яшәдем, әмма теләгем бар иде. Шуңа карамастан, музыка буенча түгәрәкләргә йөрдем», — диде ул.

Концертта чишмә турында җыр белән Ильяс Халиковның кызы Хәнифә дә чыгыш ясады. Ул моңа хәтле дә әтисенең концертларында җырлаганы, зур сәхнәләрдә чыгыш ясаганы булганы турында әйтте. Хәзерге вакытта Халиковлар өч кыз тәрбияли.

Ильяс Халиков авылдан Казанга килгәч аңа ярдәм иткән укытучыларына рәхмәтен белдерде. «Өч укытучыга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Аның берсе әниемнең бертуган апасы, Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова. Икенчесе — „Мизгел“ яшьләр театрының режиссеры, җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров. Өченчесе — үзебезнең якташыбыз, вокал буенча һәрвакытта үзенең дәресләрен биреп торучы хөрмәтле укытучым, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев», — диде ул. Миңгол Галиев та әлеге концертта тамашачыларны җырлары белән шатландырды.

Концертта уйнатылган кыйммәтле бүләкләр

Театральләштерелгән концертта тамашачылар арасында бүләкләр уйнатылды. Төп бүләк итеп корбанлык сарык алуга сертификат бирелде.

Бүләкләр тамашачыларның билет номерлары буенча шобага салынды. Концерт ахырында Корбан бәйрәменә корбанлык уйнатылды. «Бу Корбан бәйрәменә Халиковлар гаиләсеннән бүләк», — диде Ильяс Халиков.

Ун кеше «Амира» хатын-кызлар өчен мөселман кибетеннән өчәр меңлек сертификат белән бүләкләнде. Ягъни әлеге кибет тарафыннан концертта утыз меңлек бүләк тапшырылды. «Туган авылым» ресторанында ике кешелек кичке ашка сертификатны Ильяс Халиков сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән Регина исемле кызга тапшырырга булды. «Регина белән горурланабыз, ул биш вакыт намазын калдырмый», — диде ул. Шулай ук концертта хиҗамага һәм «Нурклининг» компаниясеннән сертификатлар бүләк ителде.

«Иганәчеләр үзләре ничектер табыла, Аллаһы Тәгалә бер җаен китереп чыгара инде. Без аны аңлап та бетермибез, — диде Ильяс Халиков. - Әлеге проектта эшләрмен, булдырырмын дип уйламаган идем. Унбиш ел элек мондый әйбер минем төшемә дә кермәгән иде.

Шулай ук ул әлеге концертны Татарстан районнарында, төрле өлкәләрдә күрсәтергә планлаштыруларын һәм Казанда Рамазан аеннан соң да оештырырга уйлауларын әйтте.



Галерея: «Мәдрәсә — белем чишмәсе» театральләштерелгән дини концерттан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100